Кичерәсеңме, Зөлфия?
Хикәя.
1нче бүлек
– Кил инде, әтисе дим, тизрәк бире кил!
Хатын, үзенең уймактай нәни, йомры учлары белән иренең көрәктәй зур, тупас кулларын эләктереп алды да, түргә әйдәде.
– Зәбир, җаным, сиңа шатлыклы хәбәрем бар, – дип башлады ул сүзен, ишектән керә-керешкә. – Бәлки үзең дә сизәсеңдер?
Хатыны Зөлфиянең тиктомалдан болай чытлыклануы иргә ошап бетмәде.
– Нәрсәне? – дип сорады ул, йөзенә канәгатьсезлек чалымнары чыгарып. – Бернәрсә белмим дә, сизмим дә...
– Ярый, без капчыкта барыбер озак ята алмый, әйтим алайса: безнең... кечкенәбез булачак!
Шулай диде дә Зөлфия, аклы җирлеккә кечкенә кара бөрчекләр төшкән ефәк күлмәк итәген җилфердәтеп, идән буйлап сикерә-сикерә биеп тә китте...
– Чү әле, Зөлфия, очынма ул кадәр, – дип туктатты аны ир. – Син ни сөйлисең? Нинди кечкенә? Әллә?..
– Әйе, әйе, бик дөрес уйлыйсың... – Хатын, зур коңгырт күзләрен куе керфекләре астына яшереп, иренең киң күкрәгенә сыенды. – Сиңа бер кызчык бүләк итәргә иде исәбем, күрәм, син алай ук шат түгел?
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Кайчандыр бер-береннән башка мизгел дә яши алмаган ике йөрәк бүген икесе ике уй белән типте... Әйе, һәркайсы үз дөреслеген расларга тырышып тыпырчына иде бу секундта...
Тынлыкны Зәбир бозды:
– Соң, Зөлфия, үзең уйлап кара, Нургизгә дә дүрт кенә тулып килә, ләбаса... Өлгерербез, гомер алда бит... Бусын бәлки, теге ни...
Шатлыктан күкнең җиденче катында йөзүче хатынын шулай кисәк кенә, ялт итеп җиргә төшерде дә куйды Зәбир. Бер дә жәлләп-нитеп тормады...
– Нәрсәгә безгә бала?!
Яшьле күзләре белән иренә текәлгән хатын авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, кече якта аш-су белән әвәрә килүче кайнанасы күренде:
– И балалар, ачуланмагыз, урман – колак, кыр – күз дигәндәй, сезнең сүзегез ялгыш колагыма чалынды бит, – диде ул, керә-керешкә, үзе тиз генә килененә күз кысып алырга да өлгерде. – Аллаһы Тәгаләдән һәр намаз саен тагын бер онык насыйп итүен сорый идем, и Раббым, биргәнеңә мең шөкер, теләкләрем кабул булды... Зәбир, улым, икенче кат әти буласың икән бит!
Ана, тормыш казанында кайный-кайный шактый кытыршыланган куллары белән, башта килененең, аннары улының аркасыннан какты.
– Көтелмәгән шатлыктан иреннәрем кибеп китте. Зөлфия килен, чәй яңарт булмаса, тамак ялгап алыйк, – дип, серле елмаю белән килененә эндәште...
– Чәегезне миннән башка гына эчәрсез, – дип, нәни баладай авызын турсайтып, ишеккә атлады Зәбир.
Чыкты да болдыр баскычына чүгәләде... Кара син, моңарчы улының бар теләген үтәп, бөтен сүзен тыңлап килгән әнисе дә бүген Зөлфия ягына авышмакчы! Ир, ачудан кая куярга белмәгән кулларын йодрыкка төйнәп, стенага китереп сукты... Авыртуны тоймады... Меңәрләгән, миллионлаган уйлар, язгы ташкын кебек баш миенә килеп бәреләләр дә, кечкенә тамчыларга әверелеп, кайсы кая сибелеп, буталып та бетәләр... Ну Зөлфия... Бөтен планнарны бозмакчы бит, ә?! Нишләргә?
