Логотип «Мәйдан» журналы

Кырмыска

Миннехан әтисенә ияреп урманга барган иде.

Уч тутырып, күз камаштырырлык ачык ак төстәге умырзая чәчәкләре алып кайтты. Бәхет кошын тоткандай шат елмаеп, ашыга-кабалана өй ишегеннән кергәндә, әнисе яңа гына мичтән алган бәлешне өстәлгә чыгарып утырткан иде.
– Без кайттык, әни. Менә, сиңа туган көн бүләге! – дип, малай кулындагы умырзая чәчәкләрен әнисенә сузды. – Тик, нигәдер шиңгән инде алар...
Миннеханның әнисе, ике чакрым гына ераклыктагы урманнан кайтып җиткәнче, сулыгып, башларын түбән ияргә өлгергән чәчәкләрне саклык белән генә алып, бер стаканга куйды да:
– Һай, рәхмәт төшкере! Кайгырма, балам, менә күрерсең, берничә минуттан тагын да матур булып күтәреләчәк алар, Алла боерса, – дип сөйләнә-сөйләнә, стаканга су салды.
Әнисе дөрес әйткән булып чыкты. Бәлеш ашаган арада, Миннеханның күз алдында диярлек, умырзаяларга җан керде, таҗлары ян-якка таралып тора башлады. Урманда үсеп утырганнан да матуррак кебек тоелды алар Миннеханга.
Аш өстәле уртасына куелган стакандагы ап-ак чәчәкләргә карый-карый ашап утырган җиреннән, малайның карашы кара тапка төште. Кырмыска! Умырзыяларга ияреп, бер урман кырмыскасы да кайткан! Үзе шундый зур!
Миннехан, өстәл артыннан әкрен генә торып басты да, мич тарафына юнәлде. Морҗага терәлеп үк торучы иске урындык өстендә яткан шырпы кабын бушатты да, кабаттан өстәл янына килеп, гаҗәеп матур, яңа яуган кар кебек ак умырзыя чәчәкләре арасында адашып йөрүче бөҗәкне эзләргә кереште.
Әһә, менә ул кырмыска! Бер кулына яртылаш ачылган шырпы кабын тотып, икенчесе белән чәчәккә үрелде. Кырмыска утырган чәчәкне саклык белән генә селкегән иде, тегесе туп-туры кап эченә мәтәлеп төште. Миннехан шырпы кабын тиз генә ябып, өстәлгә куйды да, нәрсә әйтерсез дигән кебек, әле әнисенең, әле әтисенең күзләренә карап тора башлады.
– Чакырылмаган кунак та бармыни әле бездә? – диде улының хәрәкәтләрен моңарчы сүзсез генә күзәтеп утырган әтисе, ихлас елмаеп.
– Эһе, күрми калганмын шул.
– Их сине, менә хәзер нишли инде ул? – диде әтисе, Миннеханны үртәп.
Әтисенең тел төбен аңлап бетермәде малай.
«Нишли дип... Мин бит аңа начарлык теләмим. Хәзер, бакчага алып чыгам да җибәрәм. Аңламассың бу әтине. Үзе көлә, үзе мине ачулана...»
– Аның да әти-әниләре бар. Алар еракта, урманда калды. Хәзер эзлиләрдер инде бөтен урманны бетереп. «Кая китте икән безнең газиз балабыз?» – дип елый торганнардыр...
– Бала башын катырып утырма инде, – дип бүлдерде ирен Миннеханның әнисе. – Күрмисеңмени, һәр сүзеңне чынга алып утыра.
Миннехан чынлап та бу мизгелдә үзен бик гаепле итеп тойды. Аның гаебе белән ятим калган нәни кырмысканы кызгану хисе хәтта күзләрен яшьләнергә мәҗбүр итте...
Төшке аштан соң, кырмыскалы шырпы кабын учына алып, Миннехан капка төбенә чыкты. Ике бармагын авызына тыгып сызгырып, каршы йорт тирәсендәге койма буенда ямь-яшел булып үсеп чыккан яшь кычытканнарны сыек чыбык белән кыйнап йөрүче дусты Илшатны үз янына чакырды.
– Сәлам, Миннехан! Нәрсә ул? – диде Илшат, дустының кулындагы шырпы кабына ишарәләп.
– Кырмыска!
Миннехан, капны ачып, андагы бөҗәкне Илшатка күрсәтергә җыенган җиреннән, кинәт кире уйлады.
– Чыгып качар дип куркам, – диде дә капны кесәсенә тыгып куйды.
Илшат кулын гына селтәде:
– Ярар ла соң, кырмыска күргән бар инде... Нишләтмәкче буласың?
Миннеханның йөзе җитди.
– Белмим... Илшат, әйдә урманга.
– Нәрсә калган анда бу пычракта?!
– Әйдә инде. Анда пычрак түгел. Әле генә шуннан кайттым. Умырзая җыеп кайтырбыз. Үтеп барышлый әти белән кереп чыкканыек, бер урында бөтен җир өсте ап-ак.
Умырзая сүзе чыккач, Илшатның күзләре ялтырап китте.
– Тучны бармы? Ату кичә апалар барганые, умырзая инде картайган, таҗлары коелып беткән дип кайттылар.
– Ну сиңа ялганлап утырмыйм бит инде мин. Киттекме?
Илшат озак ялындырып тормады. Йөгереп кенә ихаталарына кереп, аягына кәвеш киеп чыкты да Миннеханга иярде.
...Авылдан чыгып, Миннеханнарның бакча башына, урман юлына килеп җиткәннәр иде инде. Хәзер хәйран биек тауны гына менәсе дә туп-турыга урманга элдертәсе.
Юк-бар турында сөйләшеп баручы малайларның юлын тау итәгенә җитәрәк салып куелган бура артында тәмәке көйрәтүче малайлар бүлде.
– Кая юл тоттыгыз, тәти егетләр? – диде арада иң озын гәүдәлесе. –Килегез, давай, ял итеп китегез.
Башта ничек танымаганнардыр, үз сыйныфташлары – сугыш чукмары Мәхмүт икән әле. Дөрестән дә, аның бер яман гадәте бар – теләсә кемгә бәйләнергә генә тора.
– Сәлам, Мәхмүт! – диде Миннехан, тегенең күзләренә туры карарга батырчылык итмичә генә.
Мәхмүткә ияргән малайлар таныш түгел. «Күрше авылдан килгәннәрдер, яки Мәхмүтнең кунакларыдыр» – дип нәтиҗә ясады Миннехан. Аларны Илшат та белми иде булса кирәк, күз кырые белән генә төркем ягына күз ташлады да, туктап җавап биреп тормастан, адымнарын тизләтте. Пәлтә җиңеннән генә эләктереп, Миннеханны да үзе белән өстерәде. Аларны сызгырган тавышлар, моңарчы колак ишетмәгән әллә нинди пычрак сүзләр озатып калды.
Тауга менеп җиткәч, саклык белән генә борылып карасалар – тегеләр арттан килә...
Ул да булмады, малайларны уратып та алдылар. Әлеге дә баягы Мәхмүт Миннеханның якасыннан эләктерде. Һәм шундук этеп тә җибәрде. Миннехан, тайпылып, артында торган икенче малайга килеп сөрлекте.
– Егетләр, бәйләнмәгез әле...
– Әттә-тә-тә, елап та күрсәтәсең мәллә, тәти егет? Еласаң, җибәрәбез, – диде «Колга» Мәхмүт, озак кына куалаганнан соң, ниһаять, корбаны Мауглины котылгысыз почмакка кысрыклауга ирешкән юлбарыс Шерхандай зәһәр елмаеп.
Гәүдәгә үзе дә Илшат белән бер чама булгангадыр инде, «Колга» аңа түгел, кечерәк буйлы Миннеханга бәйләнүне хуп күрде.
Көчләр тигез түгеллеге турында сүз дә юк. Шулай да Илшат югалып, куркып калмады.
– Нинди начарлыгы тиде аның сезгә? Нигә өереләсез көтүегез белән? Күренмәс кеше дип белдеңме әллә Миннеханны?
Илшат, үзенең төртмәле сүзеннән канәгать калып, ихлас елмаеп куйды.
Озын буйлы Мәхмүтнең икенче кушаматы «Күренмәс кеше» икәнен аның иптәшләре дә яхшы белә иде булса кирәк, әйләнә-тирәне шаркылдап көлгән тавышлар күмеп китте...
Узган елны кышкы каникуллардан соң, гомер булмаганны, көннәр кинәт җылытып, яңгыр яуды. Аяк асты – шыр боз.
Миннехан, Илшат, Мәхмүт башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфына укып йөриләр иде әле. Мәктәп Мәхмүтләрнең өенә якын гына. Инде гадәтләнгәнчә, озын тәнәфестә өйгә кайтты да, бераз капкалап алгач, кире мәктәпкә йөгерде. Мәктәп тыкрыгына җиткән иде инде. Лып! Таеп китеп, күлдәвеккә утырды. Кире кайту турында уйлау да юк, тиздән дәрес башлана.
Шыпырт кына класска кереп утырды. Сизеп тора: чалбардан шыбыр-шыбыр су ага.
«Укытучы апа мине такта янына чакырмаса гына ярый инде...»
Берзаман сыйныфташлары көлешкәнгә сискәнеп китте.
– Мәхмүт күренми торган кешеләр белән сугыша, – ди партадашы Вәли.
Бактың исә, Мәхмүтебез җылы бүлмәдә, тәрәзәгә капланган өленге ярыгыннан керүче кояш нурында оеп киткән. Тәнәфес вакытында класста күтәрелгән тузан, кояш нуры белән кушылгач, ниндидер сихри, алтын сызыкны хәтерләтә. «Ычкынып китеп», әлеге сызыкны бармаклары белән «бүлгәләп» утыра икән Мәхмүт. Шул «күренмәс кеше»ләр аркасында харап булды да!..
– Галиев, бас әле, нишлисең син анда? – диде укытучы апа.
Мәхмүт сикереп торып басты һәм... шундук үкенеп тә куйды.
– Оһо-һо, ул бит астына пес итеп утыра икән, – ди Вәли, партадашының әле дә су тамып торган чалбарына ишарәләп.
Сабакташлары янә эчләрен тота-тота көләргә кереште. Гарьлегеннән елап җибәрде шул чагында Мәхмүт.
Билгеле, дәрестән соң Вәлигә дә, башка сыйныфташларына да шактый эләкте. Тик, үткән эшкә салават, шунысы хак: бу вакыйгадан соң «Колга» Мәхмүт «Күренмәс кеше» булып калды...
Борын төпләрендә озын гәүдәле Мәхмүтнең «биштән төргән»е уйнавыннан бик күпләр шүрли иде. «Күренмәс кеше» кушаматын да сирәк кенә, үзеннән өлкәнрәк малайлар авызыннан гына ишетте ул моңарчы. Шуңа күрә, Мәхмүт тәләкә буйлы Миннеханнан бармак буе гына калкурак Илшаттан мондый гайре табигый батырлыкны көтмәгән иде. Әле һаман да тыела алмыйча көлешеп торучы дуслары ягына борылды:
– Нәрсә шаркылдыйсыз? Сезнең дә маңгайларыгыз минем «биштән төргән»не сорый мәллә? Ну-ка, авызыгызны ябыгыз!
Тегеләр кинәт сүндерелгән телевизор кебек тынып калды. Илшатка таба борылганда, Мәхмүтнең күзләре орбитасыннан атылып чыгардай дәрәҗәгә килеп түгәрәкләнгән иде.
– Оһо, менә без ничек батыр икән бит әле!.. Егетләр, кирәкмәгән җиргә кысылган өчен, «Олы юл»ның бу тәти малаен акылга утыртабызмы соң әллә?
Илшат сагаеп калды. Кулындагы пакетны тырпаеп чыгып торучы нарат ботагына элде дә йодрыкларын төенләде.
– Синнән куркыр дисең мәллә, «Күренмәс кеше», әйдә, бергә-бер чыгабыз. Үзең курыкмасаң, кәнишне.
Аны-моны уйлап тормыйча, Мәхмүт, җиңнәрен сызгангандай кыланып, Илшат каршына ук килеп басты.
– Мә, сук, булдыра алсаң, тәти малай, – диде һәм, күзләрен бер мизгелгә генә йомып, битен Илшатка табарак сузгандай итте.
Бу мизгелдән файдаланып калмасаң, алга таба һаман саен кискенләшә барган әйткәләшүнең нәрсә белән тәмамланачагы чамалана иде инде. Илшат озак уйлап тормады – бар көченә «Күренмәс кеше»нең яңак төбенә «менеп төште».
Тегенең атылып-бәрелеп барып төшүе булды, авызларын ачып катып калган иярченнәре аңнарына килгәнче, Илшат белән Миннехан урманга таба элдерттеләр...
Шактый ерак китәргә өлгергәннәр иде инде. Кызу-кызу атлап барган җирдән, Миннехан туктап калды. Үзе бертуктаусыз кесәләрен капшый.
– Илшат! Төшеп калган!..
– Нәрсә югалттың?
– Шырпы кабын...
– Ну нәрсәгә инде ул сиңа?
Миннехан кулын гына селтәде дә кайту юлына кире борылды.
Берни эшләр хәл юк, аяк астын энә күзеннән үткәрә-үткәрә, Илшат та аңа иярде.
Берәр ничек Мәхмүтләр бәйләнгән урында төшкәндер инде дип шикләнгән иде Миннехан. Шулай булып чыкты да. Шырпы кабы ике таш арасында ята иде. Малай аны җирдән күтәреп, ачып карамакчы иде дә, кырмыска чыгып шыларга мөмкин дип, уеннан кире кайтты. «Ярар, беркая да китмәгәндер әле, ачылмаган килеш ята бит», – дигән уй белән, капны түш кесәсенә салып куйды.
– Вәт туймас танаулар!
Илшат әче итеп сүгенеп куйды. Теге малайлар ерак китеп өлгермәгән булган икән, Илшат белән Миннеханның кире борылганлыгын шәйләп, кабат әкрен генә аларга таба атлый башладылар. Барысының да кулында тәпәч.
«Нишләргә? Тизрәк таю ягын караргамы?»
Миннеханның икеләнеп калуын сизеп, Илшат аны култыклап алды.
– Курыкма, – дип пышылдады ул. – Шүрләгәнеңне сизеп алсалар, рәтең бетәчәк – бүген булмаса, иртәгә яки берсекөнгә тотып ярачаклар...
«Күренмәс кеше»нең борынына гына суккан иде юкса Илшат, – ни хикмәт, барлы-юклы ун-унбиш минут эчендә тегенең ике күз төбе дә кап-кара булган. Күзлек кигән, диярсең.
– Акчагыз бармы? – диде Мәхмүт, малайларның сукмагына каршы килеп.
– Ну туйдырдың! Бәйләнмә әле. Синнән куркып тормаганны аңладың бит инде.
Мәхмүт кызып ук китте.
– Бәйләнмәгез?! Дөрес ишетәмме?! Минме бәйләнәм?! Менә миңа нинди бүләк ясадыгыз, мелкота! – дип җикерде ул, үзенең күз төпләренә ишарәләп. – Или акча бирәсез, или... пощады не жди, понял?
– Безнең акча юк. – Миннехан, эшнең тирәнгә кереп баруын сизсә дә, тыелып кала алмады, Мәхмүтне тынычландырып карарга булды. – Үпкәләмә инде юкка. Бала-чага түгел бит инде, канса-канцов. Үзеңдә бит гаеп...
– Акыл сатып торма, яме! – Озын буйлы «Күренмәс кеше»нең карары катгый иде. – Сез миңа түләргә тиеш!
Шулвакыт, аяк астында буталма әле дигәндәй, «Колга» Мәхмүт Миннеханны этеп җибәрде. Тегенең кырмыскалы кап салынган кесәсендәге вак-төяк тиеннәр шалтырап куйды.
– Нәрсә, нәрсә?! – Мәхмүтнең күзләре акайды. – Сез әле алдашып та маташасызмы?! Әниең алдауның гөнаһ икәнен аңлатмадымыни?!
Миннехан кулын кесәсенә тыкты һәм, куркып кына, капны капшап карады. Бармаклары беркөнне кибеткә барып ипи алганнан калган берничә вак акчага тиеп китте.
– Мин аңламыйм, сиңа җитмәдемени соң әле? Смотри, тагын берне өстәп куярга могу, – дип зәһәр елмайды Илшат һәм йодрыкларын төенләде...
Мәхмүт бер мәлгә икеләнеп калды. Илшат белән Миннехан янә урман тарафына ашыктылар. Ә Мәхмүт, гадәттәгечә, алар артыннан кычкырып калды:
– Куркаклар! Барыбер эләктерәбез без сезне, менә күрерсез...
– Ярар, эләктерсәң эләктерерсең инде. Синең белән сүз көрәштереп торырга вакыт юк, – дип, малайлар тау сыртындагы наратлыкка кереп чумдылар.
Урман! Тау башына менеп җиткәч тә, якында гына кебек күренеп тора. Карап торышка монда, кул сузымында гына үзе, ә бара башлагач, аяклар арып бетә.
Тау өстендәге бормалы-сырмалы сукмакны бераз гына булса да кыскарту нияте белән, чираттагы ерганакны әйләнеп үтеп тормаска, турыдан гына чыгып карарга булдылар.
