Логотип «Мәйдан» журналы

Күшеккән көчек

Яңгыр, үз эшеннән аерым бер ләззәт тапкандай, кызның битен камчылый.

Шәһәр йортлары болытлардан качамы, әллә инде кызны таптап китәргәме исәпләре – аның өстенә авып килгән кебекләр.
Кыз адымнарын тизләтте. Юк, болай гына котылып булмас, йөгерергә!.. Менә сукыр тәрәзә уемнары белән кешеләрне куркытып утыручы егерме биш катлы йорт. Кыз, карак кебек, як-ягына каранып алды һәм, котылу юлы тапкандай, әлеге төзелеп бетмәгән йорт куенына чумды. Кирпеч ватыклары, каткан измә кисәкләре, пластик шешәләр һәм башка чүп-чар сибелгән баскыч буйлап өскә менеп китте...
***
Нәфисә кечкенәдән әтисе белән әнисенең кычкырышуына ачынып яшәде. Ә талашлар көн дә булып тора иде.   – Күзең чыкканмыни, идән юам бит! Аз гына көтәргә булмыймы тышта?
– Аны нәкъ менә мин эштән кайткан вакытта юарга кирәкме?
– Үзең ю алайса, мә! Башка юмам.
Алар сүзгә килә башласа, берәр почмакка кереп сыена да, колакларын учы белән каплап елый иде кыз. Соңрак бу гауганы ишетмәс өчен көчле музыка куярга күнегеп китте. Инде килеп әнисе, акыртма әле шул нәрсәңне, дия башлагач, наушниклар сатып алды һәм шуннан соң дөнья тавышларын ишетмәс булды. Дөмегеп китмәгәйләре!..
Бервакыт Нәфисәне дус кызы Алия танцы кичәсенә чакырды. Әнисенең помадасын алып иреннәрен буяды, колак артына хушбуй сөртеп куйды. Зур өметләр белән өеннән чыкты.
Алар килгәндә, танцының иң кызган чагы иде. Алия монда тәүге тапкыр гына түгел икән. Таныш егете аны шунда ук биергә дә чакырды. Нәфисә үзе генә басып калды. Ләкин озак тормады, аның янында да бер егет пәйда булды.
Егетне һич тә сүз остасы дип әйтеп булмый иде. Биюгә чакыруны аңлаткан ишарә генә ясады да, кызны биленнән алып, әйләндерә дә башлады. Беренче тапкыр егет кочагында булу рәхәтен кичерде кыз. Аның фикеренчә, егетләр матур сүзләр сөйләргә, кызның күңелен табарга тиеш иде. Ләкин сүзсез генә бию дә аңарда уңайсызлык, читенсенү тойгылары уятмады. Алар бит сөйләшә иде.
Егетнең һәр хәрәкәте: “Син минекеме?” – ди иде. Кыз, күкрәге белән егеткә ныграк сыена барып, “әйе”, дип җавап бирә иде шикелле.
Музыка тынган арада читкә чыгып тордылар. Менә тагын музыка, алар тагын танцы өермәсендә. Шулчак ниндидер таныш шәүлә чагылып узгандай булды. Тагын, тагын... Нәфисә, егетне читкәрәк этәреп, туктап калды. Ләкин шәүлә юк иде инде. Кыз ишеккә таба йөгерде. Атылып урамга чыкты. Чыннан да, сиземләве дөрес булган икән, шәүлә дигәне әтисе иде. Ниндидер ят хатын белән култыклашып, ашыга-ашыга урамны аркылы чыгып бара иде.
Сәер, бик сәер иде бу. Әтисе бит башка шәһәрдә командировкада булырга тиеш иде. Нәфисә аларның артларыннан китте...
Әнисе аны:
– Кайда йөрисең төне белән? Әтиең кайтсын әле... – дип каршы алды.
– Кайтыр микән соң ул? – диде кыз, авыз эченнән генә.
Иртәгесен Нәфисә кичәге йорт каршында озак көтте. Егетләр аңа карап-карап узалар иде, берничәсе икеле-микеле сүзләр әйтергә дә маташып карады. Караңгы төште. Әллә инде кичә күземә күренгәнме, дип уйлый башлады кыз. Шулчак йорт ишегеннән әтисе белән әлеге хатын күренде. Артларыннан озак барырга туры килмәде. Бер квартал да үтмәделәр, серле караңгылыгы белән үзенә тартып торучы ресторанга кереп чумдылар.
Кыз әнисенә шалтыратты...
Нигә шалтыратты ул? Гаделлек урнаштырырга теләдеме? Менә хәзер барысы да гадел. Әнисенең күзләре ачылды. Әтисе китте. Киткәндә Нәфисәгә шундый итеп карады. Аның карашы: “Күңелең булдымы?” – ди иде кебек.
Буталчык уйларына түзә алмыйча, бүген Нәфисә янә танцы мәйданчыгына юл тотты. Теге чакта биегән егет аның хыялыннан китми иде. Ул инде аны үзенең яратканы, мәңгелек яры итеп күз алдына китерә. Алар, имеш, гаилә корганнар, балалар үстерәләр...
Менә музыка тавышы, менә биючеләр. Кыз, хыялында күкләргә чөелгән кешесен, бер күрүдә яратып өлгергән егетен эзли. Һи, әнә бит!.. Егет, нәкъ Нәфисә белән биегәндәге кебек, башка бер кызны кысып кочаклаган да, әйләндерә генә. Кызның колагына нәрсәләрдер пышылдый. Икесе дә чиксез бәхетле...
***
Нәфисә очсыз-кырыйсыз тоелган баскыч буйлап егерме биш катлы йортның түбәсенә күтәрелде. Кинәт авыраеп калган аякларын көчкә сөйрәп, түбәнең кырыена ук килде. Үрелеп, аска карады. Берничә яңгыр тамчысы, юеш чәченнән аерылып, төпсез бушлыкка очты...
Шулчак әлеге бушлыкта ниндидер хәрәкәт сизелгәндәй булды. Каршы як йорт янында, яңгырга артын куеп, мескен бер кыяфәттә көчек утыра иде. Йоны, юешләнеп, тәненә ябышкан, колак очларыннан су ага, үзе бөрешкән, дер калтырый. Күз яшьләреннән арынырга теләгәндәй, башын селкеп ала. Туктаусыз як-ягына карана. Кемнедер көткәнгә охшый. Әйе, көтәдер. Муенында бит каеш, димәк, урам эте түгел. Кемне көтә? Озакмы инде шулай утыра? Хуҗасы аны ташлаганмы әллә югалткан гынамы? Әлеге сораулар, кылычтай ялтырап, кызның йөрәген телеп узды.
Ә чәченнән аерылган тамчылар һаман төпсез бушлыкка оча... Юк, моның булуы мөмкин түгел! Зур гына бер тамчы, кызның чәченнән аерылды да, төшеп китмичә, аның күзләре турысында асылынып калды. Ә бушлык төпсез түгел икән, кыз инде аның төбен күрә. Нәрсә бу?! Нигә җир шулкадәр тизлек белән аңа таба күтәрелә? Ю-у-у-к!..

Марс ЯҺУДИН

 

Фото: https://pixabay.com/ 

 

 

Чыганагы: https://matbugat.ru/news/?id=24682

 

Комментарийлар