Кысыр хәсрәт
Туган җир, туган туфрак.
Һәр кеше өчен якын, кадерле сүзләр. Күпме мәгънә бар бу сүзләрдә. Туган җирнең кадерен читтә йөргән генә белә, диләр. Туган җиреннән аерылган кешенең бәхете дә түгәрәк түгел, китектер кебек.
Энесенә биргән антына тугры калып, читтә гомер кичергән Сандыр да туган авылына, туган нигезенә кайтып төште. Ә бит туган Таллысыннан читтә, ерак Сахалин якларында яшәп ятучы Сандыр өчен кайтып авылын күрү – чынга ашмас хыял иде. Шулай булмый ни...
Ул хәрби хезмәтен Сахалинда үтте. Сахалинның Валя исемле чибәрен очратты да гашыйк булды. Валядан башка берәүне дә ярата да алмас, туган ягына кайтып китсә дә, кызны оныта алмас кебек тоелды аңа. Авылда егетне хәрби хезмәтенә озатып калган беренче мәхәббәтен – Аннаны да йөрәк түреннән кысрыклап чыгарды Валяга булган сөю хисләре. Анна белән булган мөнәсәбәтләрне мәхәббәт дип атап була идеме соң? Юктыр, хисләр җитми иде романтик Сандырга. Кыз артык гади иде шул. Сандыр белән Анна бертуганнар кебек якын булдылар. Кыз аңа күңелендәге берәү дә белмәскә тиешле серләрен ышанып түгә иде. Классташлар да булгач, серләре дә, шатлыклары, борчулары да уртак булды. Күршеләр булып түбән очта яшәделәр алар. Шуңа да бер-берсенең өй эчләрендәге бөтен яңалыкны беләләр. Кемгә кем кайткан, кем киткән, кем кемгә нәрсә әйткән – бар да уртада иде. Мәктәпкә дә бергә баралар, бергә кайталар. Түбән очтан мәктәпкә кадәр ара ерак. Сөйләшеп атлый торгач, ярты сәгать вакыт сизелми дә үтеп китә иде. Күбрәк Анна сөйли. Сандыр – классларында иң яхшы укучы, күп белсә дә, аз сөйли. Шулай да Аннаның сорауларына җавап бирергә ярата иде ул. Ни генә кызыксындырмый иде кызны. Сорауларның да ниндие генә юк диген әле. Балаларча самимиләре дә бихисап. Юк-бар сорау биреп тә аптырата иде шул. Аю Әләксей дәдәй югалгач, йөгереп Сандыр янына кергән иде кыз.
– Ишеттеңме, имеш, кеше югалган! Ул югалмаган, инопланетяннар урлаганнар үзен.
– Каян килеп?! – дигән иде Сандыр гаҗәпләнеп, чөнки Анна икеләнергә урын калдырмый, ышандырып сөйли иде.
– Паркантайга төшкәннәр бит алар, удмуртлар ягына. Тәлинкәләре көмеш төсендә, ди. Әләксей дәдәйнең шунда бозавын бәйләп йөргән мәле булган. Тәлинкәләренә салып алып киткәннәр үзен. Бозау шунда үлән ашап калган. Күрүчеләр булган ди бит. Кешеләр йөгерешеп барып җиткәнче, тегеләрдән җилләр искән. Тәлинкә төшкән урын ап-ак күбеккә батып калган. Күбеген кулларына алып, иснәп, кабып караучылар да булган. Аларның бензиннары шул ак күбек,ди. Берәм-берәм бөтенебезне чүпли башласалар, нишләрбез, Сандыр? – дигән иде Анна бик борчылып.
– Башка планетада яшәп карарбыз, – диде Сандыр, кызның ушын алып.
Шулай да, кызның агарган йөзен күреп, тынычландырырга ашыкты:
– Курыкма, башкача монда эзләре дә булмас, ышан, – диде Сандыр, масаеп.
Аю Әләксей Зәйгә батып үлгән булып чыкты. Гәүдәсен табып алгач та, кызның үз туксаны туксан иде:
– Аны тегеләр китереп ташлаганнар, батмаган ул.
Табигать – серләр дөньясы. Авылларыннан ерак түгел аң-акыл белән аңлатып булмый торган бер урын бар. Кырда эшләп йөрүче трактор ап-аяз көнне, тип-тигез җирдә кисәк күздән юкка чыга. Аптырашта калган халык шунда ашыга. Анда трактор сыярлык тирән чоңгыл хасил булган. Тракторны да, тракторчыны да коткара алмыйлар. Шул көннән соң бу урын «каһәрләнгән» урын булып кала. Аннаның иң курыкканы да шул чокыр булгандыр. Упкын-чокыр турында Татарстан тарихы дәреслекләренә дә керткәннәр иде хәтта.
– Шул чокыр убачак, авылыбыз белән җир астына китәселәр бар, диләр, Сандыр.
– Авыл белән булса, куркыныч юк, барыбыз бергә булабыз, – дип көлде егет кызның беркатлылыгыннан.
– Ә мин куркам, үләсем килми минем. Син үлемнән куркасыңмы, дөресен генә әйт әле ? – диде ул күзләрен тасрайтып.
– Яшәү белән үлемне Аллаһы Тәгалә хәл итә диләр ич. Курыксаң да, курыкмасаң да.
– Үлгәч тегендә, өстә барыбыз да бергә булабызмы, юкмы? – дип кызыксынды Анна.
– Бар кеше дә өстә булмый. Кемгәдер аста булырга да туры киләчәк, – диде Сандыр, белдеклеләнеп. Аның кайдалыгын күрсәтеп, аягы белән җиргә тибеп куйды. Белмәсәң бел, имеш. – Три измерения, – диләр, ишеткәнең бармы, кызый?
– Кемнән ишетим ?
– Менә шул, без, тереләр, урталыкта яшибез. Оҗмах – күктә, ул гөнаһсызлар өчен. Тәмуг – җир астында, начар кешеләр, үлгәч, шунда булачаклар, – дип бетерде Сандыр сүзен белдекле итеп.
– И, Сандыр, тиздән барыбыз да үләчәкбез. Ахырзаман җитә. Нефтьчеләр җирнең маен суыртып бетергәч тә... Җир бик рәнҗи, ди, мае бетүгә, кешеләрдән үч ала инде ул. Әни дә шулай ди.
– Ничек итеп? – дип сораган иде Сандыр.
– Җир тетрәүләр, шартлаулар булачак. Урсал тау да җир астына китәчәк, ди.
– Кысыр хәсрәт синдә, үзең дә «кысыр хәсрәт» син! – диде кызның йөгәнләп булмастай фантазиясеннән туйган Сандыр.
Сандырга булган үпкәсен Анна сыйныфташлары алдында ачып салды:
– Ул мине «кысыр хәсрәт» дип мыскыл итә...
Кыскасы, кыз кушаматны үзенә үзе тагып та куйды. Сыйныфка барып кычкырмаган булса, берәү дә Аннаның хәсрәтләрен белми калачак иде. Унынчыны тәмамлагач, кыз эшкә фермага, бозау карарга керде. Укуын дәвам итәр өчен белеме дә, теләге дә җитмәгәндер. Сандыр Казан университетына имтиханнар тапшырырга китте. Имтиханнарны уңышлы тапшырса да, конкурс бик зур булды, бер балың җитмәде, дигән хәбәр алды ул. Унсигез яше тулуга, армиягә чакыру кәгазе китереп тоттырдылар. Армиягә китүенә ул кадәр хафаланмады егет. Әти-әнисе өчен тыныч. Алар ялгыз түгел, яннарында энесе Андрей, сеңелләре Рая белән Надя бар.
* * *
Сандырны озату мәҗлесендә классташлары да бар иде. Анна белән беренче үбешүләре дә шул кичәдән соң булды. Бик озак кыймый утырганнан соң, оялып кына, кызның бит очыннан үбеп алган иде Сандыр. Әллә оялудан, әллә каушаудан бик озак туктый алмый калтыранган иде. Ул кичтә Анна өйләренә кереп китәргә ашыкмады. Алар ай яктысында Сандырлар турындагы яраткан эскәмияләрендә озак утырдылар. Язның җылы, тыныч, искиткеч якты, матур айлы киче иде ул. Җәйләре шул эскәмиядә үтә иде. Көндез дә, кичен дә, вакытлары булдымы, шунда елышалар, әйтерсең, буяулары уңып, искереп беткән эскәмия аларны көтеп, чакырып тора. Бөтен эч серләренең шаһиты иде эскәмия.
– Китәсең киләме, Сандыр? – дип сорады кыз.
– Килә. Ераккарак җибәрсеннәр иде. Диңгезче буласым килә, – диде егет, ике дә уйламый.
– Мин сине бик юксынырмын, – диде Анна ихластан. – Диңгезчеләр өч ел хезмәт итәләр, ничек үткәрермен көннәремне синсез... Хатларыңны ешрак яз, иренмә, – дип үтенде Анна, хисләрен яшермичә.
Борынгыдан килгән гадәт буенча, Анна егеткә үзе чиккән кулъяулык сузды:
– Бүләгем булсын. Сакла, икебезнең исем дә язылган. Менә, кара, – дип кулъялыгын итәгенә җәеп салды.
Аралар ераклашкач, күңелне хатлар гына җылыта алмый икән. Хат язарга яратмый да булып чыкты егет. Язса да, бик кыска, коры итеп яза, хатлары хисләргә саран була иде. Сандыр яңа мәхәббәтен очратуга, аралары бөтенләй суынды. Бер-берсен бәйләп торган җеп өзелде дә китте, хатлар йөрүдән тукталды. Аннага түгел, әти-әнисенә дә сирәк яза башлады Сандыр. Аның теләге тормышка ашты: өч ел диңгезче булып хезмәт итте. Диңгезгә гашыйк иде шул. Армия хезмәте тәмам булуга, Валя белән өйләнештеләр дә. «Өйләндем, Сахалинда калам», – дип хат язып, туганнарының үзәкләрен өзде ул. Өйләнгәч тә диңгезне ташламады. Валя белән дә ел әйләнәсенә ике-өч тапкыр гына күрештеләр. Чын «диңгез бүресе»нә әйләнде дә куйды.
Отпуск якынлаша башласа, «Валя белән авылга кайтабыз» дигән хәбәр җибәрә торган иде. Әнисе сөенечен бөтен туган-тумачаларына җиткерә, шатлыгын уртаклаша. Өйләрен җыештыра, тәрәз пәрдәләрен юып элә, хыялланып килене белән улын көтә. Көтеп көтек булып беткәндә, «Быел булмады инде, әни, җәренгә кайтабыз» дигән, олыларның өметләрен кискән хат килеп төшә. Әнкәсе кайчак сукрангалап та алгалый: «Җәһәннәм тишегенә китеп олакты, безне диңгезгә алыштырды да куйды. Шул дальный плавыннарын әйтер идем, кем уйлап чыгаргандыр?»
Быел кайта, җәренгә кайта, дип хыялланудан уза алмадылар – шулай гомер үтә торды. Сандырга хатыны белән парлашып авылга кайтулар насыйп булмады. Әнкәсенә дә Сахалин киленен күрергә язмаган булып чыкты. Шулай да бер елны энесе Андрей белән хатыны Настя, җыенып, кечкенә уллары Диманы да алып, Сахалинга барып, дәдәсендә кунак булып кайттылар. Япь-яшь, типсә тимер өзәрлек батыр, таза егет иде дәдәсе. Буй-сыны белән генә түгел, зур кара күзләре, куе бөдрә чәчләре, тылсымлы тәмле теле белән дә җәлеп итә иде ул кызларны. Унбер ел эчендә бик үзгәргән. Шаян, җор телле, күзләре очкын чәчеп торган Сандыр түгел. Басынкы, күп сөйләшми. Тагын да уйчанланган.
– Безнең туйга да кайта алмадың. Әти-әни олыгаеп бара, чирдән башлары чыкмый. Алар исән чакта кайтып, күреп кал, гомер буе үкенергә калма, – дип үтенгән иде Андрей.
– Сезнең туйга кайта алмадык, Диманың туена кайтырбыз, – дигән иде дәдәсе балкып.
– Син нәрсә, Сандыр дәдәй, орчык хәтле Диманың туена бик ерак бит әле, әни-әтине күреп, бәхиллекләрен алып кит. Армиягә җитмеш икенче елда киткән идеңме? Шуннан юк булган кеше бит син, – дип төрттереп тә куйган иде Андрей.
– Сүземдә торам: Дима өйләнгәндә кайтам, – дип үзенекен генә сөйләде ул. – Әти-әни дә исән-сау булсыннар, начарны уйламыйк әле, энем, – дип кунакларны озатып калды.
Шаярып кына әйтелгән сүз фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде бугай.
* * *
– Сандырның тормышы матур, яхшы гына яшәп яталар, – дип кайтып сөйләгәч тә әнисе:
– Рәхмәт, балалар, сез дәдәгез янына барып, тормышын күреп кайткач, мин дә үз күзләрем белән күргәндәй, аның белән сөйләшкәндәй булдым. Аралар ерак шул, бик күрәсем килсә дә, ерак юлга чыгарга куркам, – диде.
Андрейлар Сахалиннан кайткач, бөтен туган-тумачаны чакырып, зур табын җыйдылар. Табын тулы Сахалин күчтәнәчләре иде. Гомердә күрмәгән, авыз итмәгән кыйммәтле уылдыкларның, балыкларның да ниндиләре генә юк. Әти-әнисенә кием-салымны да дәдәсе белән җиңгәләре бик белеп алганнар. Бөтен алып кайткан әйберләре аларга таман булды. Настя икенче баласы белән авырлы иде ул чакта. Озакламый кыз бала тугач, «Таня» дип кайнанасының исемен куйдылар.
Әти-әниләренең бакыйлыкка күчүләренә дә байтак гомер узган. Тыныч күңел белән киттеләрме, юкмы – беркем дә әйтә алмас, телләрендә гел Сандыр булган. «Менә Сандырның киткәненә егерме сигез ел, – дигән әнисе көннәрнең берсендә. – Сандыр улым кырык алтысын тутырды. Суга төшеп югалгандай булды...» Шул яз әниләренең соңгы язы булган...
Әниләре белән хушлашуга өч ай дигәндә, әтиләре дә китеп барды. «Нигез җылысын сакла, улым. Туган нигеземдә кунак булып түгел, хуҗа булып яшәргә син каласың, шуңа күңелем тыныч», – диде әтисе Андрейга. Үлеме якынлашуын да сизгән булган, ахрысы. Иртән торуга, төшен әйтә: «Әниегез белән күрештем. Төш бик белгертеп керә миңа», – дип сөйләнгәләп тә ала. Үлем түшәгенә егылгач, никтер Сандырны теленә алганы булмады картның. Олы улына булган үпкәсе зур иде, ахры.
* * *
Гомер агымсудай ага тора. Андрейның балалары да үсеп җитте. Кызы Таня Казан университетына укырга керде. Улы институтның соңгы курсында, тиздән инженер булачак. Диплом яклыйсы гына калган икән. Өйләнәм дип шапырына да башлаган. Чәпчи Үринкәсенең кызы белән чуала икән, ристан. Үринкә кызы икәнен белгәч, йокысыз калды Андрей. Үринкә – аның беренче мәхәббәте иде. Мәңге оныта алмас кебек иде Андрей аны. Менә хәзер бар да кабатлана түгелме? Димасы гел шул кыз янында. Укуын тәмамлап эш күрсәткәне, әнисенә акча да кайтарганы юк бит әле. Ул туйларны нинди акчага үткәрергә уйлый торганнардыр. Яшьләр аңламый шул: мич башында җиләк пешми, чалкан ятып, шалкан үсми. Шулай да, эшнең майлы бәлеш түгеллеген бик яхшы аңлый алар, бу турыда сөйләп торасы да юк.
– Кырык биш яшеңдә бабай булып куюың да бар, Әндрей дәдәй, – диде сеңлесе Надя. – Диманың күзе-башы тонган, ак-кара күренми хәзер аның күзенә. Ул-бу булганчы, тизрәк өйләндер син аны!
Андрей үзе дә шулай иртә, егерме икесе тулыр-тулмас өйләнгән иде.
– Улым, Җәпим кызы беркая да качмас, ике уйлап, бер эшлә, укуыңны бетер, – дигән иде әнисе ялынып. Кая ул тыңлау, тизрәк өйләнәсе, Настяны үзенеке итәсе килде шул. Укуын бетерә алмады. Әллә шул Иринага үч итеп өйләнде инде? Йөрәк парәсе, атасы баласы, менә терәк, Димага да егерме ике тулган икән бит! Өйләнмә, ашыкма, дип сүз әйтеп кара син аңа! Ни әйтергә белер, ишетмәгәнеңне ишетерсең. Әнисенең Ирина кызына өйләндерәсе килмәс. Һаман шул Үринкәдән көнләп башымны ашый бит. Җае туры килгән саен: «Син аны оныта алмыйсың, күңелем сизә», – ди. Минеке әллә ниләр сизә дә бит, берни дә эшләп булмый. Өйләндерәсе килми икән, малаен үзе күндерсен Настя.
* * *
Җәгүр Сандыры кайта икән, дигән хәбәр минуты-сәгате белән авылга таралып өлгерде. Бигрәк тә аны яхшы белүче кордашлары, туган-тумачалары гөжләде.
– Ничек кайтасы иткән ул?
– Әти-әнисенең үлгәнен генә көткәнме әллә?
– Хатыны да үлгән икән бит, ялгызы гына кайта икән.
– Бәлки, өйләнеп китәргә дип кайтуыдыр.
– Сахалин марҗасына капланып, баласыз да калды.
– Хатын өчен калмады бит ул Сахалинда, диңгез ярата иде.
– Байлык артыннан куды ул, диңгездә акча күп анда.
– Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән җир якын, диләр, менә шул инде бу, – диеште авылдашлар.
– Кайтсын, кайтсын... Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта. Бик булган малай иде. Классларында иң алдынгысы. Рәсем төшерергә дә оста булды. Бөтен ясаганы кораблар иде. Без аны рәссам булыр дигән идек. Рәсем ясап, ничәмә-ничә дәфтәр тутырды ич. Хыялый иде шул. Кысыр хыяллары шулай төп башына утыртты үзен. Ата-ана сүзен санга сукмаган берәүнең дә бәхетле булганын белмим, – кебек сүзләр дә бик күп булды.
Сандырның кайтуына «сәбәпче» Дима иде. «Дима өйләнә. Кайт» дип әтисе исеменнән телеграмма сукты егет. Егерме сигез ел кайтмаган Сандыр сүзендә торды. Шулай, сүзең үлгәнче, үзең үл, диләр! Бөгелмәгә дәдәсен каршыларга Дима машина белән үзе барды. Вагон ишегеннән башы күренүгә, дәдәсен танып алды ул. Нәкъ әтисе икән, койган да куйган. Гәүдәгә озын, ябык, диңгездәй тирән кара күзләр, кояштай түгәрәк йөз. Чәчләре генә сирәгәйгән, агарган. Диманы күргәч:
– Каршы алучы булмаса, кире китә идем, – дип авызын ерган булды. Йомшак итеп «улым» дип дәште. Аркасына шап-шоп суккалап, озаклап кочты. Чынлап та ялгызы гына иде ул. Хатынын начар чир алып китүен, Сандырның ялгыз калуын туганнары белә иде.
– Бу җирләргә аяк басмаганга утыз елга якын вакыт узган... – дип куйды ул машина кузгалып китүгә. Сүз иярә сүз чыгып, Диманың кем кызына өйләнүе белән дә кызыксынды.
– Син авылда кемне беләсең соң? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды егет.
– Син әтиеңә охшаганың, түгәрәк баш. Өзелгән дә төшкән Әндрей, –диде Сандыр, шатлыгын яшерә алмый.
– Минем түгәрәк баш икәнне кай арада күрдең әле? – дип көлдерде аны егет.
– Күренә, бик тапкыр үзең, – дип шатландырды ул энекәшен. – Әлмәтне бөтенләй танымаган да булыр идем, указатель шәйләнде, – дип елмайды Әлмәткә кереп барганда. Дәдәсенә шәһәрне күрсәтү нияте белән Дима иң матур урамнардан үтте.
– Иске базар да, бараклар да калмаган – могҗиза бит бу! Мондый гүзәл шәһәрләр Рәсәйдә бармак белән генә санарлыктыр, – дип сокланып утырды Сандыр.
Шәһәр белән Таллы арасы ун чакырым гына. Шәһәрне чыккач, авылга бик тиз кайтып җиттеләр.
Көн кичкә авышкан булса да, май урталары булганлыктан, якты иде әле. Авыл урамына керүгә, дәдәсе, күңеле нечкәреп, дымлы күзләрен кулъяулыгы белән сөрткәләп алды. Хатын-кызлар кебек яшь сыгып утыруыннан читенсенсә дә, үзен кулга ала алмады – күңелендә хисләр ташый иде.
– Гафу итә күр, улым, бик дулкынланам, йөрәгем сикерә, елата, – диде калтыранган тавыш белән.
– Мин сине аңлыйм, дәдәй, – диде энекәше.
Машина ике катлы йорт каршына килеп туктагач, Сандыр кымшанмый утыра бирде.
– Кайтып җиттек, дәдәй, – дигәч кенә урыныннан күтәрелә башлады.
Танырлык түгел... Йортын да, авылын да танырлык түгел... Әти-әнисе гомер кичергән, Сандырлар гөрләшеп үскән агач өйдән җилләр искән. Тирә- якта да гел икешәр катлы кирпеч йортлар гына күренә. Менә терә Таллы! Йортның тыкрык ягына Сандыр үз куллары белән утырткан пар имәннәр исән икән. Капка төбендәге өянкеләр дә һаман шул. Ул, машинадан чыгуга, өянкеләргә барып сарылды. Куллары белән аларны кочты. «Көткәннәр, рәхмәт төшкерләре. Кайтасымны сизгәннәр алар, мине көткәннәр», – дип тәкрарлады Сандыр үкси-үкси. Берәүдән дә читенсенми, кычкырып елый иде ул. Андрей, машина тавышын ишетеп, кунакны каршыларга чыккан икән. Кочаклашып, елашып, гөрләшеп алгач, өйгә керделәр.
Настяның эше тыгыз, ул аш-су әзерләү белән мәшгуль иде. Ул да кунакны үз итеп каршылады. «Кунакны йорт-кура белән таныштырып чыгыгыз, юындырыгыз», – дип әмер бирергә дә онытмады.
Өй белән Дима таныштырды. Өске катта кунак бүлмәсе, йокы бүлмәләре, ванна, туалетлар иде. «Шәп яшисез», – дип тел шартлатты Сандыр, өстә йөреп чыккач. Матур итеп, зәвык белән ясалган ремонтка да, кыйммәтле җиһазларга да соклануын яшерә алмады. Беренче катта зур аш-су бүлмәсе урнашкан. Кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе, туалет-ванна.
– Башым әйләнә сезнең хан сараенда, – диде ул, ниһаять. – Качышлы уйнарга, югалырга да була өегездә!
– Күбесе шулай яши бездә. Шәһәр якын. Нефтьче булып эшләп, баеп беттеләр. Совхозда эшләүчеләр дә нефтьчеләрдән ким яшәми. Акчаны көрәп алалар. Күбесе йорт-җирләрен яңартып бетерде. Мал да асрамый, шәһәрчә итеп яшиләр. Элек бер урам булса, хәзер авылда ун урам бар. Авылдан берәү дә читкә китми, киресенчә, киткәннәр кире кайта, – дип сынап дәдәсенә карады Андрей. – Читтән килүчеләргә совхоз коттеджлар төзеп бирә. Кер дә яшә, тик совхозда гына эшлә.
Өй эченә таралган аш-су, бәлеш, пәрәмәч исләре ашыйсы килүне искәртеп, борыннарны кытыклап тора. Сандырның карыны ач булгангамы, тәмле ризык исеннән башы әйләнеп китте. Алар үскәндә, әнисе гел тәмледән-тәмле күзикмәкләр, тәбикмәкләр, кыстыбыйлар, көлчәләр пешереп, балаларын сыйлап кына тора иде. Он иләгәндә, йөзләре, керфекләре тегермәнченекедәй ап-ак булыр иде. Сандырны иртәнге йокысыннан да тәмле ризык исләре уята иде. Әнисе ипи пешерергә дә оста иде. Ипи пешерү өчен «баш»ны күршеләре гел әнисеннән алдылар. Әнисенең мичтән яңа гына чыккан кайнар ипекәе – дөньядагы иң тәмле ризык булгандыр ул. «Менә шушы калач кына кеше гомерен саклап кала. Ачлыкта шушы ипекәй зурлыгындагы алтын да саклый алмый», – дип еш кабатлый иде әнкәләре. Әткәсе белән әнкәсе бик запаслы булдылар, лар тулы бодай, он булыр иде. Мал асрагач, иттән, сөттән дә өзелмәделәр. «Иман әйтми, аш табыны янына килмәгез», – дип өйрәтә иде әнкәләре .Табыннарның бөтен яме, бөтен күрке – хуш исле ипекәйләрдер. Яңа сауган сөт белән яңа пешкән кайнар ипи, бәрәңге ашап үскән авыл малае бит ул. Менә хәзер дә пешкән ризык исе әнисен хәтерләтте. Әнисе исәндер, йомышы булып чыгып кына киткәндер, менә-менә килеп керер кебек тоелды Сандырга. Күпме гомер яшәп, нинди генә ризыклар ашамады, ләкин аларның исе балачактагы әнкәсе пешергән ипекәйләргә җитә алмады. Аларның тәме дә тел төбендә генә тора, онытыла торган түгел. Әнисе исән чакта кайта алмавына үкенеч биләп алды күңелен. Уйларыннан килене айнытып җибәрде:
– Дәдәйне сүз белән генә сыйламагыз. Әйдә, дәдәй, түрдән уз.
Табын тулы сый-хөрмәт, килен төн йокламый пешеренгән диярсең. Түргә Сандырны утырттылар. Уң ягына Андрей, сул ягына Дима кереп утырды. Берәр рюмка йотып куярга да өлгерми калдылар, шул арада ирләре белән бала-чагаларын да ияртеп, сеңелләре Рая белән Надя килеп керде.
– Бездән качып котыла алмассыз, бездә чыбыксыз телефон яхшы эшли. Җәгүр Сандыры кайткан, дип бөтен авыл шаулый, – дип көлешеп тә алдылар.
Кочаклашу-елашуларның иге-чиге булмады.
– Таня белән Рая, мин киткәндә, нечкә билле, чибәр, яшь кызлар иделәр. Котлыйм үзләрен, әни булу бәхетенә ирешкәннәр. Арагызда мин генә ялгыз, – диде Сандыр.
– Яшь бит әле син, менә өйләндереп җибәрербез үзеңне, балаң да булыр әле, – диеп көлешеп алды туганнар.
Табын түгәрәкләнде. Эх, әти-әни генә юк! Алар да исән булса, ничек шатланырлар иде, дип уфтанып та алдылар.
– Сахалинга кунакка барып кайтуыбызга да унҗиде ел үтеп киткән. Сез генә Валя җиңги белән парлашып кайта алмадыгыз. Әти-әни исән чакта кайтып, аз гына кунак булып киткән булсагыз, үкенечкә урын калмый иде, – диде Андрей.
– Берәү дә судан пакь, сөттән ак түгел. Зинһар, ул турыда сөйләп, яраларыма тоз салмагыз, – диде Сандыр калтыранган тавыш белән. Мөлдерәп тулган күзләреннән менә-менә яшь яңгыры коелыр кебек иде.
– Сез бик бәхетле кешеләр. Сез шатлыкта да, кайгыда да бергә. Әти-әни белеп әйткән: бәхетне читтән эзләмиләр икән. Олы сүзен тыңламаган олыгайганчы игелек күрмәс, дигән борынгылар. Үкенүдән файда юк хәзер. Дима өйләнсә, кайтам, дигән сүзем бар иде. Кешенең сүзе белән эше бер булсын дип, сүземдә тордым, телеграммагызны алу белән, кайтып та җиттем, – диде ул елмаерга тырышып.
Шуны гына көтеп торгандай, Настя телгә килде:
– Нинди телеграмма турында сөйлисез? Нинди туй, кайчан өйләнә?
– Борчылыр урын юк, карчык, – диде Андрей, улына явасы укларны үз өстенә алып. Дима өйләнергә тели. Дәдәсенә телеграмманы ул суккан, молодец.
Хатыныннан теләсә нинди тузга язмаган сүз көтәргә була, керәшеннең акылы керделе дә чыктылы, дигәннәре дә нәкъ аның хатынына атап әйтелгән диярсең. Шуңа борчылды да Андрей. Гомердә булмаганны, тотлыгып та алды.
– Нинди искиткеч яңалык! Нигә мин белмим бу турыда? – дип куйды Настя. – Өйләнми генә торсын әле. Андрей телеграмманы җүри сукты, дәдәсе кайтсынга гына.
Диманың сөмсере коелды.Ул, ярдәм ит дигән кебек, ялварып әтисенә карады. Әтисе, борчылма, улым, дигәндәй, күзен кысып куйды. Надя белән Рая сеңелләре дә:
– Дима – җиткән егет, өйләнергә бик вакыт, – диештеләр. – Андрей дәдәй үзе дә егерме икедә өйләнде. Җиңги, синең унсигезең дә тулмаган иде бит. Нинди матур тормыш кордыгыз. Балалар сездән үрнәк алып яшәрләр. Диманың йөргән кызы ошатмаслык түгел: чибәр, тыйнак, акыллы. Яшьләр пар килгән, – дип, түтиләр Диманы якладылар. Тик Настяның тиз генә бирешәсе килмәде. Сыртың сынса да, сереңне бирмә, диләр дә бит, юк шул, дәшми кала алмады, бар серен ачып салды Настя:
– Чәпчи Үринкәсен оныта алмый безнең Әндрей. Кызын булса да киленлеккә алырга тели, – диде ул, тавышын күтәрә төшеп.
– Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме, юкмы? Юк-бар сүз сөйләп, мәҗлеснең ямен җибәрмә. Башыңа шәраб суккан синең. Әйтәм ич, сиңа эчәргә ярамый! Ә син тыңламыйсың, – диде Андрей, тавышына усаллык чыгарып.
– Юк белән булышмагыз. Үткән-беткән бит инде. Килен, юкка борчыласың, – диде Сандыр. – Үпкән-кочкан – җилгә очкан, диләрме әле?
Энесе белән Үринкәнең маҗаралы мәхәббәт тарихын бик яхшы хәтерли ул. Кая, онытырлык кына булдымы соң?! «Таһир-Зөһрә» дип йөртәләр иде ич аларны.
– Талашуга киткәнче, теманы үзгәртик. Сандыр дәдәйне тыңлыйк әле, ул сөйләсен, – диде Рая, сүзне икенчегә борып.
Сандыр дәдәләре күп сөйләде. Яртышар елга диңгезгә чыгып китүләре турында да, гомеренең бик тиз узып баруын, ялгыз калуын, туган авылын сагынып яшәвен, туганнарын бер генә мизгелгә дә онытмавын, инде ялгыз башы Сахалинда торасы килмәвен, бөтенләйгә кайтырга теләге барын сөйләде. Ярты төн узгач кына таралыштылар туганнар. Кунакларны озатып кергәч, Настя өске каттагы кунак бүлмәсендә Сандыр дәдәсенә урын җәйде.
– Синең йокы бүлмәң шушы булыр, – диде ул аңа.
Диманың бүлмәсе дә өстә икән. Таня Казанда булганлыктан, аның бүлмәсе буш иде.
Сандыр белән Настяның йокы бүлмәләре аста. Бүлмәләренә кереп ятуга, Настя еларга тотынды. Кеше ишетмәслек итеп, тавыш-тынсыз гына яшь сыкты ул. Ничә еллар буе җыелып килгән үпкә-рәнҗешләрен исенә төшереп, үзен кызганып елады. Аннан да бәхетсез кем бар икән? Шул Үринкә кызы белән чуалмаса, авылда кыз беткәнмени Димага? Күпме кисәтте ич Настя үзен. «Әнисе белән дә дуслыгым юк, улым, кирәкми ул кыз, башканы сайла. Эш зурга китмәсен», – диде.
Җәгүрнекеләр кире, кирелекләре белән авылда дан тоталар. Токымнары шундый. Бер аның Димасы гына башка төрле буламы соң?! Андрей орлыгыннан ясалган бала булгач, аңа охшамый, кемгә охшасын соң инде?!
Андрей да кереп ятты. Салмыш иде, аңа бүген диңгез тубыктан. Хатынын кочакламакчы булып үрелгән иде, Настя күтәрелгән кулны бәреп төшерде.
– Якын киләсе булма, – дип ысылдады хатын, – бар, әнә, Үринкәңне коч.
– Тавыш чыгарасың киләме? Нигә бу кадәр ярсыйсың? Мине дә, үзеңне дә җәфалыйсың. Кайчан акыл керер икән син тилегә? Үринкә кирәк булган булса, аңа өйләнгән булыр идем. Мин аны түгел, сине яраттым, – дип карчыгына елышты ир. Настя йомшый төште. Бераз тын ятканнан соң, телгә килде:
– Ходайдан узып булмас инде, язганын күрербез.
Бик арыган, йончыган иде, ире кочагында изрәп йокыга китте хатын.
Икенче көнне ир эшеннән кайткан уңайга, өйгә дә керми, бакчада яшелчәләренә су сибеп йөргән Настя янына үтте.
– Безнең кунак ни хәлдә? Сахалинга китеп бармадымы? – дигән булып тозсыз гына шаяртып алды. Настя начар кәефен тирәнгәрәк яшерергә тырышса да, булдыра алмады.
– Йә, сайрап җибәр. Тагы нинди әйтер сүзләрең калган?
– Бер атнадан Тройсын. Кыз килешергә барырга кирәк. Күрәсеңдер, Дима, балтасы суга төшкәндәй, бик күңелсез йөри. Аның бит әле диплом яклыйсы да бар.
– Күрәм, сукыр түгел, – диде хатын дорфа гына. – Нигә минем белән киңәшми ул! Мин бит, начар булсам да, аның әнисе! – дип кызды Настя.
Бер сүз җитә үзенә, кызган табадан да болайрак кыза. Нәселләрен дә юкка гына «кызган» дип йөртмиләрдер. Андрей «Өйләнәм» дигәч, әнисе: «Улым, ул нәселнең «кызган» дигән атлары бар. Бергә торасы булгач, бик борчылам», – дигән иде. Борчылырлык урын булган икән! Ләкин ничек тиз кызса, шулай тиз суына да аның Настюшы.
– Карчык, каршы килмик инде яшьләргә. Баш булса – мал, аш булса, казан табылыр, диләр. Дима белән сөйләштем. Өйләнешүгә каршы килсәгез, диплом алуга, Таня белән авылдан чыгып китәбез, ди бит. Кеше көлдермик инде, болын хәтле өйдә икәү калып нишләрбез? – дип хатынын кочып алды Андрей.
– Без күптән кеше көлкесе булган инде. Шул синең сөйрәлчек Үринкәңне кодагый ясап түремә утыртыйммы? Сөяркәң белән туганлашасым юк, теләсәң ни эшлә, бу соңгы сүзем, – диде ул. Андрейны җиде бабасына җитеп тиргәргә әзер иде Настя, булдыра гына алмады – Андрей сүз бирмәде.
– Кичә генә гел икенче сүзләр сөйләдең, Ходай язганны күрербез, дип тә куйдың. Әллә алышындың инде, карчык, әллә җеннәрең котырта инде сине? – диде хатынының балавыз сыгуын күреп торган ир. Хатыны тыңлаудан узган иде, шуңа да Андрей чыгырдан чыга башлады:
– Елама бакча сасытып, кеше-мазар ишетмәсен, – диде ул. – Бала-чага булма инде, син бит образованный кеше, китапханәче. Күп укыйсың, күп беләсең, – дип, хатынының салпы ягына салам кыстырырга да онытмады.
Тиз генә бирешсә, Җәгүр Әндрәе буламы соң ул?! Алар нәселенең үз сүзе генә сүз. Андрейның сүзе өстә калырга тиеш. Бу – факт. Җитмәсә, Сахалиннан туйга кайткан кунагы да бар.
– Кода-кодагый булып, Үринкәнең өстәл башына икәү парлашып кереп утырырбыз. Бөтен авылны шаккатырып, шаулатып туйлар үткәрербез. Әйдә, карышма, бу шимбәдә кыз килешергә барыйк. Туйлары Дима диплом яклагач, Тройсын атнасы узгач булыр, – диде ир, хатынына сүз әйтерлек урын калдырмый.
Настя юкка борчылган икән. Кыз килешеп, туй көнен билгеләп кайткач, бөтенләй тынычлап калды ул. Күңел түрендә тамыр җәйгән көнчелеге дә таралды. Кеше карбыз түгел, эчен ярып карап булмый; шулай да, булачак килене Таня ошады Настяга. Дима кызны сайлый белгән: чибәр, ягымлы. Сорауларга да уйлап кына җавап бирә. Артыгын сөйләшми, тыйнак, Диманың күзенә генә карап тора. Югары белемле, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Тагын ни кирәк инде?! «Теләмәсәм, Үринкә белән аралашмам да, аның белән яшисе түгел, кызы әйбәт булсын, малайны санлап торсын», – дип үз-үзен юатты Настя.
Сандырга авылда искиткеч рәхәт, күңеле тыныч иде. Кордашлары, дус-ишләре белән дә гел күрешеп, аралашып тора. Авыл тормышына да бик тиз ияләште, әйтерсең лә ул гомере буе шушында яшәгән. Өйдә утырырга вакыты да калмый, йә бакчада казына, йә таныш-белешләренә барып кайта. Су буйларына төшеп, үзе су кереп, балык тотып, җәйләрен үткәргән инешне дә күрәсе иткән иде, тик инеш юк дәрәҗәсендә икән. Чишмәдән агып төшкән су белән генә яши булып чыкты ул. Тар гына калган, төбенә калын булып ләм утырган. Ләм килешкән, инеш урынында котырып камыш үскән. Монда хәзер без хуҗа дигәндәй, тырпаешып, җилдә тирбәлеп утыралар. Кыскасы, елга юк. Ә бит алар үскәндә, елганың бер ягыннан икенче ягына йөзеп чыгулар һәркемгә дә тәтеми иде. Бөтен малай-шалай суга керергә тәвәккәлләми дә иде. ...Моряк булам дип хыялланган Сандыр судан чыкмый да иде. «Кем морякча йөзә белә, әйдәгез, узышабыз», – дия иде ул. Малай-шалай белән узышып йөзәргә ярата иде. Каз бәбкәләре саклыйм дигән сәбәп табып, иртүк казлар куып су буена элдертә, көннәрен шунда үткәрә. Ашау-эчү дә онытыла. Бөтен малай-шалай кипкән балык кебек кибә иде җәй көне. Аяклары «чебиләп», канап бетсә дә, авыртуын да сизмиләр иде. Җәйләре яланаяк үтә иде. Кич, эшеннән кайткач, кычыткан тотып, ыштаныңны төшереп артыңны пешерәм, малай актыгы, дип, әнисе очып су буена төшәр иде. Малаеның судан башы гына чыгып, чак күренеп торган улын күреп алуга, чыгырдан чыккан ана: «Сеңелләрең кая? Әндрәй кая? Ник балаларга күз-колак булмыйсың?» – дип су буйларын яңгыратыр иде. Кая инде әнисенә Сандырны куып тотулар?! Әнисе су буеннан әйләнеп кайтып кергән мәлдә дүрт баласы да өйдә булыр, бүген тагы ни күрербез дигәндәй, әниләре кайтуны көтеп утырырлар иде. Чөнки Сандыр аларга бер генә сызгыра, энесе, сеңелләре кайтып та җитәләр. Әниләре кичкырын, ана каздай каңгылдап, аларны ашатыр-эчертер дә сукрана башлар иде:
– Күрше Аннага карыйм да, сокланып туя алмыйм, әнисеннән көнләп тә куям. Ни ара бәрәңге араларын утап, матиклап куйган. Анасы, шул Аннага ышанып, гектары белән чөгендер ала. Шул бала җәй буе чөгендер басуында. Ике кат утап, сирәкләп чыга. Чөгендер эшләүчеләргә капчыгы белән шикәрен дә бирәләр. Безнекеләрдән юк инде. Безнең бакчада чүп котыра. Кызларым кайчан үсеп җитәрләр инде, кул арасына керерләр иде. Безнең Сандыр, су күрсә, дөньясын оныта...
Их, үткән гомер!.. «Гомер кыска, балам, кадерен белергә кирәк», – дип әйтергә ярата иде әтисе. Никадәр кыска икәнен Сандыр хәзер генә аңлады. Ул уйлаганнан да кыскарак икән гомерләр... Иллегә җитеп килә – яшәмәгән дә кебек. Диңгез йоттымы соң әллә яшьлек елларын, әллә соң ул дөрес яшәмәдеме? Әнә бит, яр буенда үскән таллар да, соңга калдың, син яраткан инеш кипте дигәндәй, моңаеп утыралар. Талларның башлары иелгән, яфракларыннан яшь тама. Таллар да елый икән.
Сандырның да күңеле тулды, буш инешкә карап: «Ямь беткән монда, елга тикле елга корыган», – дип пышылдады ул. Еламас өчен тешләрен кысты, тизрәк моннан китү ягын карады. Кайткач та тынычлана алмады. Күз алдында камышлар тырпаешып йөрде, елак таллар бер-берсен узарга теләгәндәй: «Соңга калдың, соңга калдың», – дип пышылдадылар.
Көннәр сизелми дә уза. Буш вакыты булганда, Сандыр эшчеләр кайтуга ашарга да пешереп куйгалый. Аның пешергәнен хуҗалар мактый-мактый ашыйлар.
– Дәдәй, син пешекчеләрдән дә остарак, – диделәр аңа өйдәгеләр бертавыштан. Сүзләре күңеленә хуш килде, аш-суны гел төрләндереп торды.
– Өйдә булганда, җиңгәгезне дә гел сыйлап кына тора идем. Пешергәнемне мактап ашый иде, мәрхүмә, – диде ул хатынын искә төшереп.
Рая белән Надя Сандыр дәдәләренә тынгы бирмиләр, чакырып аптыратып бетерделәр. Килмисең, туган итмисең, дип үпкәли дә башладылар. Сеңелләрендә кунак булып, аларның да тормыш-көнкүрешләре белән дә танышып кайтты Сандыр. Алар да бик матур яшиләр. Яшь кенә булсалар да, тормышлары җитеш. Кайчан өлгергәннәр, баеп та беткәннәр, дип, күргәннәрен исе китеп Андрей белән бүлеште ул.
– Кияүләр тырышлар, барын да үзләре булдырдылар. Икесе дә төзүчеләр, куллары алтын, бөтен эшне дә белеп, җиренә җиткереп эшлиләр, – диде энесе. – Икесе дә Әлмәттә зур төзелештә, йортлар салалар. Көн үтсенгә йөри торганнар түгел, булсын дип эшлиләр. Эшкә теләкләре бар, ә ул булганда, беләк карышмый.
– Сеңелләр дә авылда иң булганнардан. Ирләре тапканны юкка чыгармыйлар, – дип, кызларны мактады Настя. – Икесе дә балалар бакчасында алдынгы тәрбиячеләр. Балалар да ярата үзләрен, авыл кешеләре.
* * *
Ниһаять, көткән Тройсын да килеп җитте. Көн матур, күк йөзе төпсез, чалт аяз. Иртән торуларына, Настяның бәйрәм табыны әзер иде. Казаннан кызы Таня шылтыратып алды:
– Бәйрәм юк безгә, имтиханнарга әзерләнәбез. Миннән Тройсын каенына күп сәлам. Елгага каен яфраклары ташларга онытмагыз. Имтиханнарга уңышлар теләп, каенга минем исемгә дә яулык бәйлә, әни! – дип үтенде төпчекләре.
Йоласы шундый, туйга чаклы яшь кәләш үз йортында яши. Дима да үзләрендә. Ул, иртүк торып, Үринкәләргә, Таня янына җыенды. Костюм- чалбарын, ак күлмәген үтүкләп, пөхтә итеп киенеп, итальянский түфлиләрдән әнисе каршына килеп басты да:
– Йә, синең улың чибәрме? – дип шаяртты.
– Миңа охшагансың, – диде әнисе горур гына. – Әллә мин чибәр түгелме? Авылның беренче чибәре идем. Хәзер дә йөзләрем тулган айдан ким түгел!
Дима да әнисенең шаяртуын күтәреп алды. «Ашамый-эчми китмә» дигән сүзләр Диманы ишектә куып тотты.
– Киттем, әни, Таняны гына кереп алам да, әрәмәгә каен сайларга төшәбез, авылның бөтен яшьләре шунда җыела. Каенны каршыларга авыл башына чыгарга онытмагыз!
Ничек онытсыннар ди инде! Ашый-эчәләр дә каен каршыларга китәләр, боерган булса. Каен бәйрәмен дә, халык йолаларын дә югалтырга ярамый.
– Менә, дәдәй, күр дә тор, килен әйткән иде, диярсең, бәйрәм каенын каршыларга халык агыла да башлар. Күрше Микулай чыгып гармунын тартып җибәрсә, берәү дә читтә калмас. Балга җыелган кортлардай, каен янына җыелырлар.
Каенга эләргә өч ефәк яулык әзерләде Настя. Балалар пар канат булып гомер итсеннәр, бәхетле булсыннар дип, сатып алганда ук ике бер төслене килене белән улы өчен алды. Ә инде өченче яулыгын кызы өчен, аңа бәхет юрап каенга бәйләр.
Табын артында Настя, дәдәсе соравы буенча, Тройсын турында белгәннәрен сөйләп, «лекция» укып алды:
– Тройсын – дини бәйрәм. Олы көннән соң илле көн узгач үткәрелә. Халыкта аны «Җапрак бәйрәме» яки «Каен бәйрәме» дип тә йөртәләр. Табигатьнең иң матур, саф чагына, агачлар яфрак ярган вакытка туры килә ул. Таллының престол бәйрәме булганлыктан, башка авыллардан яшьләр, кунаклар кайта. Читтә яшәп гомер иткән авылдашлар да, бәйрәмне зурлап, туганнарын сагынып кайтып төшәләр. Тройсын хәзер яшьлек бәйрәме рәвешендә яши. Шулай да, һәр ел саен олылар чиркәүдә келәү итәләр, бәйрәмне зурлыйлар, гореф-гадәтләрне онытмыйлар. Исән чакта әни дә, Тройсын келәвен калдырмый, чиркәүгә бара иде. Каен каршыларга да ел да әти белән парлап чыгалар, каен белән югары очка кадәр баралар иде.
– Без кечкенә чакта каен ботакларын елгага сала идек, – диде Сандыр, ерак балачагын хәтерләп.
– Ул йола сакланган. Каенны озатып, югары очка кадәр өч чакрым барсаң, барын да күрерсең, – диде сүзгә кушылып Андрей. – Аннушны да күрерсең, башка сыйныфташларыңны да, – диде серле елмаеп.
* * *
Әрәмә ягыннан җыр агыла. Яшьләр җырлый. Каен күтәреп, моңлы Тройсын көйләре сузып, яшьләр авылга якынлаша.
Зәйнең сулары ай тирәндер,
Тирән җирләрендә билдәндер.
Җыру башлаулары, ай, бездәндер,
Күтәреп алуы сездәндер.
Эзәй буйларына мин җибәрдем
Кондыз гына кызыл биямне.
Ташламаек, дуслар, Эзәй буен,
Эзәй буе бигерәк ямьле.
Гармун тавышын, Тройсын көен ишетүгә, алар ашыгып урамга чыктылар. Настя артыннан Сандыр белән Андрей атлый. Сүзләре дә Тройсын турында... Йортлары түбән очта булганлыктан, ерак барасы түгел. Каенны озак көтәргә дә туры килмәде. Яшьләр, бәйрәм йоласына туры китереп, җырлап авылга керделәр:
Ак та каеннарны ямьле итә
Яфраккае белән туз гына.
Өстәл өскәйләрен ямьле итә
Ипекәйләр белән тоз гына.
Каенны егетләр, сакчылардай, авылны чыкканчы чиратлап күтәреп баралар. Яшьләр арасында Таня белән Дима да бар. Алар, әниләрен күрүгә, җитәкләшеп, янына килеп тә җиттеләр. Таня, булачак каенанасының күңеленә май салып, ягымлы итеп исәнләшергә дә, матур сүзләр әйтеп бәйрәм белән котларга да онытмады. Каенга яулыкларны бәйләргә дә булыштылар әниләренә. Авылдашларына тасмаларын, яулык, сөлгеләрне бәйләргә уңай булсын дип, егетләр каенны авыштырып тора. Каен тирәсенә олылар, бала-чагалар агыла, Тройсын түгәрәге зурайганнан-зурая бара. Түгәрәкнең урта бер җирендә – каен. Ул бизәлеп бетүгә, егетләр алга атлады. Микулай гармун сузуга, халык төркеме җырлаша-биешә каенга иярде:
Әйдәгезче, кызлар, без бәйлиек
Французский яшел яулыкны.
Бер дә Аллабыздан без сорыйык
Исәнлеккәй белән саулыкны.
Энесе һәм Настя белән бергәләп, Сандыр да каен артыннан атлады. Каенчы егетләр туктап ял да итәләр – йоласы шулай. Каен Андрейлар өе турына килеп җитүгә, Настя капка артына әзерләп куйган урындыгын урам уртасына чыгарып куйды. Бәйрәмне олылап «сый» чыгарды. «Әйдә, Әндрей, үзең сон, сыйла авылдашларны», – диде ул тавышын күтәрә төшеп. «Егетләргә кирәкми, өлгерерләр әле», – диде, егетләрне эчертергә ярамаганын искәртеп. Каен тагын түгәрәк уртасында калды. Уртада, каен янында, җырлашып, биешеп күңел ачулар башланды. Кара-каршы такмак әйтүчеләр дә күп.
Кояшлар да чыгар, ай, елмаеп,
Нуры каеннарга бәйләнеп.
Исәннәр дә булсак, без кайтырбыз
Туган илкәйләргә әйләнеп.
Хуҗалар, сыйларын сонып, авылдашларын сыйлап, җаннарына ял алды, рәхәтлек кичерде.
Кинәт Сандыр янында өч хатын-кыз пәйда булды. Үзләре көлешәләр, үзләре Сандырны оялтмакчы булалар:
– Күр инде, танымаган булып маташа.
– Танымыйдыр, бәлки! Сахалинда очраса, без дә танымас идек үзен.
– Хәзер таный, яхшылап күрсен әле башта, – диде иң чая, мут күзлесе. Бу таш астыннан чыккан Анна иде. Сандыр аны тиз таныды. Өчесе дә аның сыйныфташ кызлары булып чыкты.
– Аннуш, Катюк, Маша! Бу сез бит! Сезне дә танымасам, нәрсә була инде ул? Үләргә генә кала түгелме?
– Сандыр кайткан диләр, ә үзе күзгә дә күренми, – дип төрттерде Анна.
– Син кайткан дигәч, ашаудан да калдык, малай, – дигән булды Маша.
– Картаймагансың, үзгәрсәң дә, бик аз үзгәргәнсең, – дип өстәде Анна.
– Чәчеңә диңгез суы килешмәгән, ахры, коелып беткән, – диде нечкә тавышлы Маша.
– Оялтмагыз инде, кызлар, – диде Сандыр кызарып.
Классташлар уенга кермәделәр, Каеннан читкәрәк киттеләр.
Сүзне Анна башлады:
– Сөйлә инде, морской волк, озакка кайттыңмы?
– Ничек кунак итәрсез бит әле, карарбыз...
Сандыр күзен дә ала алмый Аннаны күзәтә иде. Каршысында беренче мәхәббәте басып тора. Үзгәргән, картайган, таушалган. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле ферма эшендә икән. Күзләре генә шул ут күзләр. Очкын чәчеп, Сандырны үтәли күреп, белеп торалар кебек. Аннаның Сандырга сораулары күп икәнен дә яшермиләр алар.
– Бераз йөреп килик әле без, сез сайраша торыгыз, – диде Катюк.
Сандыр белән Анна икәү генә басып калдылар.
– Рәхмәтем зур сиңа, Сандыр. Рәхмәтемне ирештерә алсам гына ярар иде, дип борчылып яшәдем.
– Нинди рәхмәт турында сөйлисең син, Аннуш? Миннән көләсең, ахры. Мин бит сине диңгезгә алыштырдым.
– Диңгезгә түгел, Сахалин чибәренә... Рәхмәт сиңа, «Кысыр хәсрәт» кушаматың өчен, – диде классташы елмаерга тырышып.
– Ул кушаматны үз гаебең белән алдың ич, оныттыңмыни? – диде Сандыр көлемсерәп.
Яшь, юләр чакларын искә төшерү шулкадәр рәхәт иде. Күпме уртаклык бит аларда. Бертуганнардай якын, бер-берсе өчен кадерле иде алар...
Анна җитди кыяфәткә кереп, сүзен дәвам итте:
– Кушаматның «хәсрәте» төшеп калып, «кысыры» гына калгач, бик үртәлдем. «Кысыр Анна» дип йөртә башладылар үземне. Бу синең миңа биргән бердәнбер бүләгең булды. Сиңа үч итеп, яратмасам да, ерактан килгән берәүне йортка керттем. Кушаматым төшеп калсын дип, бер-бер артлы биш бала таптым. Ләкин ул һаман ияреп йөри. Хәзер гарьләнмим инде, киресенчә, горурланам. Ике улым, өч кызым бар. Барысын да укыттым, югары белем бирдем. Укыттым дим, чөнки әтиләре, безне ташлап, үз якларына китеп барды. Балалардан курыкты. «Ничек үстерербез, нигә һаман бала ташыйсың?» – дип, дөкәнемә төште. Эзләтеп маташмадым, бәлки, исән дә түгелдер инде. «Кысыр» Аннаның биш баласы, өч оныгы бар. Балаларым-алтыннарым минем өчен үлеп торалар. Барысының да үз тормышы, берсе дә янымда калмады. Сагынырга ирек бирмиләр, кайтып, хәлемне белеп торалар. Мин бик бәхетле, Сандыр. Син бәхетлеме соң?
– Минем бәхетне беләсеңдер инде, җиткерүчеләр булгандыр. Сорап торган буласың тагы, – диде Сандыр үпкәләп. Гүя аның бәхетсезлегенә, яшьлек хыялына бирелеп Сахалинда калуына, ялгыз булуына Анна гаепле иде. «Ярага тоз сала, Аннадан моны көтмәгән идем», – дип уйлап куйды бәхетсез ир. Икесе дә ялгыз. Күзләреннән күрде Сандыр, беренче мәхәббәте аны онытмаган, һаман ярата. Бергә булу өчен Сандырның бер сүзе җитәчәк. Ул югалып калмаска, форсаттан файдаланып калырга теләп:
– Оныкларыңа бабай кирәкмиме? Бик теләп бабай булыр идем мин аларга. Үземнекеләр юк. Ә бабай буласым бик килә! – диде.
Үз сүзләреннән куркып та куйды Сандыр. Ничек шулай әйтә алды соң ул? Иләктә су тормый, ахмакта сүз тормый, диләрме әле...
– Син һаман шул шаян Сандыр инде, – дип куйды Анна, кеше ишетмәсен дигәндәй, тыныч кына.
– Уены-чыны бергә, – диде Сандыр, елмаеп.
Хатын Сандырның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белми. Шулай да, тимерне кызуында суга түгелме ир?
– Бик яхшы булыр иде. Каян башыңа килде бу уй? – дип авызын ерды ул.
Каен кузгалып китүгә, алар, бик якын кешеләрдәй, көлешеп каен артыннан атладылар. Авылдашлары да, борылып-борылып, алар ягына күз төшергәли. Ят күзләрдән читенсенеп:
– Бәйрәмнән соң очрашырбыз, Сандыр, хәзергә сау булып тор, – дип, елмайды Анна.
– Кайда очрашырбыз икән?
– Минем йортны да оныттыңмы?
– Ничек онытыйм ди... Күршеләр бит.
Анна, бераз баргач Маша белән Катюкны күреп алып, аларга кушылып китте. Сандыр энесе белән бергә атлады. Настя да ерак түгел, дуслары белән култыклашып атлый. Җырлашып, биешеп тә алалар. Югары очка җитеп, авылны чыккач, каенны уртада калдырып, зур түгәрәк ясадылар. Елга да ерак түгел. Югары очта ул киңрәк, мул сулы. Каенчы егетләр, берәм-берәм генә чишеп, яулыкларны каеннан ала тордылар.
– Йәгез, кызлар, егетләр, һөнәрләрегезне күрсәтегез! Кунак кызларын чиратсыз кертәбез, рәхим итеп, каен янына килегез! Яулык ошыймы, сөлгеме? Ошаган бүләкне биеп, җырлап алырсыз. Оялсагыз, булмый инде, буш каласыз. Таллыга кунакка килгән берәүнең дә буш киткәне юк иде әле, – дип тасма телләнде егетләр.
Кемгә нинди яулык, сөлге ошый, рәхим ит, җырла, бие, йә шигырь сөйлә – бүләк синеке була. Бүләк итеп каен ботагы да бирәләр – йоласы шундый. Каендагы яулык-сөлгеләрне өләшеп бетергәч, яулыксыз да, сөлгесез дә калучылар каенның калган ботакларын өзеп алып, елгага таба йөгерделәр. Каен ботакларын елгага салырга да тизрәк кайтып китәргә кирәк. Бар да елгага йөгерә. Су читенә килеп җиткәч, теләкләрен ихлас күңелдән әйтеп, каен ботагын агызып җибәрәләр:
– Еллар тыныч, имин булсын!
– Вакытында яңгырлар явып торсын, игеннәр мул булсын!
– Балалар бәхетле, тәүфыйклы булсын!
– Тынычлыкта, пар канатта яшәргә язсын!
Каен ботаклары агымга кушылып китә. Бу яхшы билге, димәк, изге теләкләр Ходайга барып ирешкән.
Күкнең көнбатышында офыктан кара болыт күренде. Ул әкрен генә авылга таба шуыша иде. Берәүнең дә яңгырда чыланасы килми, барысы да абына-сөртенә авылга таба йөгерде. Йомшак җил, болытларны таратып, тау артына куып та китте. Ялтырап кояш чыкты, сибәләп кенә, бөтенесенең дә күңеленә якты өметләр салып, кояшлы яңгыр яуды. Ә җыр агыла да агыла иде...
Таллы тау өстендә челтер чишмә,
Саф суларын эчеп туймадым.
Әйтер сүзләремне әйтә алмагач,
Тагын күрешербез диеп уйладым.
Ак та каеннарга менә яздым
Яфраккаем белән туз өчен.
Газиз башкайларым җуя яздым
Ак калфаккай кигән кыз өчен.
Зинаида ЗАХАРОВА
Комментарийлар