2 нче бүлек
– Забирчик, где ты ходишь! Күпме көтәргә була сине! Сагындым бит! Ниязка да «әттә кайда» дип йокламый ята һаман...
– Әй, алдашма ла инде, биш айлык бала сөйләшә белә димени... Хатыннан көчкә ычкындым, картлары да тәмам теңкәне корыттылар бүген... Йә, кил инде, бер яратыйм үзеңне...
Шуны гына көткәндәй, хатын, әрсезләнеп, ирнең муенына сикерде, куллары, аяклары белән Зәбирне кочаклап алды да, шашып-шашып үбәргә кереште... Аһ, каһәр, пәри кызы, үбә дә бит ичмасам, кайнар иреннәре белән ялмап алып, әллә кай почмакларда пыскып яткан яшерен дәртне уята, дөньяда бернинди алтын-көмешкә дә, исәпсез-хисапсыз мал-мөлкәткә дә алыштырмастай ләззәт вәгъдә итә, гөнаһлы алманы татып карарга ымсындыра...
– Ммм, Зәбирчик, татлым минем, җимешем, кайчан бергә булырбыз инде, ә! Синсез бер генә көн дә яши алмыйм бит... Саргаеп үләм... Туйдым мондый тормыштан...
Зәбир, саклык белән генә, чегән хатыныныкы кебек томырылып торучы әрсез зур кара күзле, кара чәчле Катюхасын идәнгә төшерде.
– Карлыгачым, күпкә түзгәнне азга түз инде... Тиздән, бик тиздән... Әйттем бит мин сиңа, сабыр иткән морадына җиткән дип... Йә, бәлки өстәл янына чакырырсың? Хатынга әкиятләр уйлап чыгара-чыгара тәмам хәлдән тайдым... Теге прокурорлары да башны катырдылар...
– Кемнә-әр?
– Әй, кем булсын, әткәй белән әнкәй инде... Кысылмаган җирләре юк...
Әйе, Зәбирнең иртәдән үк ачуы яман иде бүген... Ник дисәң, бүген – карлыгачы Катюха белән очрашасы көндә, иртән-иртүк телефон шалтырады. Туганнан-туган апасы Гөлсем кичке ашка чакыра икән... Зәбир, җылы юрган астыннан колагын гына чыгарып, Зөлфиянең сөйләшүен тыңлап ятты...
– Ярар, апай, килербез... Әйе, Зәбир ял итә бүген...
Хатынының әлеге сүзләреннән корт чаккандай сикереп торган ир, тиз-тиз киенә башлады:
– Зөлфия дим, нигә минем белән сөйләшмичә ризалык бирәсең син?! Беркайчан минем белән киңәшкәнең булмады!
Ир, калын толымнарын иңнәренә салып, ап-ак төн күлмәгеннән басып торучы хатынының инде түгәрәкләнеп килүче гәүдәсенә кинә белән карап алды...
– Бәй, Зәбир, әнкәй атна буе әзерләнде бит, алма апагызның туган көне җитә дип төн йокыларын йокламады... Ашыгыч эшең бар идемени?
– Бар иде!
– Йә, ярар, кызма инде, – дип, наз тулы күзләре белән хәләленең иңнәренә сарылмакчы иде хатын, ярсыган ир аны ачу белән этеп җибәрде:
– Кит әле, гел кочышып тормыйлар!
3 нче бүлек
Гөлсем апалары аларны гасырлар буе күрешмәгән, иң кадерле кунаклар кебек колач җәеп каршы алды, табын түренә әйдәде. Кич буе хәл-әхвәл белештеләр, күңел ачтылар, дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Зәбир генә, ниндидер бик тә ачы бер тәгам капкандай, чыраен сытып, кәефсез утыра бирде. Кеше алдында сиздермәскә тырышса да, иренең вакыт-вакыт сәгатенә карап алуы Зөлфиянең күңеленә шом салды... Әйе, үзгәрде Зәбир, нык үзгәрде... Хатынына элекке кебек мәхәббәт тулы күзләре белән карамый ул хәзер... Бер түбә астында яшәсәләр дә, бер түшәк бүлешсәләр дә, алар арасында котып салкыннары... Шул бозларны эретер, Зәбирнең карашын бер генә мизгелгә булса да җылытыр өчен җанын-тәнен дә кызганмас иде югыйсә, Зөлфия... Юк шул, күңел кыллары бер шартлап өзелсә, кире ялгыйм димә икән... Кайчан өзелде соң әле ул кыллар? Әйе, Зөлфия авырга калгач... Ә юк, Зәбирнең үз-үзен тотышында аңа кадәр үк сәер үзгәреш абайлап алган иде ул. Зәбир күзгә туры карамый, аз сөйләшә, иртә китә, соң кайта, пешергән ризыкны теләми генә ашый, сорауларга тупас кына җавап кайтара... Әнисе Мәрьямбикә апа белән әтисе Нургали абзый да улларының шулай кинәт үзгәрүенә бик тә аптырашта иделәр...
Бәйрәм кызганнан-кыза барды...
– Булмаса, тәнәфес ясап алыйк, – диде шулчак Зәбир.
Үзе, беркемне көтеп тормастан, тиз генә аркасына курткасын элде дә, ишеккә ыргылды. Башка ир-атлар да, акрын гына гәпләшә-гәпләшә, урамга җыендылар... Инде чыгабыз гына дигәндә, ишектән Зәбирнең төсе качкан йөзе күренде:
– Машинаның магнитофонын чәлдергәннәр, зараза!
Бар да аһ итте... Гөлсем апасы, үзе үк караклыкта тотылган бер кешедәй, әле анда, әле монда чапты...
– Булмас ла, Зәбир... Урамыбыз бистәдә иң тәртипле, иң тыныч урам бит...
– Әткәй, әнкәй, Зөлфия... Әйдә, тиз генә җыеныгыз, сезне кайтарып куям да, милициягә гариза илтәм...
Зәбир, ачу белән машинаның газына басты, ерак түгел өелеп торган утын әрдәнәсенә күз ташлап алды да, эчтән генә көлемсерәп, кузгалып китте... Хуш, магнитофон, үпкәләмә... Ничек тә бер килеп алырмын әле... Бүген исә, бу имгәкләрдән тиз генә котылып, пәри кызы Катюханың җылы кочагында эрисе бар...
4 нче бүлек
Авыл уртасыннан көзге яңгыр былчырагын ярып, бер хатын бара... Аның резин итекләреннән чәчрәгән пычрак су тамчылары итәгенә, җиңнәренә сарылалар... Юк, киеменә генә түгел, гүя йөрәгенә сарыла алар... Ул моны үзе сизми, уймактай нәни кулына кысып тоткан кәгазьне бөтәрли-бөтәрли, бара да бара... Ара-тирә туктап хәл җыя, бүген-иртәгә дөньяга килергә торган нарасые шулай әмер бирә, ахрысы... Урамнан узган кешеләр аңа сораулы карашларын ташлап, танып калырга тырышкандай, текәлеп карыйлар... Ләкин хатын аларның берсенә дә күтәрелеп карамый, киресенчә, тизрәк алардан качарга тели, әйтерсең бу карашлар аның аркасына меңәрләгән үткен хәнҗәрләр кадап, «Ире ташлаган хатын шушы инде», – дип, каһкаһәләп көләләр төсле тоела иде...
Менә ул бер йорт янына килеп туктады... Ниһаять, килеп җитте... Тәрәзәләре як-якка кыйшайган агач өй мыскыллап карый кебек тоелды аңа... Муртаеп, җиргә сеңгән капканы көч-хәл белән ачып, ишегалдына керде... Үзе биеклегендә үскән кычытканнар, тигәнәкләр арасындагы тар сукмактан алга атлады, өй ишеген ачып, эчкә үтте... Йә Хода... Әйе, дөнья шулай икән ул, син – саф, син – чиста, син гөнаһсыз диеп тормый; аркаңа мылтык терәсәләр дә, кермәм дигән ишекләрдән дә керергә мәҗбүр итә, күзең ачык килеш төпсез упкыннарга да сикертә; ул гынамы соң, иңеңнән җилтерәтеп тотып ала да, иң үткен, иң текә кыя-ташларга китереп сылый, ачы-тозлы дәрья суында кабат һушыңа китерә дә, дөрләп янган ут-ялкынга илтеп ташлый... Яшисең килә икән – түз, сабыр ит, чыда...
Мич артыннан чәче-башы тузган, өстенә иске генә кырык ямаулы бишмәт кигән бер хатын килеп чыкты, аның артыннан, күзләрен пычрак куллары белән уа-уа, эреле-ваклы өч бала пәйда булды.
– Вам кого?
Йорт хуҗасының карлыккан тавышы Зөлфияне сискәндереп җибәрде, еллар буе су күрмәгән җир төсле идәннән карашын аерып, көчкә телен әйләндерә-әйләндерә:
– Миңа Козлова Катя кирәк иде, – диде.
– Син аның кеме соң?
– Дусты...
– Катя кияүгә чыкты бит, за одного татарина, хәзер бистәдә яшиләр...
Димәк, бар да дөрес... Зөлфиянең кинәт тыны кысылды, башы әйләнде, егылмас өчен чытырдап ишек яңагына тотынды. Шулай да хәленең мөшкеллеген сиздерергә теләмичә, үзен тыныч тотарга тырышып, дәвам итте:
– Бәй, миңа хәбәр дә итмәде...
– Да... Ире Зәбир исемле, бик әйбәт, хотя и татарин... Внучек растет. Ниязка... Менә, рәсемен күрсәтимме?
Хатын, аксаклый-туксаклый өстәл янына килде дә, иске генә эскәтерне күтәреп, саргаеп беткән язулар арасыннан бер сурәт тартып чыгарды, аны Зөлфиягә сузды...
Ни үле, ни тере хәлдә басып торган Зөлфия:
– Юк, кирәкми, рәхмәт, – дип кенә әйтә алды, һәм бу хурлыктан тизрәк качып котылырга теләгәндәй, тышка ыргылды...
5 нче бүлек
Улларының кыек юлга кереп китүен аңлап алган Мәрьямбикә апа белән Нургали абзый күзгә күренеп картаеп киттеләр, төннәрен керфек тә какмый уфтанып чыккан ананың сары йөзенә буй-буй буразналар төште, чәчләре тагын да чаларып, гәүдәсе бөрешеп-кечерәеп калды... Килене Зөлфиянең хәсрәттән боегып калган йөзен күрү яралы йөрәккә учлап-учлап тоз сибү белән бер иде... Өйдә беркем берни сөйләшми. Йорт мәет чыккандагыдай бушап калды... Ярый әле, күңел юаткычлары – кечкенә Нургизләре бар... Үзенең шат тавышы белән, кан саркучы яраларны ямаштырып тора... Зәбирнең дә шундый чаклары бар иде... Их, сабый чагын кабат кайтарып булса, белерләр иде лә нишләргә кирәген...
– Зәбир, – дип сүз башлады беркөн ата кеше, бары да табын артына кичке ашка җыелгач. – Сүзем кыска, сиңа ике генә юл: яки Зөлфия килен белән яхшы гына яши башлыйсың, яки...
Зәбир аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, җәһәт кенә урыныннан сикереп торды да:
– Яки дүрт ягың кыйбла дип әйтмәкче буласыңмы, әткәй? Рәхмәт яхшы сүзеңә... Бүгеннән бу йортта эзем дә булмас...
Ул, ашыга-кабалана аш бүлмәсеннән чыкты, түр яктагы шкафтан зур гына чемоданны тартып чыгарып, тиз-тиз киемнәрен җыя башлады...
Хәлнең шулай кискен үзгәрәсен һич тә фаразламаган ата белән ана тораташтай басып калдылар...
– Хушыгыз!
Уллары япкан ишекнең зәмһәрир салкыны йөрәкләрне өшетте, тышта Зөлфиянең «Зәбир, Зәбир», – дип ачыргаланып кычкыруы катыш Нургизнең үксеп-үксеп елаган тавышы яңгырап тора иде...
6 нчы бүлек
– Кем, Нургали, оланның әткәсе ни атлы әле?
Балага исем кушарга килгән мөәзин догасыннан бүленеп, Нургали абзыйга күтәрелеп карады.
– Нургали углы Айбулат дип укы, Исхак абзый, – диде хуҗа, беркемгә дә сүз әйтергә ирек калдырмыйча.
Өстәл артында бер мәлгә тирән тынлык урнашты. Бары тик йомшак мамык мендәрдә, үзенең ап-ак биләүсәсе сүтелүгә чиксез шатланыпмы, яисә якты дөньяга аваз салуына бик тә сөенепме, нәни куллары, тәпиләре белән тибенә-тибенә, кечкенә нарасыйның үзенчә нидер быдырдавы гына ишетелеп тора иде.
Картларның дога кылуын кече яктан тыңлап торган Мәрьямбикә абыстай киленен юатырга ашыкты:
– Шулай, Зөлфия кызым, әткәң дөрес әйтә... Айбулат та кемгәдер «әти» дип дәшәргә тиеш бит инде...
Зөлфия, сагыш белән мөлдерәмә тулы күзләрен каенанасына төбәгән хәлдә, килешүен белдереп, башын селкеде... Бала тугач, Зәбир үзгәрер, яшь бала ул мәңге ялганмас җепләрне дә бәйләргә сәләтле, гаебен танып, гафу сорап, кире кайтыр дип уйлаган иде Мәрьямбикә апа. Хәер, Зөлфиянең үзендә дә, йөрәгенең кайсыдыр бик тирән бер почмагында, шундый ук өмет чаткысы пыскый иде... Инде менә ул да акрын гына сүнеп бара... Улы туу турында ишетеп белсә дә, Зәбир алар янына килүне кирәк тапмады...
7 нче бүлек
Айбулат бишенче яше белән бара иде... Бер кичтә, бары да табын артына җыелышкач, Нургали абзый ашыкмый гына сүз башлады:
– Һм, Зөлфия килен, сиңа сүзем бар... Тик син безне дөрес аңла... Әйе, улыбыз Зәбир сиңа – яхшы ир, балаларга үрнәк ата була алмады, аның тискәре гамәлләре өчен кичер безне... Без менә монда әнкәң белән уйлаштык та, теге ни... сезгә, оланнар белән сиңа диюем, фатир алып бирергә булдык... Гомерең буе безнең җайны җайлап, көйне көйләп яши алмассың... Син әле яшь, сау-таза... Үз тиңеңне табып, тигез гаилә бәхетендә яшәргә тулы хакың бар...
Зөлфия, һич тә көтелмәгән бу сүзләрдән ах итте:
– Сез нәрсә, әткәй? Әнкәй?
– Әткәң дөрес әйтә, – дип дәвам итте, беркайчан да иренең сүзеннән чыкмаган Мәрьямбикә апай. – Үзебез исән чагында кылган изгелекләреңә аз булса да рәхмәт белдерәсебез килде... Син безгә үз кызыбыз кебек якын, балаларны да бик яратабыз, Зөлфия, ләкин хатын-кызга бер ялгызына дөнья көтү бик авыр, ике ир баланы аякка бастырасың бар, без дә мәңге яшәмәбез...
...Озак кына үзен-үзе кая куярга белми уйланып йөрде Зөлфия. Юк шул, тормышка чыкканда язмыш пәрдәсенең читен генә күтәреп карау да һич мөмкин хәл түгел... Их, ап-ак күлмәктән Зәбиренең кочагында шушы йортның бусагасын атлап кергәндә алда шундый катлаулы язмыш көтә дип кем уйлаган... Изгедән-изге теләкләр теләнде, тәмле-тәмле сүзләр сөйләнде ул чакта... Телләр шулай сөйләп торганда тәкъдир янәшәдә көлеп торган, күрәсең...
Алар урамның югары башындагы зур булмаган, ләкин шактый яңа, җыйнак кына йортка күченделәр. Күчәсе көнне үзен бик авыр хис итте Зөлфия; каенанасы белән каенатасы, балалар кирәк-яракларны ташыдылар, ә ул, төп йортта, юды, җыйды, урын җирләрне алмаштырды, ап-ак пәрдәләр элде, мичне акшарлады, өстәлгә яңа эскәтер җәйде. Бар тырышлыгын куеп, каз итеннән тәмле итеп бәлеш салды.
– Йә балалар, хәерле сәгатьтә, – дип башлады сүзен Нургали агай, исләре урамга хәтле таралган бәлешне өлешләргә бүлә-бүлә. – Шушы көннән каз бәлешләре ике йортта да пешеп торсын, безгә аларны авыз итәргә насыйп булсын... Үзара бүгенгедәй дус-тату яшик, Зөлфия килен, тагын шуны әйтим, безнең картлык синең җилкәдә инде. Башка таяныр кешебез юк...
8 нче бүлек
– Алма апай, ни хәлләрең бар?
– И, Зөлфия аккошым, син икәнсең, кеше юк чагында бераз товарларны урнаштырыйм дигән идем, – дип, күгәрчендәй гөрли-гөрли, киштәләр арасыннан килеп чыкты Гөлсем апасы. – Хәлләр әйбәт, үзеңнеке ничек?
– Рәхмәт, апай... Менә төш вакытында сугылып чыгыйм дидем... Әткәй кадак та сораган иде... Айбулат эт баласы табып алып кайткан, шуңа оя ясыйк дип аптырата...
Зөлфия, уйчан карашын тәрәзәгә таба борды да, бераз сүзсез торды...
– Беләсеңме, Гөлсем апа, бүген Зәбир киткәнгә җиде ел бит...
Гөлсем апасы, төпсез зәңгәр күзләрен тутырып, Зөлфиягә текәлде. Яралы аккоштай, һаман бәргәләнә, ахры, бахыр...
– И апай, ничек шуны аңламаганмын... Яратмаган ич ул мине, яратмаган... Безгә аны үз ризалыгыбыз белән җибәрәсе булган... Әткәйгә дә, әнкәйгә дә, миңа да... Күңелең ятмаган кеше белән ничекләр гомер итмәк кирәк!..
– Үзеңнең дә башка беркемгә дә күңелең ятмый инде, ә Зөлфия?
– Ятмый инде, апа, ятмый!
– Ак канатыңа кер кундырмыйсың... Зәбир кире кайтса, кичерер идеңме соң?
– ...Мин аны күптән кичердем инде. Ләкин үз өемдә үз көем дигәндәй, ялгызлыкка өйрәндем хәзер... Кирегә юллар ябык... Йә, ярар, апай, китим инде, кичкә чәйгә көтәм, килерсез, яме...
– Ярый, аккошым... Хуш...
Гөлсем апасы, ниндидер бер серле моңсулык белән, Зөлфияне ишектән озатып калды... Әйе, моңсу иде ул... Кичә генә янына Зәбир кереп, кылган эшләре өчен бик үкенүен, Зөлфияне, балаларны нык сагынуын, кире кайтырга теләвен белгертеп, алма апасын пошаманга салып чыгып киткән иде... Катюшасы башкалар белән чуала икән... Зәбирне бер дә санга сукмый ди...
Бик теләсә дә, әйтә алмады Гөлсем апасы Зөлфиягә бу хакта, яшьлегенең алсу таңында ук сыңар канат белән торып калучы сөекле аккошының тирән яраларын кабат яңартасы килми иде аның, һич тә килми иде...
Гөләндәм ГАЛИЕВА
Комментарийлар