Логотип «Мәйдан» журналы

Наз

– Миңа бала кирәк, – диде өй эчендәге ике кешенең берсе.

Диванга ятып ял иткән аюдай гәүдәле ир, тәненә энә кадагандай, урыныннан сикереп торып басты.
– Нәрсә-ә-ә? – диде ул, күзләрен шарайтып.
– Ялгызлык газаплый, – диде сүз башлаучы.
– Кара әле көзгегә, бала турында сөйләрлекме соң син? – диде әзмәвер.
– Көзгегә карамасам да, чәчләремнең агарганын, битемне җыерчыклар басканын, гәүдәмнең бөкрәеп килгәнен, ләкин кулларымдагы көчнең кимемәгәнен бик яхшы беләм.
– Соң? Шуннан?!
– Син минем тешләремә кара!
Гыйбрәт ямьсез кыяфәтле карчык олы авызын ачып ап-ак тешләрен күрсәтте.
– Озак яшәячәкмен, диясең киләме?
– Әйе.
– Тешләр калырга мөмкин.
– Миңа ятимнәр йортыннан бер малай кирәк.
– Аңладым. Сиңа бирмиләр.
– Үз исемеңә яздырып, уллыкка аласың да, мин аны үзем белән алып китәм.
– Синең урманыңда ни эшләр ул бала? Әнә, бакча тулы балаларым, тавышларын ишетәсеңме?
– Саңгырау түгел.
– Аларны да ничек туйдырырга, киендерергә дип көне-төне эшлим бит. Көчкә-көчкә җиткереп барабыз.
– Малай алып бирсәң, сиңа биш йөз мең!
– Биш йөз мең? – дип кайтарып сорады ир.
– Риза булмасаң, чит кешегә мөрәҗәгать итәм.
Әзмәвер бераз вакытка тынып торды да:
– Мондагы ятимнәр йортында кемнәр яшәгәнен беләсең бит. Алар йә дөм-сукырлар, йә барыбер сукыраеп килүчеләр, – диде.
– Син минем кайда укытып пенсиягә чыкканымны оныттың, ахрысы. Берсен булса да алып, азмы-күпме бәхетле итәсем килә. Ул балага бөтен җылымны, бөтен аң-белемемне бирәчәкмен. Эшләгән чагында ала алмадым. Берсен алсаң, икенчесе кала. Шулай еллар үтте.
– Балалар йортын күчерергә уйлыйлар.
– Ашыгырга кирәк! Балалар моннан китүгә, авыл тарала башлаячак. Эш тә кими. Кешеләр күченәчәкләр. Ә мин урманымда – үз өемдә аның белән калачакмын.
– Бар, урманыңа кайтып тор! Җәмилә белән бу турыда уйлашырбыз. Бала сарык бәрәне түгел, тиз генә биреп җибәреп тә булмас.
– Дөрес. Башта сездә яшәр.
– Җавап бирергә миңа туры килер бит. Тикшерерләр.
– Аңлатма язам. Ерак булсаң да, азмы-күпме туганнар бит. Сез аның әти-әнисе булгач, ул балага туганында яшәгәнгә, ягъни миндә, сиңа нәрсә булсын.
– Уйларбыз, – диде ир-егет.
 
* * *
Бөкре карчык, махсус килеп, ике көн буена интернат-мәктәп тирәсендә йөрде. Өченче көнне әзмәвердәй ир-атны чакырып китерде дә:
– Сафур! Менә шушы баланы алырсың, – дип, иптәшләреннән читтәрәк басып, баганага беркетелгән радиодан агылган җыр тыңлап торган сигез-тугыз яшьлек малайны күрсәтте, аннары урманына кайтып китте.
 
* * *
Төрле-төрле язу-белешмәләр әзерләп бетергәч:
– Изге кеше син, Сафур! Җәмиләнең дә күңеле күңел икән, – дип, тәрбиячеләр тантаналы шартларда малайны бу шыксыз йорттан авыл башындагы өйгә озатып калдылар.
Сафур белән Җәмилә баланы җитәкләп кайттылар.
Ринат Сафурлар гаиләсенә алтынчы бала – дүрт малай, бер сигез яшьлек төпчек кызлары янына шауламый, тавышланмый гына, боек бер кыяфәттә килеп керде.
Мыек җибәреп, егет булып килгән уллары әйтте:
– Нигә кирәк иде икән инде мондый уен?.. – Әйтерсең лә, алар урман карчыгы белән әтиләренең сөйләшкәннәрен ишетеп торганнар.
Гөлназ шомырттай кара күзләренең ачулы угын абыйларына текәде. Дәшмәде. Иреннәрен тешләде. Кызының бу карашы Сафурны да сискәндерде.
Малайның күзләре сыек-зәңгәр төстә, нурсыз. Бераздан соң ул өй эчендә бәрелмичә-сугылмыйча йөри башлады. Гөлназ аны озатып йөрде. Әтисенә кызы сукыр малайның күңел күгендә юл күрсәтүче якты йолдыз булып балкыйдыр шикелле тоелды. Ринат ишек алдын да танырга өйрәнде, аннан соң бакчада да гөлләрне, җиләк-җимешне таптамыйча сукмактан гына үтте. Малайның күзләре – Гөлназда. Сафурга кызы бу көннәр эчендә биш-алты яшькә үсеп, тагын да акыллыланып киткәндәй тоелды.
 
* * *
Таллыдагы интернат-мәктәп күчеп киткәннән соң, Ринат Сафурларда ике атна яшәде. Гөлназ гел аның янында бөтерелде. Алар басу читләрендә дә, су буенда, яланда да бергә йөрделәр.
Беркөнне Сафур үзе күреп торды: бакчадагы чәчәкләр арасында Гөлназ Ринатның күзләреннән үбә иде.
– Нишлисең син?! – диде Сафур, ачуыннан кызарып-бүртенеп.
– Дәваларга телим, – диде Гөлназ. Кызының тавышы ягымлы һәм кыяфәте бу дөньяда ике генә кеше барлыгына инанган сурәттә иде.
Икенче көнне Сафур таң беленер-беленмәстә малайны машинасына утыртты да урманга – Гайшә карчык янына алып китте. Ринат юл буена бер сүз дә катмады. Тәрәзәгә текәлеп, башын кыңгыр салып барды. Әйтерсең лә, ул күрә һәм кайтыр юлны исендә калдырырга тырыша иде.
Гайшә карчык аларны иң яхшы киемнәрен киеп каршы алды. Урман карчыгының йөзенә үтә бер якты ягымлылык ягылган иде. «Аңлый алмыйм, нигә шатлана бу?» – дип уйлады Сафур.
– Теләгемне үтәгәнең өчен рәхмәт, – диде Гайшә карчык һәм малайны кочаклап алды да:
– Әйдә, улым, төкле аягың белән, – дип, Ринатны җитәкләп өенә алып кереп китте.
Сафур урынында басып калды. Гайшә карчыкның өен күрергә бик ашкынып тормый иде. Нәрсә булсын анда? Музыка кораллары белән тулган бүлмә һәм кечкенә ике диван.
Бераздан Гайшә карчык кечкенә сумка күтәреп, ашыгып килеп чыкты.
– Менә, сөйләшкән буенча, – диде ул, сумканы иргә биреп. Сафур сумканы ачып карады да машинасына таба юнәлде.
Өйгә кайтса, кара тавыш-гауга. Гөлназ бөтен өйне ду китереп кычкыра-кычкыра елый, нәни йодрыклары белән тезләренә суга.
– Кая куйдыгыз Ринатны? Саубуллашырга да ирек бирмәдегез. Йөрәгегез юк сезнең!
– Акырма! Бирермен мин сиңа йөрәкне! – дип күкри әнисе. Алай гына куркытып тыярсың Гөлназны! Гел Сафурның күптән түгел мәрхүмә булган әнисе инде. Сөйләшүе дә, төсе-бите дә. Кызы кара күзләренең агы белән әтисенә карады кебек. Баланың күзләрендә шултикле нәфрәт уты яна иде ки, Сафур беркавым аптырап телсез калды.
– Барыбер табам мин аны! – диде Гөлназ, күз яшьләрен сөрткәләп.
 
* * *
Бу хәлдән соң өч көн үткәч, Гөлназ юкка чыкты. Сафур, эштән кайтып, тозлап-борычлап аш ашап утырган өйдәгеләргә күз йөртте дә:
– Гөлназ кайда? – дип сорады.
– Белмим, мин дә соң гына кайттым. Ут булмыйча торды, сыерларны яңа гына савып бетердек, – диде хатыны.
– Теге очка барам, дип сөйләнгән иде, – диде олы улы Фарис.
Сафур, ишегалдына чыгып, эшсезлектән ялкып беткән җирән кашканы иярләп, урманга – Гайшә карчыкның ялгыз өенә таба юл алды.
 
* * *
Гөлназ белән Ринат чыр-чу килеп тигез аланда күбәләк куып йөриләр иде. Икесенең дә башларында чәчәкләрдән үрелгән такыя. Абынмыйча-сөртенмичә йөгереп йөргән Ринатка карап:
– Әллә күрә инде? – дип, үзе дә сизмичә кычкырып җибәрде Сафур.
Гөлназ агачлар арасыннан килеп чыккан җайдакны күргәч:
– Исән бул, Ринат, мин киттем. Алырга килгәннәр, – дип, һични булмагандай, тыныч кына әтисенә якынлашты.
Сафур авыр сулап алды да кызына кулын сузды. Гөлназ ияргә җайлабрак урнашып алды, әтисенең күкрәгенә башын куеп, тынып калды. Шулай сөйләшмичә генә кайттылар.
Кызын күрүгә, Җәмилә корт чаккандай сикереп торды да:
– Йөрисең, хәсрәт! – дип, Гөлназның битенә чалтыратып җибәрде. Бала бер сүз дә әйтмичә үз бүлмәсенә кереп китте.
Ишегалдына чыккач, Сафур хәләл җефетенә:
– Гөлназга тагын бер кат кагылсаң, кулыңны кыскартам мин синең! – дип ычкындырды.
 
* * *
Гөлназ бүтәнчә урманга бармады. Ничектер боегып, үз эченә бикләнде. Сафурга бердәнбер кызы көзге гөл шикелле акрынлап-акрынлап саргаядыр-суладыр сыман тоелды.
 
2
Еллар! Акрын гына үткән кебек тоелсалар да, әйләнеп баксаң, алар тау елгасы сыман ургылып ага икән.
Сафур белән Җәмиләнең дә уллары, бер-бер артлы үсеп җитеп, башлы-күзле булдылар, туган-үскән йортларын калдырып, үзләренә аерым оя кордылар.
Гөлназга уналты яшь тулгач, урман ягыннан язгы, җәйге кичләрдә моң агыла башлаган кебек тоелды.
Бу елларда Сафур бер генә тапкыр да Гайшә карчык янына бармады. Кешеләрдән ишеткәләп кенә аларның сирәк булса да күрше авылга килгәләп киткәннәрен белә иде. Һәм менә сиңа! Еллар кайтавазы аша яңгырагандай, тын кичләрдә авыл өстенә хис-сагыш белән тулы җыр Сафурларның да тәрәзәсен шакый башлады. Бу минутларда Сафур Гөлназга карамаска тырыша. Әтисенә кызының күз яшьләре иксез-чиксез дәрья булып бәреп чыгардай тоела, Гөлназ, куе бөдрә чәчле башын кыңгыр салып, урман ягыннан килгән моңга җаны-тәне белән ураладыр кебек. Ул бу минутта юньле-башлы күрми дә, дөньяның бүтән авазын ишетми дә. Наз аның аңын томалый, җанын иләсләтә. Иптәшен югалткан аккош та шулчаклы саргаймыйдыр, мөгаен.
 Аена түзәм, елына түзәм,
Мәңгесенә нишләрмен?..
 Йә, Ходаем! Каян ала бу бала тавышны?! Каян аңарда моң?! Болындагы чәчәкләрдәнме? Урмандагы сайрар гүзәлләрдәнме? Әллә өйләре янында челтер-челтер аккан чишмәдәнме?
Моңарчы боек, сөйләшер-сөйләшмәс йөргән Гөлназга җырның тәэсире үтә нык булды. Ничә еллар йомылып яткан шаянлыгы уянды. Ул май аендагы гөл кебек чибәрләнде, кызарып пешкән чия кебек тулыланды. Кызның зифа буе, сызылып киткән, кара кашлары бик күп егетнең йөрәгенә ут салды, ахрысы, кичләрен Сафурларның капка төпләреннән күпләр җырлап йә сызгырып үткәләде. Тик Гөлназ гына, кичке уенга чыкмыйча, бер егеткә дә игътибар итмичә, салкын, таш йөрәк булып кала бирде. Кызының күңел түрендәгесен белгән ата белән ана гына эчтән генә сыздылар...
 
3
Гомер!
Таллы елгасы сулары тагын ике тапкыр катып, ярлары тагын ике тапкыр боздан арынды. Болыннарга, урманнарга чәчәкләр, басу читләрендәге тирәкләргә тургайлар урап кайтты.
Гөлназ урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, бөтен мәктәпне таң калдырып, пенсиягә чыккан әнисен алыштырып, фермага эшкә килде. Таң чәчәгедәй гүзәл, белемле укучыга зур киләчәк юраган укытучыларның «тешләре сызлый» башлады.
Көзге муллыкта Сафурларга беренче яучы килде.
Күрше авылдагы иң чибәр, иң уңган егетнең әти-әнисе капканы йомшак кына ачып керсәләр дә, киткәндә, шапылдатып ябып чыгып киттеләр. Яучылар исә матур чәчәккә тартылган бал кортлары кебек килә тордылар, капканы шапылдатып чыгып китә тордылар. Гөлназ бу хәлләрне авыр кичерде. Ул кешеләрне рәнҗетәдер, зур өметләрен юкка чыгарадыр шикелле тоела иде аңа. Ләкин: «Риза!» – дип әйтергә теле берничек тә әйләнми шул. Эштән кайтканда да, киткәндә дә күзләре урман ягын күзәтә, күңеле һәркөнне кайчандыр такыялар үреп йөргән чәчәкле яланнан урап кайта иде.
 
* * *
Шулай эш белән кыш үтеп, яз килде. Тик бу язда Ринатның җыры авыл өстендә ишетелмәде. Гөлназ төннәрен тәрәзәне ачып куйса да, җанына тынычлык бирүче авазлар тавышын тыңлый алмады. Гөлназ тагын үз эченә бикләнде. Кызның йөзендә сагыш, талчыгу чаткылары барлыкка килде.
Әнисе кызына карап, йөрәге белән сызып йөрде дә:
– Әйт әле, Гөлназ, ничә ел күргәнең юк инде ул баланы? – дип сорады.
Кызы дәшмәде. Керфекләрен генә түбән төшерде. Күзләрен әнисенең туры, салкын карашыннан яшерергә теләде, ахрысы.
– Дәшмисеңме? Ничек инде ун ел буена күрмәгән кешене яратырга була? Минем башыма сыймый бу хәл. Әтиеңнең дә. Аннан соң, тормыш гел җыр белән генә бармый бит. Кеше каргышы төшәр үзеңә. Күпме кеше чәчәк тотып каршыңа килде. Ә син?!
Гөлназ уйланып торды да урман ягына карап әйтте:
– Әти дә, син дә аңламыйсыз бит. Бәлки, күңелләребез белән без көн саен сөйләшә, серләшә торганбыздыр...
Җәмиләнең күзләре маңгаена сикерде.
– И-и, исәр! – диде ана, телдән кала язып.
 
* * *
Сафур машинасын зур тизлектә алга куды. Ашыккан ашка пешкән дигәндәй, юл чатында басып торган ике кешегә җитәрәк, алгы тәгәрмәч җибәрде. Ачкычлар алып, ишекне усал ачып Сафур кабинадан чыкты. Басып торучыларның берсе аның янына килде.
Күрше авылдан, таныш кеше.
Икәүләп тәгәрмәч алыштырырга керештеләр.
– Кичә урманда, карты янәшәсенә Гайшә карчыкны җирләдек. Сулар ага башлаганда авырый иде. Сиреньнәр чәчәккә күмелгәч, дөнья куйды. Менә Ринатны укырга алып барам. Белемен арттырсын, – диде юлчы.
Сафурның кулыннан ачкыч төшеп китә язды. Маңгаен сөрткән атлы булып, карашын егерме-утыз адым читтә басып торган егеткә юнәлтте.
Ринат озын, зифа буйлы, киң җилкәле таза егет булып үсеп җиткән. Дәү, көчле кулларында озын, нечкә таяк. Кара күзлегенә төшеп диярлек торган бөдрә чәчләрен җил әкрен генә дулкынландыра.
«Менә ни өчен бу язда сайрамаган икән сандугач», – дип уйлады Сафур.
Юл буена Ринат бер сүз дә әйтмәде. Сафур танышы белән сирәк-мирәк сүз алгалап барды. Егетнең киң, сәламәт күкрәгеннән чыккан җылылык шоферның җан-тәненә эсселек өстәп баргандай тоелды. Сафурның аңында: «Тавыштан таныды микән, юкмы?» – дигән уй елга өстендәге йомычка урынына бөтерелде.
Сафур, шәһәргә җитәрәк, автобус тукталышында машинасын туктатты.
– Рәхмәт, Сафур абый, – диде егет, кабинадан чыккач.
Сафурның кулыннан машина ачкычы түгел, күкрәгеннән йөрәге төшеп киткәндәй булды.
Аласы йөкне алгач, Сафур юньле-башлы машинаны да, юлны да тоймыйча, куе томанда кайткандай кайтты. Өйләренә җитәрәк, капка яныннан кузгалып киткән кара «Волга»ны күрде. Озатып калучылар юк иде.
Сафур өйгә кергәндә, Җәмилә яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп, аптырап утыра, Гөлназ чәй чынаякларын юа иде.
– Чираттагы «юк!» – диде Җәмилә, Сафурга карап.
– Урмандагы кәккүкнең кычкырганын көтәсеңме? Бүтән җиргә очты инде ул, – диде Сафур ачуланып.
Кыз сискәнеп китте. Йомры иңсәсе калтыранып алды һәм ул һичкем көтмәгән сорауны бирде:
– Мин бу йортта артыкмы?
Җавап бирүче булмады.
Икенче көнне Гөлназ эшкә бармады. Кайдадыр озак кына торып кайтты да:
– Сыерлар янында бәхет таба алмадым, – дип, сумкасына аз-маз кием салып, олы юлга чыгып китте.
Сафур белән Җәмилә артык исләре китмәгән кыяфәттә:
– Кайтырсың! Ашаган җиренә мал да кайта, – дип, ишегалдында йөреп калдылар.
Кич җиткәч, маллар көтүдән кайтты, тик Гөлназ гына күренмәде. Сафур кызының баскычта калган аяк киеменә игътибар итте. Кроссовка табанындагы сырларга төрле үлән, вак чыбык кисәкләре ябышкан иде.
 
4
Язмышлар!
Сафур белән Җәмилә күптән инде өйдәге вак-төяк эшләрне карап гомер итәләр. Җәйләрен күршеләргә төрле шәһәрләрдә яшәгән улларының балалары кунакка кайта. Ишегалды чыр-чу килә. Гөлназ гына бу еллар эчендә туган-үскән йортына бер хәбәр дә бирмәде. Яңгырдан соң басылган олы юлның тузаны шикелле юкка чыкты.
– Күңеле таш булып каткан икән аның, – диде Җәмилә.
– Ул назлы күңелне үзебез салкынайтмадыкмы? – диде Сафур, авыр сулап.
Җитмәсә, соңгы көннәрдә күңелгә, йөрәккә тагын да авырлык өстәп, хатирәләрне яңартып, радио дулкыннары Ринатның җырлавын ишеттерә башлады. Егетнең тавышы моңга тагын да баеп, кояш җылысы, бозны эреткәндәй, күңелне йомшартып, наз белән тутыра иде. Гөлназ авылда чакта урман ягыннан яңгыраган моң Сафурны да, Җәмиләне дә сискәндергән булса, бу көннәрдә исә карт белән карчыкның күңелләрендә бертөрле сагындыргыч очрашу өмете уята иде.
– Ринат үзенең гаиләсе белән җырлый!..
Сафур белән Җәмилә зәңгәр экранга кереп китәрдәй булып телевизорга текәлделәр.
– Йә Ходаем! Гөлназ бит! Оныгыбыз да бар микәнни, әтисе? – диде Җәмилә, дулкынланудан күзләрен угалап.
– Күрәм... – диде карты.
 
