Логотип «Мәйдан» журналы

Керпе мыегы

Асфальт бетеп, таш юлга чыккач, Хәмит «Жигули»ен тыя төште.

Күп тә үтми сулга борылачак ул. Шәһәр юлы белән авылныкы очрашкан бу урында элек һәрвакыт кешеләр машина көтә иде. Бүген дә әнә кемдер бар, ерактан ук кулын күтәреп тора.
– Абый, Каенлы аша узмыйсызмы?
– Әйдә, утыр!
Кул күтәрүче, муен аша кигән сумкасын исәпкә алмаганда, йөксез-нисез бер үсмер малай булып чыкты. Тумыштан ук кара чәчле, кара тәнле булуы өстенә, аның кояшта янган тәнен күргәч, Хәмит түзмәде – сорап куйды:
– Кайда болай буядылар үзеңне? Чүл гәрәбенә охшап калгансың бит...
– Артектан кайтам мин, абый.
– Димәк... отличник!
– Яхшы укыган өчен түгел, абый. Яшь натуралистлар арасында беренче урынны алган идем. Шуның өчен Артекка җибәрделәр.
– Молодец! Ә нәрсә белән шөгыльләнәсез соң сез?
– Дару үләннәре җыябыз. Урман җимешләрен дә: шомырт, гөлҗимеш, карлыган... Язын – каен бөресе... Иренмә генә.
Шомырт, гөлҗимеш, карлыган. Таныш, бик тә таныш бу сүзләр Хәмиткә. Заманында үзе күп җыйды ул аларны. Әнә шул гөлҗимешне сатып бәрәңге салымын каплыйлар, шомырт, карлыган, гөлҗимеш сатып өс-баш юнәтәләр, дәреслек алалар иде. Моның өстенә тал кайрысы куптаралар, кышка балан да җыеп куялар иде.
– Ә кемгә тапшырасыз ул үләннәрне?
– Районнан килеп җыялар, аптека хезмәткәрләре. Калганнарын монда, авылда гына сатабыз. Заготовитель ала аларын.
– Бик кысмыймы соң? Скидканы күп ташламыймы диюем.
– Ташлый инде ул, абый. Безгә шулай кушалар, ди. Әнә, әни әйтә, заготовительләрнең бармаклары үзләренә таба кәкре булмаса, эшләмиләр дә алар, ди. Элекке заготовитель Хәбиб шунда эшләгәндә череп баеды, ди. Монысы да, гөлҗимешеңне йә яндыргансың, йә киптереп бетермәгәнсең дип гаеп таба. Гаепне аны, абый, эзләсәң керпе мыегыннан да табып була бит...
...«Керпе мыегыннан да!» Бу әйтем Хәмитне сискәндереп җибәрде. Чөнки үзе дә шактый еш куллана бит ул аны. Берәрсе кемнедер нахакка рәнҗетсә, юкка-барга бәйләнеп гаеп эзләсә, «гаепне керпе мыегыннан да табып була аны», дип куя. Бу әйтем-мәкаль әллә кайчан, Хәмитләр башлангыч мәктәптә укыганда ук туды. Дөресрәге, малайлар үзләре тудырды аны.
...Ул вакытны Хәмитләр авылында урамнар тип-тигез, урыны-урыны белән хәтта чирәмгә күмелеп тора иде. Телисең икән, урамның үзендә, телисең икән, аулак тыкрыкларның берсендә ауный-ауный уйна, куыша-куыша чап, ялыксаң Иж елгасына төшеп су коен.
Шулай беркөнне, өйдә вакытлары үтеп, әти-әниләре кушып киткән эшләрне башкарганнан соң, малайлар чокыр-шарлы уйнап ята иде. Уен отыры кызганнан-кыза бара. Агачтан ясалган шарны уртадагы чокырга төшерергә дә тиз генә аягың белән капларга кирәк. Ялан аякларыңны, шар йә кәшәкә тиеп, «көйдереп-көйдереп» алса да, уеннан туктарга уйлаган да юк. Иң кызыгы шунда: шарны уртадагы чокырга төшереп, өстенә утырырга өлгерсәң, башка малайларның кәшәкәләрен җыеп аласың да, көчең җиткән кадәр соңгы кеше булып кулына алган малай шарны янә уртадагы чокырга төшерергә тиеш. Менә шул чагында «көя» инде ул аяклар!
Шулвакыт күршедәге Каенлы авылы ягыннан килгән юл өстендә җигүле бер ат пәйда булды. Аның тирән арбасында утырган абзый кашка биясен Хәмитләрнең капка төбенә таба каерды. Моны шәйләп алган күрше малае Назыйм:
– Хәмит, Хәмит, кара әле. Сезгә кемдер килде. Бәй, Хәбиб абзый бит бу! Нәрсәләр алып килгән икән? – дип, ат туктаган урынга йөгереп тә китте. Күз ачып йомганчы башка малайлар да аңа иярде.
Хәбиб абзый дигәннәре – заготовитель. Безнеңчә әйтсәк, чүпрәк-чапрак, сөяк-санак җыючы. Елга буена урнашкан, бер генә, әмма бик озын урамнан торган Хәмитләр авылына аның килеп чыгуы малай-шалай өчен һәрчак бер бәйрәмгә әйләнә иде. Бәйрәм диярлеге дә бар шул. Тирән төпле бу арбада ниләр генә юк! Кесә фонаре өчен батарея белән лампочка дисеңме, пластмассадан ясалган чәч тарагы (аны урталай кисеп, берсеннән икене чыгарырга була) дисеңме, төрле төстәге шарлар – барысы да бар. Бу юлы Хәбиб абзыйлары хәтта авыз гармунына кадәр алып килгән.
Монысы инде – Хәмитнең хыялы. Солдат хезмәтеннән алып кайткан шундый гармунны авылдашы Зәкәрия абыйсында күргәннән соң аның бөтен тынычлыгы югалды. Тегесе чит илдә хезмәт иткән икән. Анда авыз гармунында уйнаучылар бик еш очрый, ди. Зәкәрия абыйсының һәр сүзен йотлыгып тыңлады Хәмит. Ә берсендә түзмәде:
– Бир әле, бер генә кычкыртып карыйм әле, – дип сорап куйды.
– Син бәләкәй әле. Әнә иренеңдә төкрегең кипмәгән. Үскәч уйнарсың.
Шулай диде аңа Зәкәрия абыйсы. Мондый җавапны көтмәгән иде Хәмит. Зәкәрияләр нәселе бераз кылтыграк икәнне белсә дә, бу сүзләр бик нык хурландырды аны. Малай гына булса да, аның да горурлыгы бар бит. Әнә шул вакытны Хәмит, нәрсә бәрабәренә булса да, авыз гармуны алачакмын дип, үзенә сүз бирде. Аның бу халәтен җиңеләйтергә теләпме, әллә үзенең дорфарак әйткәнен аңлапмы, Зәкәрия абыйсы:
– Апаңны миңа бирәсеңме соң? Бирсәң – гармун синеке, – дигәч тә күңеле йомшармады Хәмитнең.
Менә хәзер инде теләгенә ирешәчәк ул. Әнә киптерелгән күпме тал кайрысы бар. Моның өстенә шомыртын, карлыганын җыячак, аннан соң гөлҗимеш өлгерәчәк...
Хәбиб абзыйлары бу юлы, ни өчендер, малайлар әзерләп куйган әйберләрне җыя башларга ашыкмады. Үзенә генә хас бер ягымлылык белән кемнеңдер башыннан сыйпады, кемгәдер күз кысты. Аннан соң гына:
– Егетләр, беләсезме миңа нәрсә кирәк? Керпе кирәк, керпе. Районнан керпе җыярга куштылар, –дип куйды. Һәм, алдагы атнада яңадан киләчәген әйтеп, кузгалырга җыена башлады. Шулай алыш-бирешсез генә китеп тә барды ул. Атын Иж елгасы аша салынган күпергә таба боруыннан аның икенче бер күрше авылга юл тотуын чамалавы авыр түгел иде.
Менә шуннан соң башланды инде малайлар өчен мәхшәр көне. Бар белгәннәре урман җиләк-җимеше дә, балык булган үсмерләр тере керпене ничек тотарга икән дип баш вата башлады. Өлкәннәр дә нинди дә булса киңәш бирә алмады аларга. Сәбәбе гап-гади: йодрык кадәрле бу җан иясе белән беркем дә беркайчан эш итмәгән. Әмма аның энәле, тотарга теләсәң кулга алып булмастай икәнлеге һәркемгә мәгълүм.
Көтмәгәндә-уйламаганда ярдәмгә этләр килде. Шулай янә тал кайрысы кубарырга дип барганда, күрше малае Назыймның эте чәң-чәң килеп өрә башламасынмы. Үзе өрә, үзе һаман бер урында бөтерелә. Ә янәшә-тирәдә беркем күренми. Этне үз артларыннан иярергә чакырып карыйлар, ә аның исе дә китми, өрүен, һаман бер урында таптануын белә. Хәмит белән Назыйм аның янына килгәч кенә эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп алдылар.
Йонлач ал тәпие белән нәрсәгәдер кагылып ала да янә шаулатып өрергә тотына. Малайлар килеп карыйлар – кечкенә генә яфрак өеменнән башка берни күренми. Әнә шул яфрак өеме керпе булып чыга да инде. Таяк алып, актарып карыйк әле, дисәләр, коелган яфраклар күпсанлы энәләргә кадалган. Хәйләкәр керпе үзенең дошманнарыннан әнә ничек яшеренә икән! Билгеле инде, ул шунда ук Назыйм башындагы фуражкага күчә. Кем ничек, ә Хәмит белән Назыйм шушы рәвешле керпеле булдылар. Хәер, башкалар да ниндидер әмәлен тапкан булып чыкты. Югыйсә, атна-ун көн эчендә утызлап керпе җыелыр идемени?
Тик, ни хикмәттер, Хәбиб абзыйлары килми дә килми. Ни дисәң дә, керпе җан иясе бит. Аны капчыкта асрап булмый. Сөттән башка ни-нәрсә бирергә белмәгән малайлар керпеләре белән иза чигеп беттеләр. Ә энә йомгакларының уенда бары тик качып китү генә. Бик азаплана торгач, аларның берничәсе кысылып та үлде. Бу хәлләргә малайлар түзмәделәр, Хәмит янына килделәр.
– Өч кенә чакрым бит, Хәбиб абзыйны чакырып кайт инде. Нишлик, керпеләрне сезнең авылга китерикме, әллә үзең безгә килеп җыясыңмы, дип, әйт, – диделәр.
Хәмит бер дә авырсынмады. Ул бармый кем барсын инде! Хәбиб абзыйлары менә ничә ел инде аларга килеп йөри бит. Әтисенең әйтүенә караганда, алар икесе дә колхозлар оешкан вакыттан башлап хисапчы булып эшләгәннәр. Хәбиб абзыйлары «Кызыл Маяк»та, Хәмитнең әтисе – «Кызыл Иж»дә. Хәзер әнә, хуҗалыклар эреләндерелгәннән бирле, икесе дә башка хезмәттә.
Заготовитель абзыйлары килде Хәмитләргә. Шул көнне үк килде. Дүрт күз белән көтеп торган малайлар аның янына ябырылды. Берсенең кулында кәрзин, икенчесенекендә посылкадан бушаган әрҗә, кайбер малайлар колакчынлы бүрек тоткан. Барысының да эчендә бер генә нәрсә – ул да булса керпе, малайларның өмет чаткысы.
