Логотип «Мәйдан» журналы

Көмеш беләзек

Хикәя.

Ишегалдында дөнья бетереп чуар тавык кытаклый.
– Күкәй салып чыккандыр инде, рәхмәт төшкере, – үзалдына сөйләнә-сөйләнә Җиһан карчык урыныннан кузгалды. Кайчандыр ишегалдын тутырып йөргән кош-корттан калган бердәнбер тавык ул. Картайган, кулыннан хәле китә барган саен казлар, үрдәкләр дә бетте, тавыклар да кимеде. Бу тавык – үзенә иптәшкә дип калдырганы. Авылда бердәнбер чуар тавык әле ул, җитмәсә. Бөтен күрше-тирәнеке озын торыклы, юан ботлы таза ак тавыклар. Инкубатор тавыклары. Элегрәк Җиһан да шундыйларга кызыккан иде. Тик ата-бабадан калган нәселне юк итәсе килмәде. Гомер буе шушы талымсыз чуар тавык белән көн күргән ләбаса. Аннан инкубаторныкыларның сәер ягы да бар икән әле! Йомыркасын теләсә кая сала, черләми, утырмый, чеби чыгармый. Әллә нинди кысыр тавык алар. Чын тавык кебек тә түгел. Җиһан карчык, шуларны уйлый-уйлый, җим туглый. Менә, коштабагын күтәреп, ишегалдына чыгар, бер күкәй салып бөтен дөньяны яңгыратучы тавыгын шелтәли-шелтәли, аның ашаганын күзәтер.
– Кыт-кыт-кыт, – дияр тегесе.
– Әйе шул, авырып торам әле. Бүген соңлабрак чыгылды инде, – дияр Җиһан. Тавыкның үз көне – көн, үз теле – тел: «Кыт-кыт- кытак», – диеп кабатлар.
– Шулай шул, инде миңа да вакыт җиткәндер, ахрысы, – дияр Җиһан. Әйтсә дә үкенеп әйтми ул аны. Дөньяның асылына төшенгән, яшәү белән үлемнең табигый хәл икәнлеген күңеле тойган, кайчан да бер шулай булырга тиешлеген аңлаудан килгән тынычлык ул. Кеше гомере кыска да, озын да була ала. Ничек яшисең бит...
Җиһан сызланып-сыкранып кына бәбкә үләне, алабута-кычыткан баскан ишегалдына чыкты. Түбәләре кыйшайган сарай-келәтләргә, аварга җыенып урам якка сөрлеккән коймаларга карап торды, сузып көйли-көйли аваз салды:
– Ти-ти-ти-ти-ти!..
Җан-фәрманга чабып, үлән арасыннан чуар тавык килеп чыкты, җим салган җамаякка таба йөгерде. Тавык җим чүпли, Җиһан карчык, баскыч төбенә утырып, кояш җылысында йокымсырый.
Берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе чибәр җиде бала үстерде ул. Алары да, кемне сокландырып, кемнәрнедер көнләштереп үсә тордылар, тормышта үз сукмакларын, үз юлларын табып китә тордылар. Китә тордылар... Шуларны уйлагач, ирексездән сыкранып куйды. Бәгырьләрен ярып чыккан балаларның барысын бергә, берьюлы күрә алмавына үкенү хисе йөрәген авырттырып чәнчеп алды. Әйтерсең сизмәстән ачык ярага кагылды. Авырту көчәйгән саен, карчыкның да фикере йөгерегрәк була барды:
– Акылым камил, зиһенем саф чагында балаларны җыярга, бәхилләшергә кирәк түгел микән? Хушлаша алмый китсәң, үлгәч тә җаныңа тынычлык табалмассың аннан. Бүген үк нәсел-нәсәпкә хәбәр салырга кирәк. Белеп булмый, әҗәл кайчан киләсен әйтеп йөрми.
Бик җәһәт кенә урыныннан күтәрелмәкче иде, эчендә, күкрәгендә нәрсәдер шартлап өзелгәндәй булды. Төбенә балта чабылган, кайсы якка аварын белмәгән яшь каен шикелле чайкалып алды да үлән өстенә килеп төште. Чуар тавык чырыйлап-чырыйлап бер якка атылды, ишегалдында сәер тынлык урнашты.
Бакчасында кыяр түтәлләренә су сибеп йөргән күрше хатыны Хәят булмаса, Җиһан әбинең шушы хәлендә күпме ятасы да билгесез иде. Ярый әле күршесе булды. Ярый әле тавыкның чырыйлап кытаклаганын ул ишетте. «Әллә мәче-фәлән кергәнме, эт-фәлән йөриме» дип, күршесе ихатасына сузылган Хәят, баскыч төбендә яткан Җиһан әбине күреп, ашыгып-кабаланып аның янына йөгерде.
– Йа Хода! Нинди изге карчык иде бит! Ни булган инде тагы? – дип сөйләнә-сөйләнә әбинең изүләрен ычкындырды, беләгеннән тотып, кан тибешен чамаларга тырышты. Ярдәмгә кемне дәшәргә дә белмичә, аптырап катып калды.
Бераздан әбинең күзләре ачылды, сәерсенеп бер Хәяткә, бер үзенә карап алды һәм, авыз эченнән нидер укый-укый, аягына басарга тырыша башлады. Хәят әбине иңнәреннән кочып алды, һәм алар сүзсез генә өйгә атладылар.
– Ярый син кергәнсең әле. Әллә нишләп күз алларым караңгыланып китте, – диде Җиһан карчык, түр башындагы караватка барып утыргач. – Әле үзем дә синең янга кермәкче идем. Сабан туе җитә бит. Балаларны чакыртып тилиграм суктырасы иде. Кайтып бер күрсеннәр иде, дим...
Калтыранган куллары белән ул мендәр астыннан бер төргәк хат чыгарды, кулъяулык читенә төйнәгән вак акчаларын чишә алмый азапланды:
– Син инде берсен дә калдырма, Хәят! Сабан туе, диген... Кайтыгыз, диген... Бик күңелле буласы, дип тә яз. –– Бераз уйланып утырды да өстәп куйды: – Әниегез бик сагынган, дисәң дә ярар микән?..
– Чирләп киткәнеңне дә әйтимме соң?
– Юк, юк! Анысы кирәкмәс. Кеше борчып...
– Алай димәсәң, кайтырлар микән соң, Җиһан түти?
– Нишләп кайтмасыннар! Син кайтырлык итеп сук. Сручный итеп. Теге... чәчәкле язу белән барырлык итеп...
– Ярый, ярый, Җиһан түти. Шулай итәрмен.
Әмма сүзендә тормады Хәят. Авыл почтасыннан киткән телеграммаларда «Кайтыгыз. Сабан туе» диясе урынга бары дүрт бөртек кәлимә: «Әниегез авыр хәлдә, кайтыгыз» дигән сүзләр генә язылган иде...
Җиһан карчык сандык актара. Почмакларына җиз калай сугылган, ян-якларына һәм капкачына бизәкләр төшерелгән яшел төстәге сандык ул. Җизләре күкселләнеп тутыккан, буявы купкан урыннарда шәрәләнгән такта еллар үтү белән каралган; каен күмере төсенә кергән. Үлемтеккә дигән бар нәрсәсе шунда саклана Җиһанның. Әле моннан егерме еллар элек үк әзерләп куйган иде. Еллар үтә торды, җәйләрне – кыш, кышларны җәй алыштырды, ә Җиһан гүяки аларны сизмәде дә, таш кебек таза карчык булып, үз көенә яши бирде.
Йозагына ачкыч тыгып боруга сандык эченнән талгын көй ишетелде. «Шушы чыңнарына кадәр сагындырган икән. Ә мин, тиле, быел ачып карарга да онытканмын», – дип уйлап куйды ул. Юкса язлар җиткән саен ачып, бар нәрсәсен карап, барлап чыкмый калганы юк иде. Каударланып, сандыкның капкачын күтәреп җибәрде дә ишен-ишкә, төрен-төргә аерып, кадерләп салып куйган әйберләрен күздән кичерергә кереште. Кызыл башлы чүпләмле сөлгеләр, шакмаклы бизәк белән тукылган ашъяулыклар, киндер тастымаллар чыкты. Аларны аерым бер урынга өя барды. Әйберләр әле бүген генә салып куйгандай яңа, саф иде, керсез иде. Ник бер генә искерү галәмәте булсын. Тыштан күгәргән кебегрәк күренгән сандыкның эче сап-сары булып балкып, яктырып тора. «Балаларыңның балаларына җитәр бу, сандал агачы белән эчләнгән». Кайчандыр әтисенең кемгәдер шушы сандык турында сөйләгәне, өзек-өзек кенә хәтердә калган сүзләр искә төште. Аның хуш исе йөз еллар үтсә дә бетми, имеш. Каяндыр Кытай якларыннан, Һиндстан тирәләреннән кайткан кыйммәтле агач ди ул.
Бетмәс-төкәнмәс уйларына бирелеп, балачак-яшьлек хатирәләренә чумып, Җиһан сандык эчен актара... Ни җыелган, ни нәрсә сакланган? Үзе китсә, төсе итеп сакларга балаларына, оныкларына нәрсә кала? Яңа яуган кар сыман күзләрне камаштыручы ак ситсы төргәге килеп чыкты. Кан юллары зелпе тамырыдай тармакланган ябык кулы кәфенлеккә кагылып кына үтте. Сандыкта яшьлек истәлекләре, кыз чакның кадерле ядкарьләре дә саклана. Тизрәк шуларны күрәсе, алар аша, бер генә мизгелгә булса да, кире яшьлеккә кайтасы иде. Сандык төбенә төшкән саен хәрәкәтләре җитезләнде, ашыга-кабалана башлады һәм иң астан түземсезләнеп эзләгән төргәген тартып чыгарды. Чулпы, хәситә, яка чылбыры... Буыннан буынга күчеп килгән гаилә ядкарьләре. Җиһан токымындагы күпме кызлар шуларны чылтыратып кияү йортына аяк басмаган да, кадерләп сандык төбендә сакламаган аларны!.. Җиһан төенчекне чишеп җибәрде дә бер мәлгә катып калды. Инде онытылып беткән беләзеккә күзе төшкән иде аның. Баш-башларына арыслан сурәте ясалган, уртасына яшькелт-зәңгәр төстәге зур фирәзә таш куелган һәм еллар үтү белән инде шактый ашалган зиннәт, нишләптер, бүген башкача күренә иде кебек. Юкса әби-бабамнар төсе, бианам истәлеге дип кенә сакланган, күзгә-башка бәрелеп тормаган нәрсә иде ул. Ә менә бүген... Шул беләзектән агылган нур күзләрен камаштырды да инде аның.
– Әллә күземә күренә инде, Ходаем... – Җиһан күзләрен йомгалап алды. Хәтта беркавым кулы белән каплап торды. Беләзектәге балкыш кимемәде, ә игътибарны үзенә тарткан, чакырган көче арта гына барды. Алыргамы-юкмы дип икедәнеп торганнан соң, үзалдына көлемсерәп куйды:
– Һе, карт дивана. Ничәмә ел сандыкта яткан беләзек нурлана димени?! Исәр!..
Беләзекне кулына алды да, тәрәзә янына килеп, әйләндереп-әйләндереп карый башлады. Кояш нуры төшкәндер, шуннан чагылып ялтырагандыр дип уйлаган иде, әмма ялгышкан икән. Тәрәзә янында да беләзектән җылы нур агылуын дәвам итте, ә шома зур фирәзә исә үтә күренмәле яшькелт-зәңгәр балкышка чумды. Эчке ягында гарәп хәрефләре белән төшерелгән язу да беленер-беленмәс кенә иде. Өстәлдә яткан күзлеген алып килде, бер яктан сынган сабы урынына әтмәлләнгән керешне колагына элеп укырга тырышып карады. Ләкин күпме азапланмасын, беләзекнең кыршылмыйча калган урынындагы «...гәүһәр даш улмаз...» һәм «...кадрени ахмак белмәз...» дигән сүзләрне генә аера алды. Башкалары инде ашалып беткән, танырлык түгел иде.
Җиһанның башы әйләнеп китте. Йөрәге калтырауга түзә алмыйча, сандык янындагы урындыкка барып утырды да беләзектән укыганын дога укыгандай кабатларга кереште: «Гәүһәр даш улмаз, кадрени ахмак белмәз...» Әйтерсең әлеге сүзләр түгел, хәтергә уелган вакыйгалар кабатлана иде.
...Өченче көн инде буран котыра. Салам түбәле өйнең кыегында җил улый. Җил тавышына кушылып, Җиһан белән бианасы кулында орчык зырылдый. Сәкегә тезелешеп, балалар йокыга талган. Ә алар ап-ак йонны эрлиләр дә эрлиләр. Фронтка җылы оекбашлар, җылы бияләйләр кирәк. Бәлки әле йөрәк җылысы кушып бәйләнгән шушы оекбашларның берәрсе Җиһанның иренә, Дәүләткә дә барып эләгер. Шуны уйлау күңелендәге сагышны баса, бик азга булса да кайгыны оныттыра.
Кичләр озын, сөйләшер сүзләр күп. Бианасы балаларны карап килә дә салмак, басынкы тавыш белән көйләп укый башлый. Китаптан түгел, яттан укый. «Түземлек, сабырлык бир, Ходаем!» – дип тәкрарлый-тәкрарлый укый. Аның тавышы әллә ничек серле һәм тылсымлы булып яңгырый:
Гәүһәр даш вә-ләйкин гәүһәр даш улмаз,
Дикмә кеше гәүһәр кадрен кийас кыйлмаз,
Бу вәземнең кадрени ахмак белмәз, –
Гакил кеше дыңлар, аңлар, белүр имди...

– Бу сүзләр менә бу беләзектә дә бар, – дип, ябык кулын Җиһанга сузып күрсәтә биана. – Әнием истәлеге ул. Хикмәтен бер сиңа да әйтермен әле... Яшьсең әле... Түземең генә җитсен...
Җиһан боларны өр-яңадан күргән, бианасының тавышын ишеткән кебек булды. Калтыравык тавыш белән «Йосыф китабы» көенә сузып җибәрүен «сизми дә калды. Үзе көйли, ә күңелен үкенү хисе телгәли: «Мин дә кадерен белмәгәнмен. Анам сүзенә сансызлык күрсәткәнмен. Беләзек шуны кисәтәме әллә? И Ходаем, бердәнбер теләгем бар: Дәүләт токымыннан булган балаларым белән хушлаша алсам иде дә, бу хикмәтне аларга әйтә алсам иде. Исән чагымда кайтып җитә күрсеннәр иде», – дип, беләзекне кытыршы куллары белән ышкый-ышкый, авыз эченнән сөйләнергә кереште һәм шул мизгелдә балкышның көче кимүен күреп алды. Әле яңа гына яшькелт яктылык сибеп торган фирәзә тоныкланды, көмештәге нур сүрелә төште кебек.
Җиһан карчык хәтерендә яңарган вакыйгалар төзек бер сурәт алмыйча интектерде.
– Хәтер дигәнең тишек иләккә әйләнгәч, ничек булсын инде, – дип уфтанды ул. Килен булып төшкән вакытлары, тирә-якта дан тоткан батыр егет Дәүләтнең асыл көрәшче чаклары исенә төште. Их, үкенечкә калган көннәр күпме дә, кире кайтара алмаслык хәлләр күпме! Берсен-берсе сөешеп туя алмастай кадерле көннәрнең дә тәмен тулысынча тоя алмый калдылар шул. Ил өстенә бер-бер артлы күпме афәт килде, күпме кайгы, каргыш иңде. Дәүләтен берсе дә читләтеп үтмәде. Яуга чыгып киткән җиреннән ярты дөньяны урап, ярым үле, ярым тере хәлендә нигезенә кайтып егылды. Кулыннан килгәннең барысын да эшләде Җиһан, көн димәде, төн димәде, анда чапты, монда чапты, ничек итсә итте, әмма ярты ел дигәндә Дәүләтен аякка бастырды. Тик бергә озак яшәргә язмаган икән. Йөрәге янына уелып кергән мина ярчыгы җир куенына алып та китте аны.
Истәлекләргә бирелү күңелен алгысытты, авызы кипте.
«Чәй куярга кирәктер, ахрысы, – дип уйлап куйды Җиһан. – Их, ялтырап торган җиз самавырны гөжләтеп бер эчсәң икән ул чәйне. Кәрәзле яңа бал белән, мәтрүшкә белән...»
Үзе дә сизмәстән беләзекнең ташын, бизәкләрен сыйпый башлаган иде. Аның кинәт балкып киткәнен һәм янә тоныкланып калганын абайлады. Алъяпкыч итәге белән күпме ышкымасын, элеккеге нур кире кайтмады. «Нишләп һаман сүрелә соң бу?» – дип эче пошты Җиһанның. Әмма беләзектән күзен алуга тагын бер кат аһ итте. Бүлмә уртасындагы иске өстәлгә чигүле ашъяулык җәелгән, аның өстенә, кояш кебек нурланып, җиз самавыр кунаклаган иде. Тирәсендә эреле-ваклы савыт-саба, алтын йөгертелгән чынаяк- чәйнек, җамаяклар... Савытларда кәрәзле бал, авыз суларын китереп торучы пешкән җиләк, сөт өсте... Бөтен бүлмәгә бал исе, җиләк исе, мәтрүшкә исе, тагын әллә нинди – бөтенләе белән яшьлектә калган, таныш, әмма хәзер анык әйтеп булмый торган хуш исләр таралган.
«Беләзек хикмәте! Беләзекнең көче бу!» – Күңелен шундый уй сыздырып үтте. Дәүләте сугышта чагында бианасы әйткәннәр бөтен ачыклыгы белән исенә төште. Тик әйтеп бетерә алмаган иде ул аларны. Башта сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый аптырады Җиһан, аннан дөнья мәшәкате басты. Сындырып авызыңа кабарга икмәгең булмаганда, итәк тулы балаң елап утырганда, иске беләзек кайгысы идемени соң! Ә булган икән бит хикмәте. Булган икән! Үкенеч хисе, ачык ярага тоз салган кебек, тагын бер кат әрнетеп узды.
– Безнең нәселнең мирасы бу. Буыннан буынга тапшырасы...
Бианасы буылып ютәлләргә тотынды. Кайнар ябык куллары белән Җиһанның беләгенә тотынды, мендәреннән күтәрелергә тырышып карады. Әмма көче җитмичә тагын аска таба шуды. Бераз яткач, көчен җыеп, тагын әйтте:
– Гади беләзек түгел... Хикмәтле... – һәм, кулыннан салып, Җиһанга әнә шул иске зиннәтне тоттырды, тимерче күрүге шикелле гыжлаган күкрәгеннән ярым пышылдап әй телгән сүзләр чыкты: – Беркемгә бирмәскә, иң авыр вакытларда да сатмаска... Йортыңны сатсаң сат, беләзеккә тимә. Бу – ата-бабамнар нәзере. Шуны үтәмәсәң, дөньяда рәхәт күрермен димә!..
Күрәсең, шуларны әйтә алудан ниндидер җиңеллек килде, карчыкның ютәле басылды, тавышы тынычлана төште.
– Су, су... бирсәңче, – дип эндәште ул. Әле һаман берни дә аңламый торган Җиһан, ашыгып, чүмечкә тотынды, сулы чиләк янына ташланды.
– Өч хикмәте... Буын саен өч теләгең үтәлә... – Сулы чүмечне бианасы кире этәрде, сүзен әйтеп калырга тырышты: – Беләзеккә иң чарасыз чакта гына...
Шуннан соң изге карчыкның теле мәңгегә тынып калды, күзләре тоныкланды.

***

Җиһан күңелендә истәлекләр яңарды. Шундый хикмәте, тылсымы, көче булгач, нигә шул чакларда ярдәм сорамады икән соң ул?! Беләзек көченә теләсә кайсы вакытта таянырга ярамаганмы? Өч хикмәте дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Үзе шуларны уйлады, үзе әллә нинди тылсым көче белән әзерләнгән чәй табыны янына утырырга кыймады. Димәк, шушы каралып беткән борынгы беләзекнең тылсым көче бар. Димәк, ул бер буынның өч теләген үти ала. Үлем алдыннан әйтелгән сүзләрнең мәгънәсе, бәлки, шулардыр? Әгәр алай булса, Җиһан өлешенә тагын ике тылсым калган булып чыга түгелме соң?
Их, тылсым кадәр тылсымны бер чынаяк чәйгә әрәм иттем, – дип көрсенде карчык. – Әгәренки мин хәзер Дәүләтемнең, терелеп, бу дөньяга кайтуын сорасам?! Мондый теләкне дә үти аламы икән ул? Әгәр андый көче булса, нишләп бианасы үзе файдаланмаган, нишләп үлем түшәгенә яткач кына аңа бирергә булган. Дәүләтне терелтсәм, ул шулай яшь булып кире кайтыр идеме?
Үзенең сигезенче дистәне куып баручы карчык икәнлеге исеннән чыккан иде. Шул исенә төшкәч, көлемсерәп куйды:
– Юктыр, кирәкмидер... Дөньяда һәр нәрсәнең үз урыны бардыр. Утырыйм да чәй эчеп алыйм әле. Зиһенем дә ачыла төшәр...
Җиһан табын янына килеп утырды һәм, яңадан талгын нур белән балкый башлаган көмеш беләзекне алдына куеп, чынаякка куе чәй агызды.
Сөт өсте салынган хуш исле куе чәйне уртлап куйгач, бөтен тәне талгын бер рәхәтлеккә чумды. Әйтерсең лә яшь кыз чагы. Менә, имеш, печән чабып арыганнар да яңа куелган кибән төбенә ауганнар. Каяндыр бөтнек исе килә, җиләк исе борыннарны кытыклый.
Җиһан кинәт сискәнеп куйды: күз алдында өлгергән арыш басуы калкып чыккан иде.
Офыктан офыкка тоташкан чиста кыр икән бу. Ә салмак җилдә дулкынланучы иген арасында кемнеңдер мәһабәт гәүдәсе абайлана... Чү, тукта! Дәүләте түгелме соң?! Әнә ич, кулларын изәп, аны чакыра, борылып карый да үзе артыннан дәшә, көнчыгышка, кояш нурлары балкыган зәңгәрсу офыкка күрсәтә.
Җиһан сикереп торды да алга омтылды. Тик күпме генә атламасын, алга бара алмый икән. Үзе барган да кебек, ә чынлыкта һаман бер урында таптана, имеш. Җиһан, өметен өзеп, булмый дип кул селтәргә җыенуга, күзе тагын офыкка, һаман чакырып торучы Дәүләтенә төшә дә, актык көчен җыеп, яңадан йөгерергә керешә.
– Көпә-көндез төш күреп утырам инде әллә?! Хикмәти Хода!.. Шушы беләзек галәмәте генә бу!..
Җиһан беләзекне кулына алды. Күңелендә һаман шиккә охшаш нәрсә кымырҗый. Өч хикмәт – өч теләк булса, нинди теләк теләргә? Үзеңнән соң калучы балаларыңа үкенеч китермәслек, аларга горурлык һәм таяныч булырлык нәрсә бар? Хәер, әле беләзек үзе дә аларга калачак. Алар да кайчан да булса бер шушындый сорау белән газапланачак. Тик беләзекнең хикмәтен әйтеп өлгерергә генә кирәк. Ата-бабаңнан калган мал-мөлкәт кенә түгел, ә синең дөньяда ник яшәвеңне, кайдан килүеңне һәм кая баруыңны аңлата торган олы бер ядкарь дә бу. Ядкарьсез кеше ярлы була, сукбай булып яши, сукбай булып үлә. Каралҗымланып торган көмешкә батып кергән борынгы хәрефләр шуны әйтмиме?
Бу вәземнең кадрени ахмак белмәз, –
Гакил кеше дыңлар, аңлар, белүр имди,
– дип, юкка гына язылмагандыр.
Җиһан карчык тәмам гаҗизләнде һәм беләзекне тагын бер кат сынап карарга булды. Әгәр бу теләге дә үтәлсә, өченчесен – иң олысын һәм изгесен теләр иде.
Беләзекне сыйпап куйды һәм, тере кешегә эндәшкәндәй, сакланып кына сөйли башлады:
– Әгәренки хикмәтләрең хак икән, шушы минутта өстәлдәге савыт-саба һәм нигъмәтләр юкка чыксын иде. Шул гамәл фикеремнең раслыгын күрсәтер иде.
Сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, самавыр һәм чынаяк-касәләр, куе томан эченә кереп киткәндәй, эреп юкка чыктылар.
Күзләренә ышанмыйча, Җиһан өстәл өстен капшап карады, бүлмәнең бөтен почмакларына күз йөртеп чыкты.
– Чынлап та булдымы соң болар? Әллә күземә генә күрендеме?!
Әмма аларның чыннан да булганлыгын хәтерләтеп, өй эчендә яңа аерткан бал, бөтнек, мәтрүшкә, җиләк исе дулкынлана. Өстәлдән исә самавыр җылысы да чыгып бетмәгән.
Ул гына да түгел, Җиһан карчык әле тел очында һаман пешкән җиләк тәмен тоя иде. Сабырсызланып, кулындагы беләзеккә күз төшерде һәм сандык ачканда үзен шаккатырган балкышның тәмам беткәнлеген күрде. Гап-гади беләзек. Сурәтләренең бик тә таныш уемнары, бөтеркәләре эчендәге язманың ярым җуелган хәрефләре генә аның һаман шул ук беләзек икәнлеген күрсәтә иде.
– Өченче теләгемне – иң кирәген әйтеп өлгерә алмадым, – дип ачыргаланды Җиһан. – Балкышы сүнде – хикмәте дә бетте. Минем буынга дигән хикмәте. Нигә икәү генә булды икән алар?.. Бәлкем, өченче хикмәте бөтенләй башкададыр?!
Башы буталып беткән карчык әйберләрен сандыкка тутырырга кереште. Әмма ахырына җиткерә алмады, хәле китеп, урын өстенә ауды.
Иртәгә сабан туе. Сызылып таң атты. Офык өстендә кояшның алтын тәлинкәсе күренергә дә өлгермәде, кырлар тургай сайравына күмелде, бар җиһан, тереклек телгә килде. Әйтерсең лә алар да үз бәйрәмнәренә, үз сабантуйларына әзерләнә.
Тәрәзә төбендәге сәрби куагы талгын җилдә тибрәлә, аксыл сары чәчәкләре пыялага бәрелеп-бәрелеп куя. Гүяки: «Ач тәрәзәң, дөньяга күз сал. Әнә ич бөтен нәрсә яшьлегенә күмелгән»,— дип шакый. Җиһан боларның барысын да күреп, ишетеп ята. Яшьлек-яшәрү бәйрәме алдыннан гына шулай өзлегеп кичүенә уфтана. Ләкин ни хәл итмәк кирәк!..
Өйалдыңда кемнеңдер тамак кырып куюы сискәндереп җибәрде.
– Кем бар анда? Хәят, синме? – диде ул, хәл белергә кергәләп торган күрше хатынның борчулы йөзен күзаллап. Җавап ишетелмәде. Бераздан шыгырдап ишек ачылды, өйгә кулына чемодан тоткан төпчек улы Мохтар бе лән яшүсмер малай һәм кыз килеп керде. Улы, әйберләрен ишек катында калдырып, түр башына, әнисе яткан карават янына ташланды.
– Әнкәй!..
Хәлсез беләкләренә таянып урыныннан күтәрелергә азапланган әнисе янына килеп тезләнде һәм гафу үтенгән тавыш белән сөйләнергә кереште:
– Йә, йә, әнкәй... Торма! Күңелем сизгән иде аны... Озаграк кайтылмады шул.
Мохтар сакланып кына әнисенең мендәрен рәтләде, аннан соң әле һаман да ишек төбендә таптанып торучы балаларын чакырды:
– Якынрак килегез, әбиегезнең хәлен белешегез!.. – Алар алгарак узгач, әнисенә әйтте: – Төпчегем Нурдәүләт белән кызым Сафияне дә алып кайткан идем...
– Яхшы иткәнсең, улым. Бик, бик күрәсем килә иде үзегезне.
Бары тик шунда гына оныгының ире Дәүләткә охшаган булуын абайлап алды Җиһан. Шундый ук киң, ачык маңгай, дулкынланып торган кара чәч, туры борын һәм шундый ук чаткыланып киткән коңгырт күзләр. Буй-сыны да – коеп куйган Дәүләт инде. Әгәр өстендә моңарчы күреп ияләнмәгән чуар майка, тәненә сыланган җитмеш җиде каптырмалы, чуклы чалбар булмаса, төшләнәм дип уйлап, «Дәүләт» дип кычкырып җибәрәсе иде.
– Теләгем кабул булды. Ичмасам, сез генә булса да кайтып җиттегез, улым. Рәхмәт инде...
Әмма ялгышкан булып чыкты. Иртән бер ачылган ишек кичкә кадәр ябылып тормады. Ташкент, Бохара якларыннан, Свердлау һәм Ижаудан, Төмәннән һәм Сахалиннан исән калган малайлары һәм кызлары, киленнәре һәм кияүләре, оныклары һәм аларның балалары, кем әйтмешли, Җиһан белән Дәүләт токымы кешеләре кайтып төште. Карчыкның ялгызына болын хәтле булып тоелган йорт кечерәеп, тараеп калды. Әле моңарчы беркайчан да төп йортка бу кадәр туган-тумачаның берьюлы җыелганы юк иде. Хәл-әхвәл сорашу, кочаклашып күрешү, «Ә хәтерлисеңме?», «Исеңдәме?» дип, бер-берсен бүлдерә-булдерә, үзләренә генә мәгълүм хатирәләр уртаклашу һәм танышу-таныштыру китте. Кем – кемнең баласы, кем – кемгә кайсы яктан туган һәм кардәш...
Төрлесе төрлечә киенгән һәм төрле телдә сөйләшүче, үзләре бер сабан туен хәтерләтүче шушы кадәр кешене күреп, Җиһан карчык үзе таң калды. «Кайларга гына таралмаган да, кайларда гына оя кормаган икән безнең токым! Нәселебезнең ядкарен, өлкән буынның яшьләргә әманәт-нәзерен – тылсымлы беләзекне кайсысына гына тапшырырга? Хикмәтен әйткәч, ызгыш-талашка сәбәпче булмасмы ул? Яшьләргә дә бирергә ярамастыр: асыл кадерен белмәсләр, үзем шикелле юкка- барга әрәм итәрләр. Өлкәннәреннән кемне сайлап алырга? Туган белән туган арасында үчлек, көнләшүдән дә яман нәрсә юк. Кулларында шундый көчле тылсым барлыгын белгәч, аның куәтен кемгәдер дошманлык эшләргә файдаланмаслармы? Аттан ала да туа, кола да туа. Дөрес, нәселдә яманаты чыккан кеше булмады булуын. Әмма кем белә?! Иң акыллы, тотнаклы, тыйнак һәм сабыр кешегә бирергә кирәк дигәнне беләзектәге сүзләр үзләре үк кисәтеп торалар бит!»
Баштарак: «Олы кызыма бирермен», – дип уй беркетеп куйган иде. Әмма тора-бара күңеленә шик төште. Ил өстенә килгән яу белән көрәштә күп ирләр башларын салды, дөнья тоткасы хатын-кызга терәлеп калды. Сабанын да сөрделәр, йөген дә төяделәр, ат урынына җигелеп тарткан чаклары да булмады түгел. Әле яңа мыек төрткән, кавырсыннары да катып җитмәгән яшь-җилкенчәкләргә, малай-егетләргә алар җитәкче булды. Хатын-кызның дөньяга баш булам дип күкрәк кагу галәмәте шул авыр еллар мирасыдыр, ахры. Җиһан карчык хатын-кызның иргә баш булуын сөймәде, ирдәүкәләрне күрә алмаган кебек, катыншаларны да өнәмәде. «Дөньяда һәр нәрсә үз урынында булырга тиеш. Юк! Хатын-кызга бирергә ярамас. Дәүләтем сугышта булу аркасында гына миңа эләкте дә ул».
Шул вакытта аяз көнне яшен суктымыни.
«Ә мин аны нигә Дәүләткә бирмәдем икән соң? Үз вакытында аңа тапшырган булсам, бәлки, исән дә калган булыр иде бит?! – дип үрсәләнде Җиһан. Бөтен җанын парә-парә телгәләп, шөбһәле һәм аянычлы хис йөрәген кысып алды, – Шулай итсәм, бу көннәргә дә калмаган булыр идем ич...»
Авырту кысканнан-кыса барды һәм, түзә алмаслык утлы төергә әверелеп, бөтен тәненә таралды. Күз аллары караңгыланды. Дөньялыкта соңгы минутлары килеп җиткәнен бөтен барлыгы, бөтен күңеле белән сизенде Җиһан. Әмма бар көчеңне, сабырлыгыңны җыеп, иң соңгы һәм хәлиткеч сүзне әйтергә кирәк иде әле.
Иреннәрен авырлык белән кыймылдатып, гыжлауга охшаш пышылдау белән сөйли башлады. Кулыннан беләзекне салып Мохтарга бирмәкче иде, хәлсез бармаклары тотып кала алмады, ул зыңлап идәнгә тәгәрәде. Балалар ятак янына җыелды.
– Бәхил булыгыз, балалар... Мин китәм... Соңгы үтенечем: беләзекне саклагыз. Тылсымлы ул... Нәселебезнең яшәү көче... Иң өметсез чакта...
Җиһан карчыкның тавышы киселде. Аның бәйләнешсез сүзләрен тын калып, баш иеп тыңладылар.
Җиһан карчыкны җирләгәч, өчесен, җидесен үткәргәч, балалар берәм-берәм китәргә җыена башладылар. Туган йортта, туган нигездә соңгы кич. Иртәгә юлга чыгасы, һәммәсе дә сүзсез. Аркылы-торкылы такта кадакланган тәрәзә аша өйгә шомлы кызыллык иңгән. Тынлык озакка бармады, ишегалдыннан чырыйлап кычкырган тавык тавышы, кемнеңдер лап-лоп йөгергәне ишетелде. Озак та үтмәде, еш-еш сулап, бүлмәгә олы апалары килеп керде.
– Әрәм кала иде бит. Ашка яхшы булды әле бу, – дип сөйләнде ул, аяклары киндерә белән бәйләнгән чуар тавыкка ымлап. – Сиңа әйтәм, хәл итеп кер әле моны.
– Тимә, апа, күршеләргә калсын. Әнинең төсе итеп тотарлар иде, – диде Мохтар.
Апасы кулын селкеде:
– Кирәк, ди, аларга сыңар тавык. Күр, йорт-җирләре нинди бөтен...
Җизни тиешле кеше, пычак тотып, хатынына иярде.
...Казанда аш кайный, һәркем әйберен барлый, туган йорт истәлеге итеп, үзенә ошаган берәр нәрсәне алырга тырыша. Кемгә – чүпләмле сөлге, кемгә – ашъяулык, кемгә – чәйнек-чынаяк... Каралҗым көмеш беләзек онытылган иде. Аны Мохтарның улы Нурдәүләт табып алды.
– Монысы миңа булсын әле, – дип эндәште ул әтисенә. Эчендәге язуны да күреп алды һәм Сафиягә күрсәтте:
– Кара әле, эчендә таракан эзе кебек нәрсәдер сырланган аның...
– Искергәндер, тишелгәндер, – диде Сафия.
Өлкәннәрдән дә кемдер игътибар итте:
– Әни әйткән беләзекме әллә ул?
– Бу тимер кисәгендә нинди тылсым булсын! Үзе юка, үзе иске. Металл ватыгы итеп тапшырырлык весы да юк ич аның... Гомере буе юк-барга ышанып яшәде инде ул әни.
– Тылсымы бар, диде бит...
Җиһан карчыкның Сахалин якларыннан кайткан уртанчы улы энесенең балаларына кистереп әйтте:
– Акылы җиңеләя башлаган карчык сүзенә ышанып сихер эзләмәгез инде. Әкият! Тылсым менә монда ул! – һәм күн пинжәгенең ян кесәсендә яткан акча янчыгына суккалап күрсәтте. Хәер таратырга дип ваклатып алган көмеш акчаларының чыңы яңгырады.
Әмма Нурдәүләт үзенекен тукыды:
– Әти, дим, алыйм инде? Миңа булсын инде?..
– Алсаң алырсың инде. Ни эшкә соң ул сиңа?
– Мин аннан муенга асып йөрергә медальон ясатам.
– Нәрсә ясатам ди ул? – Колакка катырак туганнардан берсенең бу соравына икенчесе аңлатма бирде:
– Муеныма мидал ясатам, ди. Хәзер мидалны ясатып та алалар ди бит...
Кичке шәфәкъ нуры төшкән бүлмәдә әниләреннән калган чүпрәк-чапрак арасында актарынучы өлкән туганнарның үзара шыпырт кына көлешкәне ишетелде...

 

Флүс ЛАТЫЙФИ

Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар