Күршемне юксыну
(Яшьтәшем Гарифҗан истәлегенә).
Барый агайның белмәгән эше, тирә-юньдә аны белмәгән кеше булмагандыр. Оста иде аның куллары. Кирәк икән, йортын сала, кирәксә, савыт-сабасын, көрәген ясап бирә. Колхоз эшендә дә уңганнарның-уңганы булгандыр. Язын – чәчүдә, җәен – печәнен чаба, кибән куя, көзен лобогрейка белән урагын ура, ә кышын атлар карый. Хезмәт көнен дә эшләп карый иде инде үзе. Әнә узган елны да берүзенә биш йөз хезмәт көне эшләде ул. Көненә таяк ярым дигән сүз. Шуның өчен колхоздан 60 кило икмәк алды. Таяк саен 120 грамм эләкте ул елны.
Үзе генә булса, тартып-сузып булса да язга кадәр җиткерер иде җиткерүен. Һич югында беренче кычытканга кадәр. Әмма күп иде шул алар. Дөрес, хәләл җефете инде дөнья куйды. Дүрт пот икмәк белән шул кадәр баланы ничек туйдырырга кирәк?! Шыбырлама пешерү өчен дә язга кадәр кимендә унбиш пот икмәк кирәк бит. Сирәк-мирәк кенә умач та угаласаң, бар булганы февральгә дә җитмәячәк. Ипекәй турында уйлаган кеше дә юк. Аны күптән оныттылар инде...
Барый аганың Гарифҗан исемле җор телле, шук бер улы да бар иде. Мин кергәндә, ул сәкенең түренә үк менеп, аякларын бөкләп утырган да әтисенә нидер такмаклый иде. Баксаң, Гарифҗанны шыбырлама туйдырган да, умач ашы ашыйсы килгән икән. Ул тагын көйләп җибәрде:
Иртән дә шыбырлама,
Кичтән дә шыбырлама.
Шыбырлама эчә-эчә
Эчләрем тыгызлана.
Башта Барый ага бер сүз дә эндәшмәде. Тик соңыннан ишетелер-ишетелмәс кенә: «Их, хет шыбырламасына җиткереп булса иде, – дип уфтанып куйды. – Язларны көтә-көтә күзең күгәрер әле, улым!»
Гарифҗан урамга күз ташлады. Анда биек тарантаска утырып колхоз рәисе үтеп бара иде. Аны күргәч, яшьти түзә алмады, тагын җырлап җибәрде:
Идарә, идарә,
Идарә кая бара?
Колхозчылар эштән кайта –
Итәк асларын кара!
Барый агай улын шунда ук сәкедән куып төшерде:
– Нәрсә син, малай актыгы, минем башны Себер җибәрәсең килмидер бит? Әнә, күршеңнең әтисен юк-бар сүз өчен кая алып киттеләр! Үзе дә юк, хәбәре дә... Сталин бабаң бүләк иткән шундый матур, таза тормышны хурларга ничек телең бара? Түзәргә кирәк... Менә коммунизм җитсен дә, җимерттереп яшәрбез, Аллаһы боерса...
– Мин бит мактап кына җырлыйм, әтекәем! Колхоз икмәген урлатмасын, карасын, күз-колак булсын, дим. Аның эше шул бит.
– Болай да урлатмайлар, улым. Беркөнне әнә хатын-кызларның чабата төбенә кергән бөртекләрне дә салдырып кактырган. «Көшел өстендә йөргәндә үзләре тулган», – дип кенә котылганнар хатыннар. Бер уч икмәк чабатада түгел, ә кесәләрендә булса, бик ерак китәселәр икән...
– Ярый, әтекәй, колхоз рәисенә бүтән тел тидермим. Ә менә нәмә дип соң алар безнең самавырны, бәрәңгене алып чыгып киттеләр?
– Налуг, улым, налуг... Түли алмыйбыз бит. Сөт налугы, ит налугы, йон, күкәй налугы... Сыер булмагач, сөтен каян аласың? Сарык та юк. Үзең беләсең, анысын да налуг түләргә суеп саттык. Тавыклар да калмады.
Гарифҗан күзенә төшеп торган чәчләрен артка сыпырып куйды:
Иртән дә шул балтушки,
Кичтән дә шул балтушки.
Балтушкиның өсләрендә
Йөзә иде картушки.
Әйе, бәрәңге нык сагындырган иде бу язда малайларны. Ул елны бәрәңге, чынлап та, булмады. Нәкъ бәрәңгеләнгән вакытта эссе куырды, көзен чикләвек кебек кенә бәрәңге җыеп алдылар. Аның да бер өлешен салым өчен бирергә туры килде. Калганы күп кенә кешеләрнең мартка кадәр дә җитмәде. Авылда инде бәрәңге турында такмакны да, Гарифҗан кебек, гаилә эчендә яшерен генә такмаклыйлар иде:
Башымны да кыралар,
Җилкәмне дә кыралар.
Колхоз икмәк бирмәгәч,
Миңа ышанып торалар.
Акрынлап булса да, яз якынлашты. Малайлар, күзләрен тәрәзәдән алмыйча, карның эрегәнен көтәләр. Тик кар бик акрын эри. Кайчан җир ачылыр? Кайчан беренче кычытканнар күренер? Кайчан атлык һәм юалар борын төртер, кузгалак һәм кукылар үсеп чыгар? Кайчан балтырган, йонлы көпшәләр ашый башларбыз?
Апрель башлары иде. Бәрәңге бакчасының калкурак урынында кар эреп беткән, җирдән җылы пар күтәрелә. Гарифҗан үзеннән дә зуррак көрәкне алды да, шунда таба атлады. Үзе былчырак ярып җир казый, үзе җырлый:
Сагындырдың, әй, саргайттың,
Якын дустым, кәлҗемә.
Кәлҗемә ашыйсың килсә,
Көчләреңне жәлләмә.
Казый торгач, шул кечкенә генә урыннан да алты черек бәрәңге тапты ул. Берүзенә генә булса, бу черек бәрәңгеләрдән ике көн ашарлык кәлҗемә кәтеркәсе чыгар иде дә чыгуын. Тугызау бит алар. Һәркайсына нибары яртышар гына кәтеркә туры килде...
Башка елларны, күп балалы гаилә дип, Гарифҗаннарга авылдашлары булышкалыйлар иде: күчтәнәчен, хәерен кертәләр иде. Быел хәер бирүче дә күренми. Һәркемнең үзенә дә такы-токы гына шул. Авылы белән ачыга халык. Күпләр авыл Советы рәисе күрмәгәндә, төннәрен кача-поса гына үләт базына юнәләләр. Көзен үлгән атлар күмелгән туң каберлекләрне ачып, үләксәләрне бүлгәләп капчыкларга тутыралар да, төн карасында кабат өйләренә таралалар. Иң ачыккан гаиләләрнең казаннарында төннәр буе шул ит кайный. Таң беленер-беленмәс «ат ите»ннән авыз итеп, тамак ялгап алалар да, калганын кеше таба алмаслык итеп яшереп куялар. Югыйсә, тентү-нитү вакытында тапсалар, эшләр харап. Икмәк ни, үләксә ни, сине барыбер Себер көтә. Шуңа күрә бик сак, яшереп кенә «урлады» үләксәне авыл халкы...
Йә Хода, кара туфраклы шушы кырлардан күпме генә икмәк җыеп алдылар! Анысын да халык урлаудан куркып, чәчүлек орлыгына да калдырмый озатып бетерделәр. Чәчүлек дигәнен менә хатын-кызларга, яз җиткәч, бәләкәй чаналар тарттырып, чаналары булмаса, аркаларына капчык астырып, язгы карлы су ярдырып, кырык чакрымдагы элеватордан ташыттылар. Кайсыларыдыр, боз ярылып, суларга төште, күпләре салкын тидереп, сәламәтлекләрен югалтты, дөнья куйды.
Йә Хода, минем ул вакытта моның Бөек империя уйлап чыгарган геноцид икәнен аңларлык акылым юк иде. Авылдашларым да аңламады. Һаман да матур киләчәккә ышанып яшәдек, иң каһәрле геноцидка да түзгәнбез. Ә яшьтәшем Гарифҗан түзә алмады.
Соңгы тапкыр мин Гарифҗаннарда апрель урталарында булдым. Өй эчләре шып-шыр, шыксыз. Сәкедәге тузып беткән киезләре, ертык сүрүеннән йоннары тырпаеп торган өч мендәр кисәген исәпләмәгәндә, өйдә бернәрсә дә юк иде. Ничә кешегә өч мендәр. Йоклаганда, кайсының өстендә ни булса, шуны ябына.
Стеналарында берни дә юк, дип әйтсәм, дөрес үк булмас. Өйнең иң түрендә ике тәрәзә арасында Сталинның хәрби киемдә төшкән рәсеме ябыштырып куелган иде.
Өйдә Гарифҗан гына. Калган туганнары басуда кар астында кышлаган башак җыярга киткәннәр икән. Шул арада эштән Барый ага да кайтып керде. Аны күргәч, Гарифҗан өзгәләнеп ашарга сорый башлады:
– Ашыйсым килә, әтекәй, бер генә кисәген бир!
– Бетте бит, улым. Соңгысын кичә ашап бетердек, – диде ул, Гарифҗанның үләксә итен соравын төшенеп.
– Бернәрсәң дә юкмыни соң, әтекәй? Нигәдер эчем яна...
– Берни дә юк бит, улым. Әнә, апаңнар башак җыеп кайтсалар, ярмалы аш пешерербез. Түз инде!
– Минем хәзер ашыйсым килә, – дип, Гарифҗан елап җибәрде.
Барый ага аны юатырга, туктатырга теләп карады, тик Гарифҗан туктарга уйламады. Менә ул үкси үк башлады.
Берничек тә барып чыкмагач, Барый агай урыныннан сикереп торды да каты итеп өстәлгә сукты:
– Молчать, Гарифҗан, Сталин карап тора!
Шулчак Гарифҗан стенадагы теге рәсемгә карап алды да шып булды.
Шуннан соң мин Гарифҗанны бүтән күрә алмадым. Кар астында кышлаган башактан пешергән «күмәч»не күрмәгәндәй ашаган, мәрхүм. Иң беренче булып ул калдырды якты, иркен дөньяны. Аннары берәм-берәм башка балалары да китә барды Барый абыйның. Барысын да җирләде ул аларның. Иң соңыннан күршеләре үзен җирләделәр.
Тыныч йоклагыз, бәхетсез күршеләрем! Сез көткән якты коммунизм килмәде инде ул. Килмәстер дә. Чөнки сезне җәберләгән Олы империянең башы бетеп бара. Кечесе дә озак яшәмәс. Бәхетле булсак, бары ирекле Татарстанда гына бәхетле була алырбыз. Тик менә көрәшергә сез генә юк. Маңкортларга азрак булса да аңлатыр идегез...
Комментарийлар