Шайтан! Чыгарсың турыга алай ансат кына! Ерганакта әле кар да эреп бетмәгән ләбаса. Җитмәсә, нәкъ уртасыннан гөрләвек ага.
Берни эшләр хәл юк, кире борылып булмый бит инде, – гөрләвекне сикереп булса да чыгарга кирәк.
Беренче булып Илшат тәвәккәлләде. Гөрләвекнең аръягына сикереп чыккан ахире аздан гына кире шуып суга төшә язгач, Миннехан бераз икеләнеп торды. Аннары, югарырак менеп, гөрләвекнең таррак урынын сайлады да... Бер аягы белән яңа гына кардан арынган юеш җиргә эләгеп, таеп егылды. Үч иткәндәй, нәкъ шырпы кабы яткан кесә ягы белән. Кызыл балчыкка баткан иске киемнәрен кызганмады ул. Кырмыска өчен борчылды. Кабалана-кабалана шырпы кабын кесәсеннән алды, колак турына куеп, тыңлап карагандай итте, саклык белән генә ачып карады да шундук ябып та куйды. Кырмыска капта иде.
...Мескен кырмыска да берни аңламый калды булса кирәк, кинәт бер мизгелгә генә күзен чагылдырган кояш яктысын ничек кабул итәргә дә белмәде ул. Өлгерми калды: аның тар дөньясын кабат төн караңгылыгы биләп алды...
Урманга барып җитәргә бер йөз илле-ике йөз адым калгач, талгын гына искән җилгә ияреп, борыннарны ниндидер саф, сәер татлы ис кытыклый башлады.
– Шәһәр җирендә яшәүчеләр нинди бәхетсез, име, Илшат...
Урман читендәге матурлыктан, салкынча саф һавадан хисләнә-хисләнә, үз уйларына чумып баручы Илшат Миннеханга сәерсенеп карап куйды.
– Ник алай дисең?
– Без авылда торып та мондый матурлыкны, мондый һаваны сирәк күрәбез, шәһәрдә торучыларның бит болар төшләренә дә керми.
– Ну анысы шулай инде. – Илшат үсеп утырган нарат кәүсәсе ярыгыннан саркып чыккан сумаланы тырнагы белән каезлап алып, авызына капты да чәйнәргә тотынды. – Шәһәрнең дә үз плюслары бар. Мисал өчен, анда теләгән вакытта кинога барырга була, циркка. Авылда болар берсе дә юк бит.
«Юк, кайнатмаган килеш бу нарат сагызын чәйнәүдән мәгънә юк икән. Башта он кебек аңкауга ябышты, хәзер инде чәйнәп булмаслык куерды...»
Малай авызындагы нарат сумаласын читкә төкерде.
Әллә нинди әкияти персонажларны хәтерләтүче кәкре-бөкре ботакларга чолганып үсүче галәмәт зур агачларны күзәтә-күзәтә шактый бардылар. Берән-сәрән генә булса да, умырзаялар да күренгәли башлады. Тик алар, дөрестән дә, Илшатның апалары әйткәнчә, инде картаерга өлгергән, карап торышка гаҗәеп матур күренсә дә, иелеп кул белән кагылуга, таҗлары коела да бетә.
– Менә, әйтәм бит, картайган инде умырзая. Апалар әйткәние аны. Кәнишне, май ае җитте бит инде, бу вакытка хәтле нинди умырзая торсын?!
Миннехан иптәшен тынычландырырга ашыкты:
– Борчылма дим бит инде мин сиңа. Урман читендә кәнишне картайган. Җир кибеп беткән бит. Боларын карап та торма. Хәзер килеп җитәбез теге урынга. Үзең дә күрерсең...
Кинәт, моңарчы берән-сәрән генә сайрап куйган ниндидер кош авазыннан башка берни ишетелмәгән урман эчен шытырдап ауган агач тавышы яңгыратты. Малайлар, сискәнеп, бер-берсенә карашып куйдылар да күз чите белән генә тавыш килгән якка төбәлделәр.
Ул да булмады, каршыларына Рәшит абый килеп чыкты. Мәхмүтнең әтисе.
Миннеханның башыннан яшен тизлеге белән «Бетте баш, «Күренмәс кеше» шул арада әтисенә кайтып әләкләгән! Хәзер безнең кирәкне бирә инде», – дигән уй йөгереп узды.
Рәшит абый – урман каравылчысы. Ашыкмыйча гына каядыр баручы малайларны шәйләп, туктап калды.
– Нишләп йөрисез, шүрәлеләр? – дип елмайды Рәшит абый.
– Ә син кая барасың? – дип соравына сорау белән җавап кайтарды Илшат.
Рәшит абый бер кулы белән урман эченә ишарәләде:
– Әнә, тегендә, ташлык янында, кайсыдыр бер явызы утын кискән. Хәзер шуны тотып өшкерәм...
«Ничек инде, урманнан утын әзерләгән кеше явыз буламыни? Кызык, ә мичкә нәрсә ягарга соң? Монда агачларның саны-хисабы юк бит әле...»
Рәшит абый сүзләренә гаҗәпләнүдән иреннәрен бөрештергән Илшатның уйларын ап-ачык укыган диярсең, урман каравылчысы:
– Безнең урмандагы һәр агач, һәр куак санап, тамгалап куелган, бик беләсегез килсә.
Рәшит абый урман ешлыгына кереп күздән юк булды...
– Фу-у, Мәхмүт өчен эләгә инде хәзер дип курыккан идем, – дип куйды Илшат, тирән сулыш алып.
Малайлар, әле генә урман каравылчысы китеп барган сукмакны кисеп чыгып, агачлар арасыннан тагын берникадәр атладылар. Ниһаять, Илшатның түземлеге бетте.
– Карале, Миннехан, әйт әле дөресен, кая алып барасың син мине? Арып беттем бит инде. Әйдә, туктап тамак ялгап алыйк инде...
Миннехан моңа каршы түгел иде, әлбәттә. Ләкин ризалашырга да ашыкмады.
– Юк, хәзер килеп җитәбез, – диде ул. – Әнә, күрәсеңме рогаткага охшаган наратны? Шунда гына мин әйткән җир. Әйдә, барып җиткәч ашап та алырбыз...
«Рогатка» агачы янәшәсенә килеп җиткәч тә, Илшатның авызы ачылып катты. Андагы умырзаяның күплеген, бөтен җирнең күзне камаштырырлык акка күмелгәнен, мондый сөйләп тә, язып та аңлатып булмаслык матурлыкны үз күзләре белән күргән кеше, мөгаен, үзен иң бәхетлеләрдән санарга хокуклыдыр...
Нинди капкалап алу?! Ашыйсы килү теләге, юып алгандай, мизгел эчендә юкка чыкты. Илшат, борын эченнән генә көйли-көйли, умырзая җыярга кереште. Ә Миннехан, әнисенә туган көн бүләге итеп алып кайткан чәчәкләрне кайдан җыйганлыгын исенә төшерергә тырышып, берара хәтер капчыгы төбендә актарынды. Ниһаять, күзе умырзая чәчәкләре арасында ялтырап яткан кәнфит кәгазенә төште. Әйе, чәчәк җыйган чагында, аны Миннехан үзе ташлаган иде бит!
Түш кесәсендәге шырпы кабын саклык белән генә алды да, аны ачып, җиргә куйды.
Кырмыска башта берни аңламыйча, кыймылдарга да курыкты. Таныш агач ботакларын, үтә дә таныш урман һавасын тойганнан соң, инде иреккә чыгуына тәмам ышанып беткәч кенә, туган җире туфрагына аяк басты. «Мине нигә туган җиремнән аерган идең? Нигә кечкенә, караңгы тартма эченә бикләп куеп селкедең-болгадың?» дип ризасызлык белдерүе идеме, исән-имин туган урманына кайтарып куйган өчен рәхмәт әйттеме – башын Миннехан тарафына борып карагандай итте дә туп-туры якындагы кырмыска оясына, иптәшләре янына йөгерде...
Ә Мәхмүт? Билгеле инде, иярченнәре каршында мескен итеп калдырган малайларны ансат кына кичерә алмады ул. Үзенчә, очраган саен «этлек» эшләргә, әче сүз белән булса да кыерсытырга тырышты. Тик Миннехан аңа һич кенә дә үпкәләмәде, үчләшмәде. Бәлки шуңадыр, тора-бара үзара үпкә дә әкренләп юкка чыкты. Мәктәпне тәмамланганда инде шактый гына дуслашып та өлгерделәр...
 
 

Амур ФӘЛӘХ

 

Фото: https://pixabay.com/

 

Комментарийлар