Туп-туп кына басып килә
Көмеш тояк тулпар атым, һай!
Канатланып үзем киләм,
Җитмәс диеп язган хатым...
 
– Оныгыбыз сиңа охшаган, бабасы, – диде Җәмилә.
– Сиңа ныграк тарткан ахрысы, әбисе, – диде Сафур.
– Дүрт-биш яшьләр бардыр! Кайтырлармы икән, Сафур?
– Кайталар. Кайтырга уйламасалар, безнең күңелләребезне сыкратыр өчен генә каршыбызга чыкмаслар иде, Җәмилә...
 
5
Яшел төстәге җиңел машина ачык капка янына туктады. Июль аеның йомшак, күңелгә рәхәтлек бирә торган таң җиле кебек, артык шауламый килеп керделәр. Өчәү! Сафур белән Җәмилә өнсез булып, баскан урыннарында каттылар да калдылар. Кыска җиңле ак күлмәкле бала:
– Бабам! Әбием! – дип, карт белән карчык янына йөгереп килеп, нәни кулларын сузгач кына телләренә килеп:
– Балаларыбыз! – дип, дулкынлану, сагыну хисләре тулы сүзне, кояш җылы нурларын сипкәндәй, дөньяга тараттылар.
«Бабам!», «Әбием!», «Балаларыбыз!», «Әти!», «Әни!» сүзләре хуҗалар һәм кунаклар иң бәхетле парлар булып өйгә кереп киткәндә, көн үткән саен, үзләренең гүзәллекләрен күбрәк балкытып, тирә-якны ямьләп үскән чәчәкләрнең таҗларына да нәфис күбәләкләрдәй сарылдылар кебек.
Әйе! Еллар үзләренекен итә икән! Гөлназ, өстәл тулы сый-хөрмәт белән чәйләп утырганда, әти-әнисеннән карашын яшереп тормады. Олыгайганнар. Бит-кулларын җыерчык кына басып калмаган, бармаклары да акрын-акрын гына калтырый. Күзләрендә дә әүвәлге еллардагы кебек тормыш өчен янып-көеп, шаулап-гөрләп яшәүнең дәрте кимегән. Гөлназ, олы кешеләрнең уртасында утырган улын – Алмазны, талгын гына челтерәгән пар чишмә яныннан дулкынланып аккан инешкә охшатып,чагыштырып елмаеп алды.
– Их! Авылыбыз да таралды, без дә картайдык. Барысы дүрт кеше – Шаһморза карт белән карчыгы Бибинур һәм без. Тынлык! – диде әтисе.
– Улларыбыз да нык үстеләр, кайтмыйлар, – дип өстәде әнисе дә көрсенеп.
Өстәл тирәсендә авыр тынлык урнашты. Еллар агышы буена күңелләрдә җыелып килгән сагышның, иртәме-соңмы иңсәләргә авыр йөк булып басып, йөрәкләрне сыкратачагын Гөлназ кайткан чагында ук тоеп-сиземләп кайтты һәм әти-әнисенең күз карашындагы рәнҗүне йөзенә аклык та, кызыллык та билгеләре чыгармыйча кабул итсә дә, бөдрә чәчләренең тирләгәнен сизде. Таш, абыйлары бакчасына гына түгел, Гөлназ бакчасына да атылды бит.
– Чәйне кайнарлап яса әле, кызым. Синең кулларыңнан ризык тәмле була, тәнгә ята, – диде әтисе.
– Барыбызга да, – диде әнисе дә ягымлы тавыш белән.
Шушы гади сүзләрдән соң, өстәл тирәсен әйләндереп алган авырлык, әллә ачык тәрәзәдән, әллә ачык ишектән чыгып очты. Балалары яннарында утырганда, әти-әниләрнең рәнҗүе җилләрдә таралган томаннар кебек таралып, кояш нурларыдай ягымлылыкны, җылылыкны күңелләргә бирә башлый икән.
 
* * *
Икенче көнне Гөлназ белән Ринат урманга – Гайшә әбинең өе урнашкан аланга килделәр. Челтерәп аккан чишмә янына машинасын туктаткан Гөлназ:
– Алмазны да аласы калган, – дип әйтте.
– Әби белән бабайга ияләшсен әле. Аларга азмы-күпме вакыт бергә яшәргә туры киләчәк. Алда безне зур һәм мактаулы юл көтә. Әйдә, өй ишеген ач инде, – диде Ринат.
Ир егетнең: «...мактаулы юл көтә!» дигәне, Гөлназ белән бергәләп Уфага күз авырулары хастаханәсенә барып, яңа төр дәвалау эше белән шөгыльләнүче профессор Юзгаевка күренергә тиешлекләре турында фикерләп әйтелде.
Ринат өй эчендә тыныч, бер сүз дә эндәшмичә утырды да тирләгән маңгаен сөрткәч, авыр сулап әйтте:
– Ничә еллар кайтмадык, дөрес эшләмәдек. Җаным-тәнемдә авырлык калмасын өчен әби белән бабайның зиратларын чистартып, чардуганнарын буяп китсәк, яхшы булыр. Изгелек безгә дә изгелек китерер! Аларның рухлары шатланыр, безгә бәхетле юл юрарлар!
Эшләрен кичкә таба гына төгәлләп, авылга кайттылар.
– Урманчы Гали урманны да саклады, кешеләрне утынсыз, баганасыз, киртәсез дә калдырмады. Гайшә дә гомере буена балаларга белем бирде. Алар кешеләрне, кешеләр аларны яраттылар. Авыр туфраклары җиңел булсын! – диде Сафур, бергәләп төшке ашны ашаган чагында.
 
* * *
Ике көннән соң Гөлназ белән Ринат олы юлга таба киттеләр. Машинада барган юлчыларны авыл башында биш кеше озатып калды. Шофер һәм янында утыручы кеше дә, әллә ни ерак булмаган шәһәргә юл тотсалар да, күңелләрендә билгесезлек хисләре уйнаса, газапласа да, аңлашылган бер төрле ышаныч йөзләренә нур һәм тормышка, яктылыкка омтылыш чаткыларын, тау башындагы яшел келәмнәр дөньяны бизәгән кебек юл читендәге үләннәрне, чәчәкләрне кояш нурлары җылысына кушып, бербөтен бәхетле йомгак уеп, гомер елларына сузылган шул йомгакның җебен акрынлап сүтеп баралар иде.
Озатып калучыларның:
– Бар да яхшы булыр! Бар да уңышлы, якты көннәр китерсен! – дигән сүзләре Таллы авылындагы сирәк сукмак өсләренә дә сарылдылар шикелле. Сукмак исә, тормыш-көнкүреш чыганагы булган, яр читендә челтерәп аккан чишмәгә табан сузылган иде.
 
* * *
Җәй үтеп барган саен авылда гомер итүче кешеләрнең дә күңелләрендә бер төрле авырлык барлыкка килә иде. Ә хәзерге көннәрдә түгел!
Дүрт кешене дә шатландырып, аларның балачакларын, яшьлекләрен искә төшереп, ике йортны бер итеп Алмаз көлеп-елмаеп йөгереп йөрде. Ул көн саен кәрәзле телефон аша әти-әнисе белән сөйләшеп хәбәрдәш яшәде. Үткән көннәр эчендә Ринатның күзләренә ике тапкыр операция ясадылар. Шәһәрдә берсе дәваланып, берсе авыруны тәрбияләп яткан балаларның телефон аша ишетелгән тавышлары, китүче кошларның саубуллашу авазлары кебек сагышлы, моңсу ишетелмәде, ә киресенчә, язын кайткан кошларныкы шикелле тантаналы, шатлыклы яңгырады.
 
* * *
«Кайтабыз!» дигән хәбәр килүгә:
– Мунча ягып, пар каен пиннекләре пешерик, – диде Сафур, өйдәгеләргә.
Кояш биек ноктага җиткәч, җил капка янына яшел төстәге җиңел машина туктады. Ишек алдына ашыгып керүче ир кешенең күзләрендә кара күзлек, кулларында озын нечкә таяк юк! Хатын-кызның кочагында чәчәк бәйләме, йөзенә нур, әйтеп тә, аңлатып та бетермәслек шатлык, мөлаемлык җәелгән. Юлчыларны, ашыгып ачылган ишек тавышы күмеп китте.
 

Миңнефлүс ФӘРХЕТДИНОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/people'>People фото создан(а) marymarkevich - ru.freepik.com

 

Комментарийлар