Нәфисәнең әнисе бар...
Маһирә, гадәтенчә, көтү кайтыр алдыннан сыерына азык хәстәрләп йөри иде.
Сауганда алдына куярга кирәк бит. Күршеләре Гөлбикә, әнә, сыерын тышаулап азаплана. Алдына азык куйсаң, шылт та итми инде сыер югыйсә. Күшәвен белә. Шуның ише көндәлек уйлары белән «җитәкләшеп», Маһирә «аяк очы»ннан – бәрәңге бакчасы артындагы печәнлектән – бер кочак ат кузгалагы йолкып менде. Ул арада урам якның җилкапкасы ачылып китте дә керүченең сөенечле тавышы яңгырады:
– Әнкәй, исәнме-е!
– Сөбханалла! Кайттыгызмыни? Хәбәр иткән булсагыз, каршы алмас идемме? – Әни кеше кочагындагы ат кузгалагын абзар янындагы ялгашка гөрселдәтеп бушатты да килене Нәфисә, оныклары Фәнис, Әнисә каршына йөгерде.
– И-и, шулай мәшәкатьләп торабызмы? Көтмәгәндә кайтып керү кызыграк бит.
Көтмәгәндә, көтмәгәндә... Көтмиме соң инде Маһирә. Җәйгә чыгуга ук, бүген-иртәгә кайтып керерләр, дип, олы юлдан күзен алмый ул.
Фәнис белән Әнисәгә олыларның шулай сүз алышып торуы әллә бар, әллә юк. «Әбекәй, сине шундый сагындык!» – дип, ике ягыннан кочагына сарылдылар.
– Бүген төшемдә чәчләремне тарап үргән ием, юл төше керде, кайтыр әле берәрегез, дип юраган ием, – дия-дия Маһирә кунакларын өйгә әйдәде.
Кунак, дип инде. Килене Нәфисә менә шулай капкадан килеп кергәндә генә «кунак» сыман булып ала да, аннары, чын хуҗабикәләрчә, каенанасы белән бергә «йөзеп» дөнья көтәргә тотына. Бу юлы да чәйнегенә су сала башлаган Маһирәнең кулына барып ябышты:
– Кирәкми, әнкәй, хәзер үзем самавыр куям. – Ул арада чоланда моңаеп утырган күмер самавырын җилтерәтеп алып керде. – Чәйнек чәен шәһәрдә дә эчеп туйган.
– Ярар алайса, үзең кара...
Көне буе йорт-кура, кош-корт арасында йөреп арыган Маһирәгә, бер мәлгә аптырап, эшсез торудан башка чара калмады. Кай арада оныклары да урамга чыгып йөгергән. Әбиләреннән бигрәк урамны, шунда җәй саен бергә уйный торган күрше-тирә балаларын сагынганнардыр инде.
– Үпкәләмәгәнсеңдер бит, әнкәй? – Самавыр белән булышкан килене ялт кына килеп каенанасының яулыгын төзәтте, маңгаена төшкән ак чәчләрен яулык астына сыпырып кертеп җибәрде. Булса да булыр, билләһи. Үз кызлары да болай иркәләп, назлап тормый аны. Дөресрәге, бик сырпалана башласалар, Маһирә үзе үк аларны читкә тибәрә: «Кеше күрсә, көләр, нигә бәбәйләнәсез?» – ди. Ә менә килененә алай дияргә базмый. Жәлли ул аны. Япь-яшь килеш ике бала белән тол калды бит. Маһирәнең улы, күз карасы Мараты бигрәк иртә китеп барды шул.
– Менә самавыр да кайнап чыкты. Тиз дә кайный ичмаса безнең самавыр! – Килен кеше өстәлгә җитез генә шәһәр күчтәнәчләре тезә башлады. Маһирә дә, урыныннан кузгалып, суыткычтан сөтен-каймагын алып куйды.
– Әбекәй, сыер пришла! – Оныкларының тавышы иде бу. Карасана, чәй эчәргә дә өлгермәделәр. Көлә-көлә урыннарыннан кубып, көтү каршыларга чыкмый булмады.
Сыерны да үзе сауды Нәфисә. Өстәл янына яңадан утырышкач, сүзләрен иркенләп, өр-яңадан башлап җибәрделәр.
– Авыл эшенә кулың ятып тора, кызым. Читкә чыгып китеп иллә ялгыштыгыз соң, – диде Маһирә.
– Эш кайда да бер инде ул, әнкәй. Анда да җиңел түгел. Монда фермада булсам, тегендә – төзелештә. Аның каравы акчасын түлиләр.
– Монда да беркем ач түгел. Бәлки, Марат та исән булыр иде... – Каенанага монысын әйтмәсә дә яраган икән. Килен озак кына дәшми торды. Аннары тамагындагы төерне йотып җибәрде бугай:
– И әнкәй, минем дә йөрәгем бик яна. Тик читкә чыгып китәргә Марат үзе теләде бит, – диде. Алсу бит алмаларыннан яшь бөртекләре тәгәрәде. Төзелештә өстенә авыр плитә төшеп, биле өзелгән, аннары бер-ике көндә бәхилләшеп, теге дөньяга ук күчкән Мараты яңадан аермачык күз алдына килде, ахрысы.
Әни кеше үзен тиз генә кулга алды:
– Үзеңне кызганып әйтүем, кызым. Бәләкәйдән үк бәхеткәйләрең булмады шул.
– Алай димә, әнкәй! Мин бәхетсез түгел. Минем балаларым бар. Яраткан кешемнән.
Дерт итеп китте Маһирә. «Балаларым... Яраткан кешемнән...». Шушы сүзләрне кайчандыр икенче берәүдән ишетәсе килгән иде бугай Маһирәнең. Һәм кемнән диген әле? Килененә: «Бәләкәйдән үк бәхетең булмады», – дип әйтүе дә юкка гына түгел. Әтиләре Биктаһир һәлакәткә юлыкканда, киләчәктә Маһирә килене булачак Нәфисә белән апасы Фәридә мәктәп балалары гына иде әле. Колхозда монтер иде Биктаһир. Трансформаторда нидер булгач, шуны караганда үзе токка эләккән. Әле дә күз алдында. Фаҗига турында ишетүгә, яше-карты Биктаһирны үтергән трансформатор тирәсенә йөгереп килеп җиткән, эшне төзәтеп булмау гаҗизлегеннән бердәм суырылып-тынып калган иде. Хатыны Гөлсылу илереп-илереп елый, иренең шәмәхәләнеп көйгән йөзенә күз яшьләре тамып-тамып төшә.
– Йә, сабыр бул, балаларың бар. Аларны икеләтә көйдермә, – диде шунда картларның берсе.
Гөлсылу эндәшмәде. Ул кайгысына йотылган иде...
Дөнья бит бу. Ул кайгылы җәй дә артта калды, кыш та үтте. Биктаһирның каберендә Гөлсылу чәчкән чәчәкләр дә шытты. Зиратка бармаган, ире каберен күз яше белән сугармаган көне булдымы икән тол калган хатынның? «Хыялланмаса гына ярар иде, балалары бар бит», – дип көяләнде күрше-тирә. Әмма... бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, дигәндәй, эш аңа ук барып җитмәде. Көзгә таба башкорт ягындагы бер авылдан яучы килде Гөлсылуга. Хатыны үлгән бер ирдән, диделәр. Җиде-сигез яшьләрендәге улы да бар икән. Юньле кеше, диделәр. Озак уйлап тормады Гөлсылу, ризалыгын бирде дә куйды. Нишлисең, ике ятим гаилә берләшеп, бер бөтенгә әверелү бик муафыйк эш, хәерле булыр иде дә бит. Тик... шулай булсачы! Гөлсылуның унбиш яшьлек кызы Фәридәнең чит авылга, чит гаиләгә аяк та басасы килмәгән. Апасы сүзеннән чыкмый торган Нәфисә дә шуны ук тәкрарлаган.
– Ярар алайса, – дигән әниләре. – Үзем генә китәрмен.
Бүгенгедәй хәтерендә, шул хакта ишеткәч, Маһирә Гөлсылуны үгетләргә, балаларын ташламаска өндәргә дип барган иде. Тыңларга да теләмәде Гөлсылу, авылдашының өстенә кайнар су койгандай итте:
– Син ир белән яшисең. Ирсезлек ачысын аңламыйсың! – диде. Җитмәсә: – Бала бәхет түгел ул! – дип тә өстәде.
Әйе, Маһирәнең ире исән иде ул чакта. Менә хәзер юк. Аның бәхетен балалары, килене, оныклары тәшкил итә. Бәлки, Гөлсылу да үзенчә, башкача бәхетледер?!.
– Гафу ит инде мин юләрне, балам, – диде Маһирә күңеле кузгалган киленен юатырга тырышып. – Маратыбызның балалары синең өчен дә, минем өчен дә олы куаныч. Исән-сау гына булсыннар, рәхимле-миһербанлы булып үссеннәр берүк.
Килене дә шунда ук яктырып, нурланып сүзгә кушылды:
– Әле ярый син бар, әнкәй. Апа да җир читендә кияүдә, үз дөньябыз күптән таралган. Синнән башка без кемгә кадерле соң?
Маһирәнең йөрәге кысылып куйды. Үз әнисе бар лабаса килененең. Кайткан саен яхшатланып каршылап, аңа тулысынча хуҗа булып, чын анасының урынын биләмиме икән ул? Тәүбә, тәүбә!
– Нәфисә балам, әниең турында онытма. Ничек кенә булса да, бала – бәгырь ите, син дә әниеңнең күңеленнән чыкмыйсыңдыр. Берәр көнне, балаларны алып, анда да барып кайт.
Боерык биргән кебек булды инде бу. Ә нигә? Гомер кичергән олы яшьтәге ананың күпне күрсә дә барыбер яшьләрчә катгый фикердә калган үзсүзле килененә андый гына боерык бирергә дә хакы бардыр. Әнә бит, башка вакыттагыча карышып тормады әле Нәфисәсе дә, бер тын дәшмичә утыргач:
– Кирәктер шул, – дип авыр сулады.
...Күршеләре Фаяз, «Жигули»ена утыртып, җилдертеп кенә алып китте Нәфисәләрне әнисе яшәгән авылга. «Йа, Раббым, исән-сау гына йөреп кайтсыннар, йа Раббым, рәхим-шәфкатеңнән аерма үзләрен», – дип, каенана аларны капка төбендә озатып калды.
Көтү кайту белән юлга кузгалган «сәяхәтчеләр» авылга караңгы төшеп, йолдызлар кабынгач кына кайтып керделәр. Фәнис белән Әнисә бер-берсенә сыенышып йокыга талган иде инде. Аларны күтәреп алып урыннарына кертеп салдылар. Маһирә белән Нәфисә, соң булуга да карамастан, аш бүлмәсендә сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр әле.
– Әни бик картайган, – диде Нәфисә. – Чәчләре дә ап-ак. Безне күргәч елап җибәрде. Кайткан чакта килеп йөрегез, диде. Ничек барасың, без анда чит. Ире бар, оныклары, дигәндәй.
Маһирәнең күңелендә Гөлсылуның: «Бала – бәхет түгел» дигән сүзләре янә яңгырагандай булды.
Ә оныклар? Оныклары да читтер шул инде аңа. Үз янында үскәннәре, мөгаен, үги булса да, кадерлерәктер. Минекеләр миңа кадерле булган кебек...
Фәйрүзә МӨСЛИМОВА
Фото: vk.com
Комментарийлар