Кызыл алмалы мәхәббәт
Безнең өйдә бүген бик зур вакыйга.
Әткәй каядыр еракка сәфәр чыккан. Андый сәфәргә, әлбәттә инде, таң тишегеннән торып чыгалар. Шуңа күрә без — балалар — йокыдан торганда өйдә үзгә бер тынлык, серлелек хөкем сөрә. Бу әнкәйнең безне уяту сүзләреннән үк башлана. Ул ничектер тавышын түбәнәйтә төшеп, һәр сүзен кистеребрәк: «Балалар, торыгыз, тавышланмагыз, матур гына булыгыз. Әткәгез ерак сәфәргә чыкты, теләктә торыгыз! Исән-имин йөреп кайтсын, Илаһым», — ди дә безнең күз алдыбызда сәкегә утырып дога кыла. Безнең куллар үзеннән-үзе догага күтәрелә. Әнкәйнең йөзенә җылылык иңә. «Болай булса, кайтыр, Аллаһы боерса, чыгып керегез дә чәйгә утырыгыз», — ди. Без, өйрәнелгән гадәт буенча, һәркем үзе яткан мендәрен кабартырга тотынабыз. Апа белән абый биш кешелек эчмәк белән ябу тунын әйбәтләп төреп сандык өстенә урнаштыралар. Мондый эшләр әткәй өйдә юкта, кабат-кабат әйтеп тормастан, җәһәт кенә башкарыла. Башка көннәрдә урын-җир җыештырганчы ниләр генә булып бетми. Беркөн хәтта шул сарык тиресеннән иләп ясалган ябу тунын икегә аерып чыгара язган идек...
Бүген без бар эштә дә йөгерә-йөгерә әнкәйгә булышабыз. Чөнки әнкәй әткәйне көтә. Без дә көтәбез дә соң. Тик әнкәй әнкәй инде ул. Әнкәй шундый итеп көтә белә, ул көткәндә өйдәге бөтен әйбер: өстәлдәге җиз самавыр, кадакка эленгән чүмечләр, хәтта зуп-зур мич тә, өебезнең алгы тәрәзәсе дә, әнкәй әйтмешли, алты күз белән көтә әткәйне. Болай көтеп торгач, кеше кайтмый кала алмый бит инде. Һәм әткәй кайта да.
Бүген без көнозын өй җыештырдык. Әнкәй, әйберләрне төрлечә күчереп куеп, өйгә ничектер үзгәлек кертергә тырыша иде. Бүген дә, ишек катындагы агач сәке янына әткәй үзе ясаган артлы урындыкларны куеп, сәкене башлы карават иттек. Чигүле кашагалар элдек. Мендәрләргә зур чәчәкләр чигелгән тышлар кидерттек тә кабартып куйдык. Мендәрләр өемен челтәрләр белән каплап та куйгач, сәке челтәр койма эчендәге гөлбакчага охшап калды. Ә минем сокланудан күзләремнән яшь бәреп чыга. Минем сөенечтән шулай елавыма әнкәй күнеккән инде. Андый чакларда әнкәй миңа үзенең матур кулъяулыгын бирә. Ул кулъяулыкның бер почмагына зәңгәр чәчәк чигелгән. Чит-читләре дә зәңгәр челтәр белән камап алынган. Әнкәй елмая-елмая кайчак мине алдына утырта да күз яшьләремне үзе сөртә. «Әй, балам, әй җебегәнем минем, әй мәзәк балакаем ла», — дип сөйләнә-сөйләнә чәчләремнән сыйпый. Ә үзенең күзләреннән бер дә гаҗәпләнү китми. Аннан соң без өйнең икенче почмагын бизәргә тотынабыз. Юып-үтүкләнгән эре бизәкле кызыл чаршауны элү абый өстенә төшә. Чөнки чаршауны элү өчен югарыга менәргә кирәк. Кашагасын тарттырып бәйләргә, тартылуы җитмәсә, яңа кадак кагарга һәм аны бөгеп тә куярга туры килә.
Бу караватта әнкәй белән әткәй үзләре йоклый. Ул түр почмакта торгач, анда кара тукымага тутырмый гына чигелгән бердәнбер келәм дә беркетелә. Тәрәзә төбенә ике яран гөл белән бер исле гөл куела. Яран гөлнең берсе ак чәчәкле, икенчесе ал чәчәкле була. Иң түрдә әткәй белән әнкәйнең яшь чакларындагы фоторәсемнәре куелган пыялалы рама урын ала. Аның өстенә шадрага шакмаклап чигелгән, баш-башлары челтәрле сөлге эленә. Аның астына тутырып чигелгән гөлбадран чәчәкле чигеш беркетелә. Әнкәй гөлбадраннарга бер тын карап тора да: «Бу инде, кызым, яшьлекне сагыну билгесе, — ди. — Сары сагыш, балам, җанга кермәсен дип, аны шушы чәчәкләргә бикләп тотам».
Бу юлы инде әнкәйнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырап китә һәм монысына мин гаҗәпләнәм: төсләрне дә бикләп куеп буламы икәнни? Мине азга гына өйдә бикләп калдырсалар да елый башлыйм. Еламам, дип вәгъдә биреп калам да барыбер елыйм, һәм әнкәй кайткач, еламадым, дип алдашам. Әнкәй исә кулъяулыгы белән минем яшьләремне сөртә-сөртә: «Минем кызым еламаган, аның күзләре үзләре елаганнар», — дип сөйләнә.
Төсләр... төсләр... бу сары шар чәчәкләре еламыймы икәнни? Безнең тәрәз төбендә яңгыр килгәнне белдереп елый торган гөл дә бар. Болыт килде исә түгәрәкләнеп торган яфрагына мөлдерәмә яшь тула. Яңгыр явасы булса, түгелеп үк китә. Әнкәй аны «болыт гөле» ди. Бездән кагылдыртмый. Кагылсаң, ялгыша башлый ул, ди. Әткәй аны «барометр» дип атый. Тик кайчагында, мөгаен, елагандадыр, әнкәйгә дә «болыт гөлем» дип дәшә. Андый чакларда чәйне әнкәйгә әткәй ясап эчерә. Без дә чәйне әткәйдән ясатырга тырышабыз. Әткәй, мыек астыннан гына елмаеп, безгә дә чәй салып бирә. Ул чәй ясаганда, өйдә үзенә бертөрле рәхәтлек урнаша. Ничектер көн дә була торган ыгы-зыгы да кими төшә. Әнкәй кул эшенә тотынуга әкрен генә әллә ниткән толымнар турында җыр башлый:
Толымнарда чәчкәем,
Җанда җанкисәккәем.
Мин, юа торган тустаганымны тыкырдатудан туктап, җырның ахырын көтәм. Тик җыр сүзсез генә көйләнеп тәмамлана. Менә гөлләр дә, идән дә юылып бетте. Идәнгә әнкәй үзе тукыган паласлар да җәелеп куелды. Өйдә шундый рәхәт. Мичтә бәрәңге шәңгәсе. Мич алдында кызыл күмердән генә җиз самавыр кайный. Бу инде менә-менә әткәй кайтып керер мизгел. Әнкәй әледән-әле тәрәзәгә карап ала. Өстәлгә мәтрүшкә, бөтнек, каты чәй салынган керәч чәйнек килеп кунаклый. Тик әткәй күренми әле. Әнкәйнең күзләрендә борчу.
Безгә бер сүз әйтмәсә дә, беләбез инде: әнкәй әткәй өчен борчыла. Ул-бу булмаса ярар иде, ди. Әткәй һаман юк. Инде безнең йоклар вакыт та җитеп килә. Шулчак әнкәйнең түземлеге төкәнә. «Чәйгә утырышыгыз, балалар», — ди. Бишебезне дә өстәл тирәли тезеп утырта да кайнар шәңгә белән чәй эчерә. Шикәрне икешәрне бирә. Чәй эчеп бетерүгә өй эченә моңсу кызыллык иңә. Кып-кызыл алма шикелле кояш ашыга-ашыга шәфәкъ артына кереп китә. Күзләргә йокы бәйләнә башлый. Бизәлгән урыннар сүтелә. Әнкәй безнең өсләргә яба-яба: «Йоклагыз, кояш үз эшен белә ул. Сез дә ял итсәгез, кояш кебек зу-у-ур булып үсәрсез», — дип сөйләнә. Минем бигрәкләр дә зур булып үсәсем килә. Чөнки минем кояшның өен барып карыйсым, аның нинди урында йоклаганын күрәсем килә.
Әткәй кайтмаган килеш без йокыга китәбез. Ә менә бүген күзгә йокы керми. Йокламагач, урамдагы тавышлар да аермачык ишетелә икән төнге тынлыкта. Урамда кичтән җиңелчә генә җәяүләгән буран җеннәр белән ярышка чыкканмыни. Дөп тә дөп тәрәзәләргә бәреп ала. Йә бертуктаусыз зират тупылларын ш-ш-ш-ж-ж итеп шаулатып тора, йә сызгырырга ук тотына. Шушындый буранда урамга чыксаңмы, туп кебек тәгәрәтеп алып китәр иде үзеңне. Күзләргә шушы сызгыру астында йокы эленә башлый. Тик мин үземне туп-туры озын урам буйлап буранга уралып тәгәрәп баргандай хис итәм. Һәм... бураннан рәхәтләнеп көләм. Чөнки буран мине, күпме генә тәгәрәтмәсен, авылдан алып чыгып китә алмый. Беренчедән, урам капкасын төнгелеккә гел ябып бикләп калдыралар. Икенчедән, Ачы күл янындагы тегермәнгә илтә торган юл буена тип-тигез итеп рәт багалма утыртканнар. Мин шул алмагачларга тотынып калачакмын. Һәм... кинәт урам капкасының буранлы көннәрдә махсус ачып калдырылуы искә төшә. Тизрәк алмагачларга тотынып калу ягын карарга кирәк лә. Төшнең шушы урынына җиткәч, чынлап ук селтәнгәнмен инде, кулымны артлы урындыкка бәреп авырттырудан уянып китәм, курка-курка гына күзләремне ачам. Өй эче тып-тын. Янымда апам йоклап ята. Тик әнкәй һаман аягөсте икән. Шулчак әнкәйнең аяк очларына гына басып түр тәрәзәгә килүен, ә аннан өрә-өрә тыны белән пыяла бозын эретеп урамга каравын чамаладым. Инде пәрдәне каплап куйды да, кече якка чыгып, ян тәрәзәнең бозын эретә башлады. Әллә өч, әллә дүрт тапкыр шулай кабатлангач кына йөрәгем жу итеп китте: әткәй... безнең әткәй кайтмаган бит! Әнә, чәчәкле чаршау тартылмаган килеш буш карават сөрәеп тора. Гөлләрен әнкәй төнгелеккә кәнәфигә алып куйган. Безнең белән бергә йокласыннар, ди.
Караватта әнкәй дә, әткәй дә юк... Шулчак әллә ничек кенә ишек ачылып китте. Мин, күзләремне ача төшеп, шул якка карыйм. Тик караңгы. Мондый караңгылыкны җиде төн уртасы, дип атыйлар. Ә безгә инде җиде төн уртасында чын йомышың гына төшмәсә, торып йөрергә рөхсәт ителми. Яратмыйлар аны зурлар. Керфек арасыннан гына булса да, мич артына ут алуларын да күреп алдым. Әткәй... менә ул. Өстен дә салмаган килеш әнкәйнең каршысына ук килеп басты да куен кесәсеннән кып-кызыл кояш кебек алма чыгарып әнкәйгә сузды. Әнкәй... һәй кызык та инде бу әнкәй, бер сүз дә дәшмичә, алманы ике кулы белән әткәй кулында килеш тотып тора. Минем күз — алмада. Ә алар алманы күрмиләр дә кебек. Бер-берсенә карашканнар да елмаешып тик торалар. Мин булсаммы... миңа шул алманы бирсәме әткәй, мин аны эһ дигәнче ашап бетереп куяр идем. Тик ул алманы без әле барыбыз бергә дә икенче көнне дә, өченче көнне дә ашамадык. Чөнки әнкәй әйтте: мондый алманы өйгә алып кайткач, өч көн пыяла шкаф эчендәге аяклы савытта тотарга, аннан соң гына ашарга ярый икән. Шкаф тирәсендә әйләнә-әйләнә әйләнчек була язды миңа. Тик әнкәйнең әйткәне дөрес булып чыкты. Табын тирәли утыргач, алманы бүлгәләгәч, нинди хуш ис таралды ул алмадан... Әткәй кояшның исе шундый була, ди. Тик ул кояш төрле-төрле җимешләргә төрле ис сала икән. Җиде кешегә бер алманы түгел, кояшның үзен бүлеп бирсәң дә җитмәс иде. Алманы берәр генә каптык. Кызыл кабыгын гына да калдырып булмады. Тик ул алма гомер буена хыялый татлы рәсем булып күз алларымда калды. Әнкәйнең күзләре кабынып китсә дә, әткәй серле генә елмаеп куйса да, шул кояш алмасы күз алдымда тәгәрәп чыга да бар дөньямны хуш исле алма иленә әверелдерә. Минем әнкәй буласым, куш учларым белән шул алманы әткәй кулында килеш кысып тотып торасым килә башлый.
Соңрак әткәй урынына ниндидер башка кеше сурәтләнә башлады. Ул нишләптер гел күрше Заһир абый сыман тоела иде. Күрше генә булгач, мин аның тавышын көн дә ишетеп торам! Сезнең аның тавышын ишеткәнегез юк шул.
Шулай беркөн, уйларга бирелеп, албакчада әткәйнең дә бабасы булган Фәүхетдин карт утырткан юан алмагач төбендә (ул алмагач янында төпләр күп, чөнки бу алма бирә торганнары гел ботаклардан үсеп чыкканнар) утыра идем, кемдер дәште: «Әй, күрше кызы!» Мин, утырган урынымнан сикереп торсам да, дәшүчене күрә алмадым. Үзем тырышып-тырышып үрмәләткән гөлләр куе яшел коймага әверелгәннәр иде. Тавыш тагын кабатланды: «Әй, күрше кызы, чибәр кыз!» Миңа кинәт әллә ни булды. Бит алмаларым кызыша башлады. Дәшүченең тавышы шундый рәхәт, мин баскан җиремдә катып калдым. Бу бит... бу бит күрше Заһир абыйның тавышы! Заһир абый! Ул... ул шундый, башын яхшы аттай югары тотып, һәрчак карашын каядыр еракка төбәгән шикелле йөри. Чәчләре... Андый чәч безнең авылда бүтән беркемдә дә юк. Ул әле сәхнәдән «Хәмдиякәй»не дә җырлаган иде. Күрше Ирасның апасы: «Безгә тәтемәс бу», — дигән иде, и дөрес тә булды. Шушы миңа «чибәр кыз» дип дәшүеннән соң ничә көн үткәндер, аның әнкәсе Бану әби безгә керде.
— Заһирымны алалар, иртәгә озатабыз, — ди бу елый-елый. Миңа эсселе-суыклы булып китте. Заһир абый... шул матур тавышлы, күзләре гел еракка карап тора торган егет армиягә китә икән. Һәм... иртәгә үк. Мин инде аның тавышын башка ишетә алмам, кулларын иркен селтәп көн саен өенә кайтып керүен дә капка ярыгыннан гына булса да карап тора алмам. Миңа бик күңелсез булып китте. Күзләремнән яшь ташкыннары бәреп чыкты. Юа торган җиз тәлинкәмне төртеп төшердем дә урамга йөгердем. Мине туктатучы булмады.
Кая барасымны үзем дә белмәгәндә, аяклар мине үзләреннән-үзләре елга буена алып килә. Безнең авыл елгасы искиткеч матур, боргаланып-боргаланып ага. Аның әле Әби тугае, Зыякай чишмә дип йөртелә торган урыннары да бар. Шул Зыякай чишмәсен уратып куе таллар үсә. Таллар арасына кердеңме, сине беркем күрми. Рәхәтләнеп уйлан, рәхәтләнеп ела шунда. Тал арасындагы нечкә чыбыклардан түшәлгән куышка кердем дә, талларның башыннан сыйпап, әкрен генә йөзгән болытларга карап ятам. Уйлар, болытлар шикелле, бер-берсен куа-куа киләләр дә китәләр.
Китә. Минем миемне янә шул уй көйдереп ала. Кая китә? Нигә китә? Ә мин берүзем калам. Үрмә гөлләрем арасыннан мин кемне күзләрмен дә көн саен, кемнең тавышын ишетергә тырышып, алар аралыгыннан, таңнан торып, чишмәгә суга барырмын? Минем тәмам ачуым килде. Китсен, дим, күз яшьләремне чак тыя-тыя, башка таңнан торып чишмәгә суга бармыйм. Әнкәй үзе барсын. Албакча гөлләренә су сипмим, апа сипсен. Елгадан да су ташымыйм... . ..
Заһир абый барыбер китте, һәм киткән чакта, ат арбасына утыргач, гармунга кушылып шундый итеп җырлады... Их, сез аны ишетмәдегез шул. Ул киткәннең икенче көнендә мин барыбер таңнан тордым. Алар аралыгыннан чишмәгә суга да бардым. Чү! Сукмактан... ул... юк инде, ул түгел. Арыслан Рәисе икән. Мокыт. Чибәр булса да мокыт. Дәшми генә узып киткән булды. Әллә аның тавышын ишетәсем килеп торамы?
Ул узып китүгә күз алдымда Заһир абый гәүдәсе үсеп чыкты. Мин моның чын түгелен, ә уйдагы шәүлә икәнен генә беләм инде. Чөнки мин кечкенә түгел бит, миңа алты яшь. Менә шул чын түгел Заһир абый кичәге ат арбасына йөгереп барып утырды да хушлашу җырын миңа гына җырлап җибәрде:
Биек тауның башларында
Уңга киткән юл булыр.
Исәр җилләр, сайрар кошлар —
Миннән сәлам шул булыр...
Җырлап бетерде дә, миңа гына кул болгап, шул армиясенә китеп барды, һәм мин аңа озак итеп кул болгап тордым. Күздән югалганчы. Әле күрше апаның нечкә генә тавыш белән җырлаган җырын да искә төшердем:
Сандугачның балаларын
Саныйсым калган икән.
Күз керфекләрем талганчы
Карыйсым калган икән.
Мин судан кайтуга ишегалдында җигүле ат тора, һәм апа-абыйлар, энекәшләр барысы да арбага төялгәннәр дә, каядыр китәргә җыенып, миңа карап авызларын ерып утыра иделәр. Әнкәй минем үземнең генә өйдә хуҗа булып каласымны аңлатты да, олы капка ачылды. Урманга китте инде болар. Ә мин Алмантайда гел берүзем генә йөрергә яратам. Әнкәй моны белә һәм шуңа мине тыныч кына өйдә калдырып китә иде. Алар күздән югалуга минем күңелгә тагын теге җыр килеп керде. Һәм... колакка Заһир абыйның тавышы ишетелде: «Әй, чибәр кыз!» Мин тагын кичәге кул болгап торган чагымны күреп алдым да аптыраплар киттем. Кара инде... мин бит кыз кеше. Мин бит кулъяулык болгап озатып калырга тиеш идем ләбаса. Үзем чиккәнне, әнкәйнеке шикелле зәңгәр челтәр белән читләнгән зәңгәр чәчәклене...
Әнкәйнең чигү җепләре күп. Тәрәзә төбендә нәни сандыкта гына сакланалар. Менә ап-ак ситсасы да бар икән. Заһир абыйсын иртәгә үк кулъяулык болгап озатасы кызның хыяллары язга кадәр дә тормышка ашмады. Үзең генә, беркемнең дә ярдәмен алмый кулъяулык чигү, аны шундый зәңгәр челтәр белән читләү ифрат авыр хәл икән ул. Ә инде бер өйрәнеп алсаң, ул җепләрдән зәңгәр күген дә, алсу таңын да, яшел хәтфә җирен дә ясап була икән бит.
Заһир абыйны әнкәсе дә миннән ким көтми, күрәсең. Боерган булса, Заһиркаемның кайтыр көннәре якынлаша, дип, әнкәй янына кереп көн дә диярлек сөйләнми калмый. Сөйләнеп кенә калмый, күңеле тулып, елап ук җибәрә ул. Сагынуыма чарам юк, диваналар гына булмасам ярар иде, ди. Минем дә күзләремә яшь тула. Бану әби исә: «Нурикамалкаем, шушы кызың бигрәкләр дә җылы инде. Төннәрен көтә-көтә йоклый да алмыйм, гел ишек шакыганнар төсле булып тора, шомланам да бугай. Кунарга кертсәнә Нәҗибәне», — дип, әнкәйгә инәлә. Әнкәй каршы килми. Букчаңны гына ал да кер, ди. Мин инде икенчегә күчәргә җыенам. Укуыма зарланмыйлар. Тиеш түгел калын китапларга үрелүемә генә ачуланалар. Әби янында мин барыбер дәрес хәзерләмим. Әби миңа «Сак-Сок» бәетен көйли. Көйли-көйли дә тагын күңеле тула. Икәүләшеп елыйбыз. Әби мине көлә-көлә юата. Әле серне белсә нишләр иде микән? Ни белдекле булып кылансалар да, зурлар минем баштагы уйларны белмиләр. Шунысы рәхәт. Анысын да белеп торсалармы?.. Мин алар рөхсәт иткән бер генә уйны да уйламыйм бугай ул. Тиешенең дә гел киресен генә уйлап тик тора минем баш.
Менә әби «Муса» бәетен көйли. Мин бу бәетнең «Әйткән, ди, Муса» дигән сүзләрен генә ишетәм дә Заһир абый тавышын тыңлый башлыйм. Мин үзем теләгәндә, гел ишетелә аның тавышы. Тагын хыялларга биреләм. Җир чыккач та, бакчага «3» хәрефе ясап зәгъфран чәчәкләре утыртам. Аннан соң «Н» хәрефе ясарга да булыр. Сизмәсләр әле, беркем дә белми бит.
Мин чәчәкле бакчаны йоклап киткәнче үк төштә күрә башлыйм, һәм... кинәт... әби әйтмешли, Ходаем-Аллакаем ла, ишек шакыйлар... Әби урыныннан сикереп диярлек тора да ишеккә атыла. Бүген булмаса, иртәгә кайтыр дип көтә идек бит, шул инде, кайтты Заһир абый! Әле ишекне ачканчы ук әбинең: «Ходаем-Аллакаем, Заһирым», — дип елап җибәрүе ишетелде. Мин урынымда тынсыз калдым. Кая сикереп тору, кымшанмыйм да. Мин бит әйбәт бала, зурлар янында сәбәпсез буталмыйм. Чакырмыйча бармыйм да яннарына. Тик йөрәгем күкрәгемнән чыгып китәрдәй булып тибә. Их, сикереп кенә торасы иде дә... аңа дип инде елга якын саклап йөрткән кулъяулыкны алдына саласы иде. Ул белми шул... Белми шул ул, шундый матур кулъяулык килеп чыкканчы минем ничә дистә кулъяулык чиккәнемне.
Кече яктан Заһир абыйның тавышы күгәрчен гөрләве булып кына ишетелә. Мин, үземне чак тыеп, урыныма беркә генә барам.
— Бәбкәм, бәбкәм, — ди әби тавышы.
— Әнкәй, әнкәчкәем! — ди аның тавышы.
Бар өй моңлы сергә күмелә. Әһә, әби кычкырып ук елап җибәрде.
— Ходаем-Аллакаем, барсың, берсең, төпчегемне күзләремә күрсәттең, күрсәттең...
Мин, үзем дә сизмәстән, әби сүзләрен кабатлыйм: «Ходаем-Аллакаем, китер аны минем яныма! Китер! Аның куен кесәсендә, әйе, әйе, куен кесәсендә миңа дигән кызыл алма бар...» Тамагыма төер тыгыла. Чигәләремне күз яшьләрем яндырып төшә. Алар кече якта бертуктаусыз сөйләшәләр. Минем турыда ләм-мим бер сүз юк.
Дөньяда моннан зур фаҗиганең булуы мөмкин түгел. Ходаем-Аллакаем! Барсың, берсең, бу кадәрле түземлекләр биргәнең өчен дә рәхмәт сиңа.
Әби самавыр куйды. Үзе туктаусыз сөйләнә: «Әй, күчтәнәч, сый-хөрмәтләремне әзерли башлаганга да ярты ел гына буладыр инде, балакаем!» — ди.
Тындылар. Чәй эчәләр инде. Әби әнә ничек итеп кыстый: эч әле, улым, эч әле тагын бер тустаган, күңелкәйләрең булсын, имеш. Соң, биш тустаган чәй эчкәнче, минем янга килеп кенә булса да әйләнә ала бит инде ул?!
Алма... Алма... Алма. Нинди алма? Минем якка борылып кына да карамады ул, карамады ул сигез яшен тутырып килгән кыз ягына. Әйтерсең лә мин бөтенләй дөньяда ук юк. Әби белән гөрләшеп ярты төн чәй эчтеләр. Ә мин ярты төн буе ап-ак мендәрне аз гына да жәлләми кайнар мәхәббәт яшьләрем белән юдым.
Иртәгесен ул минем яныма килеп әллә ниләр әйтсә дә, мин аны яратмый идем инде. Чөнки кояш кадәр кып-кызыл алмасы да булмагач, нинди мәхәббәт инде ул?
Әнә бит, әнкәйнең теге җыры, теге толымнар турындагы җыры ничек тәмамлана икән:
Толымнарда чәчкәем,
Җанда җанкисәккәем,
Бер булсаң да кирәкмисең,
Сөюсез гомеркәем.
Нәҗибә САФИНА
Фото: https://ru.freepik.com/
«Мәйдан» журналы архивыннан (№ 3, 2009)
Комментарийлар