Бу көнне Хәбиб абзыйның кабык төпле, тирән һәм озын итеп эшләнгән арбасы буп-буш иде. Менә йодрык кадәрле җан ияләрен карау-тикшерү башлана. Арба төбендәге кабыкта беренче булып Назыймның энә төргәге урын алды. Керпе, мескен, кыл да кыймылдамый, бәргәләнгән килеш ята бирә. Шулчак Хәбиб абзый малайларга карады да, баш бармагын ирене турысына китереп:
– Т-сс-с, малайлар, шауламагыз! Тып-тын торсагыз, йөреп китәр ул, – диде.
Хәбиб абыйлары ни генә әйтсә дә, аның сүзе – малайларга закон. Һәркемнең тизрәк керпесен сатасы, акчасына кирәк әйберен аласы килә. Ул көнне Хәмит тә гармунлы булырмын дип уйлаган иде.
Малайлар шунда ук тынып калдылар. Шылт иткән тавыш та чыкмагач, керпе, чыннан да, тәпиләренә баса, баса да «фырт-фырт», «фырт-фырт» иткән тавыш чыгарып атлап китә. Тоткынлыктан котылдым дип уйлагандыр инде, бичаракай, адымнарын кызулата төшүгә, арбаның алгы өлешенә килеп тә бәрелә. Шуны гына көткәндәй, Хәбиб абзый болай ди:
– Улым, керпең алырлык түгел шул, – һәм, нәрсә әйтергә белмәгәндәй, туктап тора да өстәп куя, – күзе кылыйрак, күзе. Барган җиреннән килеп бәрелде бит, мескенкәй.
Икенче керпенең энәсен, өченче керпенең борынын, дүртенчесенең тәпиен ошатмый Хәбиб абзый. Шулай берсе артыннан икенчесен бракка чыгара торгач, чират Хәмитнекенә җитте. Аның керпесе куян читлегенә ябылган иде. Шуңа күрә читлектә килеш кенә карады ул аны. Карады да:
– Һ-мм, Һ-мм, – дип торды. Ни әйтергә белмәгәндәй байтак кына таптанганнан соң йомшак кына итеп өстәде:
– Хәмит улым, ачуланма, синеке дә стандартка туры килми.
– Нишләп?! Ничек килми?
Башкалар бирмәгән сорауны Хәмит бирде. Шушы кадәр керпенең берсе булса да таләпкә туры килергә тиештер ләбаса? Шулай дип уйлады ул. Ә авыз гармуны? Бүген бит ул гармунлы булырга тиеш иде.
– Мыегы кыскарак шул...
Мондый җаваптан соң үрсәләнүләре йөзләренә чыккан малайлар бер кат шаулашып, үпкәләрен белдереп алдылар. Ләкин бу шаулашу озакка бармады. Чөнки язмышларына буйсынмый ни эшләсен соң алар? Хәбиб абзыйлары белән алыш-бирешләре моның белән генә бетсә икән...
Янә тынлык урнашты. Шушы тынлыктан файдаланып калырга теләпме, әллә башына берәр уй килепме, Хәбиб абзый җәһәт кенә сумкасын ачты, аннан бер төргәк чыгарды. Аны саклык белән генә сүтә башлады.
Төргәктә сыбызгылар булып чыкты. Балчыктан яндырып ясалган, кош сурәтен хәтерләтүче сыбызгылар. Хәбиб абзый шуларның берсен кулына алды да:
– Керпе өчен үпкәләмәгез инде, егетләр. Шулай килеп чыкты. Ә бу сыбызгылар – сезгә бүләгем булсын! – диде.
Әй бу үсмер чаклар, әй бу җүләр чаклар! Әле генә үрсәләнгән малайларның йөзендә борчылуның әсәре дә калмаган. Гүя алар Хәбиб абзыйларын атна-ун көн буе көтмәгәннәр, гүя алар беренче тапкыр кулларына керпе тотып карауның ни белән бетәсен бөтенләй уйламаганнар.
– Малайлар, керпеләрне кая куярга икәнен мин беләм. Әйдәгез шунда киттек!
Әллә башкаларныкын алмаганга, әллә бу мәсьәләнең үзенчә чишелешен табудан канәгать Назыйм шулай дип кычкырып җибәрде.
– Кая барабыз?
– Каршы күл атавына!
Бу атау аларның барысына да бик таныш. Күперне чыгу белән башлана ул. Ә күпер Хәмитләрнең бакчасына терәлеп тора диярлек. Малайлар дәррәү шул якка кузгалдылар.
Күп тә үтми малайлар атауда иде инде. Монда алар озак маташмадылар, үтмәс «дусларын» калдырдылар да кайтыр юлга борылдылар.
Арада һаман берәр очлы күзлесе була. Ул яктан Назыймны уздыручы бар микән? Һәрвакыт нәрсәне дә булса алдан күреп ала да шәрран яра. Тик бу юлы алай итмәде ул, ярым пышылдап:
– Малайлар, карагыз әле, безгә таба Пәрчү әби килә, – диде.
Чыннан да, аягына кунычлы галош кигән, бәбәй итәкле күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган, таягына таянган Пәрчү (чын исеме Фәрхесырур) әби каршыларына килә иде.
Төгәл генә яше дә билгеле булмаган бу карчыкны авылда кем генә хөрмәт итми дә, кем генә олыламый икән? Сәер дә, сихерле дә кебек ул карчык. Сәерлеге шул – Иж елгасы буенда берьялгызы сәгатьләр буе йөри ул. Сихерлеге исә дару үләннәре белән бәйле. Нинди үләнне кайсы вакытта җыярга, аны ничек итеп киптерергә һәм нинди авыруга каршы кулланырга икәнен аннан да яхшы белүче авылында юк. Шул сәләте аркасында кемнәрне генә дәваламады ул.
– Әби, исәнме!
– Нихәл, әби!
Карчык дәшми, малайларның сәламен дә алмый. Шым калган малайларга бик тә, бик тә уңайсыз. Димәк, әби аларның ни белән шөгыльләнгәнен ишеткән, димәк, ул һәр нәрсәдән хәбәрдар.
– Йөрисез шунда күз көекләре булып. Бер җүләр котырта, калганнары котыра. Әллә сез ул бичаракайларның рәнҗеше төшмәс дип уйлыйсызмы? Хәбибулласын әйтер идем. Сакаллы сабый!
Балаларга илтифат итмәгән кебек булса да, бу сүзләр әби авызыннан ишетелде. Үзе уңга-сулга карамыйча һаман бара бирә, үзе шулай нидер сөйләнә. Менә шул вакытны малайлар хата юлда йөргәннәрен аңладылар, ярамаган эш кылулары турында ишеттеләр...
 
...Еллар үтеп, үсеп буйга җиткәч, армия хезмәтеннән йөреп кайтканнан соң гына аңлады Хәмит керпе белән булган вакыйганың асылын. Бу вакытны ул шәһәргә китеп урнашкан, машиналы булган иде инде. Хәбиб абзыйлары да сөяк-санак, чүпрәк-чапрак җыюдан туктап, газеталарда язылганча итеп әйтсәк, лаеклы ялга чыккан иде.
Хәмит бер кайтуында Хәбиб абзыйларына сугылды. Йомышы төшеп түгел, болай гына. Машинасын капка төбенә куйды да болындай зур ишегалдына үтте. Биредә тып-тын, шылт иткән аваз да юк.
Бар иде бит заманнар, шаулап тора иде бу ишегалды. Кемнәрне генә үзенә сыендырмады да, кемнәр генә йомышы төшеп килмәде бирегә. Шулвакыт Хәмитнең, бала арбасына сөяк төяп, шуны тартып бирегә килгәне исенә төште. Берүзе генә түгел, берничә малай белән. Һәркемнең үз арбасы, арбасында үз сөяге бар иде.
