Логотип «Мәйдан» журналы

Кичеккән күке моңы

Хикәя.

Илгизәр кулында уч төбе кадәр генә кәгазь, белешмә бюросыннан бирелгән адрес. Себердән кайтып, кунакханәгә урнашкач та алган иде ул аны. Менә хәзер, шуны тоткан килеш, шәһәрнең Тукай мәйданында тукталып калды. Некрасов урамы, унөченче йорт кирәк аңа. Әтисе шунда яши. Аның янына кайтырга күпме җыенды, әмма әйтеп аңлата алмаслык ниндидер хис аның йөрәгенә тышау салып торды. Әтисенең Казанга күчеп яши башлаганын ул моннан унбиш ел чамасы элек ишеткән иде. Чираттагы ялын алгач, быел, ниһаять, ныклы карарга килде: егерме биш ел күрмәгән әтисен кайтып күрергә! Бала чактан калган йөрәк ярасы үзен һаман сиздереп торса да, олыгая төшкәч, үзе ата булгач, күрешәсе килү теләге көчәйде.
Илгизәр унөченче йорт капкасы янында туктап калды. Нәрсәдер тоткарлады аны, иреген буды сыман. Сулышы кысылгандай тоелды. Ул галстук астындагы күлмәк төймәсен ычкындырды. Менә инде ничәнче мәртәбә унөч яше тулыр-тулмаста өен ташлап чыгып киткәнен искә төшерде. Бу хәлгә әнисенең кинәт вафаты сәбәп иде.
Бүгенгедәй күз алдында: хәле соң чиккә җиткәч, әнисе әтисен ым кагып дәшеп алды:
– Каюм, кил әле! Балаларны да чакыр...
Әтисе, бик борчылып, аның янына килеп басты.
– Нәрсә, Мәрвия? Әллә маңгаеңа юеш сөлге куеп карыйкмы?
– Юк, кирәкми...
Әтисен хәсрәт ташы басты.
– Бүлнис тә ерак бит... Юлы юлмы?! Әллә, ат җигеп, районга китимме, врач алып кайтыр идем. Бу килеш сине ничек кузгатасың инде?! Бәлки, килерләр иде...
Мәрвия өмете өзелгәнен сиздерде.
– Соң инде... Барыбер китәм. Син...
Ана янында басып торган сабыйларының күзләренә тилмереп карады. Каласыз бит дигәндәй, яткан урыныннан йолкынып торырга, башларыннан сыйпарга, нидер әйтергә теләде, мәгәр көче җитмәде. Әтиләренә өзгәләнеп карады.
– Балаларны какма, мин...
Ул соңгы сүзен әйтеп бетерә алмады.
Илгизәр өчен газаплы, авыр көннәр әнисен җирләгәч башланды. Бигрәк тә әтисе икенче әни алып кайткач.
Үсмер үги әнисенә ияләшә алмады, күңеле кабул итмәде. Өйдә үзенә урын табалмас хәлгә җитте. Өстәвенә бер кичне, йокларга яткач, Һаҗәр апасының әтисенә пышылдап кына әйткән сүзләрен ишетте: «Ка-юм! Минем белән сиңа рәхәтме? Әйт бер сүз! Яратам бит...» Әлеге сүзләр малайның бәгырен телде, үги ананы чит күрү тойгысын икеләтә арттырды. Ул мендәренә капланып сулкылдады...
Иртәгесен Илгизәр, һичнинди үгет-нәсыйхәтләргә карамыйча, туган йортыннан чыгып китте. Шәтке болыннары, тау өстендәге урман-куаклыклар аша, Бүре елгасын кичеп, район үзәгенә юл тотты. Тынып калган үзәннәргә бер үк сүзләрне кабатлады: «Миңа бүтән әни кирәкми!», «Миңа бүтән әни кирәкми!..»
Сәфәре район үзәгендә генә төгәлләнми, юлы ары китеп, Новосибирск шәҺәренә чаклы барып җитте. Йөри торгач, ФЗӨ мәктәбенә эләкте, анда төзүче-монтажчы Һөнәренә өйрәнде. Өйгә хат язу турында уйламады. Байтак вакыйгаларны еллар томаны саргач кына, менә быел Казанга кайтып төште. Ничек кабул итәрләр аны. Әтисе ни дияр? Үзгәргәндер инде...
Ул урыныннан кузгалды Һәм агач баскычлардан икенче каттагы квартирага менеп китте.
Ишек шакыган тавышка өй эченнән бер хатын-кызның зәгыйфь тавышы ишетелде:
– Керегез...
Биксез ишек ачылмый торгач, әлеге тавыш янә кабатланды.
Илгизәр бусагадан үтте, ишек катында туктап калды. Тимер караватта, тәсбихын кулына тотып, олырак кына гәүдәле, калын кара кашлы, Кавказ кешеләренә тартым каратут йөзле карчык утыра иде. Ул – Һаҗәр апа, әтисенең икенче хатыны иде. Батынкы кара күз төпләре күләгәләнеп, җыерчыкланып калган.
Һаҗәр апа, күн портфель тотып ишектән кергән кешене күргәч, киң итәкле күлмәк чабуларын тезенә тарта-сыпыра караватыннан шуышты да аяк турысына җәеп куелган көрән йонлы кәҗә тиресенә төшеп басты. Илгизәргә карап торган хәлдә, аяклары тире өстендәге чүәкләрне капшап тапты. Илгизәр аңа исеме белән дәште:
– Исәнмесез, Һаҗәр апа!
– Син кем буласың соң? – дип сорады карчык, көтелмәгән кунакны танырга теләп.
– Илгизәр. Каюм малае.
– И-и, Ходайның хикмәте! Исәнмени син дә? Әйдә уз, кайлардан килеп чыгасы иттең?
Карчык, Һаман да үз күзләренә ышанмагандай, Илгизәргә якынрак килеп, ире Каюм төсмерләрен эзләде. Бар, бик бар аның чалымнары: озынчарак борын, арткарак киткән киң маңгай, какча яңаклар.
– Казанга ялга кайттым. Сезне күрәсем килде. Әти кайда соң?
Карчыкның күзләреннән көмеш бөртекләр сытылып чыкты.
– И улым, вафат шул инде атаң...
Илгизәр, дөньяда үлем барлыгын бөтенләй оныткан кеше сыман, гаҗәпләнеп сорады:
– Кайчан?
Карчыкның тавышы сыкрап чыкты:
– Өченче декабрьдә елы тула.
Авыр тынлык урнашты. Илгизәр өй эчен карашы белән капшап чыкты, күзе әтисенең рамлап стенага элгән фотосурәтенә төште. Эчке кичерешләрен тыярга теләп, ул тешләрен кысты. Киеренкелектән яңак мускуллары биешеп алды. «Китеп тә бардыңмыни, әти? Бер күрешү – бер гомер, дия идең дә... Насыйп кына булмады...»
Тынлыкны карчык бүлде:
– Әйдә, түрдән уз. Басып торма. Менә өстәл янына утыр.
Илгизәр, портфелен идәнгә куеп, өстәл янындагы урындыкка килеп утырды.
Карчык әңгәмәне дәвам итте:
– Атаң төсмерләренә охшатып кына таныдым үзеңне, үзгәргәнсең. И-и, гомерләр!.. Без картаймый, кем картайсын соң?..
Сүз икенче юнәлеш алгач, Илгизәр, Һаҗәр карчык сораганнарга җавап бирә-бирә, кыска гына итеп үз тормышын сөйләп алды. Новосибирскида төзүче-монтажчылар бригадасында эшләвен, аннан Норильск шәҺәренә күчеп китүен, хәзер шунда көн итүен, өйләнүен, бер малае барлыгын әйтте. Соңыннан сүзен бертуган сеңелләре Ләйсән белән Динәгә кайтарып калдырды, аларның кайда гомер итүләрен сораштырды.
– Ләйсән Уфа егетенә кияүгә чыкты, – дип башлады җавабын Һаҗәр карчык. – Ике кызлары бар. Динә – Казанда. Моторлар ясау берләшмәсендә, кәнтрәлүр. Килеп-китеп йөри.
– Адреслары сездә юкмы?
– Бар, бар... – Карчык урыныннан торды Һәм шкафка таба китте. Аннан яулыкка төргән төенчек алып, өстәлгә куйды. Төенне чишә-чишә: – Шушында карточкалар янында булырга тиеш, – диде. Ул ике открытка табып бирде.
Котлау-тәбрик открыткаларыннан адресларны үзенең куен дәфтәренә күчереп язгач, Илгизәр фотокарточкаларны берәм-берәм күздән кичерде. Динә белән Ләйсәннең фотоларын үтә текәлеп карады ул. «Ничек җитдиләнеп киткәннәр!» – дип сокланып та алды. Әтисенең кайбер фотоларында ул дөнья көткән ир йөзендәге уйчанлык-сагышны чамалады. Әйтерсең лә ул йөрәгендә гел генә ниндидер төзәлмәс яра саклаган, шул ярадан йөз нуры тоныклана төшкән... Илгизәр күңелен «әллә әти гомере буе әнине сагынып яшәдеме икән?» дигән уй биләде.
Менә аның төзелештә кирпеч салганда төшкән фотосурәте. Йөзенә кояш нурлары сибелгән. Кранчыга ым кагып, кельмасын өскә күтәргән. Өйгән кирпечләре үзен югары күтәрә барганга сөенеп туя алмаган кебек...
һаҗәр карчык, Илгизәр кулындагы карточкага күз салып:
– Иртәрәк китте шул, яшәрлеге бар иде әле, – дип куйды.
– Нәрсә белән авырды соң ул?
– Озак сырхаулап та йөрмәде. Кан басымы күтәрелә иде күтәрелүен. Көтмәгәндә кичтән паралич сукты. Бер тәүлек дигәндә... – Ул сулкылдап алды. – Өчесен, җидесен, кырыгын әйбәт кенә уздырдык. Кырыгына ир-атларны җыйдык. Ярый әле, пенсиядән аз-маз калдыра килгән идек.
Шул сүзләрдән соң Илгизәр алып килгән бүләкләрен исенә төшерде. Ул Һаҗәр апасына күлмәклек, әтисенә җылы свитер сатып алган иде. Портфельдән күлмәклекне алып, иясенә сузды:
– Апа! Бу минем сезгә бүләгем иде...
Карчык уңайсызланып, тартынып торды да аннары: «И, мәшәкатьләнеп йөрисең икән. Рәхмәт инде!» – дип бүләкне алды.
Илгизәр, әтисенә дигән свитерны кулына тоткач, бер мәлгә аптырап калды Һәм «аңа атап алган бүләк үз өендә калсын» дигән уйга килде.
– Бусы – әтигә... Өстенә кияргә насыйп булмаса да, өегездә торыр, – диде.
– Зурлавың өчен рәхмәт инде, балакай. Игелек күр! – Күңеле йомшарудан карчыкның тавышы үзгәрде. – Үзе исән булса, бик сөенер иде...
Хуҗа карчык бүләкләрен диванга куеп торды. Түргә узганда, күзе иренең стенага эленгән сәгатенә төште.
– Илгизәр! Менә бу атаң сәгате иде. Үзеңә истәлек итеп ал. Вафат булганыннан бирле туктаган килеш тора.
Илгизәр, бүләкне кулына алгач, сәгатькә карады. «Восток» маркалы, числосы өч турысында, үлгән көнендә тукталып калган. Уклары алты тулырга унбиш минутны күрсәтә. Ә тормыш сәгате, кешеләрнең ниләр кичерүенә карамастан, дәвам итә. Аның да мине сагынган, бер күрергә зар-интизар минутлары булгандыр...
Илгизәр сәгатьне борып җибәрде, төзәтеп куйды. Вакыт кичке якка авышып, сәгать өченче киткән иде инде.
– Әтинең кабере кайда соң? – диде ул.
– Яңа бистә зиратында, – диде карчык.
– Яңа бистә? Ул кайдарак?
– Моннан алтынчы трамвай белән ахыргача баргач, яңа капкадан узасы. Тукта әле, улым, барырга җыенмыйсыңдыр ич?
– Каберен күрәсем килә шул, – диде Илгизәр. – Күрсәтә алмассызмы?
– Бүгенме?
– Әйе.
һаҗәр карчык бүген аяклары бик сызлавын әйтте. «Врач әле генә укол кадап киткән иде, бүтән көнне барырбыз», – диде. Үзе зиратка ничек барасы турында сүзен дәвам итте. Кабер номерын, карточкасын куелганын әйтте, чардуган рәшәткәсенең зәңгәргә буялганын, кабер өстенә сирень агачы утыртылганын сөйләде, аннары: «Әйдә, чәйләп алыйк әле!» – дип, кухняга таба кузгалган иде, Илгизәр аны бүлдерде.
– Апа, чәй эчәр җирем юк, гостиницага урнашкач та ашап-эчкән идем, – диде.
Илгизәр китәргә җыенды. Чыгып китүе дә җиңел түгел иде. Ишек төбендә таптанып торгандай булды. Һаҗәр апасы да бик кызганыч иде аңа. Ул, кесәсеннән акча чыгарып, карчыкка сузды. һаҗәр апасы аны садака итеп кабул итте.
– Бик рәхмәт инде, атаңа, гаиләңә багышлап дога кылырмын, – дип, күңеле киңәюен белдерде. – Ни, сорыйм дигән идем, хатының кем атлы?
– Лидия.
– Матур исем икән...
Илгизәр саубуллашып чыгып киткәч, Һаҗәр карчык тәрәз кырыена килеп басты, үги улының ишегалдыннан чыгып киткәнен карап калды. Ул, чаттан борылып, күздән югалгач: «Башын бер якка кыңгыр салган, тач атасы инде», – дип куйды Һәм намазга әзерләнә башлады.
Илгизәр алтынчы трамвай тукталышына килде. Ул Һаҗәр апасы сөйләгәннәрне онытмаска тырышты.
Зиратка бару юлы әллә ни озак тоелмады. Капкага җитәрәк адымнарын әкренәйтте. Бик сабыр булырга тырышты, тик бу барып кына чыкмый иде.
Алдарак, юл уртасында, таякка таянган ике карт сөйләшеп тора иде. Илгизәр аларга сәлам биреп узасы итте.
– Исәннәрмесез, мөхтәрәм бабайлар!
Ак сакаллы озын буйлы карт, җавап урынына: «Тс-с!» – дип, сырлы таягын гына күтәрде.
– Шыпырт кына торыйк әле, – диде икенчесе, колагын зират куаклыгына таба сагайтып.
Илгизәр, берни дә аңламыйча, әле билен пута белән буган тәбәнәгрәк буйлы картка, әле ак сакаллы картка каранып торганда, зират урманлыгы эченнән күке кычкырган тавыш ишетелде.
– Бер, ике, өч...
Картларның ак сакаллысы телгә килде.
– Өчне генә кычкырды әле...
– Бер кычкыра башлагач, сайрар инде ул, сайрар... Болай булгач, шәт, көннәр җылыныр... – Икенче карт шундый нәтиҗә ясап куйды.
Озын буйлы карт йөзендә канәгатьсезлек галәмәтләре чагыла иде.
– Егерме бишенче май бит инде бүген... Йа Ходай, күке авазын кичегеп сала, кичегеп моңая... Интектерде быелгы яз. Җиргә җылылык җитми, җылылык. Чәчкән орлыклар шытмый ята, бөреләр ачыла алмый...
Илгизәр, картларның хикмәтләнеп сөйләшкәннәренә төшенгәч, юлын дәвам итәргә булды. Әмма алардан ерагайган саен, «күке дә кичегеп моңая» дигән сүзләре, аңа атап әйтелгәндәй, колагында ныграк чыңлады.
Монда сукмаклар Һаҗәр апасы әйткәнчә генә түгел, күп булып чыкты. Ул, бер-икесен узгач, өченчесеннән кереп карыйсы итте. Кабер ташларының әле берсенә, әле икенчесенә күз салды. Ташларга беркетелгән сурәтләр аңа төзүчеләр конторында Мактау тактасына куелган монтажчыларның рәсемнәрен хәтерләтте. Ул, йокысыннан уянып киткәндәй, як-ягына карап алды. Сирень үсеп утырган зәңгәр рәшәткәле чардуган Һаман күренмәде. Ары сугылды, бире сугылды, бер узган сукмакларга кабат килеп керде. Йөреп арыгач, булмас, ахры, дигәндә генә, эзләгән чардуганына юлыкты. Тагын ялгышаммы соң әллә, дигән кебек, тиз генә кабер ташларындагы карточкага карады. Керфекләре, нервыланып, еш-еш тибрәнде, тирән сулап куйды, өзгәләнеп: «Әти!» – диде. Рәсем астындагы язуны укыды.
– Дөнья белән иртәрәк саубуллашкансың шул, әти! – диде ул аннары үзалдына. Йөрәген авыр таш кыскандай тоелды. Чардуган ишеге шыгырдап ачылды. Илгизәр эчкә үтте, сумкасын кечкенә эскәмиягә куйды. Үзе утырырга базмады. Әтисе хатирәсен аягүрә олыларга булды. Шул рәвешле күңелсез уйларын да куып җибәрер төсле сизде, тик уйлар дигәнен адәм баласына буйсынамыни?
«Әти! Бу – мин, Илгизәр. Улың тавышын таныйсыңмы? Миңа күчкән рухың, өзми дә куймый, еллар буе тынгысызлап, кабереңә китерде. Туфрагыңа тарткан аякларыма карышыр хәлем калмады. Тик күпкә соңладым, әти. Мәңгелек йортыңа беренче сукмакны бүтәннәр салды. Кичерә күр, әти. Тормышта миңа кирәк чакларың бик күп булды. Тайгак юллар чатында калганда, синең киңәшләреңә мохтаҗ идем мин. Сиңа гына бирәсе сорауларым, сиңа гына чишәсе серләрем аз булмады. Йөрәк ярасы – мәңгелек, диләр. Хатыным Лидия дә шул фикердә. Ул – врач. Бер кичне мин аңа: «Врачлар, авырулар белән эш иткәч, күп нәрсәгә күнегәләрдер, хәтта үлемгә дә», – дигән идем, соңгы сүзләремне ул катгый кире какты. «Үлемгә күнегеп булмый!» – диде. Ул мең кат хаклы икән».
Илгизәр кабер өстендәге иске үләннәрне бармаклары белән тырмап алды. Шытып килгән яшь үләннәргә кулы тиеп киткәч, башыннан әтисе сыйпап куйгандай булды.
Илгизәр, сирень куагына карап: «Сине, назлы куак, Һаҗәр апа бик белеп утырткан. Бу куак Һәр язда сиңа чәчәк бүләк итәр, әти!» – дип пышылдады.
Кайтырга кирәк иде инде, тик аны ниндидер көч һаман тартып тора шикелле...
Тукай мәйданына әйләнеп кайткач, Илгизәр аз гына уйланып торды. Аннары: «Һаҗәр апага кереп, барысы өчен дә гафу сорарга кирәк», – дигән карарга килде.
Үкенүләрен, йөрәк сыкрануларын кемгә дә булса бәйнә-бәйнә сөйлисе килә иде аның.
 

Нурислам ХӘСӘНОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

 

Комментарийлар