Китү
Нәсер.
Күзләрең минем күзләремдә. Мөлдерәмә карашың тулы моң. Син китәсең... Өмет катыш борчулы җаным читлектәге кош сыман бәргәләнә.
Автобус килеп туктауга, саубуллашыр минутларның инде кичектерелгесез икәнен тоеп, күкрәк читлегендәге кош кабат тыпырчына башлады. Сүзсез генә сине кочакладым, битләреңнән үптем. Син дә миңа наз тулы карашыңны төбәп: «Елама, әнием, мин кайтырмын!» – дип, күкрәгеңә кыстың. Синең дә аерылу минутларын сузасың килә.
Автобус ишекләре ябылды. Моңлы күз карашың йөрәгемә кереп оялады. Син киттең...
Моң катыш куркып, синең өчен хафаланып, көннәр узган саен сагыну-сагышка түзми ярсып тибәчәк йөрәгемне тотып, ялгыз калдым.
Йә, Ходаем! Үзең сакла газиземне. Синең кулга тапшырам баламны. Бисмилламны укып, хәерле юл теләп, унсигезе тулган улымны ил сакларга озаттым. Иле саклый алырмы аны?
Бу китү вакытлыча. Бер минут та истән чыгармыйча, төн йокысын бүлеп, улы баш астына салып яткан мендәрне барып сыйпаучы, табын янына утырса да, улын уйламыйча авызына ризык алмаучы, хат-хәбәрен көтеп тилмерүче, ярты йөрәге белән өйдә улының – җан җимешенең әйләнеп кайтуын көтүче Аналар барда, кайту да бар.
Китү ул – кайтуның башы.
Әлфия СИТДЫЙКОВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар