Логотип «Мәйдан» журналы

Кояш исе

Хикәя.

– И-и бу кечкенә кызчыкның тәмле исен генә сиз әле син, әбисе. Яшәү исе, сөю исе, кояш исе, яз исе шикелле тәмле бит. Өч малай үстергәнгә кыз-оныкның исе шулкадәр татлы микән, әллә картаеп, бөтенләй хислегә әйләнеп беттем микән инде?!

Бабасының күккә чөеп уйнатуыннан Әминә чырык-чырык көлә. Бу баланың ихлас көлүе чишмә челтәрәвеннән дә яңгыравык, йөрәгенең дөп-дөп тибүе, нәни кулларының җылысы, әллә нинди салкын, боз күңелләрне дә эретерлек иде. Ике яшьлек кызчыкны әти-әнисенең әле беренче тапкыр гына әбисе белән бабасына бер атнага калдырып китүләре иде. Моңа кадәр үзләре белән алып кайталар иде дә, алып китәләр иде. Бик еш күреп торгангамы, әбисе белән бабасы бик нык яратуын сизепме, бер дә көйсезләнмичә, «пока-пока» әйтеп озатып калды бүген ул әтисе белән әнисен. Инде кузгалып киткәндә генә, мине «әп» итмичә киткәнсез дип, бер кат әтисе белән әнисенә сарылды да тагын әбисе янына барып басты. Самат белән Сания нәкъ яшьлектәге кебек, нарасыйны ике яклап җитәкләп өйгә таба атладылар.

– Төпчегебез Наилгә охшасада охшар икән Әминәбез, күр әле сипкелләренә кадәр «безнеке», – дип горурланды Сания. – Кәрим белән Маратныкылар бигрәк тиз үсеп җиттеләр шул, нефть планы үтик дип, син дә мин дә эштән аерыла алмадык. Лаеклы ялда онык сөю бөтенләй башка икән ул, бабасы. Ашыгып, кабаланып кунакка кайткач кына иркәләү түгел. Эшләгән вакытта уй-хисләр дә эш белән сугарылган, бигрәкләр дә җанны биреп, яратып эшләдек шул», – дип уйларына бирелеп алды Сания.

Бу уйларыннан аны, әле яңа гына балалары бүләккә алып кайткан зәңгәр күлмәк кесәсендәге телефоны бүлде.

– Әни, исәнме. Ни хәлләрдә?!

– Әйбәт, Кәрим. Үзегез шул килеш кенәме?

– Әйе, әтиең бакчада казына, мин Әминә белән мәш киләм әле.

– Кайтырбыз дип торам, әтигә дә ярдәм кирәктер…

– Җаегыз булса гына, улым...

Сания һәрвакыт шулай ди: «Җаегыз булса гына, улым...» Никадәр  сагынса да, шалтыратып улларын йөдәтми. Эш кешеләре бит. Ял да итә алмый кала торганнардыр. Гаилә мәшәкате, балалары, үз эшләре кырык төрледер.

– Әни, кайтмый булмый, әти белән өйләнешкәнегезгә укырык биш ел бит. Маратка да әйттем.

 

* * *

– Әтисе... Күр әле синең белән өйләнешкәнгә кырык биш ел икән бит. Үткән гомерләр...

– Әйе, әнисе...

– Хәзер дә шулай яшь кызлар оператор хезмәтенә алына микән соң ул? Бигрәкләр дә кыю булганмын инде үзем, белми, аңламый торып, күрсәтеп кенә бирегез, нинди эшне дә башкарырмын дип начальник кабинетына кергәнем бүгенгедәй хәтердә. «Ярар, алайса, операторлар җитми, оператор булырсың», – дип чыгарып җибәргән иде. Бер миңа беркетелгән скважина ватылып тәмам аптырап калган чакка туры килдең бит. Өс-баш та андый чакта матур, күркәм түгел. Брезентовка да, чалбар да мазутка буялып, пычранып беткән иде... Скважинамны төзәтеп, җанымда ниндидер таныш булмаган хисне уятып киттең дә бардың...

Сания чәй ясап, өстәлгә тәмле-тәмле ризыклар тезә. Чәй өстәле янында тагын яшьлек хатирәләрен яңарталар.

– Сине күргәч, каян килгән мондый чибәр кыз, дип аптырап калдым башта. Аннан соң, үземнеке булыр бу кыз дип үз-үземә сүз бирдем, ә мин сүземдә тора торган кеше инде, Сания, син беләсең! Синең әле скважиналар белән сөйләшеп йөрүең хәтердә. Мыштым гына килеп бастым да тыңлап торам. «Җанкиссәккәем ватыла күрмә инде, мин килгәнче исән-сау гына тор», – дип, назлы кулларың белән шул скважинаны сыйпап тормасың. Эх, мин әйтәм, шул скважина урынында мин булсам дим... Тәки үземнеке иттем шул.

 

* * *

Урамда март бураны дулый. Җил, әле бер әле икенче агачка кунып, үзенә бер куыш таба алмый йөри төсле. Югалткан баласын эзләгән анадай, бер почмакны да калдырмыйча, карларны туздыра, үкереп-үкереп елый төсле.

– Эх, Самат, ходай безгә бәби бүләк итмәс ахры, әллә берәр ятимне кызлыкка яки уллыкка алабызмы соң?

Саниянең  бу хакта борчылуын Самат күрә, сизә иде. Дәваханәләргә барып йөргәнен дә, аннан шешенеп елап чыгуын да күрде. Тик, ялгыш сүз әйтеп үпкәләтермен дип, бу турыда ачылып сөйләшергә батырчылык итми иде. Бар да җайланыр, без яшь әле дип гел юата килде ул Санияне.

– Ярар, әйдә, берәр ул алыйк, аннан, бәлки, үзебезнеке дә булыр, – диде Самат.

И шатланды, бу сүзләргә Сания, инде ул баланы мең кабат төшләрендә күреп назлаган иде, кулларында уйнаткан иде, иркәләгән иде, менә, ниһаять, ул көн якынлаша. Ымсынулар, икеләнүләр тулы шатлыгын күңеленә сыйдыра алмыйча, төне буе йокламады.

Иртәгәсен үк үзәккә юл тотты.

Үзенә хас булмаган аклыкка күмелеп, шәһәр читендә балалар йорты утыра. Бер ярдәмсез, әти-әнисез калган нарасыйларны хөкүмәт тарафыннан берләштергән йорт. Үзе җылы... Күпме үксезнең язмышы сыенган әлеге йортка! Әти-әни назына сусаган күпме күңел тупланган. Берәүләре үсеп чыгып китеп бара, икенчеләре килеп керә тора...

Самат белән Сания килеп кергәндә, бала тулы бүлмәгә хас булмаганча тынлык хөкем сөрә иде. 28 пар күз аларны үз әнисе белән әтисе кебек якын күреп күзләделәр. Конфетлар, уенчыклар тараткач, үз итеп ачылып сөйләшә башладылар.

Саниянең күзе читтәрәк басып торган чем кара күзле малайга төште. Уйчанлыгы белән аерылып торучы кечкенә генә буйлы бу малай һәр сүзне йотып, үзенә сеңдереп тора иде төсле.

– Ә син рәсемнәр ясарга яратасыңмы? – дип иңенә кагылды аның Сания.

– Яратам, машиналар ясарга яратам, – диде ул бер дә тарсынмыйча.

– Сиңа биредә ошыймы?

– Ошый, – диде сабый, аннан моңсу күзләрен тәрәзәгә төбәде. Ул карашта шунда чыгып йөгерерлек дәрт тә, болытларны үзенә сыендырырлык көч тә, өметләр дә чагыла иде. Һәм, иң мөһиме, үз-үзенә ышаныч.

Бөәтен балалар арасыннан Кәримне үз итте Сания.

Биш яшьлек Кәримнең тормышы тулысы белән үзгәреп китте. Сания белән Саматның бер бүлмәле фатирга күченгән генә вакытлары булса да, бер дә кыен булмады Кәримгә. Яңа әтисе аңа, шифоньер белән бүлеп, үзенә аерым бүлмә ясап бирде. Диварына «Ну, погоди!» геройлары төшерелгән келәм элделәр. Ул келәм өстенә матур йомшак уенчыкларын, элгечләр элеп куйдылар. Кечкенә генә китап киштәсе балалар өчен алынган төрле-төрле китаплар белән тулган иде. Әнисе аңа кич саен тәмле итеп әкиятләр укыды, шигырьләр сөйләде. Башыннан сыйпап, нәни кулларыннан тотып, Кәрим йоклап киткәнче яныннан китми иде...

Үзенә сау-сәламәт балалар табып та язмышына риза булмаган аналар күп. Сания Кәримле булуыннан бик-бик канәгать иде. И ходаем, миңа шулы баламны насыйп иттең, мең-мең рәхмәт сиңа, дип, улына карап елмайды. Мин аны ничек тә намуслы бала итеп үстерергә, кеше итәргә тырышырмын дип улының күзләренә кагылды, ялгыш ачылып киткән юрганын кат-кат рәтләп ябып куйды...

Әмма тормыш аклыктан гына тормый шул, берникадәр вакыттан соң Кәрим үзен бик сәер тота башлады: үзсүзләнде, кич җитсә, бер дә юктан утырып елый, йә бер почмакка карап уйга бирелеп озак вакыт әти-әнисенә эндәшмәде.

«Әни, әни!» – дип ачынып елап уянды бер көнне Кәрим. Сания аны кулларына алды, күз яшьләрен сөртте, тән температурысын үлчәде. Тик сабый елаудан туктамый, әнисенә сарылып утыра бирде.

Берникадәр вакыттан соң гына, мин Маратны сагындым, әнине сагындым дип, кабат елап җибәрде. Соңрак мине алар янына илтегез дип чәбәләнергә тотынды. Самат белән Сания, илтербез, илтербез дип, Кәримне юата-юата кабат йокыга салдылар...

Саниянең йокысыз төннәре ешайды, Кәримнең читләшүен күреп, йөрәге әрнеде, чын әниләрчә хафаланды...

 

* * *

– Исәнмесез, – дип керде Сания балалар йорты җитәкчесенең ишегеннән. – Гомәров Марат сезнең балалар йортындамы? Безгә үзәктә шулай диделәр.

– Сез аңа кем буласыз? Нинди максат белән кызыксынасыз? – дип, сорау арты сорау яудырды җитәкче.

– Без аның бертуган абыйсын үзебезгә алдык, соңрак энесен эзләргә керештек, Маратны да үзебезгә алыр идек. Ирем дә, үзем дә нефть сәнәгатендә эшлибез. Тиешле характеристикаларыбыз, справкаларыбыз, әзерлек курсын тәмамлау кенәгәсе – бөтенесе дә үзем белән, – дип өстәл артында утырган ханымга кәгазьләрен сузды Сания.

Җавап бирергә ашыкмады җитәкче ханым, әле Кәримгә күз ташлап, әле өстәлендәге язмаларны барлап утыруын белде. Берничә минуттан гына телгә килеп:

– Гомәров Маратны бер ай элек кенә гаиләгә алдылар. Кем алганын мин сезгә әйтә алмыйм, – диде.

Сания, бертуган балалар бер-берсен күреп үсәр иде, зинһар, әйтегез, дип ханымга ялварды. Тик ханым юк дип баш кына какты.

Юл буе сөйләшмичә кайттылар алар. Кәрим, кечкенә булса да, бу вакыйганы бөтен күңеле аркылы үткәреп, бик борчылды. Аның энесе белән бергә буласы килә иде...

* * *

Айлар, еллар үтте. Кәрим мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыды. Кичләрен әти-әнисен бердә хафаламыйча дәресләрен хәзерләде, дуслары белән уйнарга чыгып йөрде. Әтисе аны сәнгать мәктәбенә дә йөртте. Ул анда рәсемнәр ясады, төрле чараларда катнашып, урыннар яулады. Әле менә соңгы чара гаилә көненә багышлаган иде. Кәрим анда әтисен, әнисен, энесен һәм үзен сурәтләде. Ул рәсемен чынбарлыкка шулкадәр охшатып, тормыштан алып ясады ки, жюри әгъзалары аңа берече урынны бирделәр. Үз рәсемен ул матур итеп тасвирлап сөйли дә белде. «Рәсемдә – минем гаиләм. Әти-әнием нефть сәнәгатендә хезмәт итәләр, шуңа күрә арткы планда нефть сиртмәсен сурәтләдем. Кояш нурлары аңа төшеп, төсен алтын төсле сары итеп яктырта. Әти-әнием энем белән мине җитәкләгән. Энем әлегә безнең белән яшәми, әмма киләчәктә аның да безгә кайтуын, бер гаилә булып яшәвебезне мин көн дә Аллаһтан, һәм андагы әниемнән сорыйм...» Тыңлап утырган Самат белән Саниянең күзләреннән яшь акты. Бу яшьләрдә балалары өчен куаныч та, сагыш та, улларын энесе белән очраштыру теләгенең тормышка ашмавы өчен үкенеч тә бар иде. Жюри, гаилә хәлен аңлап бетермәсә дә, үсендерде малайны. Рәсеме чыннан да матур, чын күңелдән сөйләгән сүзләре теләсә кемнең йөрәгенә үтәрлек иде. Сәнгать мәктәбе директоры кулын кысып диплом тапшыргач, бик шатланды Кәрим. Ул көнне очып кайтты ул өйләренә. Ул чыннан да бәхетле иде...

Бәйгедән соң Самат берничә көн борчылып йөрде. Кәримнең әле һаман Марат турында уйлавы аның инде онытылып килгән хисләрен кабат яңартты. Инде беркайчан да үз бәбиләре булмасына икесе дә күнеккән кебек, әмма барыбер Самат күңеле белән могҗиза көтә иде.

* * *

Табигатьтә җәй белән көз тартыша. Йолкып-йолкып алган яфракларын бөтерә- бөтерә бураннар уйнатты көзге җил, ә җәй бирешергә теләмичә кояш нурларын тагын да ныграк таратты. Тәрәзәдән үтәм дип бөтен җылысын, кайнарын туплап нурлары белән тере җан ияләрен иркәләде, уйнаклап инде кигән киемнәрен салдырды, чирәмне күмгән сары яфракларын читкә этеп, соңга калган яшеллеге белән таң калдырды.

Балалар йорты үз тормышы белән яши бирде. Биредә җәй дә, көз дә бертөрлерәк үтә иде. Һәр нәрсәнең минутына кадәр язылган чикле вакыты бар. Билгеле бер вакытта тору, уку, урамга чыгып һава сулау, кизү торып йорт эшләрен башкару һәм башкалар...

Сирәк булса да бу йорттан балаларны гаиләләргә алалар. Алучылар арасында күптән бәби көтеп арыганнар, үзләренеке янына башкаларны да сыйдырырлык олы җанлы абый-апалар да бар.

Ә көннәрдән бер көнне, урта яшьтәге ханым бер малайны кире китерде.

«Сиңа монда яхшырак булыр, безгә мал карардай, олырак, эшчәнрәк бала кирәк», – дип сөйләнде хатын. Малай эндәшмәде. Ул, гомумән, ни шатлана, ни кайгыра белмәде. Кайгырырга сәбәп тә юк. Әлеге гаиләдә әти-әни назы күрмәде бала. Үзләренең өч балалары өстенә алты бала алынган өйдә берсенең дә аның белән уйнап утырырга вакыты юк иде. Гаилә мал үстереп ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш сата иде. Өлкән балалар мәктәптән кайту белән эшкә тотынып, ятканчы шул маллар белән мәшгуль иде. Марат шуларга ияреп абзар тирәсендә уйнады. Үз әти-әнисен югалтканда бик кечкенә булганлыктан, ул аларны яхшылап хәтерләми дә. Шуңа күрә чын гаилә шушындый буладыр төсле тоелды аңа.

Мондагы балалар эшләп ныгыдылар, төрле йорт эшләренә тиз өйрәнделәр, өлкәнрәк балалар кечерәкләрен өйрәтте. Өстәл тирәли утырып туган көннәр үткәрү дә, бәйрәм табыннары әзерләү дә булмады бу гаиләдә.

Бер генә үкенеч, үзеннән биш яшькә генә олы Айсылу апасын сагыныр инде Марат, бу гаиләгә килгәннән бирле, аның янәшәсендә булды ул. Әнисенә күрсәтмичә генә, үзенә эләккән итне дә, җиләк-җимешне дә каптырды ул Маратка, җитәкләп тә йөртте, чын энесен карагандай якын итте. Алып киткәндә күз яшьләре белән елап калды Айсылу, Марат та аңа ияреп үксеп-үксеп шыңшыды, инде ияләшеп беткән апасын беркемгә дә бирәсе килмәде аның...

...Яңа сервант кайткан иде өйгә ул кичне. Пыялалы ишекләре шундый матур, бизәкләр төшерелгән. Олы улы белән әтисе кич буе җыйдылар, әмма урнаштырып бетерә алмадылар, иртән эшкә чыгып киттеләр. Сорур да кызын ияртеп шәһәргә чыгып киткән иде. Өйдә Айсылу белән Марат гел сервант тирәсендә кайнаштылар. Бала күңеле  сабырсыз бит, тизрәк урнаштырып, җыештырып куясылары килде, икәүләп сервантны этәргә тотындылар. Этә торгач, сервант пыяласы идәнгә төшеп челпәрәмә килде.

Әниләре кайтканда елап шешенеп беткән балалар бер-берсенә сыенып түр якта идәндә утыралар иде.. Килеп керүгә ватылган сервант пыяласын күреп, Сорур очып-очып кунды: «Мин сезне... мин сезне... уйнаштан туган нәрсәләр өемә алып, ашатып, эчертеп тотам, ә сез... Шундый дефицит заманда сервант таптым, ә сез шуны ваттыгызмы?» Гаепләрен таныган сабыйлар бер сүз эндәшмәделәр... Икенче көнне Маратны кире балалар йортына китерде Сорур...

 

* * *

 

И куанды да соң Сания бу хәбәрне ишетеп. Инде сүнеп беткән өметләре якты нурлар чәчеп кабат уянды. Табигатьтәге яз аңа гадәттәгедән җылырак, назлырак булып тоелды. Ниһаять, алар тулы гаилә булып яшәп китәрләр, ниһаять, аның улы бертуган энесе белән гел бергә булыр. Бала күңелендә сабый чакта ук оялаган туганлык мәхәббәте чәчәк атар. Энесе белән ул үзен тагын да бәхетлерәк итеп тояр.

Маратны алырга бөтен гаилә бергә килде. Энесен күрү шатлыгыннан Кәримнең күзләре ялт-йолт янды, йөзе дә кояш үзе кунаклаган кебек балкыды.

Әниләре аларга мул итеп табын әзерләде ул кичне. Гаилә  гадәттәгедән дә матур итеп кичке аш ашады. Марат бер дә ятсынмады, ничектер беренче кичтән үк гаиләне үз итте. Урынны аңа абыйсы белән бер бүлмәдә әзерләгәннәр иде. Малайлар кич буе чыр-чу килеп уенчыклар белән уйнадылар, аннан соң янәшә ятып йоклап та киттеләр. Бер дә жәлләмәде уенчыкларын Кәрим. Үзе күрсәтеп-күрсәтеп Маратка сузды. Янында иптәш булуга Кәрим бик сөенде.

Бик матур яшәде гаилә, үзенчәлекле итеп бәйрәмнәр уздырдылар. Әти-әни акча алган саен, малайларның өсләренә яңадан-яңа киемнәр сатып алынды, уенчыклар сайланды. Бик бәхетле сабыйлар үсте бу гаиләдә. Сания белән Самат үзара да бер-берсенә сыенып, олы хөрмәткә төренгән мәхәббәт эчендә яшәделәр.

...Май аена хас булганча яңгыр койды. Болытның үзе тишелгән диярсең, тамчылап түгел, чиләкләп койды. Кояш бик сирәк кенә шул болытларны ертып бер күз белән генә карап ала. Сания ярата мондый көннәрне. Кулчатырын алып, әкрен генә сулыкларга басып-басып, шәһәр әйләнергә ярата. Кояшлы көндә урамда кеше күп, үз уйларыңа бер урын юк кебек. Ә мондый яңгырда урамда кеше аз, хозурланырлык кояш та юк, үз дөньяңда гизәсең. Ә күңелдә шундый рәхәтлек, өйдә сине көтеп торучы гаиләң, балалар булу шундый бәхет. Шушы бөек табигатьнең бер өлеше булу, дөньяда кемнеңдер кадерлесе булу шундый бәхет бит ул!

Ишекне ачып керүгә, әни кайткан, әни дип, малайлар тизрәк сумкаларын алып, ашамлыкларны барлый башладылар. Бигрәк нык юешләнгәнсең дип, Самат аның кулчатырын киптерергә куярга ашыкты...

«Син соңарлагач, бәрәңге кыздырырга куйдым, ачыккансыңдыр бит», –дип сөйләнде Самат. Сания тизрәк чәй куеп, кыздырган бәрәңгегә тәмлеткечләр, яшел суган турап салды. Гаилә өстәл янына җыелды. Өйгә тәмле булып яңа пешкән ризык исе таралган иде.

Сания бер калак кына бәрәңге капты да, хәле китеп, укшып, ванна бүлмәсенә йөгерде. Балалар, әни чирлиме әллә дип, берөзлексез сораулар яудырып, артыннан калмый йөрделәр. Бу күңеле болганулар иртәгәсен дә кабатланды. Ничә еллар буе яратып сөрткән хушбуен бөтенләй сөртә алмады, иренә үзе бүләк иткән ислемайдан да хәле начарланып, тәрзәләрне ачып җилләтте Сания. Берәр атна шулай дәвам иткәч, табибка күренергә дип шифаханәгә юл тотты. Аны Самат түземсезлек белән көтте...

...Февраль суыкларын җылытып, җиргә яңа кеше аваз салды. Гаиләдәге өченче малайга Наил дип исем куштылар. Кәрим белән Марат бик шатландылар. Бәбинең бишеге янына урындык куеп, чиратлап менеп-менеп аңың сабыйлыгына, нәнилегенә сокландылар. Кечкенә бармакларын икәүләп берәм-берәм санадылар, еласа, тибрәтеп, уенчыкларын күрсәтеп юатырга тырыштылар.

Өйгә шундый тәмле сабый бала исе таралды. Өйнең диварлары ук сагынган, көткән иде бу исне. Ниндидер тынычлык, мәхәббәт исе иде бу. Күптән көткән сабый исе! Бәхет исе! Сания баланы кирәгеннән дә артык назлады, яратты. Бер генә дә үтүкләнмәгән кием кидермәде, тазартылмаган җәймәгә яткырмады.Сәгатьләп ашатты, саф һавада йөртте, кулыннан гел төшермәскә тырышты. Авырса, төннәр буе йокламыйча бишеге янында утырды, бер генә минутка да калдырырга курыкты ул аны.

Кәрим белән Маратка мәхәббәте кимедеме Санияның. Юк! Мең кат юк, әлбәттә. Ул аларны үзенчә бик нык яратты, ә менә аларга карата вакыты кимү булгандыр. Кичләрен бала тибрәтеп, аларга китап укырга вакыты калмый иде шул Саниянең. Дөрес, тамаклары тук, өс-башлары чиста-пөхтә Кәрим белән  Маратның. Ә менә әни белән әтине кем беләндер бүлү бер дә ошамый иде малайларга. Кәрим олырак булгач, моны үзенчә аңлады, еламады, киресенчә энесе белән уйнап, дәресләрен үзе хәзерләп вакытын үткәрде.

Ә бер кичне Наилнең эче авыртты. Сания аны күтәреп әрле-бирле йөрде. Даруын да каптырды, имезде дә, тик бала гына бер дә тынычланмады, үксеп-үксеп елады. Шулчак Марат әни, әни кара әле нинди матур рәсем ясадым дип, әнисенең итәгеннән тартып болай да арыган Санияне тагын да ныграк ялыктырды. «Туктап тор әле, Наил авырый, синең кайгы юк», – дип әнисе Маратны этеп җибәрде. Гел назга гына өйрәнгән малай бу күренешне бик авыр кичерде. Үз бүлмәсенә кереп, үксеп-үксеп елады. Аны Кәрим дә озак тынычландыра алмады. Наил, ниһаять, тынычланып йокыга киткәч, Сания Кәрим белән Марат бүлмәсенә ашыкты. Елап шешенеп беткән Маратны күреп, аны кочагына алды, кат-кат юешләнгән битләреннән үбеп, кысып-кысып кочаклады. Алар әкиятләр укыдылар. Марат әнисенең кулын шытырдатып тоткан килеш йоклап китте... Сания төне буе улын рәнҗеткәнгә борчылып чыкты. Чыннан да Наил туу белән, игътибарым кимеде Кәрим белән Маратка, ничек тә бу хәлне уңай якка төзәтергә, өч баланы тигез, бәхетле итеп үстерергә кирәк дигән фикергә килде ул...

Самат исә бераз гаиләсеннән ерактарак булды бу вакытта. Юк, ул күңеле белән, әлбәттә, гаиләсеянында. Ләкин эш өстенә уку да өстәлгәч, гаиләгә, балаларга игътибар әзрәк какшады. Лениногорск нефть техникумында бораулаучылар бүлеге ачылгач, бер төркем яшьләрне шунда укырга җибәрделәр. Бик теләп риза булды Самат. Бу бит киләчәк өчен бик әйбәт.

И яратты Самат үз эшен. Кышын салкын автобусларда йөрергә туры килсә дә, мазутка буялып, майга чумып кайтса да, торбалар борудан куллары сөялләнеп бетсә дә, зарланмады үз эшеннән. Нефтьче һөнәренә тугры булып, бригадасында мастер булып эшләвен белде.

Бу һөнәргә аны әтисе алып килде. «Җиңел эш түгел, улым, әмма һөнәреңне яхшы белсәң, намус белән башкарсаң, кадерең булыр», – диде. Ә бит әтисенең эше әлегедән күпкә авыр булган. Әтисе озын авыр торбаларны буровойга кул белән сөйрәп керткәнен сөйли иде аңа. Хәзер бит күпкә җиңелерәк, торбаларны механизмнар тарттыра, шәмнәрне утыртканда да кул көче кирәк түгел. Сүс арканнар, залкин ачкычлары, измә хәзерләүләр, йөк машиналарына төялеп йөрүләр – барысы да үткәндә.

Саматның эше әтисенекенә караганда җиңелерәк, әмма шулай да нефтьче хезмәте зур чыдамлык сорый иде. Һәр заманның үз хикмәте дигән сыман, элек бу хезмәт физик көч кенә тәлап итсә, хәзер белем дә кирәк иде, шуңа Самат үзлегеннән тырышып, укытучыларыннан төрле яңарышларны сорашты, нефть сәнәгатенә багышланган китаплар укыды. Авыр хезмәтне җиңеләйтүгә, чыгымнарны киметүгә китергән яңа механизмнарның эш принципларына төшенергә теләде ул...

* * *

Кәрим өчен мәктәпне тәмамлагач укырга кая керү турында сүз дә булмады. Аның күптән инде әтисе сыман чын ирләр шөгылен үзләштерәсе, җырлап торган скважиналарга гомерен багышлыйсы килә иде. Әлмәт нефть институтының бораулау факультетында белем ала башлады ул. Ул вакытта әтисе буровойда мастер булып хезмәт куя иде. Әнисе дә нефть сәнәгатендә диспетчер булып, бер сменадан икенче сменаны көтә торган эштә иде. Әтисе белән әнисе, Кәримнең бу һөнәрне сайлавына бик шатланып: «Укы, улым, укы. Нефть мәйданы хәзер яңадан-яңа ачышлар, белем тәлап итә. Элек кенә ул кечкенә генә нефть ятмасын табу өчен разведчиклар урманнар, елгалар кичтеләр, җимерелеп беткән юллар аркылы йөзәрләгән километрга сузылган Ромашкино ятмасын берәм-берәм ачтылар», – дип хуплап тордылар. Марат та, соңрак Наил дә шушы уку йортына юл тоттылар. Бу гаиләнең үз ныклы династиясе барлыкка килде. Димәк, нефть табуның беренче авыр, хикмәтле елларын, шул чорларның рекордлы эшләрен, бүгенге көнгә китергән шатлыклы горурлыкларын да бәйнә-бәйнә сөйләргә кеше бар! Самат белән Саниянең өч улы – өч алтын баганасы бар, өч килене, биш оныгы бар!

...Көн бик матур. Кояш оялып кына җиргә назлы елмаюын тарата, җылы исен җилләргә кундырып, хыяллар өләшә, иреннәргә елмаю сеңдерә.  Ике өстәлне берләштереп ишек алдында табын әзерлиләр. Сания иң матур күлмәген киеп, иртән үк чәчләренә тезгән бигудиларын көзге каршында берәм-берәм алып куя. Ире Самат та күк төсендәге ачык зәңгәр күлмәген киеп бәйрәмгә әзерләнә. Балалар, киленнәр, оныклар чыр-чу килеп ишек алдындагы өстәлгә тәмле ризыклар тезәләр. Оныклар алып кайткан магнитофоннан моңлы татар җырлары агыла.

Тирә-юньгә бөтен авылдашларны кызыктырырлык итеп шашлык исе таралган... Ике агач арасына матур итеп беркетелгән, шарлар белән бизәлгән «45 ел бергә» дигән котлау плакаты бу тату гаиләнең кичерешләрен, ике йөрәкнең тугры мәхәббәтен һәм шул мәхәббәткә төренеп балалар күңеленә юл табу серләрен җыйган төсле иде.

 

Алинә ХИСАМИЕВА

Фото: 

Комментарийлар