Кем тапкан – шул баксын
– Әнкәй, әйдәле, утыр машинага. Безнең яңа нигезне карап төшик!
Улы Салаватның болай күтәренке төстә, аеруча бер тыенкы шатлык белән сөйләшүен Рәхимә беренче күрә иде. Гаиләле кешенең, бигрәк тә яшьләрнең, үз йортын булдыруы, кошлар сыман үз оясын коруы – табигый хәл. Синең янда торамыни алар. Дөньясы шул инде. Әйдә, аерым яшәсеннәр. Хатыны мәктәптә укыта, үзе мал-туар дәвалый, нәни уллары тупырдап үсеп килә, эшләре генә уң булсын. Колхоз яшь белгечләр өчен авылның иң матур җиреннән – тау итәгеннән алагаем зур йортлар бирә, инде бөтенесе әзер дисәң дә ярый. Кер дә яшә. Димескәй елгасына төбәлеп горур гына утыручы коттеджларның берсендәге өч бүлмә Салаватка тәгаенләнгән.
Җиһанда язның дәртле чоры. Май башы. Кар эреп кара җир ачылган, тәмам кипкән, һәм туфракның илаһи бер талпыну белән орлык көтеп яткан мизгеле. Бөтен тереклек аякта вакыт.
Машинага утырып авыл уртасыннан тау башына тымызык кына күтәрелгәнче, Рәхимәнең уйлары өч дистә ел алгарак чигенде. Ире Фатыйх белән алар ике ул үстереп яталар иде. Колхозда гөрләтеп эшләп торалар, йорт-җир җитеш. Кул арасына керерлек шул ике малай үсеп җитсә, тыныч сулап куйсак та ярыйдыр дип торганда, көннәрдән бер көнне Рәхимә үзенең өченчегә көмәнле икәнен аңлады. Моны ишетеп алган туганнары чиксез-чамасыз сөенде. Ә менә Фатыйхның абыйсы Сөләйманнарның балалары юк һәм булачагы да күренми иде. Елдагы гадәт белән туганына печән чабышырга дип шәһәрдән кайтып төшкән Сөләйман:
– И, Рәхимә килен, бик хуш! Сезнең болай да инде ике улыгыз бар. Әйдә, бусын безгә бирерсез, без үстерербез! – дип куймасынмы. Кыз бала булса, иркә кыз – әнисенә юаныч, батыр ул булса, минем тирәмдә теркелдәр, ярдәмчемә әйләнер.
Рәхимә башта икеле-микеле уйлабрак йөрде. Теге ике баласы инде аякка баскан. Шулары җитмәгәнмени? Бала үстерү җәннәт рәхәте түгел лә, әйдә алсалар алырлар соң, дип, җиңел генә хәл итеп, Сөләйманның җәмәгате белән үзләренчә килешеп тә куйдылар. Менә ул көн килеп тә җитте...
Рәхимә күзен ачканда баланы инде алып киткәннәр иде.
– И, апа җаным, баһадир икәнсең! Өч кило да алты йөз граммлы малай таптың бит. Тупырдап тора! – дип тел шартлатты шәфкать туташы.
Авыз кырыенда миңе дә бар. И матур үзе! Дүрт ягы да сау-сәламәт, зур кешеләр кебек карап ята бәбиең...
Рәхимә тыела алмыйча елап җибәрде. Вакытлыча өзлегү дә, бала табу шатлыгы да, исән-имин котылу сөенече дә түгел иде бу. Алда көткән аерылу хәсрәтеннән иде әлеге күз яше. Менә тиздән Сөләйманнар килер, бала даулый башлар. Тугыз ай буе суларга да куркып күтәргән, канга батып тапкан нарасыеңны, бәгырь җимешеңне, җаныңның парәсе булган шул гөнаһсыз сабыйны читләргә тоттырыргамы? Башкалар кулында ул ничек үсәр? Ят кеше табынына барып утырырмы? «Әни» дип апа тиешле кешене кочармы? Ә мин... Мин аларга кунакка барганда ничек еламый түзәрмен?! Үз бәгыремнән өзелгән сабыйкаем икәнен белә торып... Рәхимә үкседе дә үкседе.
Чыннан да, бер-ике көннән хәл белергә дип хатынын иярткән Сөләйман килеп керде. Тик ике арадагы сөйләшү кыска булды. Рәхимә бу очрашуга үзен әзерләгән иде инде.
– Сөләйман абый, гафу итегез, без Салаватны сезгә бирмәскә булдык.
– Ничек алай?
– Шулай, артык бала түгел ул. Фатыйх белән әйбәтләп киңәштек тә үзебез үстерергә уйладык.
– Соң килешкән идек ич инде...
– Ачуланмагыз, без бит бала сатарга казахлар түгел, ике абыйсы янына бер энекәш сыяр. Бала үз ризыгы белән туа, үз бәхете белән үсәр дә, насыйп булса.
– Рәхимә килен, син бит сүз бирдең, сүзеңне үтәргә дә тиеш.
– Тиеш нәрсәләр күп ул, Сөләйман абзый. Тәкәгә дә икәү тиеш тә... Кисеп алалар шул.
Сөләйман сүз озайтмады. Яшь әнинең карары катгый икәнен, үзенекендә нык торуын сизеп, хатынын ияртте дә моңсу гына палатадан чыгып китте.
– Әби, әби, бу песи безнең белән толачак. Әти миңа ялый диде. Анын бел тәпие ак, белсе кала төсле. Менә.
Оныгы Азатның әлеге сүзләре Рәхимәне бүгенге көнгә кайтарып куйды. Азат песи баласы тотканына куана, эче-тышы шатлык иде. Мәчесенең дә шуңа җаны фида – бала кулында тәмам оеган, күзләрен сызык кына калдырып мырылдап ята. Өй әзер дисәң дә ярый. Инде вак-төяген башкарып бетереп, берәр атнадан күченсәң дә зарар булмастыр.
Рәхимә улы белән горурланып, сөенеп куйды. «Тиздән утызы тула. Чибәр генә ир уртасы кеше. Эчми, тартмый, белеме бар. Хуҗалыкта хөрмәт итәләр. Үз яныбызда эш сөяргә өйрәнеп үстеләр шул. Әгәр чит кулга биргән булсак... Баланы кем тапса, шул баксын икән. Әле ярый ул чакта ялгыш адымга бармаганмын. Йа, Рабби, хаталы юл сайлаудан Үзең саклагансың, шөкер», – дип, ана кеше эченнән генә янә бер кинәнде, җир җимертеп ыгы-зыгы килеп йөрүче, мең кызып мең суынучы Салаватын күзәтеп. «Бәхеткәйләрен генә бир, Ходаем! Хәерле нигезләр булсын!» Рәхимә якындагы түмәргә утырып дога кылды. Аның күзләре тагын яшьләнде. Бусы инде өч улының төгәл бәхете өчен сөенүдән туган шатлык яше – татлы яшьләр иде.
Илдар КЫЯМОВ
Фото: https://ru.freepik.com/photos/house'>House фото создан(а) freepik - ru.freepik.com
Комментарийлар