Логотип «Мәйдан» журналы

«Керфекләрең белән кагыл миңа...»

Аның туган көне иде ул.

Без беренче тапкыр бергә үткәрәчәк туган көн! Икебез дә аның телефонына килгән смс тавышына уяндык. Ул шунда ук телефонына үрелде...
Аның минут эчендә балкып киткән йөзе әле дә күз алдымда. Бөтен барлыгы белән елмая башлады: күзләре, иреннәре, калын кашлары... Йокым минут эчендә ачылды.
– Кем шулай яза бик иртә? – дим, тавышыма берни чыгармаска тырышып.
– Эштән язалар! Лилия!
– Нинди Лилия? Сездә андый кеше бармыни?
– Бар! Күптән түгел генә урнашты әле ул...
Бөтен эчемә салкын йөгерде... Иртән күзеңне ачуга, иң беренче итеп хезмәттәшеңне искә төшермисең бит инде... Хәтта аның туган көне булса да. Иртәнге алты да тулмаган килеш бик якын кешеңнең телефонына гына хәбәр җибәреп буладыр. Мөгаен, әле үзе дә урыныннан тормагандыр. Җылы юрган астыннан да чыкмыйча, туган көн котлавы язгандыр. Әле үзе дә җып-җылыдыр... Тукта, нәрсә уйлап чыгарам мин?! Юктыр, берни дә юктыр, миңа гына тоеладыр. Онытканчы дип котлап куюы гына булгандыр. Үзем дә кайчак кешенең туган көнен иртән хәтерлим, котларга кирәк әле дип уйлап та куям, ә аннан көндәлек мәшәкатьләр белән онытыла да китә. Исеңә төшкәндә инде төн була...
Әмма кәефем барыбер кырылды. Мин бит аны иң беренче булып үзем котламакчы идем. Бу иртәне бөтенләй башкача күзаллаган идем. Аннан иртәрәк торам, кәһвә пешерәм, коймак туглап куям, шуннан соң гына аны барып уятам. Кочагына ук сыенып ятам да, битенә керфекләрем белән кагылам... Шулай ярата ул. Гел: «Керфекләрең белән кагыл әле миңа!» – дип сорый. Миңа моңарчы болай берәүнең дә кагылганы юк иде ди. Бүләгемне кайчан бирәсемне генә уйлап бетерә алмадым: аңа кадәрме, аннан соңмы?
Без аның белән бергә яши башлаганга әле бер ел да юк иде ул чакта. Танышуыбыз шундый очраклы булды. Ир белән хатынның танышуын киноларда, гадәттә, шулай күрсәтәләр. Хатын-кыз кулына нидер тоткан килеш каядыр ашыга һәм каршысына килгән ир-ат белән бәрелешә. Хатынның кулындагы әйберләр, ә алар күп вакыт ниндидер кәгазьләр була инде, җиргә төшеп китә. Алар икесе дә бу кәгазьләрне җыярга дип җиргә иеләләр. Шунда йә күзләре очраша, йә куллары бер-берсенә ялгыш тиеп китә... Без бәрелешмәдек, анысы. Кибеттән чыгып, аз гына киткән идем, пакетым ертылып, бөтен алган әйберем аяк астына чәчелде. Нәрсә эшләргә белмичә, елардай булып басып торганда, ул килеп эндәште:
– Минем машинада пакет бар иде, алып килеп биримме сезгә?
Машинасын стоянкага куеп, әле генә мин чыккан сәүдә үзәгенә кереп барышы иде бугай аның.
«Әйе», дип баш кактым.
Җирдән әйберләремне җыярга булышты да:
– Бу кадәр авыр пакетны хәзер ничек күтәреп кайтасыз инде? Ә кайда торасыз? Еракмы? – дип сорады.
Йортымның юл аша гына икәнен белгәч, бер минут кына уйланып торды да:
– Әйдәгез, мин сезне озатып куям! – диде.
Мин, шулай тиеш булган кебек, шунда ук ризалаштым. Үзем дә аңламый калдым. Күңелем бик тулып йөргән көннәр иде ул: кызым мәктәпне тәмамлады да, башка шәһәргә укырга китеп барды. Ике бүлмәле фатирда берүзем калдым. Янымда кызым булганда гына ялгызлыгым сизелмәгән икән ул. Өем дә буш, күңелем дә...
Юл аша чыгып, алтынчы каттагы фатирыма күтәрелгәнче, мин аңа гашыйк булып өлгергән идем инде. «Моннан гына үзем дә күтәреп керә алам», – дисәм дә, подъезд ишеге төбеннән генә берничек тә кире борылып китәргә теләмәде ул. Барысы да әллә ничек бик тиз булды шул. Бер атнадан без инде бергә яши башладык...
Ашыгып ялгышмадыммы икән?
Аның туган көн иртәсендә беренче тапкыр, үзәгемне өзеп, күңелемнән шул уй узды.
Атна буе телендә «Лилия» исеме тагын берничә тапкыр кабатланды әле:
– Лилия шундый җитез, кушкан эшне күз ачып йомганчы эшләп куя!
– Лилия, җәйге ялга шунда барсаң, әйбәт ди...
– Лилия...
Бу исем чыккан саен дертләп китүемне ул сизми дә иде шикелле. Күңелемдәге буранны ничек тә күрсәтмәскә кирәк иде шул миңа. Алай да бер көнне:
– Нинди бер бетмәгән Лилия булды әле ул? – дип сүз башладым, тик ул шунда ук сүземне бүлдерде:
– Әллә ниләр уйлап чыгарма! Кем булсын, гап-гади хезмәттәшем! Болай булса, мин сиңа берни сөйләмәячәкмен!
Шунда ук тындым. Сөйләмәячәк...
Ә теге хатын, чыннан да, бик җитез иде бугай.
Җомга көн иде. Кичкә таба ирем шалтыратты:
– Мин бүген соң кайтам.
– Берәр нәрсә булдымы әллә? – дим аптырап. Элек эштә бер дә тоткарланганы юк иде бит аның.
– Булмады. Лилия яңа кухня сатып алган, бүген шуны китерәләр икән, ташырга булышырга дип чакырды.
Тавышы шундый коры, «син ни дисәң дә, мин үземнекен эшләячәкмен» дигәне сизелеп тора.
– Ә нигә сине чакыра? Башка бер кешесе дә юкмыни? Түләп тә ташытырга була бит аны!
– Мин барсам ни булган? Кешегә булышырга ярамыймы?
– Алайса, мин дә синең белән барам!
Ул кызып ук китте:
– Җүләрләндеңме әллә? Муеныма муенчак ас тагын! Үзеңнән бер адым читкә җибәрмә аннары. Булды, әйттем. Кичке уннарда кайтырмын!
Кичке унберенче яртыларда мин аңа шалтыратырга керештем. Тик номерын күпме генә җыйсам да, телефонның теге очындагы ягымлы хатын-кыз тавышы гел «абонент временно недоступен» дип җавап бирде. Телефонын сүндереп куюына шигем булмаса да, мин бертуктамый шалтыраттым да, шалтыраттым – нәрсәдер эшләмәсәм, җүләрләнермен кебек тоелды. Номерын ничә тапкыр җыйдым икән, хәтерләмим. Бармакларым аргач кына туктадым. Ишек төбенә идәнгә барып утырдым да, көтә башладым...
Ул кайтканда, төнге беренче ярты иде. Ишекне әкрен генә ачып керде, үрелеп ут кабызды. Минем идәндә утырып торуымны күреп, сискәнеп китте.
– Нишлисең монда? Нигә йокламыйсың?
Үзе миңа эндәшә, үзе исә читкә карый – күзләрен яшерә...
Берничә минуттан без инде кочаклашып, залдагы диванда утыра идек. Мин туктый алмый елыйм, ул мине юата:
– Гафу ит мине, гафу ит... Шундый инде мин, беләсең... Сиңа кадәр ничек яшәгәнемне сөйләдем бит. Атна саен бер хатын-кыз алыштыра идем дип мактанып әйтмәдем бит, чынлап та шулай иде. Туктый алмыйм, күрәсең... Синең мине аңлаганыңны һәм гафу иткәнеңне беләм бит мин. Кичер, зинһар, гафу ит... Үзем бит мин сине генә яратам. Синнән башка берәү дә кирәкми миңа. Дөньядагы иң якын кешем син!
Аның мине моңарчы болай яратканы, назлаганы юк иде әле. Гаебен юар өчен шулай тырыша дип уйлаган идем башта, каршы килеп тә маташтым. Тик юк, аның өчен генә түгел иде бугай. Тәнемнең дә, җанымның да карышуын тәмам оныттырганчы назлады да назлады ул мине...
Иртән бәхетле булып уяндым.
Ләкин бу бәхет шундый кыска гомерле иде.
Ул өйдә, янымда булганда, мин тыныч, ә бусаганың теге ягына атлап чыктымы – җаным тоташ утка әйләнә. Юлның теге ягындагы кибеткә ипигә дип кенә кереп китсә дә. Кая ул, чүп тә чыгартасым килми: янымда гына, күз алдымда гына торсын. Ул янымда булганда, барысын да онытам, юк икән, һәммәсе дә шунда ук искә төшә. Тау кадәр дулкын өстемә килеп күмеп китәмени... Күңелемдә сорау арты сорау калка: нәрсә булды соң бу? Инде ничек яшәргә?
Ялгызлыктан бу кадәр курыкканымны белми идем... Беренче ирем белән күптән – кызым кечкенә чакта ук аерылыштык. Берәүне дә эзләмәдем, янымда балам бар дип юанып яшәдем. Көн саен шалтыратып, хәлемне белешеп торса да, кызым хәзер еракта. Ул, мөгаен, шунда – укыган шәһәрендә калыр инде, ошый аңа анда. Очрашып йөргән егете дә бар дип аңладым. Тик... кызым – кызым инде, ә миңа бит Ул кирәк! Шушы бердәнбер ир-ат! Үз бәхетемне, ниһаять, таптым дип уйлаган идем бит. Аны югалтам икән, башка ир-ат минем тормышымда инде булмаячак. Бу яшемдә кайдан очратыйм ди мин тагын андый кешене?!
Лилия белән икесен бергә түшәктә күз алдыма китерәм дә, өстемә бозлы су койгандай була. Аңа нинди сүзләр әйтә, аны ничек иркәли икән? Күпме куарга теләсәң дә, бу бәйләнчек уйлардан арыну авыр. Көндез аңа эшкә шалтыратмаска ничек көч табуымны үзем генә беләм. Ул эштә, урынындамы икән, әллә юкмы? Сәбәп табып, икәү берәр җиргә чыгып китмәделәрме икән? Китмәсәләр дә, уйлары гел бер-берсе тирәсендәдер. Хезмәттәшләренә сиздермичә, бер-берсенә карашып алалардыр... Күз карашлары белән сөйләшәләрдер. «Син бүген кич миңа киләсеңме? Мин шундый матур яңа эчке күлмәк алдым!» – дидер тегесенең күзләре. Ә монысы: «Киләм! Тик кичне көтәргә түземлегем юк! Мин сине хәзер үк телим!» – диядер... Үземне-үзем махсус газаплаган кебек тоелам кайчакта. Туктарга кирәк бу уйлардан дим. Берничә минуттан соң исә тагын күз алдына китерә башлыйм... Бәлки ул, башкалар күрмәгәндә, аңа кагылып китәргә дә җай табадыр. Кулына, аягына, аркасына... Лилиягә дә нәкъ миңа карап елмайган кебек елмаямы икән? Иң үзәгемне өзгәне шул елмаюы...
Ул Лилиядән кайткан теге беренче төнне аңа:
– Миннән бернәрсәне дә яшермәскә, сөйләргә сүз бир, – дидем.
– Барысын, барысын дамы? – дип аптырап сорады ул.
– Әйе!
Ул ризалашты.
Моның үземә күпме газап китерәчәген белсәм, мөгаен, сорамаган да булыр идем.
– Лилия дә: «Синең елмаюың матур», – ди...
– Лилиянең яраткан кафесына бардык...
– Лилия үзенә яңа күлмәк алган...
– Лилия...
Җанның ничек елаганы күренми шул... Ә ул елый! Үксеп-үксеп, җирдә тәгәри-тәгәри... Никадәр сиздермәскә, битараф булырга тырышсам да, күзләрдә барыбер чагыладыр инде.
– Кабахәт икәнемне беләм... – ди ул миңа. – Сине тәмам җафалап бетердем...
– Син нәрсә инде, юк, әлбәттә, – дигән булам. Миңа аның турында ялгыш сүз әйтергә, ялгыш адымнар ясарга ярамый. Югыйсә, ул миннән китәчәк. Бөтенләйгә китәчәк!
– Сине газаплаганымны әйтмәсәң дә беләм инде, – дип авыр сулый ул. – Тагын бераз кына түз инде, узачак бу...
Чыннан да, дөрес әйткән – узды аның гыйшкы. Өч айдан озакка бармады. Ниһаять, җиңел сулап куйдым! Минем ул көннәрдә нинди бәхетле икәнемне белсәгез иде! Җирдән йөрмәдем – очтым гына бугай. Канатланып очтым! Беренче кавышкан көннәребезмени... Аның миңа бик-бик кадерле икәнен, үземнең аны үлеп яратканымны ничекләр күрсәтергә белмим... Тизрәк төн җитсен иде дә, ул миңа тагын: «Кагыл миңа керфегең белән! Кагыл, җаным...» – дисен иде.
Әйе, мин аны яратам! Ул нинди генә булса да яратам!
Тик сөенүләрем иртәрәк булган икән...
Бу бер очраклы саташу гына булды, аны теге Лилия генә аздырды дип уйлап, шундый ялгышканмын... Хәер, хәзер аңлыйм инде, бу – ирләре хыянәт иткән бөтен хатын-кызларның да уртак ялгышы. Минеке гаепле түгел, аны юлдан гына яздырдылар, дип уйлыйбыз без. Ирең белән араны өзәргә җыенмаганда шулай уйлау хатын-кызга җиңелрәк, күрәсең. Үз-үзен юату инде. Югыйсә, бер түбә астында ничекләр яшәргә кирәк?!
Берсендә, кичке ашны ашап утырганда, диңгездә ял итү турында сүз чыкты. Дөресрәге, ул башлады.
– Бер танышларым ел саен путевканы кыш уртасында алып куялар, әллә без дә шулай итикме? – ди.
– Ә минем әле диңгезне бер тапкыр да күргәнем юк... – дим.
– Чынлап та юкмы? Бер тапкыр дамы? Андый теләгең дә булмадымы?
Бу сорауны ул кабат-кабат бирде. Әйтерсең, диңгез ярына утырып аяк чылатмаган бер мин генә калган.
– Ялгыз башы бала үстергән хатында диңгез кайгысымыни инде, җаным...
– Барабыз! Болай булгач, барабыз!
Мин ул чакта «әйе» дә димәдем, «юк» та. Хыялларга саграк карарга өйрәнгән идем инде. Әлеге дә баягы, ялгыз дөнья көтү шулай итә – күктә очып түгел, җиргә басып йөрисең. Юрганыңа карап, аягыңны сузасың. Ә безнең юрган гел кыска булды шул...
Лилия исеме өйдә ишетелми башлаганга ярты еллар үткәч, диңгез турында сүз кузгатты ул. Бу хакта оныткандыр дигән идем, юк икән. Чит ил паспортлары ясаткан булып, акчамны гына суга салдым бугай дип йөргәндә, беркөнне кош тоткандай балкып кайтып керде:
– Мин икебезгә Төркиягә бер атнага путевка алдым, җыен! – ди.
– Кайчанга?
– Өч көннән самолет! Диңгез күрсәтәм дип вәгъдә бирдем бит! Әллә сөенмисеңме? Син шатланырсың дип уйлаган идем...
«Юк, юк, сөенәм! Рәхмәт!» – дигән булсам да, эчемдә нигәдер андый куану юк иде. Сәбәбен дә белмим, аңламыйм да.
Теләр-теләмәс кенә җыендым, теләр-теләмәс кенә юлга чыгып киттем.
Аяк тартмавы хәерлегә булмаган икән.
Без Анталиягә иртәнге рейс белән барып төштек. Отель ишеген ачып кергәндә, иртәнге сәгать алты гына иде әле.
– Бүлмәләргә урнаштыру көндезге уникедән соң гына – көтегез...
Безне каршы алган төрек егете русча әйбәт белә булып чыкты. Әмма: «Бәлки иртәрәк урнашу җае бардыр?» – дип соравыбызга гел шулай бертөрле җавап бирде.
– Мин хәзер барыгызга да кәһвә алып киләм. Ә сез әлегә утырыгыз, ял итегез, – дип ресепшендагы диваннарга күрсәтте.
Ирем сайлаган бу отельгә Казаннан килүчеләр бишәү идек: без икәү, тагын бер яшь пар һәм бер кыз. Сөйләшүләреннән аңлавымча, ул кыз – ә аның исеме Алия дип ишетеп калдым – бу яшьләрнең танышы. Читтән аларны күзәтеп: «Гаиләле кешеләргә нигә ияреп йөри икән, берәр дусты белән килсә, үзенә җайлырак булыр иде бит», – дип уйлап куйдым.
Ә Алия «дусны» монда табам дип килгән булып чыкты.
Һәм аның кем булачагы без номерга урнашканчы ук ачыкланды.
Аның карашы миндә озак тукталмады, ә менә иремдә... Ул без утырган якка еш-еш карый башлауга ук күңелемә шик керде: ниндидер план кора бу кызыкай. Мондыйлар, гадәттә, теләгәннәренә ирешми туктамыйлар.
– Минем белән барны карап килергә теләмисезме?
Ул моны миңа түгел, иремә туры карап сорады. Ә мин гүя юк! Бөтенләй юк! Шул минутта ук аңладым – Алия мине хәтта көндәш дип тә санамый. Санарга кирәк дип тә белми! Хәер, яшьлек белән ярышып буламы?
– Барны? Әйләнеп килсәк була...
Алар шактый озак торып килделәр.
Ирем, килгәндә, икенче кеше иде инде. Күзләре яна, йөзе елмая, үзе бәхетле! Басып торган чагым булса, кискән агач кебек авар идем. Ярый утырып торам. Аяк астымда җир шуыша кебек – каядыр, нәрсәгәдер тотынасы килә. Кулымдагы китапны чытырдатып кыстым. Хәрефләр күз алдымда биешә: берни күрмим, укый алмыйм. Әмма укыганга сабыштым – күтәрелеп карап берәр сүз әйтсәм, күзләремә мөлдерәп яшь тулыр дип курыктым.
Гашыйк булган! Тагын гашыйк булган!
Җәяү кайтып китә торган җир түгел, җиде көнне ничек тә уздырырга кирәк иде.
Диңгез ярында безнең урыннар һәрвакыт диярлек янәшә туры килә. Очраклы түгел, әлбәттә. Болар икесе дә тырыша! Хәер, кечкенә генә отельнең пляжы да әллә ни зур түгел бит – кайсы почмагына ятсаң да, барыбер бер-береңнең күз алдында. Ә Алиянең гәүдә матур! Күкрәкләре теләсә кайсы ир-атның күзе төшәрлек. Бер-ике көннән ул купальнигының өстен салып ук кызына башлады. Бездә – бала тапкан, бала имезгән хатыннарда мондый күкрәкләр юк инде хәзер...
Үзем суда – күзем тегеләрдә: мин йөзәргә дип кереп китүгә, ирем аның янына күчеп утыра. Нидер сөйләшәләр, бертуктаусыз көлешәләр...
Диңгезне яратмадым. Аңардан күз яше тәме килә икән.
Килүебезгә ике көн узган иде. Кичке аштан соң шәһәргә чыгып керербез дип җыендык. Телефонымны онытканмын икән, номерга аны алырга дип менеп киттем. Ирем ресепшенда көтеп калды. Төшсәм, янында – Алия, аның дуслары.
– Шәһәргә чыкмыйбыз, без бергә карта уйнарга булдык!
Каршы әйтмәячәгемне белә ирем – ярыймы дип сорап тормады.
Яннарында бераз утырып тордым да: «Башым авырта», – дип, номерга күтәрелдем. «Кал», – диюче булмады. Мин монда артык идем.
Төнне йокысыз уздырдым.
Таң белән генә кайтты ул.
Бүлмәгә Givenchy хушбуе исе таралды. Яратмыйм бу исне. Алия сибенә аны. Тик яратмавым аның өчен генә түгел, күптән. Элек бер сәбәпсез иде, хәзер менә инде сәбәбе дә бар.
Йоклаганга салыштым.
Аны уятмыйча, иртәнге ашка үзем генә төшеп киттем.
Тамактан ризык үтмәде. Мин чәемне эчеп кузгалыйм дип торганда, ресторанга Алия килеп керде. Күзләребез очрашты... Аның миңа ничек итеп елмаеп каравын аңлатып бирә алмам... Йә, нәрсә диярсең кебек. Иреңнең минем белән булганын беләсең бит – нәрсәдер әйтә алырсыңмы?
Номерга мендем дә, балкон тәрәзәсе янына барып бастым.
Теләсә, бу хатын миннән иремне алып китә ала. Әгәр теләсә, ул теләсә кемнең ирен алып китә ала...
Үземне шундый көчсез, бәхетсез итеп тойдым бу минутта.
Ул мине артымнан килеп кочып алды. Уянып мине күзәтеп яткан икән.
– Сине тагын газаплыйм, әйеме? Нәрсә өчен генә яратасың соң мине?
«Әйе, нәрсә дип сине яратам соң мин җүләр!» – дисәм, ике дә уйламыйча чыгып китәчәк! Ул, мөгаен, миннән шул сүзне генә көтәдер!
– Юк, нишләп газапланыйм ди? Аңлыйм бит барысын да... Аңлаттың бит... Ир-атка бер генә хатын-кыз бервакытта да җитми дидең. Ул барыбер йөри дидең. Башкалар белгертми генә дидең...
– Ә син яшермәскә үзең сорадың!
– Әйе, исемдә...
Казанга кайткач та очраштылар әле алар. Андый нәрсә яшерергә бик тырышканда да күренә, ә ул моны теләмәде дә. Һәр кичне куркып көттем: кайтмас, башка күрмәм кебек... Ишектә ачкыч тавышы ишетелгәч кенә җиңел сулап куям. Тагын бер көн! Тагын бер төн ул минеке!
Алиягә карата күңеле сүрелгәнне шуннан сиздем – бездә икенче бал ае башланды.
– Әгәр син башкаларга охшаган булсаң, мин күптән китәр идем... Тавыш чыгарсаң... Телефонымны тикшереп торсаң... Син шул андый түгел. Берәү булса, әллә кайчан куып чыгарыр иде мине... Янына якын китермәс иде.
Әле ярый караңгы, ярый әле ул минем кызарганымны күрми. Булды шул, телефонын актарганым да булды. Бер түгел, ике! Алия белән нәрсәләр язышканын да укыдым... Кайсы кафеда очрашасыларын белгәч, читтән генә, барып, карап та тордым. Ул көнне Алия кигән кебек күлмәк сатып алдым, хәтта. Кияргә генә йөрәгем җитми – һаман шкафта эленеп тора әнә. Утыз яшьлекләр белән кырык биштәгеләр бер фасон күлмәк кия алмый шул. Буй-сының никадәр матур сакланса да...
Ә ул дәвам итә:
– Берсе дә синең кискән тырнагыңа да тормый!
Мин аңа тагын да ныграк сыенам. Теге җөмләне әйтүен көтәм.
– Синең кебек беркем керфекләре белән ярата алмый мине... Син генә! Кагыл, җаным, кагыл...
 

***


         Ә ул тагын гашыйк... Миңа инде боларның очы-кырые булмас кебек тоела. Йөрәгем ничекләр түзә, белмим. Бу юлы бөтенләй яшь кыз. Минем кызымнан берничә яшькә генә зуррак. Дачаларына чакырган әнә. Туган көнен шунда үткәрә икән. Кунаклар да була дигән. Тик күңелем сизә – алар анда икәү генә булачаклар. Ике көн!
Әйе, ул миңа һаман да барысын да сөйли. Мине тыныч кына тыңлый, үзенең каядыр кем беләндер очрашып йөрүенә исем китми дип белә. Моның шулай икәнлегенә чын-чынлап ышана бугай. Бөтен барлыгым белән аны моңа ышандырырга бик тырышам. Ә җандагы әрнү... Анысын ул күрми бит, үзем генә беләм.
Җомга көнне кич белән ул дачага китте. Җыенып ишектән чыккач, кире борылып кереп, үбеп алды:
– Акыллым син минем! Яратам үзеңне!
Ул киткәч, йокы даруы эчтем дә, утны сүндереп, урынга менеп яттым. Юрганымны башымнан ук капладым. Тик уйларымны ничек куарга, анысын белмим. Миңа ничек тә ике көн түзәргә кирәк. Аннары ул кайтачак. Шундый шат, бәхетле, канәгать булып. Нибары ике көн... Соңыннан ул тагын минеке генә булачак! Кирәк ул миңа, кирәк! Шушындый булса да кирәк. Ансыз яши алмаячакмын...
Мин аңа керфекләрем белән кагылырмын. Сак кына, тын гына, сүзсез генә...
Ул минутларда мин инде аның нәрсә әйтәчәген дә беләм:
– Тагын! Тагын кагыл... Рәхәт, шундый рәхәт, җаным...
 

 

Гөлнур САФИУЛЛИНА

 

 

Фото: https://vk.com/


 
«Мәйдан» №9, 2020 ел.

 

Комментарийлар