Логотип «Мәйдан» журналы

Минем урын!

Казаннан кайту. Автобуслар елга портыннан китә. Теләсәң, кассадан билет аласың, теләсәң, шоферның үзенә акча бирәсең. Тикшереп-нитеп торган кеше юк. Шулай да кайбер тәртипле гражданнар кассага барып б...

Казаннан кайту. Автобуслар елга портыннан китә. Теләсәң, кассадан билет аласың, теләсәң, шоферның үзенә акча бирәсең. Тикшереп-нитеп торган кеше юк. Шулай да кайбер тәртипле гражданнар кассага барып билет алганнар. 45 урынлы  автобуста төп-төгәл унбер пассажир булдык. Кая телисең, шунда утырасың. Ятып барсаң да, сүз әйтүче юк. Ләкин алай гына димә, әнә бит бер инвалид бабай, үз бәхетсезлегенә каршы тугызынчы урынга утырган. Ә ул урын олы яшьтәге, бик интеллигент кыяфәтле бер ханымның билетына акка зәңгәр белән язылып-билгеләнеп куелган икән. Хатын тузына-тузына нәкъ менә шул урынны дәгъвалый.
- Мин җайлап утырдым инде... Аягым протез бит... - дип аклана мескен бабай.
Тик хатынның тынычланырга исәбе юк:
- Кем кушты соң сиңа кеше урынына утырырга? Кайда билетың?
Бу тавышның очы-кырые булмагач, сүзгә  шофер да кушылды:
- Кая телисез, шунда утырыгыз. Урын җитәрлек бит.
- Юк, миңа үз урыным кирәк. Минем үз урыныма утырасым килә!
Тәки кузгатты бабайны, тәки утырды үз урынына. Эченнән генә, гаделлек җиңде, дип  тантана  да иткәндер  әле. Бар шатлыгы шул булсын.

Рәмзия ГАБДУЛХАКОВА


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар