Кисәтү
Балачакта кышын тау шуудан да рәхәтрәк мизгелләр булды микән?!
И-и-и, әткәй ясап биргән үрәчәле чанага төялеп таудан шуып төшүләре! Арттан җил малайлары гына кызыгып, сызгырып калган чаклар! «Мәчет тавы»нда өскә кигән киемнәребез кар катыш бозга әйләнгәнче чана шуабыз да, арып, хәлдән таеп, суыктан кызарып, өйгә ашыгабыз.
Өйдә, билгеле инде, җиңелчә генә сукранып, әнкәй каршы ала:
– И-и-и, тагыннар батып кайтканнар! Ничекләр киптереп бетерим инде хәзер, иртәгә ни киярсез? Тагын салкын тигереп, чирләп кенә карагыз!
Юри шулай сөйләнә инде. Усал түгел ул безнең. Аннан да ягымлы, аннан да ныграк балаларын яраткан ана авылда гына түгел, бөтен дөньясында юк. Моны анык белгәнгә күрә, аның сүзләрен ишетмәмешкә салышкан энекәшләрем, каткан чалбарларын салып, башта идәнгә аягүрә бастырып куялар. Аннары берсен-берсе этә-төртә, әнкәй әле күптән түгел генә каз канаты белән сыйпый-сыйпый акшарлаган, бизәнгән-төзәнгән мич янына җылынырга елышалар. Чалбарларын мич буена, киез итекләрен мич башына киптерергә куйгандай кыланалар. Әнкәй аларның кулларыннан киемнәрен тартып алып, кар-боздан арчалап, селкештереп, мич каршындагы бауга элеп куя.
Бер-беребезне уздырып, яңа гына мичтән чыккан, әнкәй маргарин ягып биргән хуш исле ипи телемнәрен авызга шудырабыз да өреп суыта-суыта, сөтле кайнар чәй эчәбез. Күңелләр хушлана. Инде кичке аш вакыты җиткәнче дәресләрне әзерләргә кирәк.
Минем үземә уку буенча дәресне әзерләмәсәм дә була анысы. Мәктәптә үк укытучы укыган һәр әсәр күңелгә тигәнәктәй ябышкан. Төн уртасында уятып сорасалар, җөмләсен дә төшереп калдырмыйча сөйләп бирә алам. Иң кыены – арифметика дәресе белән рус теленнән бирелгән өй эше. Аларына бик көч җитеп бетми, апалардан ярдәм сорарга туры килә.
Әле өй эше дә эшләнеп бетмәгән, бәләкәй энем көйсезләнә башлады. Ул минем карамакта. Үземә дә ун гына яшь тулып китсә дә, аны көйләү, ашату, йоклату миңа йөкләнгән. Тау шуарга бару да миңа сирәгрәк эләгә. Шулай да күңелгә бик нык уелып калган хатирәләр арасында мәңгелек кисәтү булып калган бер ядкарь саклана.
Ул чакта мин, сыңар күз белән генә булса да, олы тормышка күз салу бәхетенә ирешкәнмен бугай. Әллә бәхетле, әллә бәхетсез якларынамы, белмәссең... Бәлки, ул әйберләрне ныклап аңлап та бетермәгән булганмындыр. Ләкин ул вакытта ишеткәннәремне баш миенә киртләп куйганмын.
Энекәшләр гадәттәгечә тау шуарга җыеналар. Мин дә бәләкәй энемне йоклатып, алар артыннан иярдем. Агач чананың бер табаны ватылган, әткәйнең төзәтеп бирергә вакыты булмагандыр инде, әллә эш арасында кулы җитмәгән...
Нишләргә? Малайлар озак уйлап-аптырап тормадылар. Түгәрәк төпле тагаракка бау тактылар да бер-берсе белән узышып, юл аркылы гына булган инеш ярына йөгерделәр. Мин дә алардан калышмадым.
Тагаракка утырып текә ярдан әйләнә-әйләнә җилдереп төшкән энеләремнең батырлыгына шаккатып, өстән карап торам. Шулчак миңа берәү эндәште.
– Нәрсә, шуалармы? Ә син ник утырмадың?
– Ай, исәнмесез?! Мин андый биектән төшәргә куркам шул.
– Ярар, әйдә, шусыннар, без синең белән гәпләшә торыйк, булмаса! – дип сүзен дәвам итте Донбасс якларыннан кайтып төшкән күрше абый.
Уртача буйлы, киң җилкәле, зәп-зәңгәр күзле күрше абыем, аз гына буш вакыты булса да, сыздырып гармунда уйный торган иде. Җәй көне капка төбенә кич утырырга чыккан ак әбиләрнең дә яшь вакытларын исенә төшереп, моңлы көйләр уйнап, күзләрен юешләндергән чаклары күп булды бугай аның.
Әнкәй белән әткәй үзара сөйләшкәндә:
– Балачактан ук бигрәк моңлы булды шул. Моңлы баланың бәхете булмый диләр, чынлап та шулай икән. Күр инде, читкә бәхет эзләп чыгып китеп, күмер тузаннарын йотып, җир астыннан да бәхетен эзләп таба алмады. Чирек гасырдан соң кайтып егылды. Әле ярый җиңгәчәй исән. Берәр җүнле кеше очраса ярый да инде, – дип кызганып сөйләгәннәре колакка чалынган иде.
Ул Донбасс шахталарында егерме биш ел эшләп, күмер тузаннарын җитәрлек сулаган. Шунда гаилә корган. Хатыны украинка, Дуся исемле иде бугай. Бер кыз һәм бер ул үстергәннәр. Мин инде аның боларын үзем дә беләм, чөнки аларның җәй көне гаиләләре белән кунакка кайтканнары да булды. Балалары бер дә аңа охшамаган, сары чәчле, яшькелт күзле. Гәүдә төзелешләре генә әтиләренеке. Киң җилкәле, тыгыз, тулы гәүдәлеләр.
Наилә һәм Наил белән күзгә-күз карашып басып торганым да хәтердә. Аңлашып кына булмады. Алар безнеңчә гел дә сөйләшә белмиләр иде шул. Күрше йортта гына кунак булган бу малай белән кызның кабат безнең авылга кайтканнары хәтердә калмаган.
Балалар үстергәндә яраган ир, кызы белән улы үсеп буй җиткәннән соң, хатыны өчен «гололобый татарин»га әйләнгән. Олыгайган көндә үзе үстергән балаларның рәхәтен күреп яшәр урында, сыену эзләп, туган туфрагына кайтып чал башын игән.
Мин балачакта аның сәбәпләрен дә аңлап бетермәгәнмендер. Инде еллар узып, үзебез чит җирләргә чыгып китеп, язмышыбызны шәһәр белән бәйләгәч кенә күп нәрсәләргә күз ачылды. Катнаш никахлар нәтиҗәсендә килеп чыккан бәхәсләр, милләт белән милләт, дин белән дин, тел белән тел аерымлыклары, гореф-гадәтләрнең төрлелеге әлеге гаиләнең таркалуына сәбәпче булган икән.
Яр башында басып торганда күрше абыем миңа яшьлектә кылган хатасы аркасында бәхетсезлеккә тарганын аңлатырга тырышкан булган. Аның сүзләре, дүрт кенә юлдан торган җыры, күңел түренә үтеп кергән әрнүе гомер буена колагымда бер кисәтү булып яңгырады. Үзе чыгарган җыры булды микән, сорарга кыюлыгым җитмәде. Аннан, ничектер, бигүк колакка ятышлы булмаган сүзе дә бар иде җырның. Бәлки, мин аңа сорау бирергә дә оялганмындыр. Менә ул – гомерем буена күңелемдә яшәгән җырның сүзләре:
Бер утырып уй уйлаем
Әрәмә араларында.
Мин генә бәхетсез булдым
Кеше араларында.
Җырын җырлап бетерүгә, ул мине җилкәмнән кочып алды да:
– Сеңлем, беркайчан да башка милләт кешесенә кияүгә чыкма! Туачак балаларыңны да андый ялгышлардан сакла! Минем кебек бәхетсез була күрмәсеннәр, – дип кабатлады.
Ир уртасына җиткән кешенең күзләрендә яшь күреп тетрәндем дә, энекәшләрне дә көтеп тормыйча, өйгә йөгердем. Балалыктан чыгып та бетмәгән яшүсмер кызның күңеленә киләчәк өчен курку кереп оялаган көн иде ул.
Әлфия СИТДЫЙКОВА
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар