Логотип «Мәйдан» журналы

Мин берүзем түгел

Йомшак характерлы кеше мин.

Күңелем нечкә. Тупас була алмыйм. Бар җан иясен кызганам. Песи баласы, көчек, сарык бәрәннәре, бозау, көлкәй, хәтта, яшкелт-сары каз бәпкәләре, сары тузганак төсле тавык чебешләрен үлеп яратам. Ир баланың шулай булуы күпләргә сәердер. Үткән ел язгы ташуда, бер көчекне коткарам дип, актарылып аккан суга сикерүемә дә аптырады авылдашлар. Коткардым мин аны! Ул исән калды. Үзем дә, ике атна дәваханәдә яткач, терелеп чыктым.
– Йөрәкне алдың, бала! – Әнием, хәлемне белергә килгәч, шулай дип тиргәгән булды. Ә болай, тиргәнми ул. Мине аңлый. Күрше авылда яшәүче еракайдан гына (әниемнең әнисенә шулай дәшәм) кайчак «эләгә».
– Бигрәкләр дә әниеңә охшагансың инде! Ул да фермага илтеп ташланган бар песи баласын җыеп кайта иде. Анысы бер хәл, басуга салам яндырырга барган җиреннән кесәсенә тычкан балалары тутырып кайткан бервакыт. Көчек-мазар дисәң, авызындагы соңгы ризыгын чыгарып бирер шуларга! Син аны да уздырасың! Ир балага катырак булу кирәк тә соң, – дип тиргәгән була да, яшереп кенә елап та ала. Беләм, әтисез үсә дип, мине кызганып елый. Әйе, шулай әтисез үсеп яткан көн. Мин туганчы ук, себер якларына эшкә киткән җиреннән кайтмый калган ул. Исәнлеккә исән, әлбәттә. Кайда яши, кем белән, гаиләсе бармы, минем хәлләрем белән кызыксынамы – белмим. Бу хакта безнең өйдә бервакытта да сүз куертылмый. Әниемне борчымас өчен, мин дә сорашмыйм. Әтисез дә үсеп ятам бит. Шуңадыр, минем бар балалык мәхәббәтем әниемә генә, бар хыялым әнием белән бәйләнгән. Иң зур хыялым – аны бәхетле итү. Моның өчен нәрсә кирәклеген дә беләм: үзем бәхетле булырга тиешмен. Ә нәрсә ул бәхет, дип сорасагыз, әлегә җавап бирә алмыйм. Бер карасаң, исән-имин булып, әниең белән аңлашып яшәвең да бәхет. Икенче яктан карасаң, бәхет өчен бик күп кирәк кебек. Һич югы, әтиле булу... Һич югы, аның белән бер күрешеп сөйләшү...
Тугызынчыны бетергәч, сыйныфташларым төрле якка таралышты, бер мин китми калдым. Ике ел булса да әнием янында булып, хуҗалык эшләрендә булышасым килгән иде, барып чыкмады. Уку елы уртасы дип тормадылар, мәктәбебезне тугыз еллыкка калдырып «кыскарттылар» да куйдылар. Унберенче сыйныфта укучылар юк, бер минем өчен урта мәктәп тотмаслар инде. Шулай итеп, район үзәге булган шәһәрдәге ят мәктәпкә авылдан берүзем чыгып киттем.
Менә ничә атналар инде көтүгә кереп китә алмаган мал хәлендә йөреп ятам. Күрмәгәннәр калмады. Әнинең «Юньсез эшләренә катышып барма» дигән, физкультура укытучым Айрат абыйның «Башыңа нукта кидертмә, билеңә ияр салдыртма!» дигән киңәшләренә әле төшенә башладым. Армиягә озатмыйсыз ич, дип көлгән булдым бит әле.
Монда мине көтеп тормаганнар, артык кашык булдым. Башта мине «Д» сыйныфына алып керделәр. Өч рәт, рәт саен алтышар парта, барысы да «занято». Миңа урын табылмады. «Б», «В», «Г» сыйныфларында да шул ук хәл. Парта өстәп куярга да уйлаганнар иде, сыйдыра алмадылар. Шулай, аптыраганнан, мине «А» сыйныфына китереп керттеләр. Монда иркен. Парталар да рәт саен бишәр генә. Миңа дигән парта бөтенләй буш тора. Тик, берәр партага өченче кеше булып кысылып булса да, теге сыйныфларның берәрсендә каласым булган икән...
Бу унынчы «А» сыйныфында «алтын укучылар» гына укыганын, үзләре әйтмәсәләр дә, чамалап алган идем инде. Тик алар иренмичә аңлатып маташтылар. Минем бу коллективка керергә, алар белән бер бүлмәдә утырып укырга хакым юк икәнен, тел белән дә, кул белән дә «төшендерергә» тырышалар. Бу парталар, евротәрәзәләр, аларга эленгән челтәрләр, интерактив такта, компьютер, башка әсбаплар, идәнгә җәелган ламинат, түшәмгә асылган люстра  ише әйберләрнең күпмегә төшкәнен, кемнең әтисе күпме акча биргәнен тезеп салдылар. «Мин килүгә бик яхшы әзерләнгәнсез, рәхмәт», – дип шаярткан идем, «яратмадылар».
Арада «Алишер» кушаматлы Артем исемлесе – бөтен агрессиянең башлангычы. Буллер1. Аның янында ике-өч иярчене һәр эшен хуплап, ул әтәчләнгән чакта, әтәчләнергә булышып торалар. Берничәсе бөтенләй битараф. Боларга син бар ни дә, юк ни. Колакларыннан наушниклары, авызларыннан сагызлары төшми. Күзәтеп, бераз мине якларга тырышып йөргәннәре дә бар сыман, тик алардан нинди дә булса бер ярдәм күрмәдем әлегә. Күрәсең, болары да мине сынап кына йөриләр. Бирешә башласам, Артем кебек үк җәберләүче булып китәргә дә бик мөмкиннәр. Иң кызыгы шунда, укытучылар бу хәлләрне күрмәмешкә, аңламамышка салыштылар. Нинди дә булса педагогик алымнар кулланып, мине якларга тырышып торучы өлкән кеше табылмады. Авылдагы укытучыларым исемә төшеп, үзәгем өзелде. Сыйныфташлар турында әйтеп тә торасы юк! Биш малай, бер кыз идек. Без дә үрә катып, үрнәк булып йөри торганнардан булмадык. Бер шаяра башласак, укытучылар әйтмешли, сыйныф бүлмәсендә күтәрелгән тузанда бер-беребезне күрми башлый идек. Дәрестән качсак – барыбыз бергә. Өй эшен беребез эшләсә, калганнарга күчертә. Беребез дә эшли алмаганда, моны безгә бирмәгән идегез, дип алдаган булабыз. Укытучылар ышанган кыяфәт чыгарган булалар да, бүгенге өй эшенә өстәп, тегесен дә бирәләр. И-и! Үзара ачуланышып алган, яка умырышкан чаклар да булды. Үпкәләшеп тә йөрелде. Тик ул ачу-үпкәләр озакка бармый. Бара алмый. Без барыбыз да тигез идек. Барыбызның да әти-әниләре «урта хәлле крәстиән». Бердәндәнбер сыйныфташ кызыбыз Ләйсән, укытучы баласы булса да, шуклыкларга катышып бармаса да, безне беркемгә дә «сатмый» иде. Тугыз ел буе, ичмасам берәрсе утырып та калмый бит миңа иптәшкә, дип, кыз сыйныфташ көтеп яшәде. Ахырда, хушлашканда: «И-и-и, малайлар, мин чистый сезгә өйрәнеп беттем, башка коллективка ияләшерменме, юкмы, белмим», – дип елады. «Кияүгә чыгам, биш малай табам, аллабирса, бишегезнең исемнәрен кушам. Беренчесенә «Мулланур» кушам», – дип гаҗәпләндерде.
Ә боларның кумирлары Моргенштерн. Аның кебек креатив, кабатланмас, үзенчәлекле кеше юк, имеш. Үзе укыган мәктәпкә  матди ярдәм күрсәткән, имеш. Һа! Син безнең класс «Ат җене» Рәфисне белмисең, димәк! Күктән яуган, кесәңнән коелып торган байлыкны тарату өчен әлләни егетлек кирәкми. Рәфис кебек ит син, бик игелекле булсаң. Менә кем ул «кабатланмас, үзенчәлекле, креатив»! Тәпи киткәнче атка атланган малай. Алты яшеннән башлап сабантуйда ат чабыштырып, гел (гел!) җиңү яулап килде. Аяк арасына кайсы атны кыстырса да, беренче китерми калмый, валлаһи! Чабып барган атка йөгереп килеп сикереп атлана аласыңмы? Юк! Ә ул атлану гына түгел, ат өстендә баскан килеш җилдерә! Сөйләве генә җиңел. Ул атны карарга, әзерләргә, үзең күпме әзерләнергә кирәк. Әнә шулай, тир түгеп, бәйгеләрдә җиңеп алган призларын сатып, мәктәпкә, мәчеткә, балалар йортларына күпме булышты ул. Болар хакында берәр җирдә берәр сүз ычкындырса икән. «Ләм-мим»! Сигезенчедә укыганда Мәскәү тикле Мәскәүдә «Терра Рәсәй» ат ярышларында барысын шаккатырып кайтты. Өч ат алыштырып, өчесендә дә бәйге батыры булды. Телевизордан да күрсәттеләр. Биргәч тә бирде интервьюны! Алып баручы кызның «Как вас зовут? Откуда? Расскажите о себе. Кто ваш тренер? Где занимаетесь? Какие впечатления? Как вы добились такого успеха? Как лошади? Как вы находите с ними общий язык? Какие планы?» – дип, дилбегә буе итеп соравына, саф татарча: «Атлар шә-ә-әп. Әзерләүчеләренә рәхмәт. Атлар шәп!» – дип җавап бирде. «А теперь все то же самое, но по-русски», –дигәненә: «Һы! Порускилап тормыйм. Кирәк кеше аңлар», – дип җавап бирде. «Бәйләнештә» челтәрендә бер тәүлек эчендә дүрт миллион кеше карап, коментарий язып өлгерде. Бар коментарийлар да өскә күтәрелгән баш бармак белән «ныгытылган»:
– Чын татар егете бу!
– Татары, вперед!
– Без булдырабыз!
– Иң шәп интервью!
– Рәфис, мин сиңа гашыйк!
– Ат яраткан кешене Аллаһ ярата!
– Безнең белән бәйләнешкә кер, хакыннан тормыйбыз, сөйләшик!
– Атлар татарчаны гына аңлый!
– Менә шулай! Без күп сөйләп авыз чайкамыйбыз, эш белән алдырабыз!
... Күрмәгәннәр калмады, дидем. Җае туры килгән саен өчәү-дүртәүләп ябышып төйгечләүләренә, кулларымны каерып маташуларына да, «мулла» дип кушамат тагып, шул темага төрлечә мыскыллауларына да, тоталь бойкотларына да бирешеп бармыйм алай. Айрат абыйның самбо түгәрәгенә йөрүемнең файдасы физик яктан ярдәм итсә, мин үзем генә белгән хыял дөньям исә рухи яктан сынмаска көч бирә килде. Аннан соң... Аннан соң – Аделина... Ул – бу сыйныфта, юк, бөтен дөньяда иң чибәр кыз. Үзем генә белгән хыял дөньяма кереп бара бугай ул... Бу минем ихтыярдан тыш, мин моңа каршы тора алмыйм. Беренче көнне үк миңа елмаеп карады. Кайсы авылдан, исемем кем икәне белән кызыксынды. Сөйләшә-аралаша башладык шулай. Сөйләшми кырыңда басып кына торса да әллә ниләр бирерсең. Ул шулкадәр чибәр. Әллә мәхәббәт шушымы икән? Шушыдыр... Ләйсән әйткән «чын, саф» мәхәббәт. Тугызынчы сыйныфта укыганда, бар батырлыгымны җыеп, Ләйсәнне озата барган идем. Капка төпләрендә борыннар туңганчы сөйләшеп тордык. Икенче көнне ул минем учыма хат салып китте. «Кичә озатканың өчен рәхмәт, Мулланур! Син бик яхшы егет («егет» дигән!). Әнисен синдәй хөрмәт иткән кеше начар булмас! Барыгыз да озатып чыктыгыз. Сыйныфта башка кыз булмагач, аптыраганнан шулай иткәнсездер. Вакыт үтә. Таралышырбыз. Башка кызлар белән аралашырсың, бәлки, гашыйк та булырсың. Минем белән чагыштырып карарсың. Әгәр шул чакта тагын мине озатасың, мине күрәсең килә икән, бу озатуың юкка булмаган дигән сүз! Мин сиңа иң чын, иң саф мәхәббәтеңне табып, бәхетле булуыңны телим!»
Аделинаның минем белән аралашып йөрүе тегеләрнең ачуын кабартканнан-кабартты. Артем ачыктан-ачык яный ук башлады. «Мамочкаң белән бәхилләш. Тебя завтра не будет», – дигәннәреннән соң, чынлап, тәннәр чымырдап куя. Аннан соң, көн дә билгесез номердан килеп торган хәбәр дә җанны өшетә: «Син ялгыз. Син берүзең. Сине яклаучы юк. Синең киләчәгең юк». Тамчы тама-тама ташны тишә, дигәндәй, бу хәлләр мине нык какшатты, әлбәттә. Әнием: «Иң начар нәрсәдән дә файда алырга була», – дип әйтергә ярата. Алырга тырышам. Нерв киеренкелегеннән кайбер кеше ашауга ябырыла. Кемдер төшенкелеккә бирелеп, дөньядан ваз кичә. Кем эчү-тарту, яки, аннан да начаррак – наркотикларга салыша. Ә мин исә укуга чат ябыштым. Көнбагышны бер ашый башласаң, туктап булмый бит, менә шуның кебек. Дәресләргә дә әзерләнеп барам, үткәннәрне дә кабатлыйм. БДИга әзерлек әсбапларым тотылмый ята иде, аларга да чират җитте. Аделина өй эшләрен миннән күчерә, кайбер аңламаган нәрсәләрен дә сораштыра. Бу мине тагын да ныграк дәртләндереп җибәрде! Шул ук вакытта физик әзерлекне дә тиешле дәрәҗәдә тотарга тырышам. Ярышларда катнашам. Финиш сызыгын беренче булып үткәндә, күз алдымда Аделинаның елмаюлы йөзе була. Мин, шул елмаюны күрер өчен, нишләргә дә риза. Кетәклектән куып төшерелгән тавык хәлендә булсам да, әрсезләнеп, бөтен дәресләрдә дә катнашырга, үземне күрсәтергә тырышам. Мәхәббәтне «юләр» дигәннәрен ишеткән бар иде. Мин дә юләрләндем. Көн дә, үземне җәберләүчеләр белән тулы класска ашкынып, оча-куна барам. Мыскыл, түбәнсетүләргә түзеп утырам. Мәхәббәтне сукыр, чукрак диләр. Мин дә сукырайдым, саңгырауландым. Аның бер җитешсез ягын да күрмим. Күрсәм дә – күрмим!
Тик татар теле дәресендәге сөйләшү дөньямның астын өскә әйләндереп куйды.
– Бу пенсиягә ничә ел элек чыкты икән? Бер алтмыш яшь бар инде моңа. – Иң азаккы партада утыручы Артем, юри бар класска ишеттереп, янындагы Алмазга пышылдаган булды. Тегесе дә шулай ук ишеттереп җавап бирде:
– Юкты-ы-ы-ы-р, син нәрсә! Булса да илле тугыз ярым гынадыр әле.
Барысы да моннан кызык табып көләргә тотынды.
– Шәйләп, – дигән булды Артур, мыскыллавын дәвам итеп, – мулла бабай ачулана әтү!
– Ай, гафу, бисмиллә әйтмәгәнмен, – дип, бая әйткән сүзләрен инде «бисмиллә» белән башлап, яңадан кабатлады тегесе. Тагын көлешү башланды.
Исемем Мулланур булгач, иң кулай кушамат «мулла» инде. Исем китми. Начар сүз түгел әле.
Үзен «Наҗия апагыз булам» дип таныштырган олы яшьләрдәге укытучының  бу сыйныфка беренче керүе иде. Авылдан икәне күренеп тора. Әнә шулай, «Наҗия апагыз булам» дип авыл кешесе генә әйтә. Авыл мәктәбендә укытучы – әниең, әтиең кебек якын кеше. Әти-әниеңә «фәлән фәләновна», «фәлән төгәневич» дип дәшмисең бит. Укытучыга да шуңа «абый», «апа» дип дәшелә, күрәсең.
Әйе, аннан әниләрдә генә була торган җылылык бөркелә иде. Моны башкалар күрми, әлбәттә. Бар сыйныф, алар әйтүенчә, «мулла»дан, ягъни миннән башкалар, укытучыга аркалары белән борылып утырган. Хәтта Аделина да! Шулай каршыладылар. Үзләренчә, яңа кешене сынауларымы, яки, авылсытып, санга сукмауларын күрсәтәселәре килүме. Хәер, ничек утырсалар да, сизмәсләр иде... Аны мин генә сизәмдер... Әниемне сагынып утырган чагым. Язгы ташуда безнең авылга юл өзелә, шуңа ике атнадан артык кайта алмадым. «Юллар өзелде, улым. Кайтам, дип дуамаллана күрмә. Күпер йомычка кебек кенә агып китте. Су мул быел, кәмә белән чыга торган да түгел. Ярый азык-төлек запаслап калганмын. Тиздән Агыйдел дә кузгалыр инде. Берүк сак бул! Үзеңне сакла. Минем күз терәп торган бердәнбер таянычым син», – дип язган әнә. Ә минем кайтасым килә! Мин аны бер көн күрми торсам да сагынам. Телефоннан аралашу гына җитми миңа. Аның җылы карашын, бик иркәләп бармаса да, йомшак кына итеп сөйләшүен, хәтта җиңелчә шелтәләп-битәрләп алуын да җанымның бар булмышы сагына, юксына. Тик мин моны беркемгә дә сиздермим, үз дөньяма беркемне дә кертмим... Кертмәскә тырышам...
Мин Наҗия апаны чын күңелдән кызганып куйдым. Ә ул, сәламенә җавап кайтармыйча артлары белән утырганнарга бераз аптырап карап торды да тыныч кына дәресне башлап җибәрде.
Тегеләр һаман шулай утыра. Ара-тирә минем якка карап, «Слабак!», «Мәмәй», «Куркак», «Деревенщина» дип хихылдашып та алалар.
– Болай кыланып утырыр яшьтән узгансыз инде, укучылар, башлангычта түгелсез. Җитмәсә, бер сәбәпсезгә. Аркагыз белән утыруыгыз миңа бер нәрсә дә аңлатмый. Борылып утырыгыз, зурларча аңлашыйк. Әллә соң сез әле зурларча сөйләшү биеклегенә җитмәдегезме?
Менә шулай! Йә «әйе, танау астыбыз кипмәгән шул» дигәндәй, утыруыгызны дәвам итәсез, яки борылырга туры килә.
– Без татар теле дәрәсен яратмыйбыз, – дип, Артемның борылуы булды, калганнар да, ризасызлыкларын йөзләренә ныграк чыгарырга тырышып, теләр-теләмәс кенә кыймылдап, алга карап утырдылар. Әйе, яратмыйлар татар телен.  Мин килгәч кенә дә ничә укытучы алышынды. Тик алар башка фәннәрне дә яратып бармый. Кичә биология укытучысы шул ук Артемның «Вы очень толстая» дип оятсызланганына чыдый алмый елап чыгып китте. Нәрсә генә кыланмыйлар дәрестә! Укытучыны үртәп, чыгырыннан чыгарып, шуны телефонга төшерәләр. Аннан социаль челтәрләргә куеп, шуннан тәм табалар. Минем өчен бу кыргыйлык иде. Ә Наҗия апа үзен тыныч тотты:
– Бу миннән тормый. Чакырдылар. Килдем. Укытам. Кирәкмисең, дисәләр, кайтып китәрмен. Чынлап, лаеклы ялдамын. Миңа алтмыш яшь. Әгәр татар телен укыйсыгыз килми икән, кирәкле җиргә язма рәвештә мөрәҗәгать итәрсез. Сәбәбен аңлатырсыз, без ата-бабаларыбыз, әти-әниләребез теленнән ваз кичәбез, диярсез. Бәлки, сезнеңчә булыр. Берьюлы әти-әниләрегездән дә баш тартасыз булып чыга инде. Әти-әни һәм туган тел бербөтен. Аларны без сайлап алмыйбыз. Һәм хөрмәт итәргә бурычлыбыз.
Тегеләр мыгыр-мыгыр килүдән уза алмадылар. Әти-әниләрен хөрмәт итәләрме, юкмы, анысын белмим, тик аларның байлыгыннан башка яши алмый болар, монысы факт!
– Мин әйткән җөмләләрне дәфтәргә языгыз, тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз һәм җөмләләрне синтаксик яктан тикшерегез, – дип, шул ук тыныч тавыш белән дәвам итте укытучы. – «Бары тик көчле характерлы кешеләр генә йомшак була ала: калганнарның йомшаклыгы көчсезлектән килә. Ул көчсезлек вакыт белән явызлыкка әйләнә.»
– Бу сезнең үз фикерегезме? – дип сорамый түзә алмадым. Мине бу җөмләләрдәге тыныш билгеләренең куелышыннан бигрәк, мәгънәсе кызыксындырды.
– Миңа кадәр өлгергәннәр, – дип елмайды Нәҗибә апа, –  Франсуа де Ларошфуко әйтеп калдырмаса, бу сүзләрне мин әйтер идем. Чөнки көчсезләр генә күмәкләшеп үч алучан.
– Ә көчлеләр?
– Ә көчлеләр башкаларны җәберләүдән тәм тапмый, көчлеләр  кичерә белә.
Наҗия апа «минем яклы» дигән уй күңелемне җылытты. Моны башкалар да чамалады, әлбәттә.
– Ну, придумали тоже! – Сөйләшүгә Артем да кушылды. – Хәерчеләр, җыен нищеброд уйлап чыгарган сүзләр бу. Көчлеләр – бай була. Ә байлыгың булса, бөтен кеше сине гафу итә. Итми карасыннар!
– Кешенең көче – чибәрлегендә. Чибәр кешегә бар юллар да ачык. – Аделинаның бу сүзен эләктереп тә алдылар:
– Чибәрләргә юлны ачучылар – байлар! Байлыгың булса, теләсә нинди чибәркәй, и не только чибәркәй, а все, что хочешь, синеке дигән сүз!
Бәхәс дәрес буе, бер сүрелеп, бер кабынып, дәвам итте. Наҗия апа, бәхәсләшүчеләргә каршы да төшми, кушылып та китми, дәресне өзми, үз җае белән алып барды.
– Ә сез ничек уйлыйсыз? – дип сорауларына:
– Дөрес әйтәсез, бай булу, матур булу кирәк, – дип җавап бирде. Мондый сүз көтмәгәннәр иде булса кирәк, тынып калдылар.
– Тик бу төшенчәләрне һәркем үзенчә аңлый, – дип дәвам итте укытучы. – Кемнедер кесә байлыгы кызыктыра, кемгәдер күңел байлыгы кыйммәтрәк. Ә чибәрлек, матурлыкка килгәндә, тормыш матурлык конкурсыннан гына тормый, укучылар. Матур матур түгел, ә яраткан матур, диләр бит. Бер генә теләгем: матур булыгыз, бай булыгыз.
– Ә сез? Баймы? Әллә матурмы?
Сорауның мыскыллабрак бирелгәнен сиздеме, юкмы икән, Наҗия апа елмайды:
– Баймын. Өч улым, ике кызым, унике оныгым, меңләгән укучыларым бар. Алар өчен мин иң матур кеше. Миңа шул җитә.
Укытучы артыннан ишек ябылуы булды, Аделина такта янына ук чыгып басты. Укытучыны үчекләп: «Мин иң матуры», – дип кабатлады да кыланчыкланып:
– Артем, мин чибәрме? – дип сорап куйды.
– Ну да. К чему бы это?
– Син мине яратасыңмы?
– Ты же знаешь, что спрашиваешь!
– Син минем өчен янган утка керергә, аккан суга төшәргә ризасыңмы?
– Ну да. Но мин моны үзем эшләргә җыенмыйм, берәрсенә акча бирәм дә, минем урынга ул янган утка, аккан суга ташланачак ради тебя.
– Спасибо, мой красавчик! – дип, инде минем янга килеп басты Аделина. – Ә син, Мулланурчик, мине яратасыңмы? – Мин дәшми торгач, чытлыкланып, дәвам итте, – ярата, ярата, әйтергә генә кыймый. Кичә, югыйсә, бик шәп сөйли иде. Прям, Ловелас-сердцеед!
Минем башта ике колагыма, аннан бар тәнемә ут капты. Төтене дә чыгадыр, сыйныф бүлмәсе томан эчендә калды әнә. Бераздан анда аллы-гөлле шарчыклар оча башлады. Юк шарчыклар түгел, уй-хыялларым, иң яшерен хисләрем, әниемә дә сөйләнмәгән серләрем! Әнә алар, чагу зәңгәрлектә талпынып очалар да, аска – тигәнәкләр арасына коелалар. Энәләргә эләгеп, төссезләнәләр, югалалар:
– Әниемне бәхетле итәсем килә...
– Әтиемне күрәсе, бер генә тапкыр булса да сөйләшеп утырасы иде...
– Мәктәпне тәмамлагач, төзелеш институтына керәм...
– Иң башта Ташъелгага чуен күпер салачакмын...
– Рәфискә атлар заводы, ипподром төзим...
– Яңа мәктәп салам... Ләйсән укытучы булып кайтачак...
– Мин беркайчан, бернинди сәбәп белән дә балаларымны ташламаячакмын...
– Мин сине яратам, Аделина...
– Мин синең өчен әллә ниләр эшләргә риза...
Башта, никтер, минем дә, аларга кушылып, шашып көләсем килде. Шулай, аларча, ямьсез итеп. Аннан кычкырып елыйсым, аннан соң чыгып йөгерәсем, бу мәгънәсезлектән качасым килде. Тик таш сын кебек утыра бирдем. Бит мускулларыма кадәр катып калган иде.
– Ну вот, как раз он и будет прыгать в воду, – дип хихылдады Артем, – я ему заплачу. Посмертно.
 
* * *
Әни дөрес әйткән, Агыйделдә дә боз кузгалган. Без барып җиткәндә яр буе халык белән тулы иде. Минем күңел халәтем Агыйделгә дә күчкән диярсең, ул ярсып, дулап, ярларына центнерлы дулкыннарын бәрә-бәрә, актарылып ага иде. Бозлары да, сыеша алмый, бер-берсен этә-төртә, бәрелешә-батырыша агалар. Чамаламыйча, дуамалланып ярыша торгач, ярга чыгарып ташланып, шунда әкрен генә эреп юкка чыгуга дучар ителгәннәре дә бар, инде бәрелеп урталай ярылдым дигәндә, җае чыгып, имин калганнары да. Ярдагыларга бу кызык. Ярдагыларга тамаша кирәк.
«Суга якын барма, Агыйдел Ташъелга түгел, сак бул!..»
Якын бару гына түгел, ярның иң читендә басып торам, әни. Бер адым ара. Хәзер мин Агыйделдә агып китәргә тиеш. Әнә, блогерлар телефоннарын миңа төбәгән. Бу искиткеч тамаша аларга язылучылар санын арттырыр, ә мин... Ә ник килдең соң, дисездер? Мин уйлаганнан да куркынычрак булып чыкты бу төркем. «Син берүзең» дип туктаусыз тукып торулары (мин, ниһаять, аңладым моның алар эше икәнен), ачыктан-ачык үземә берәр зыян эшләргә, яки, хәтта, кул салырга тәкъдим итүләр, «шулай итмәсәң» дип туктаусыз янаулар, ул гына да түгел, әниемнең тазалыгы, гомере белән янаулары мине бер мизгел чыгырымнан чыгарды. Иң кулай вариант су буена төшү иде минем өчен. Калганын сорамагыз.
Менә бер-ике карышлап кына ара калды, тамашагыз башлана, иптәш блогерлар!
Эх, Ләйсән... Ник мин Аделинаны синең белән чагыштырып карамадым икән?! Ә әнием... Әнием нишләр?! Минсез аңа нык кыен булачак! Бик кыен...
«Бик кыен булса, «ХәсбүнәАллаһу вә нигъмәл вәкил» дип әйт, улым. Аллаһ безнең белән. Ул – иң көчле ярдәмче. Ул якласа, башкалар ярдәменә мохтаҗлык калмый.» Әнинең бу сүзләрен  искә төшерүем бик вакытлы булды!
– ХәсбүнәАллаһу...
Әйтеп бетерә алдыммы, юкмы, шулчак, видеога төшерә-төшерә, мине яр читенә кысрыклап килгән Артемның кулыннан телефоны төшеп китте. Әле генә: «Айфон! Последняя модель!» – дип мактанып кына бетергән иде. Видеоның сыйфатлы чыгачагын, күп кешегә ошаячагын әйтеп «сөендергән» иде. Очты! Очтылар! Телефоны артыннан Артем үзе дә күбекләнеп аккан суга мәтәлде. Бөтен сыйныф бер булып коткарырга ташланган, бер Мулланур басып калгандыр, дип уйладыгызмы? Юк... «Ой! Ах!» иткән булдылыр да, телефонга төшерүләрен дәвам иттеләр. Мине дә оныттылар хәтта! Ә мин, әйтәм бит, йомшак күңеллемен, бар җан иясен кызганам. Кызгандым. Җәберләүче дә җан иясе бит!
Тик, көчекне коткару миллион тапкыр җиңелрәк булган икән. Юк, суның салкынлыгы да, аның куркыныч булып бөтерелеп-бөтерелеп кайнап-күбекләнеп агуы да куркытмады мине. Әле генә, мине суга агызып, шуннан шоу ясарга җыенган Артемны, баш түбәсенә резинка белән җыеп бәйләнгән чәченнән эләктереп алгач та, өч алтылы2 саны язылган такыр маңгаен төя-төя: «Кайда байлыгың, ник сине коткармый?!» – дип, кире батырасым, чыкмаслык итеп төпкә үк төшереп җибәрәсем килде! Бу уемнан үземә дә куркыныч булып китте. Тәүбә! Бу агрессия, явызлык йогышлы микәнни?! «ХәсбүнәАллаһу...» – дип эчтән генә кабатладым. Бу юлы да ярдәм итте Ул миңа! Хәсрәт буллерны коткардым. Үзем дә исән калдым. Видеоларыгыз яхшы чыктымы, иптәш блогерлар? Гафу итәрсез инде, барысы да сез уйлаганча булмады.
 
* * *
Мин терелеп чыкканда Агыйдел инде бозларыннан арынган, тынычланып калган иде. Тәңкә нурларга күмелеп уйнаклап йөгерешкән вак дулкыннарны күзәтеп, бик озак утырдым. Монда рәхәт. Тыныч. Озаклап әнием белән, авылдагы сыйныфташ малайлар һәм, әлбәттә, Ләйсән белән сөйләштем. Бу арада журналистлар, блогерлар тынгы бирми йончытты. Бәгырьгә кереп баралар. Бактың исә, минем белән булган хәлләр интернет челтәрләренең барысына да куелган. Инде минем кичерешләрем, бу төркемгә мөнәсәбәтем, бу хәлләрнең дәвамы кирәк боларга. Әнә, бер әрсезе монда да эзләп тапты. Сораулары су буе:
– Кайдан килгән идең? Ни өчен нәкъ бу сыйныфны сайладың? Әтиеңне эзлисең икән, шуңамы? Әниең гап-гади китапханәче генә икән, материаль яктан җиңел түгелдер ? Оешкан төркемгә каршы берүзең тору авыр булдымы? Син аны, җәберләүчеңне, теләп коткардыңмы, әллә бай әтисеннән берәр нәрсә өмет иттеңме? Ул сиңа күпме акча тәкъдим итте? Артемның әтисе – синең дә әтиең булып чыккан диюләре дөресме? Бу хакта башта ук белгәнсең бугай? Батучы әле дә дәваханәдә икән, коткарган чагында, үчләшеп, берәр зыян салдыңмы әллә? Яңадан берүзең шул ук класска барып утырачаксыңмы? Берүзең булу авырмы?
Авызга китереп терәгән микрофонын кулыма алгач, озаклап яздырырга әзерләнгән иде дә, мин, сыйныфташым Рәфис кебек, кыска тоттым:
–  Мин берүзем түгел.
Йөгрек дулкыннар сүзләремне ярга ятып тыңладылар да, Агыйдел өстенә таратырга ашыктылар: «Ул берүзе түгел!.. Ул берүзе түгел!..»
 
Буллер1 (жаргон) -  җәберләүче
Өч алтылы2 – «знак дьявола» –шайтан билгесе
 

Фа­тый­ма ГЫЙЛЬ­МЕТ­ДИ­НО­ВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

 

«Мәйдан» № 5, 2023 ел

 

 

Әлеге әсәр 2023 елда «Мәйдан» журналы үткәргән «Бу заман шундый заман ул…» әдәби бәйгесенең «Хикәя» номинациясендә II урынга лаек дип табылды.

 

Комментарийлар