Логотип «Мәйдан» журналы

«Коммунизм кыры»

Раушания класстагы тавышка сискәнеп уянып китте...

Дәрес беткән, иптәшләре чыр-чу килеп төрлесе төрле якка таралышкан. Кыз кыенсынып, аптырап калды: ничек итеп яраткан география дәресен йоклап үткәргән?! Ул әкрен генә арттагы партада утырган Әлфиядән:
– Ник уятмадың? – дип сорады.
Башка кызлар да ишетеп калып:
– Без уятмакчы булган идек, абый: «Тимәгез, тимәгез, йокласын! Йокласа да, ул барыгыздан да күбрәк белә», – дип безне туктатты.
Раушаниягә тиздән ундүрт яшь тулачак. Аңа классташлары, бигрәк тә география укытучысы Мөхәммәт абыйсы алдында оят иде. Ичмаса, партадашы Зөлфия дә бүген мәктәпкә килмәгән, ул янында утырса, йокларга ирек бирмәс иде.
Дәресләр тәмамлангач, Раушания, урамдаш кызлары белән бергәләп кайтасы килмичә, китапханәгә кереп китте. Кирәкле китабын алгач, урамнан түгел, бакчалар артыннан су буйлап кайтырга ниятләде. Дәрестә йоклап китү кызны әллә нинди уйларга этәрде, үзләренең тормыш-көнкүрешен күзаллады, аны арыткан-алҗыткан, дәрестә йоклап китәргә мәҗбүр иткән кичәге көнен яңадан күңеленнән үткәрде.
Аларның әниләре тавык фермасында эшли, шуңа җәен-кышын иртәнге бишенче яртыда торып, фермага әниләренә булышырга йөриләр. Чиратлап: бер атнада – Раушаниядән ике яшькә олырак Рәйханә апасы, икенче атнада ул әнисе белән фермага бара, ә өйдә калганы, алар белән үк иртә торып, иртәнге бетмәс-төкәнмәс эшләрне мәктәпкә киткәнче төгәлләргә тырыша. Кышын мич ягу, самовар кайнату, маллар ашату, ә җәен сыер савып, малларны көтүгә озату, кош-кортларны ашату, чәй әзерләү, чәй суы бетсә, көянтәләп, күрше урамнан су алып кайту.... Әле көндәлек эшләргә өстәмә рәвештә, биш-алты көн саен иртән ипи басарга да кирәк. Гаилә ишле булганга, мич тутырып, тирән калай савытларда ипи салалар. Мичкә сигез ипи сыя. Камыр куя торган агач мичкә бик зур, ипи баскан чагында Раушаниянең беләге тулысы белән камыр эчендә була. Әниләре камырны кулларыннан кубып төшкәнче, тирләре чыкканчы басарга куша. Кайбер иртәләрдә фермага апасы белән икәү генә дә баралар. Кичә дә шулай булды. Җәй көне фермага йөрү, авылны чыккач ике километрлап барылса да, күпкә җиңелрәк. Йокы да тиз ачыла, салкын бураннар да юк. Кышларын иртән бик салкын, өстә дә юкарак, йокы да килә, кайчагында кыз әнисенә ышыкланып, йокымсырап бара. Фермага килеп кергәндә, җәйгә таба күселәр дә артык күп күренми, ә кышын... утны кабызуга йөгерешә башлыйлар, әйтерсең лә сабан туенда ярышалар. Җәен тавыклар да иртә уянып, куначаларыннан төшә, ә кышын, төшәргә иренеп, шунда йомышларын йомышлап утыралар, кунача астын себерергә кергәч, кай җиреңә эләгә инде... чирканып китәсең. Кунача асларын себереп чыгу берни түгел, ә менә зур таска тутырып, тәрәзә аша тавык тизәген түгү – бик авыр хезмәт, эчләр аска төшеп киткәндәй тоела, күз аллары караңгыланып куя. Җыештыру эшләре төгәлләнгәч, тавыклар ашату мәшәкате шулай ук җиңелләрдән түгел, чөнки башта зур агач тагаракка он, су салып, көрәк белән болгатасы, аннан унике литрлы чиләкләргә тутырып, улакларга салып чыгасы. Йоклап йөреп булмый: мәктәпкә соңга калуың бар.
Йөгерә-йөгерә кайтып чәеңне эчәсең дә мәктәпкә чабасың. Менә анда рәхәт! Беренчедән, авыр эштән ял итәсең, икенчедән, гыйлем дөньясында гизәсең. Укытучылар белемле, һәрберсе үзенең фәне белән мавыктыра белә. Кыз бөтен игътибарын туплап, укытучыларын тыңлый, чөнки өйдә озаклап дәрес әзерләү мөмкинлеге юк: эш тә күп, кечкенә өйдә ничә кеше... фикер туплап та булмый, язма биремнәрне «икеле» куймасыннар өчен тиз-тиз генә сызгалап булса да куярга кирәк! Чөгендер утаган-сирәкләгән көннәрдә исә дәрес әзерләү өчен төн генә кала.
Мәктәптән соң... өйгә. Чәеңне эчкәч, өч-дүрт километр ераклыктагы чөгендер басуына барасы. Аны нигә шулай ерак чәчкәннәрдер инде?! Колхозчылар: «Бу басуларны овсюг (кара солы) баскан, шуны чистарту өчен чөгендер чәчкәннәр», – дип сөйләнәләр, бәлки, дөрестер дә. Менә инде дүртенче ел апасы Рәйханә белән икәүләп колхозның берәр гектар шикәр чөгендерен эшкәртәләр, аннан соң көзен ул чөгендерне кул белән алып, машиналарга төяп, Чишмә шикәр заводына озатасы... Акчасы да әллә ни түгел дә... ишле гаиләгә иш янына куш инде. Күпмедер вакыт үткәч, колхозчыларга хезмәт хакы исәбеннән шикәр комы да бирәләр. Кызлар колхозчы булмасалар да, Такташ абыйлары язганча:
Хыял безнең өчен чит бер нәрсә,
Һәрбер теләк – якын киләчәк!
Һәрбер колхоз, һәрбер гигант совхоз
Яшәү көче безгә бирәчәк! – дип ышаналар.
Мәктәптә дә елдан-ел тормышның яхшырачагын, шушы гасырның 80 нче елларында коммунизм төзеләчәген сөйлиләр, шуңа күрә авыр булса да, тырышырга туры килә.
Бишьеллыкның бөек гигантлары
Һаман үсә,
Һаман күккә таба үрелә,
Башларыннан инде сез яшәгән
Коммунизм кыры күренә...
Кызның уена кабат мәктәптә ятлаган шигыре искә төште.
Әлегә Такташ язган коммунизм кыры түгел, чөгендер кыры гына күренә... Алай дисәң, ышандыруларына караганда, коммунизмга ун еллап кына вакыт калган... тырышырга, тырышырга, без бит – коммунизм төзүчеләр. Быел комсомолга алганда да коммунизм турында бик күп сорау бирделәр. Якты тормыш төзүчеләр һич аптырап тормадылар, чатнатып җавап бирделәр. Уставны да ятлаганнар, дөнья хәлләреннән дә хәбәрдарлар, чит илләрдәге капиталистларның балаларны эксплуатацияләве турында да беләләр. Безнең илдә балалар – патриотлар, коммунизм төзүдә катнашалар. Раушания ун яшеннән апасы белән икәү генә берәр гектар чөгендер эшкәртә. Кыз комсомолга кергәндә, эченнән генә Аллаһка ялварды: «Нинди генә сорау бирсәләр дә, берүк, Аллаһ бармы, аңа ышанасыңмы, дип сорамасыннар!» Аның догасын Раббыбыз кабул итте, Раушаниягә андый сорау бирмәделәр.
Чөгендер басуына көннең иң кызу вакытында килеп җиттеләр. Күрше-тирәдәге колхозчы апалар, аларны артта калдырып, узып ук киткәннәр. Алдагы көнне дә, аларны куып җитәр өчен, караңгы төшкәнче басудан кайтмадылар. Чөгендерне беренче кат сирәкләү уку вакытына туры килә шул. Икенче кат сирәкләү каникул вакытында, анда инде кызлар башкалардан калышмыйлар, бригадир Баганай аларны гел мактап, күңелләрен күтәреп китә. Бригадирның исемен белгән кеше дә юк, кушаматы белән «Баганай» дип кенә эндәшәләр. Ул аңа үпкәләми дә, багана кебек озын буйлы булгач нишләсен. Шикәр чөгендерен сирәкләгәндә китмән рөхсәт ителми, кызлар тезләнеп, икешәр рәт алып, куллары белән туфракны сөзеп баралар, шулай итмәсәң, чүпнең тамыры кала да, яңадан курпылап, урман кебек үсеп китә. Кичкә кадәр куллар шулкадәр арый, бөтенләй бер нәрсә дә сизми башлый. Ул кулларның яргаланулары... әрнүләре... Иптәшләре алдында Раушания кулларын яшеребрәк йөри. Кич өйгә кайткач та вак-төяк эш җитәрлек. Инде барысы да йокларга яткач, кыз, верандага чыгып, дәрес әзерләргә тотына, тик әлсерәгән эттәй арылган: куллар тыңламый, күз йомыла, әз генә черем итеп алыйм, дип башын өстәлгә куйса, йоклый да китә, аннан дерт итеп уянып, яңадан китап-дәфтәрләрен актара башлый. Язма биремнәрне яртылаш булса да сызгаларга кирәк, ә телдән бирелгән өй эшләрен әзерлексез дә сөйли алыр, тәнәфесләрдә дә караштырыр. Кыз бигрәк тә инша язарга ярата: яза башласа, дөньясын оныта, татар теле һәм әдәбияты укытучысы аның иншаларын дәрестә классташларына да укый.
Ярый әле амбарда эшләүләр, тирес сугып йөрүләр уку вакытына туры килми. Бу якларда ягу өчен тирес сугалар. Бик мәшәкатьле, авыр эш булса да, суык вакытта ягу өчен бик ярап тора, чөнки урман ерак, агачларны кисәргә дә рөхсәт ителми. Мал асрагач, тирес күп. Ел буена җыелган, янган тиресне ишек алдына тараталар, су сибеп, атлардан таптаттыралар, аннары кулдан ясалган төрле зурлыктагы (гадәттә ике кирпеч сыешлы) агач стан- калыпларга салып, яңадан аяк белән таптап, такта өстенннән шудырып алып, алдан әзерләнгән урынга илтеп салалар. Алар кирпечләрне урамга ук чыгарып салалар, маллардан саклау өчен әтиләре киртә тота. Берничә көннән, кирпечләр бераз җилләгәч, кырынайтып киптерәсең, тагын бераз кипкәч, бишәр-алтышар итеп бер-берсенә сөяп, бастырып киптерәсең, тагын бераздан рәшәткә формасында әз-әзләп өясең, аннан койма буена рәшәткәләп тезәсең, ныклап кибеп беткәч, абзарга кертеп өясең. Тирес сугу, аны киптерү җәй буена сузыла. Өй миченә дә, мунчага да тирес ягыла. Билгеле, аны яндырып җибәрү өчен керосин кирәк. Керосин беткән вакытта, яндырып җибәрә алмыйча елап та утырасың. Кызларның уңганлыгын күреп, авылдашлары да тирес сугышырга чакыралар. Берсенең дә үтенечен кире какмыйлар, бераз акча да эшлиләр. Авылда бер стан тирес суккан өчен бер тиен түлиләр. Үткән ел алар урамындагы Сылу апа Раушанияне, тиресне әйбәт суга дип, үзен генә чакырды. Өч көнгә якын ел буена җыелган тиресне берүзе сукты, да әнисенә Ленин бабай сурәте төшерелгән ун сум кызыл акча кайтарып бирде. Бер станга бер тиен түләнгәч, бер мең стан тирес суккан, һәр станда ике кирпеч булгач, ике мең кирпеч була. Авырын-авыррак инде, нишләтәсең... Алар яшәгән урамда ялгыз әбиләр күп, кызлар аларның да бәрәңгеләрен утарга-күмәргә өлгерәләр. Әбиләргә булышулары – савап өчен, әниләре шулай ди, бернәрсә дә алырга рөхсәт итми. И ул әбиләрнең матур сүзләре! Теләкләре җаннарны эретә, тагын да күбрәк яхшылыклар кыласы килә башлый.
Уйланып барган кыз елганың икенче ярындагы Мөхәммәт абыйларының өен күреп алды да йөрәгенә әйтеп аңлата алмаслык җылылык йөгерүен сизде. Йоклап утырган укучыны күреп тә ачуланмыйча, уятырга теләүчеләрне дә тыеп калган йомшак күңелле чын мөгаллим! Йоклавының сәбәпләрен дә чамалагандыр Мөхәммәт абыйсы, авылда бөтен кеше күз алдында бит. Көзен фермага агитатор булып килгәндә дә, әнисе урынында иде кыз.
Иртән генә түгел, кайвакыт көндезләрен дә фермага барырга туры килә: өйдә биш укучы (барлыгы тугыз бала), һәр чирек саен ата-аналар җыелышы... «ата-аналар» җыелышы булса да, нигездә җыелышка әниләр килә; әниләре район советы депутаты буларак еш кына район үзәгенә сессиягә дә йөргәли.
Кыз тагы арырак китте. Монда кипкән чишмәләр... Элегрәк, кечкенә чагында олы апасы Раилә белән ай яктысында суга йөриләр иде, хәзер инде чәй суына еракка – күрше урамга, ике тыкрык аша йөриләр. Аш-суга гына түгел, кер юарга да шунннан су ташыйлар, чөнки ихаталарындагы су каты, керләрне агартмый.
Уйлана бара торгач, Раушания өйләренә кайтып җитте. Алар авылның иң читендә торалар. Авыл алты километрга сузылган булса, мәктәп авылның уртасындарак, ике-өч чакрымлык аулак юл – уйланыр өчен шактый ара.
Коммунизм кырына да ерак бугай шул әле. Кыз чәен эчәр дә, ул араны якынайту өчен, бүген дә апасы белән чөгендер кырына юл тотар...

 

 

Рәзинә МӨХИЯР

Николай Туганов фотосы

Комментарийлар