Җәй көне булганлыктан, Хәмит өйгә узарга ашыкмады. Су чиләге куя торган эскәмиянең бер читеннән урын табып шунда утырды. Үткән ара әлләни ерак булмаса да, тынчу, тузанлы һавадан соң рәхәт иде монда. Иркенлек өстенә, ишегалдын басып алган чирәм күңелгә ниндидер бер рәхәтлек биреп тора. Шулай да бу тынлык бераз сәеррәк тоелды аңа. Элекке вакыттагы кебек кешеләр кереп-чыгып йөрмәсә дә, бала-чага кайнашса күңеллерәк булыр иде кебек.
Бала-чага дигәннән, бу җәһәттән уңмады Хәбиб абзый. Кызының да, улының да язмышлары фаҗигале тәмамланды. Гөлчирәсе күрше авылларның берсенә килен булып төшкән иде. Баласын да табарга өлгермичә, көнләшүе чир дәрәҗәсенә җиткән ир кулыннан һәлак булды. Улы исә, озак еллар утырып кайтканнан соң, эчүчелеккә салынды. Сәрхүшләнеп йөри торгач, тракторы-арбасы белән күпердән аска очып, шулай ук һәлак булды. Бу вакыйгалардан соң кайбер озын телләр:
– Заготовительләргә кеше рәнҗеше төшә. Хакны ким түләп байыйлар да барыбер рәхәтен күрмиләр, – дип сөйләнеп тә йөрделәр.
Хәмитнең бу яктан Хәбиб абыйсына үпкәсе юк. Кубарган тал кайрысын да, киптергән шомырт, гөлҗимешләрен дә, башкасын да бик теләп кабул итә һәм һәрьюлы:
– Менә кара, скидканы бик аз ташлыйм, – дия иде.
Мәктәпне тәмамлаган елны беренче тапкыр алган костюм-чалбары өчен дә акчаны тал кайрысы сатып түләде ул...
Эскәмиядә бераз утырып, шылт иткән тавыш та ишетмәгәч, Хәмит өй эченә узарга булды. Бала чактан ук таныш йорт булгач, кая таба атларга соң дип аптырамый гына баскычтан күтәрелде. Ишегалды кебек үк иркен итеп, колач җитмәслек бүрәнәләрдән салынган нарат өй. Гәрәбәдәй ялтырап торган киң сайгаклардан җәелгән идән. Стеналарда шәһәр җирендә дә сирәк очрый торган кыйммәтле келәмнәр. Ә менә идәндә берни дә юк. Картлык көннәрендә себерергә-юарга, атлап йөрергә уңайрак булсын дигәннәрдер инде. Болын кадәр бу өйне ул нәкъ менә заготовитель булып эшләгәндә салдырган иде.
Хәбиб абзый чаршау белән әйләндереп алынган түрдәге караватта ята иде. Әллә уяу, әллә йоклый – анык кына әйтерлек түгел. Әмма ул Хәмитнең: «Өйдәләрме сез? Исән-сау гына яшисезме?» – дигән сүзләреннән соң шунда ук торып утырды. Каршысында күреп гадәтләнмәгән кеше икәнен шәйләп алды.
– Әллә кунак бар инде. Мин бит Гөлҗиһан түтәң йөри дип ятам. Кем дип әйтим соң әле сине. Ә-ә-ә, Хәмит улым, син түгелме соң бу? Читтә, шәһәр җирендә яши дип ишеткән идем. Күрмәгәнгә дә биш былтыр бит инде.
Карт шактый бетәшкән булса да, зиһенле икән әле. Әнә бит, ничә елдан соң да җиңел генә танып алды. Тануын да озакка сузмады. Димәк, әйбәт күрә әле. Шушы күзләр, шушы караш белән күпме әйберләргә бәя бирә иде ул:
– Тирене шулай туныйлармыни? Менә бит бу җиренә пычак тигергәнсең!..
– Бәрәңгең бигрәк балчыклы...
– Бу гөмбәне чистартырга булмый идемени азрак?..
Шушыңа охшаш сүзләр кешеләрнең бәгырен аз телгәләмәде ул елларда. Әмма кая барсыннар? Булганын, ә кайвакыт соңгысын да авызларыннан өзеп китерделәр аңа.
– Су эчеп чыгарга кергән идем, хәлегезне дә белермен дидем. Чыннын да, әнә күпме үткән бит инде сезнең белән очрашмаганга.
Хәмитнең сүзләре картка җан өстәгәндәй итте. Булдыра алган кадәр җәһәт кыланып, ул аны кече якларына, самавыр янына алып чыкты. Гөлҗиһан түтине дә көтеп торасы түгел икән. Электр самавырын розеткага тыктыңмы – салган суың кайнарга да тотына.
Озак гәпләште алар. Хәбиб абзый Хәмитнең әтисе белән эшләгән елларын, аннан соңгы чорны да искә төшерде, кайбер вакыйгаларны кайтып-кайтып сөйләде.
Шулвакыт моннан ничә еллар элек керпе белән булган вакыйга Хәмитнең хәтерендә тагын бер кат яңарды. Күпме баш ватып та, эшнең нәрсәдә икәнен ул вакытта да, аннан соң да аңламаган иде бит ул. Шул хакта сорарга менә җай чыкты хәзер.
– Хәбибулла абзый, – диде Хәмит, – хәтерлисеңме, син безгә керпе алам дип, күпме керпе тоттырган идең. Үзең берсен дә кабул итмәдең. Хәзер булса да әйт әле, сере нәрсәдә иде аның?..
– Хәтерлим олан, бик яхшы хәтерлим. Ике авылда җитмешләп керпе җыелгач, хәзерләү конторасына шылтыраттым. Керпене баш саныннан алыйммы, әллә авырлыгын үлчәп алыйммы? – дидем.
Башта шаркылдап көлделәр, аннан ачуланып кычкырдылар: «Нинди керпе ул? Без бит сиңа зелпе җыярга куштык. Зелпенең дә куагын түгел, тамырын...» – дип. Шуннан соң үзең чамала инде. Хәлдән ничек чыкмак кирәк? Һәм мин керпеләрдән гаеп эзли башладым. Ә гаепне, Хәмит энем, теләсә нәрсәдән, теләсә кемнән табып була аны.
– Ә ник соң безгә «аңлашылмаучылык килеп чыкты» дип кенә әйтмәдең?
– Юк, олан, алай түгел ул. Башка вакытта сез миңа ышанмас идегез. Арагызда, бәлки, үч алучылар да табылыр иде.
Әлеге сөйләшүдән соң, «гаепне эзләсәң, керпе мыегыннан да табып була»ны җае туры килгән саен кабатлый торган булды Хәмит. Ә бүген ул аны әнә Артектан кайтучы малай авызыннан ишетте.
...Колак төбендә генә яшь юлдашының тавышы яңгырамаса, Хәмит үзенең балачагы, яшьлеге үткән авыл турындагы хатирәләр диңгезендә һаман йөзгән булыр иде әле. Дулкынлануданмы, әллә кайтып җитүенә сөенгәнгәме, малай:
– Абый, абый, дим. Мин кайтып җиттем. Төшереп калдырыгыз инде.
– Ә-ә-ә, шулаймы, энекәш, хәзер, хәзер...
Газны ташлап, тормозга басуга «Жигули» алга таба чүнкәйгәндәй итте дә туктап калды.
– Абый, күпме тиеш мин сезгә?
– Тиеш түгел, энем. Син болай да түләдең инде.
– Түләдем?..
Малай тотлыккандай итеп торды да әйтеп салды:
– Юк, абый, мин сезгә берни дә бирмәдем.
– Түләдең, түләдең. Мин сине – авылыңа, син мине яшьлегемә алып кайттың...
1992 ел.

Харис ЗАКИРОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар