Логотип «Мәйдан» журналы

Кошларда да кеше язмышлары (Нәсер)

Бу елны яз авылга бик иртә килде.

Кояш үзенең нурларын җиргә җәлләмичә чәчә башлагач, җылы яктан авылга ялгыз торна очып килде.

 Узган елда, алтын көз башланыр алдыннан Закир карт күл буеннан, канаты яраланган торна табып, өенә алып кайткан иде. Торнаның канаты төзәлеп беткәч, карт аны иреккә очырып җибәрде.

 

 Тик торна гына, әллә картка өйрәнеп бетте, озак кына авыл өстендә очып йөрде. Соңыннан гына зәңгәр күл буендагы зифа таллар ягына очып югалды. Закир карт күзләрен талдырып, озак кына торна артыннан карап торды. «Менә тагын ялгызым калдым», – дип уйлады ул.

 

 Торна бу елны авылга кайтты...

 

 Авыл очыннан тирә-як белән сокланып бер кеше атлый. Авыл табигате белән сокланып кайтып баручы – Закир картның улы Зариф бит. Димәк, карт ялгызы калмаячак.

 

 Үзен дәвалаганы өчен мондый бүләкне әллә торна бүләк иткәнме соң?

 

 Карт күзләреннән яшь тамчылары тама – зарыгып көткән улы кайткан бит.

 

 Бераздан ялгыз торна да үзенә парын тапты, киләчәк буыны турында кайгырта башлады.

 

 Зариф үзенең туып үскән йортында дөнья көтә башлаган вакытта, ике торна да ояларын җайлап, бергә яши башлаганнар иде.

 

 

 

 

Халит ӘБДЕЛМАНОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

 

Комментарийлар