Логотип «Мәйдан» журналы

Коткаручы

Бер көн шулай безгә кунакка, хатыны белән улын ияртеп, әтинең туганы килде.

Абыйның исеме – Степан. Ул нигәдер улын гел алдында утырта, тегесе төшмәкче була, әтисе җибәрми.
– Ник аны гел тезеңдә тотасың? Чибәр, рәхәтләнеп йөрсен, уйнасын. Дәү үскән бит инде ул. Әйеме, улым? – ди әти.
– Үземнән җибәрергә куркам мин аны. Нәрсәдер булыр сыман тоела. Беләсеңме, Люба белән булган хәлләрдән соң котым оча. Искә алсам, хәзер дә тәнем чемердәп китә.
– Сөйлә, нәрсә булды? Без бит ничә еллар очрашмадык.
Степан байтак кына уйларына чумып утырды. Ничек сүз башлыйм икән дигәндәй әтигә карап алды. Аннары дулкынланып сөйләп китте.
– Без кордонда яшәдек. Үзең беләсең, урманчы бит мин. Йортыбыз бар, каралты-курабыз шәп иде. Мал-туар тотабыз. Любаша шулар белән мәш килә, өйдә тәртип, кайчан кайтсаң да ашарга әзер. Ә мин инде гел урманда. Иртән юртагыма атланам да, биләмәләрне карап чыгам. Урманны яратам мин. Табигатьнең искиткеч матурлыгына сокланып туймыйм. Башта балалар булмады безнең. Хәер, мин моңа әллә ни борчылмадым да. Шулай итеп дүрт еллап яшәдек.
Степан авыр сулап куйды. Бераз дәшми торганнан соң сүзне дәвам итте.
– Көннәрдән бер көнне безгә кунакка Любашаның сеңлесе Ольга килеп төште. Апасыннан биш-алты яшькә кечерәк. Чибәр, шайтан, сылу гәүдәле, шаян-шук үзе. Әледән-әле аның кычкырып көлгән тавышы яңгырап тора. Любашаның да күңеле күтәрелеп китте. Югыйсә, көннәр буе ялгыз торып боеккан иде.
– Шуннан?
– Шуннанмы... Башка да килмәгән, күңелгә кермәгән хәлләр булды. Беркөнне кайтып киләм – өйгә җитәргә байтак иде әле – атым пошкырып, артка чигенеп куйды. Сукмактан Ольга килеп чыккан икән.
– Син нәрсә, Степа, бер дә игътибар итмисең, күрмисең мине, – ди бу чытлыкланып.
– Кайдан килеп чыктың әле син монда, нәрсә эшлисең, – дим, аптыраганымны сиздермәскә тырышып.
– Кайдан килеп чыктың, дип, мин синең бөтен йөргән сукмакларыңны өйрәндем, кайсы сәгатьтә, кайда буласыңны биш бармагым кебек беләм, юләркәй, – ди бу күзләрен ут уйнатып. – Ник син мине күрмәмешкә, йөрәгемнең ут януын сизмәмешкә салышасың? Нәрсә, ошамыйммы сиңа, Любкадан кай җирем ким?
Шул сүзләрен әйтте дә, халатын салып атты. Минем алда шәп-шәрә сылу хатын басып тора. Гәүдәсе уш китмәле шайтанның, шәп инде үзе. Аңа якын барырга уемда да юк. Ат өстендә утыра бирәм. Китеп тә бармыйм.
– Төш әле ат сыртыннан, нәрсә пешеп җитмәгән бәрәңге кебек җебеп калдың? Ирме син, түгелме? Әллә синең тамырлардан кан урынына су агамы?
Гарьләндем, шулай да аттан төштем. Ул шунда ук муеныма сарылды, кайнар сулышы битемне, колагымны көйдереп алгандай булды. Күпме ялкын, ташып торган дәрт иде анда. Люба белән беркайчан да андый шашу булмады. Менә шул көннән башланды инде баш югалтулар. Ольга мине кайда булсам да таба иде. Без көннәр буе болында яисә кипкән печән чүмәләсендә ауный ала идек. Җәен печәнлектә йоклыйм мин. Ольга һәр төнне минем белән.
– Ә Люба? Соң ул бер дә сизми, шикләнми идеме?
– Мин ул хакта уйлап та карамадым. Уйларлык хәлдә түгел идем. Безнең мөнәсәбәтләрне күрмәсә, сукыр кеше генә күрмәс. Ачыктан-ачык йөрдек бит. Җәй тәмамланып килә, кышка әзерләнергә кирәк. Ольга мине кыстый ук башлады.
– Сайла, Степа, мин яки ул. Син бит мине генә яратасың, озат аны авылга, яки... – ди соңгы сүзенә басым ясап.
– Аның күңелендәге уй минем башыма да килмәде. Бер көнне Люба белән урманга утынга бардык, кайткач арбаны бушата идем, чыпта астында ялтырап минем пычак ята. Яхшы хәтерлим, мин аны алмадым, кирәге дә юк иде. Гаҗәпләндем, әмма артык әһәмият бирмичә, урынына куйдым. Икенчесендә Ольга тагын Любашаның минем белән баруын теләде. Бу юлы инде пычакны минем күз алдында тыкты чыпта астына һәм миңа мәгънәле караш ташлады. Мин бу мизгелдә айнып киткәндәй булдым, котым очты, тәнемә салкын йөгерде. Ул җен орлыгы тәмам ихтыярымны биләгән, ничек тели, шулай биетә башлаган бит. Миндә ике мин көрәшә. Берсе: «Степан, син бит акыллы, төпле кеше, очырт син ул Ольганы моннан, китсен, барысы да үз ярларына кире кайтыр?» – ди. Икенчесе: «Беркем дә белмәс, эзләмәс тә, Ольга белән рәхәтләнеп яшәрсең, ул бит сине өзелеп сөя», – ди.
Күр инде, шул кадәре түбән тәгәрәргә, башыңны югалтырга кирәк бит. Утынны төяп бетердек тә, Люба белән янәшә ауган агачка утырдык. Пычак җирдә, аяк астында ята. Хатынымны биленнән кочкан булам. Үзем уйлыйм: булдыра аламмы, юкмы. Кинәт уч төбендә ниндидер кыймылдау тойдым. Тагын һәм тагын. Сизелер сизелмәс кенә тибенү иде бу.
Мин корт чаккандай сикереп тордым. Яралы ерткыч кебек үкереп җибәрдем. Пычакны шундый көч белән ыргыттым – ул агачка барып кадалды. Аннары көчкә тартып алдым мин аны.
Люба тавыш-тынсыз басып тора.
– Нигә йөкле икәнеңне, балабыз булачагын әйтмәдең? – дим каударланып.
– Степа, кара әле миңа. Минем эчне сукыр гына күрмәс, – ди бу.
Чыннан да, җәй буе мин аңа игътибар да итмәгәнмен бит. Хак әйтәләр: күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге. Баксаң, эче түгәрәкләнеп үскән, йөзен сирәк кара тут баскан. Иң авыры – битәрләми дә ул мине, кумый да. Ә мин читлеккә эләккән җәнлек кебек бәргәләнәм. Күр инде, бөтенләй оятымны югалтканмын бит. Шул явызлыкка кулым күтәрелер иде микән?! Ни булды бу, әллә төш кенәме?! Бер кәнтәй аркасында балам белән аның анасын аздан гына харап итми калдым түгелме соң? Ничек җир күтәрә мине...
Люба дәшми генә күзәтеп торды да, телгә килде:
– Степа, мин барысын да белеп тордым, – дип сөйләп китте. – Китәр идем, нәни бала белән ничек яшәргә, ул исәйгәнче нәрсә хисабына көн күрергә? Ни күрсәм дә сабыем хакына түзәрмен дидем. Бу пычакны беренче тапкырында да, икенчесендә дә күрдем мин. Ольга аны куйганда күзләреңдә курку чагылып китүен дә абайладым. Ни күрсәм, шуны күрермен, Аллаһы ташламас, дидем. Аннары, синең бу эшкә кулың күтәрелмәсенә дә ышандым, нечкә күңелле кеше бит син...
Мин хатынымны кочаклап алдым:
– Фәрештәм син минем, сабыр канатым, – дидем, күзләремә яшь тыгылды. – Кичерә алсаң кичер, – дип алдына тезләндем, башым белән аның эченә сыендым, туасы балама рәхмәт әйтәм, ә ул сизелер-сизелмәс минем битемә тибенә, үзенең барлыгын белдерә.
Өйгә мин ялгызы гына алдан кердем. Ольга мине көтә иде, шунда ук муеныма ташланды.
– Син моны эшләдең, булдыра алдың?! Минем хакка, мәхәббәтебез хакына! – дип тыкылдый бу. Шул арада елмаеп Люба килеп керде. Ольганың усаллыктан йөзе чалшайды.
– Бозау син, ир түгел! Минем менә кулым калтырамас иде, үзем генә алынасым калган!.. – дип акырынды ул миңа кизәнеп.
Менә монда мин чыгырымнан чыктым. Кыяфәтем куркыныч булгандыр инде, Ольга корт чаккандай читкә атылды, йөгерә-кача башлады. Үземне белештермичә, чыбыркы белән эләктердем:
– Өебезгә якын киләсе булма, күземә күренмә, – дип кычкырдым.
Апасының йөкле булуын, бала көтүен дә белгән бит ул. Ә мин?! Гаебемне йолыр өчен гомерем дә җитмәс инде. Улыбыз тугач, урманда, кордонда яшисе килмәде. Барысын да калдырдык та, станциягә күчтек. Анда йорт салдым, мунча җиткердем. Мин хәзер барысын яратып, күңел биреп эшлим. Тормышка бөтенләй башка күзләр белән карыйм, ул минем өчен башка төрле мәгънә алды.
Менә шулай, Егор дәдәй, ә син тезеңдә тотма, дисең. Мин аңа табынырга әзер. Хәзер Любаша икенче балабызны көтә, бәлки тагын да булыр. Ә монысы гомер буена минем коткаручым булып калыр...
 

Хәдичә МАХИЯНОВА

Заһидә Нәбиуллина тәрҗемәсе

 

 

Фото: Николай Туганов

 

 

Комментарийлар