Медальсез калган Кузьма
Кузьма бабайның өе янында тирән генә чокыр бар, язын анда таудан агып төшкән су җыелып ята, хәтта җәй көне дә кипми ул су, ә иңе-буе ун-унбиш метрлы тирән сазлык хасил итә дә куя.
Чокыр уртасындагы бу сазлыкка мал-туар да килеп төшеп интегә, ешрак бозаулар, әлбәттә, корсакларыннан баткакка батып, тартып чыгарганчы тилмереп мөгрәп тора.
Кузьма бабайның капка төбенә, машиналар үтеп йөрмәсен өчен юан бүрәнә салып куйганнар. Кем салган, дисең, Кузьма бабай үзе салган инде. Шул бүрәнәдә ирләр сөйләшеп утыра.
– Кузьма, менә ичмасам, булган кеше. Аягы юк бит әле, үзенең җитмәгән җире юк. Чатан күп йөрер, сукыр күп күрер дип бер дә юкка әйтмиләр.
Күрше-тирә ирләр эскәмиядә тәмәке көйрәтә, мин аларга кысылмыйм, чөнки олылар сөйләшкәндә тыңлап утырсаң да яхшы.
– Ә-ә-й, Кузьма яшендә аның кебек йөгереп йөрсәк, бик шәп булыр иде әле ул.
Чынлап та, бер аягын сугышта калдырып кайткан Кузьма бабай, яшенә карамый, култык таякларында саескан шикелле сикергәләп, йә йорт тирәсендә, йә авыл буйлап, йә калага барырга булса, машинасын кыздырып, бик маладис кына йөреп тора. Җитмәгән җире юк үзенең.
– Ышанмассың, бер көн, – дип дәртләнеп китә Мотой бабай, – табуретка утырган да утын яра. Шарт та шорт китерә, малай. Ә ишек яңаклары ничек оста утыртып куя, ике аяклылар да алай эшли алмый бит, кулларыннан килми. Мич чыгара – кемне шулай хөрмәт белән авылдан авылга йөртәләр? Якын-тирәдә юк андый оста мич чыгаручы.
Бабай сугыш ветераны, инвалид та булгач, хөкүмәт аңа «Запорожец» машинасы бирә. Кайчан икәнен генә белмим, чөнки мин белә-белгәннән бирле, ул шул машинасыннан төшмәде. Күз ачып йомганчы, уенчык шикелле сүтеп, йорт алдындагы чирәмгә брезент өстенә тимер-томырын җәеп, тазартып, кайсы арададыр кире җыеп, кабызып, калагамы, кая кирәк шунда чыгып та китә.
Әле дә ул, көн бозылып торуга карамый, машинасын актарып маташа. Шундый холкы бар: эшләгәндә беркемне дә якын китерми, эндәшми-нитми борын астыннан берәр көй мыгырдап, акрын гына үзе маташа.
– Сез белмисез, аның тагын бер һөнәре бар иде бит әле, – дип дәвам итә Мотой бабай, як-ягына каранып алгач, – ул элек шундый оста итеп гармун ясый торган иде. Кулыңда гына тотып торырсың. Әллә кайлардан сорап киләләр иде. Шулай... Яңгырап торган тальян гармуннар ясый иде карт.
– Халыкны кәртечкегә төшереп, рәсемнәрен ясап, таратып ятканын беләм, гармун ясаганын беренче мәртәбә ишетәм, –дип сүзгә кушыла эндәшми генә утырган икенче күрше – Песи Латыйп бабай.
– Бала-чагага кино күрсәтеп ятты...
– Бала-чагага гынамы, ярты авыл йөрде бит ул диафильмнарны карарга. Шундый кызык иде.
– Киносына йөрмәдем, белмим, кызык булгандырмы, менә радио тыңларга кергәләдем. Маладис, сүз дә юк, бик шәп радио көйләп куйган иде. Нинди концертлар тыңлатты. Элек бит җырчыларда, ичмасам, тавыш бар иде. Илһам Шакировны күп тыңлатты карт, рәхмәт.
Кузьма бабай, култык таякларына таянып, саескан шикелле сикергәләп йөри торгач, машинасын җыеп бетерде. Бәрелеп-сугылып яньчелеп беткән иске чиләккә күрсәтеп, миңа кычкырды:
– Улым, бар әле, йөгертеп кенә коедан су алып кил!
Машинасын юарга булгач, димәк, калага барырга җыена. Кәефе булып, утыртып та барыр әле. Шундый уйлар белән җитез генә су алып килеп, машина юарга керешәм. Бабай, руль янындагы ишекне ачып куеп, утыргычка артын терәп, тәмәке көйрәтә. Бер чиләк су алып килеп, кабат бер кат яхшылап сөртеп чыктым. Калганын читкә чәчрәтеп түгәм дә чиләкне читәнгә элеп куям.
– Шуннан, киттекме?!
– Ур-р-ра-а!
Мин бабай янына утырдым да каешны эләктереп тә куйдым.
– Маладис!
Бабайның нәрсә уйлаптыр борчылуын сизеп, эндәшми генә барам. Авыл борылмасыннан кала юлына чыгу белән ул, бөкесен ачып җенен чыгардылармыни, миңа карамый гына башлап җибәрде:
– Вәлигә биргәннәр, Сабирҗанга биргәннәр, Чебенәйгә, әсирлектә булса да, биргәннәр... Ә миңа... Мин аягымны калдырып кайтсам да... Юк! Кузьмага-а-а медаль юк. Гвардии рядовой Кузьмага не положено...
Ә-ә-ә, менә нәрсә юллап китеп барабыз икән без калага.
Тугызынчы майда сугыш ветераннарына медаль китереп тараттылар. Клубка җыеп, һәрберсенә тагып та чыктылар, табын корып, йөзәр грамм да салдылар. Ә безнең Кузьма бабайга бирмәделәр. Ул буш калды. Стаканына да кагылмады. «Эчәсем килсә, әрҗәсе белән җибәрәм мин аны, моның белән авызымны да пычратмыйм», – диде дә машинасына утырып кайтып та китте.
Кем анда шулай ветеранны төшереп калдырып исемлек төзегән? Менә шуны ачыкларга китеп барабыз икән.
– Алар, бәлки, шулай диярләр: әй, кем ул Кузьма, аны төшереп калдырсак та ярар. Төшерми торыгыз әле! Исән чакта тиешлесен умырып алырмын.
Әһә, менә ни өчен Кузьма бабай бүген медальләре тагылган костюмын киеп алган икән!
Килеп җиткәнче бабай бары шул хакта гына сөйләде. Мин хәрби комиссариатка керми (анда миңа ни калган?), машина эчендә утырып торырга уйлаган идем... Кая ул? Кузьма бабай бик дәртле итеп:
– Әйдә, улым, безнең кем нәселеннән икәнебезне онытма! Китт-е-е-к! Бер идәндә гармунсыз биетәбез без аларны, – дип, җиң аслары сүтелеп беткән иске курткасын машина эченә ыргытты да костюмнан гына, култык таякларына таянып, медальләрен чыңлатып кереп китте. Мин Кузьма бабай алдында ишек ачып, ябып тордым.
– Миңа комиссарга! – дип, ишек саклап утыручы хатынга русчалап кычкырып, алга үттек.
Килеп тә керде, исәнлек тә сорашып тормады:
– Иптәш военком! Шту такой? Вәлигә, значит, медаль бар, Сабирҗанга бар, Чебенәйгә, пелингә эләксә дә, бар... Ә миңа, значит, мин аягымны калдырып кайтсам да, медаль юк.
Аптырап өстәл артыннан торып баскан мыеклы хәрби кеше башта бер нәрсә дә аңламый торды. Шуннан, эшнең асылына төшенеп җиткәч, өстәл астындагы тартманы шатырдатып суырып алды да Кузьма бабай алдына шап иттереп куйды:
– Теләгәнеңне сайлап ал!
Кузьма бабай, бер медальне сайлап алып, түшенә кадап куйды.
– Ә дүкәминте? – диде ул, медаль сорагандагы таләпчән тавыш белән.
– Хәзер! Кая китсен! Хәзер! Эшлибез аны!
Хәрби кеше өстәл астындагы икенче тартмадан бәләкәй генә зәңгәр төстәге кенәгәне алып, кулын өскә үк күтәреп шап итеп пичәт сукты да:
– Ә фамилияңне үзең куярсың! – дип, Кузьма бабайның кулын кысып, аңа тоттырды.
Кузьма бабай күзенең кырые белән генә башкалары янында ялтырап торган яңа медальгә карап куйды, янәсе, күрдеңме, безнекеләрне!
Мин инде ашханәгә кереп ашарбыз да (калага килеп кәтлит тә ашап кайтмагач), тиз генә авылга кайтып китәрбез, дип уйласам, планнар бөтенләй икенче төрле сызылган булып чыкты:
– Хәзер мин сине бер җиргә алып барам. Менә дигән кешегә! – Кузьма бабай баш бармагын күтәреп, ул кешенең шәплеген күрсәтте. – Йөзә беләсеңме? Әнә, су буена төшәрсең.
Елга буена урнашкан бер йортка килеп туктадык. Безне олы гына яшьләрдәге бер бабай каршы алды. Карчыгы өстәлгә аш-су куйды, бер ярты чыгарып утыртты. Мин хыялланган кәтлит-мазарлары юк иде, шулай да тамагымны туйдырдылар, аннары ишегалдында йөргән эт белән уйнадым, бакчада торган атынгычта атындым. Әби мине, бәладән баш-аяк дип, суга якын җибәрмәде. Кузьма бабайга, әйдә, кайтабыз инде, дип әйтергә кыймый, анда бәрелеп, монда сугылып йөрдем.
Кузьма бабай кунакта утыра торгач кызып ук китте:
– Иптәш военком, дим, Вәлигә бар, Сабирҗанга бар, Чебенәйгә, пелиндә булса да бар, ызначит, миңа, аягымны калдырып кайтсам да, юк. Теге, честь биреп, минем алда смирно тора... Куйды минем алга бер тартма медаль. Сайлап ал, ди, гвардии рәдәвуй Кузьма...
Без кайтырга чыкканда, караңгы төшкән иде инде. Әби белән бабай башта: «Кунып кал, ничек болай кайтып җитәрсең», – дип, кыеш төягән Кузьма бабайны бик озак ыкка китерергә тырышты. Кая ул?!
– Гвардии рәдәвуй Кузьма!.. Врагу не сдайо-о-тся, наш славный Варя-а-аг...
Алар Кузьма бабайны көчкә, ике яктан култыклап китереп машинага утырттылар, култык таякларын үзем күтәреп алдым.
Без яхшы гына җырлый-җырлый кайттык. Кузьма бабайның соравы буенча «Взве-е-йтесь костр-а-ами..»дан башлап, «Вихри вражд-е-ебные...»га кадәр бөтен белгән җырларымны дәртле генә итеп җырлап кайттым. Авыл борылмасына җитәрәк карыйм: аның күзе йомылып-йомылып китә башлады, мин янынарак килеп колагына кычкырам, ул уянып китә. Шулай кайтып җиттек дигәндә...
Мин инде җырлаудан туктадым, чөнки машина уты безнең өйләрне яктырта. Килеп җиттек. Шулвакыт, ниндидер бер җен, башкача булуы мөмкин түгел, чөнки менә дигән генә барабыз, шул җен машинаны әйләндереп җибәрде дә әллә кая җәһәннәм астына алып төште дә китте.
Күпме вакыт узгандыр, аңыма килсәм, тубыктан суда утырам, башым бәрелгәнме берәр җиргә, үтереп авырта. Ә Кузьма бабай... башын рульгә салган да гырлап йоклый.
Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн, ишекләр ачылмый, капшанып, тәрәзәне ача торган тоткычны таптым. Кымшанмый да. Тырыша торгач әйләнә бу. Тәрәзә пыяласы чыелдый-чыелдый аска төшә башлады. Шуннан утыргычка басып тышка чыктым. Аягымны тартып алып җиргә басуым булды, баттым,аякларны алмаш-тилмәш чак суырып алдым, ә кроссовкаларым төптә суырылып калды. Баткактан чыктым, мүкәләп өскә мендем.
– Машина уты күренгән кебек булды, кая югалды соң? – дип сөйләнеп каршыма әнием килеп чыкты.
Мине күргәч, коты алынды, кычкырып ук җибәрде. Аны тиз генә тынычландырдым да, өйдәгеләрне аякка бастырып, күршеләрне уятып, фонарьлар алып, Кузьма бабайны алып кайтырга киттек.
Аны машина эченнән көчкә сөйрәп чыгардык, үгез шикелле авыр гәүдәле кешене ул чокырдан ничек алып менгәнебезне сөйләп тә тормыйм, алып менгән кешеләр үзләре генә беләләр. Шыбыр тиргә баттык. Кузьма бабай гына бот чабып:
– Артыма җибәрдем, малай, җир убылып китте дип торам... – дип аты-юлы белән сүгенеп килде.
Чак кайтып егылдык.
Икенче көнне күршем тормады әле, ятты. Өченче көндә генә олы малае, трактор табып, «Запорожец»ны чокырдан трос белән тарттырып чыгарды. Чирәм өстенә кабат брезент җәеп, Кузьма бабай машинасын актарып тезеп салды да, булса бер көн маташкандыр, майлап-җайлап кабат җыеп, әллә кая чыгып та китте. Шундый ул безнең Кузьма бабай, алтын куллы кеше.
Эчеп алса, комиссарның аны хөрмәтләп, кулын маңгаена куеп, туры басып торганын сөйли. Янәшәсендә мин булсам:
– Ышанмыйсызмы? Менә эсвидетел! – дип миңа күрсәтә. Мин: «Әйе, нәкъ шулай булды!» – дип, аның сүзен җөплим.
Әмма Кузьма бабай беркайчан да руль артында йоклап китеп, очып чокырга төшеп утырганыбызны сөйләми. Аларын җае чыккан саен авыл халкы үзе аның исенә төшереп тора. Андыйны авылда тиз онытмыйла-а-ар.
Кроссовкаларымны чокырдан төшеп алдым, ветераннар кибетеннән алган аяк киеме бит ул. Юып, киптереп, яңа баулар бәйләп җибәрдем, менә дигәннәр. Әле дә киям.
Мәүлидә ӘХМӘТЙӘНОВА
(Әлфия Ситдыйкова тәрҗемәсе)
Фото: Николай Туганов
«Мәйдан» № 3, 2022 ел
Комментарийлар