Кем гаепле?
Мин, яшь-җилкенчәк кебек атлыгып, балачагым үткән авылга кайтып төштем.
Дистә ел калада яшәп, тамчы да үзгәрмәдем: татар телен дә, мәрхүмә әбием өйрәткән догаларны да, мичтә ул пешергән милли ризыкларыбызны да онытмадым. Мин бар булмышым белән чын татар баласы идем. Миндә татар каны ага! Европаның барлык шәһәрләренә сәяхәт иттем. Кайда татарча сөйләшсәләр, шунда туган телемдә кушылдым. Рус телен санамыйм да! Өч чит телдә: инглиз, француз, немец телләрендә иркен сөйләшәм. Шулар арасында иң матур, иң тәмле тел – туган телем минем! Татар булуым белән, тамырларым татар авылыннан булуы белән җае чыккан саен горурланам. Тик әбием вафат булгач, җәйләрен мин үскән йортны саттылар да, авыл белән аерылырга туры килде. Берникадәр вакыттан аңладым: авылга кайтмасам, минем рухи халәтем начарлана икән. Үземә сүз бирдем: әти-әниемнең кендек каны тамган бу җирлектә минем үз йортым булачак! Бизнесымны булдырдым, һәм менә бу җәйдә әбием нигезе янына йорт салдырдым, машина алдым.
Авылга бу юлы кайтып төшкән мизгелдә урам буйлап җигүле ат үтте. Ах! Атылып диярлек машинамнан чыктым. Шундый да тәэсирләндем – беренче тапкыр Эйфель манарасына текәлгән кебек, җигүле ат артыннан карап калдым. Нигәдер күңел йомшарды. Ни дип әйтәсе инде? Яшәвең татар авылында булсын, күзләрең җигүле ат күрергә тилмерсен. Их, көнкүреше ата-баба юлыннан барырга тиешле борынгы тарихи авыл ләбаса бу! Беренче кайткан чакларда, авыл кешеләренә чынлап торып үпкәләдем һәм калага кайткач, көндәлеккә әрнүемне болай дип язып куйдым: «Имән күк таза татар авылының тамырлары коргаксыган... Күпме гасырлардан бирле үскән, колач җитмәс юан кәүсә, җирдән – тамырыннан аерыласы килеп какшаган, димәк. Ни булды?! Әллә җир чит итәме... Нинди җилләр тиде тирән тамырлы милләткә?»
Җил-давыллар күп күргән татар авыллары... Боларын әбием сөйләгәннән беләм. Татарда ат булган, сугышка күпләп атлар биргәннәр, заманында җирләрен ат көче белән эшкәртеп иген иккәннәр. Гөрләтеп сабан туйлары оештырганда, ат чабышында күпләп юртаклар чапкан, дугаларына кыңгырау тагып, бар йоласына туры китереп, тарантаслы атлар белән кыз ала барганнар... Болар бит гасырлар элек түгел! Әле мин кечкенә чакта да сабан туйларында чапкын атларны, үз бармакларым җитмәгәч, әти белән әни бармакларын да кушып саный идем...
Әй, авыл кешесе! Кызгандым сине! Сабан туенда булып кайткач, көндәлеккә болай дип язганмын: «Замана үзгәрә – сүз дә юк. Ничек шулай бик тиз тамырларың коргаксыган, нык, юан кәүсәләрең җил-давылга бирешкән соң? Нигә милләтеңне, гореф-гадәтеңне саклаган сабан туенда чабарлык бер атың да юк синең, әй, авыл агае!»
Авыл төзек... Хәер, юллар гизгәндә мин һәр татар авылы белән горурланып йөрдем. Татар авыллары чисталык, төзеклек белән аерылып тора. Шыгырдап торган нарат бүрәнәле йортлар арасында икешәр катлы коттеджлар күп күренә. Алар янында ярдәмче хуҗалык буларак төзелгән зур абзар-сарайлар йорт-җирләрне бербөтен итеп ямьләп тора. Ә мин өч йөз хуҗалыклы уртача зурлыктагы гадәти саф, татар авылында җигүле ат күрергә тилмереп яшим.
Күрше агайга зарымны сөйләдем. «Авыл урамында җигүле ат та йөрмәсен, нинди авыл була инде бу!» – дидем. Ул миңа башта: «Ат түгел, эт тә юк авыл урамында, әбиең исән булса, әбиеңне дә капка төбендә күрмәс идең», – дип көлемсерәде.
– Ник алай дисез? – дидем.
– Әбиең дә компьютер каршында булыр иде, – диде тешсез авызын ихлас ерып.
Мин көләргә дә, еларга да белмәдем. Бабайга бик үпкәләдем. Кырт борылдым да өемә кереп киттем. Көндәлегемә эчемне бушаттым. «Әй, авыл агае, нинди эволюция кичердегез соң сез?!» – дип зур итеп язып куйдым.
Күрше агай артымнан ук кереп җиткән: «Сине бер дә үпкәләтәсем килми бит әле! – ди. – Авылда ике хуҗалыкта ат бар, олан. Берсе күк төстә, берсе – җирән бия. Күк төстәгесе авыл урамы буйлап ике тәүлеккә бер үтә, чөнки хуҗасы түрәләр шәһәрчегендә тәүлеклек сакта тора. Иртүк авыл башына барып бас, җә күрми калырсың. Икенче җигүле атны син атнага ике тапкыр: чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрдә күрә аласың. Хуҗасы шәхси хуҗалыкларның чүбен, сезнеңчә әйтсәм, көнкүреш калдыгын арбасына төяп алып китә. Йоклап ятма, сәгать сигезләрдә капка төбенә чыгып утыр», – диде.
Рәхмәт йөзеннән, бабайга, «ишегең өстенә куй» дип, Венециядән алып кайткан ат дагасын бүләк иттем. «Кирәкми, кызым, сарай тулы ул миндә», дип бүләкне алмады. Гадәти тимер ат дагасы бүләк итсәм дә, әдәп йөзеннән алырга тиеш иде өлкән агай...
Ул янә килеп керде: «Әйтергә оныттым, кызым. Син үзең ничава гына үткер кыз инде, нишләп алай ат яраткач, авылның әллә кем булмаган атларын күрергә тилмереп, сагалап йөрисең соң дип сорыйсым килде баштук. Казанда ипподромда елкылдап торган атлар карап кына күңелеңне ник басмыйсың соң?» – диде ул.
– И-и бабай, ничек шуны аңламыйсың син! Нигә миңа ипподром атлары?! Минем балачактагы кебек бу авыл урамнарын чын татар авылы кебек, җигүле атлары, көтү-көтү ак казлары, иртә-кичле юлдан мөгрәп үткән тулы җиленле сыерлары белән күрәсем килә, – дидем үҗәтләнеп. – Авыл урамы атсыз булырга тиеш түгел бит, бабай, шуның өчен татар авылы бит бу!
– Ай, бала, бүтән кайгың юкмы әллә?
– Юк! Минем авыл урамында җигүле ат күрәсем килә!..
– Я Алла, бәрәкалла, иртәгә чәршәмбе. Ике атның берсен күрерсең, Аллаһ бирсә.
Бабай чыгып китте. Мин кабат көндәлегемә тотындым.
И ат!.. Татар халкы тарихын кузгатып тормыйм, син бит гади генә татар сүзтезмәсендә парлы сүз булып аерылгысыз итеп ясалгансың... Ир-ат – ир дигәндә аты да бар. Мин хатын-кыз затыннан! Үземне белгәннән бирле ат яратам. Җәйләрен бабамның арба төбенә утырып йөрергә яраттым шул. Урманга мунча минлегенә барса да, терлекләргә печән чабып алып кайтасы булса да, «әйдә, кызым, утыр, барып кайтыйк», дия иде. Мин балачакта әле ат арбалары җиңел машина көпчәгендә түгел – һәр каткак калкулыкларда хәйран деңгердәтә торган агач көпчәкле иде. Тырык-тырык, тырык-тырык... Ә мин чырык-чырык көләм. Кызык та, рәхәт тә иде. Шундый рәхәт мизгелләр, матур хатирәләр! Кирәкле кеше булу шулкадәр зур куаныч: бабайга – иптәш, атка – ярдәмче, кигәвеннән саклаучы. Әрсез америка өрәнгесе ботагын озын итеп сындырып алам да, ботак башында биш-алты яфрак калдырып, тырышып-тырышып кигәвен куам. Ай Сылуым (ат исеме шундый иде) миңа карап пошкыра. Мин аңлыйм, көн кызуында әрсезләнгән кигәвеннән аралаганга рәхмәт әйтә. Кичен, авыл малайларына ярдәмгә, җәйге каникулга кайткан туганнан туган абыем ат көтүен көтәргә бара. Иртән өйгә абыемның киеменнән ис тарала. Һич тә борын җыермыйм, ул бит матур хайван, акыллы атның исе! Еллар үтте... Үсмер кызга инде ат тирәсендә йөрү килешми иде, мин узганда-барганда җирән биянең йомшак борынын чәбәклим, Ай Сылуымның тирән күл кебек серле күзләренә яратып елмаеп карыйм, ялларыннан сыпырып сөйләшәм. Бабамның аты авылда бер булуына горурланып куям. Яхшы каралган булу сәбәпле елкылдап торган тәнле, ә йөгән-шлияләре зәвык белән бизәлгән: җиз һәм алюмин калайлардан кисеп ясалган ялтыравык тәңкәләре, күнне телемләп кисеп чукланган «кыңгыраулар»ы әллә каян күренә. Аллаһ Тәгалә яраткан гүзәл җан ияләренең берсе – ат, дирбияләре бизәлмәсә дә, ялларын таркатып чабулап килүен күрү үзе бер ләззәтле күренеш ләбаса.
Мин иртәдән авыл башына барып күк биянең кайтуын көттем. Моннан кайткач, чәршәмбе көн булуын истә тотып, икенче бияне күрергә өлгерәсем барын кабат исемә төшердем. Әнә ул – хәзер көткәне! Акрын гына чабулап кайта. Хуҗасы арба өслегенә хуш исле печән салган. Үлән исе аңкый. Юк, ул ипподром аты кебек зифа буйлы, төз аяклы да түгел. Ул җигүле ат – авыл урамына ниндидер тылсымлы, нәзәкатьле төсмер бирә, сөйкемле сөякле итә; күңелдә – рәхәтлек хакимлек итә. Мин, күпер тоткасына ике кулымны җәеп, аркамны терәдем. Урынымнан кузгалмыйча, ат күздән югалганчы озатып калдым. Так-ток, так-ток... Ат тоягы тавышы... Ничек тансык син! Шушы бер күренеш миңа әйтеп бетергесез ләззәт бирде. Әйтерсең канатлы ат мин, күпер буеннан шулкадәр рухланып кайттым. Кайту белән уйларымны көндәлеккә төшердем. Чөнки әле күрше бабайга үпкәм бар иде. Әйтерсең авылның шушы өлкән агае гына атлар бетүгә гаепле...
Авыл агае! Кая соң атлар? Атлар бирерлек сугышлар да юк, тик «атлар юк!» дип сагышланыр агайлар да юк кебек! Татар каны үзгәргән, милли җаны күгәргән! Авыл урамы буйлап җигүле ат эзлим... Шул ук урамнар, шул ук тормыш – берни үзгәрмәгән кебек. Үзгәреш тамырдан, тирәннән ләбаса...
Җигүле атны фотога төшермәгәнемне искәрттем. Юк, сурәте кирәкми дә бугай... Әле икенче җигүле атны күрергә бер сәгатьләп вакыт бар. Бакчага чыгып мольбертка кәгаземне беркеттем дә, әле яңа күргән күк биянең сурәтен төшерә башладым. Бакча читәненнән миңа урта яшьтәге бер ир карап торуы сизелә. Уйлавымча, ул бабайның улы булырга тиеш. Мин – тынгысыз җан, күрмәмешкә салына алмый идем:
– Сәлам бирдек! – дидем, миннән олырак булуын белсәм дә. Сәлам бирмичә төбәп карап торган кешегә шулай дәшү дә ярар дип уйладым.
– Алдык! – диде калын тавышлы ир.
– Рәссаммыни син?
– Юк!
– Алайса ник ясыйсың?
– Ясыйсым килә!
– М-м-м... Әти әйтә, күрше кызы атлар белән җенләнә ди. Ат рәсеме ясыйсыңдыр әле...
– Ясыйм шул. Ә менә сездә ат булса, ясап тормас идем.
– Нәрсәгә миңа ат?
– Ир-ат бул да, ат нәрсәгә дип тор икән? Кызык!
– Нишләп була ул ат белән, сеңлем?
– Минем фатирда тутый кошым бар. Нишләп була инде аның белән...
– Матур дисеңдер инде, шуңа читлегеңдә тотасыңдыр.
– Ат та матур бит!
– Атка бер уч кына бөртек җитми шул, печән дә кирәк әле.
– Ә сез эшлисезме соң берәр эш урынында? Хезмәт хакы аласызмы диюем инде?
– Вахта белән калага барып эшлим. Конвейерда капларга майонез тутырам.
– Майонез?! Авылдан калага барып эшлисезме?
Читән артында торган ир читәнне атлап чыкты, минем янга якынлашты. Мин рәсем ясавымны дәвам иттем. Ул соравымны җавапсыз калдырмады:
– Бүгенге авыл ирләре бәхетле чорга туры килмәде, сеңлем. Ир кеше торган җирендә эшкә барып, төшке ашка кайтырга тиеш, йорт-җирен, гаиләсен барларга тиеш. Кичен дә шулай. Төннәрен хатынын кочып, өендә хуҗа булып йокларга тиеш. Юлчы сыман, сумкасына ризык салып, саладан калага конвейер артында басып хезмәт итү – авыл ирләренең җанын талкый... Бу – авыл кешесенең язмышы, аның тормышы тамырдан борылышы! – Ир авыр сулап куйды. Әйтерсең, бу сүзләр аның җан авазы иде. Күрше абзыйның кичерешләрен тойганнан соң, рәсем ясауны дәвам итү мөмкин эш түгел иде. Мин аңа күтәрелеп карадым. Каршымда мәһабәт ир уртасы басып тора. Хәтта үз-үземнән оялып куйдым: минем күзләрем аның җиңелчә күлмәге аша нык беләк мускулларын капшый...Ә күзләре, күзләре сүрән карашлы, шул ук вакытта тирән серле дә.
– Әти сине журналист ди. Яз әле шуны гәҗиткә, сеңлем! Без бит терлек асрап, ат тоткан хуҗалыклы кешеләр идек. Ә замана нишләтте?!
Ә минем үз туксаным туксан иде.
– Ә нигә хәзер дә ат булса да тотмыйсыз хуҗалыгыгызда? – дип әйтеп салганымны үзем дә сизми калдым..
– Ат ул терлек, ягъни сыер-бозау туендыру өчен җигелеп эшләүче җан иясе. Син читлектә тутый кош асраган кебек кенә абзарда ат тотмыйлар шул, сеңлем. Табигатьтә, җан ияләре арасында бәйләнеш бар. Ә ул бәйләнеш – базар икътисады килеп керү белән шартлап өзелде.
Мин инде рәсемгә атны ясап бетерә алмый идем. Хәтта икенче атны күрергә дә теләгем сүнде. Өйгә кереп көндәлегемне ачтым.
...Үзәгемне өзеп, авыл урамы буйлап җигүле ат үтеп бара. Шул ук урамнар, шул ук тормыш – берни үзгәрмәгән кебек. Үзгәреш тамырдан, тирәннән шул. Шәһәрләшкән бит авыл кешесе, шә-һәр-ләш-кән!..
* * *
Мин бүген дә җигүле ат күрергә чыктым. Бу ир аты белән хезмәттә икән. Кирәкле хезмәт башкара. Һәр йорт хуҗасы төйнәп чыгарган әлеге дә баягы бушаган майонез, май шешәләре калдыкларын билгеле урынга алып барып түгә икән. Ә минем әбиемнең каймагы банкада иде, аны тәмләп ашап бетергәч, юып, корытып әбиемнең пөхтә шкафына куя идем...
Мин рәсемне ясап бетермәдем, инде җигүле атны да яратып карый алмадым. Күңелгә мөлдерәмә кызгану хисе туды. Бу атларның да кирәге беткәч, авыл урамнары бөтенләй атсыз калачак! Әйе, татарга атның кирәге юк икән!.. Мин журналист түгел, бабай ялгышкан. Әмма көндәлеккә уй-кичерешләремне язып куймасам, нидер үтәлмәгән кебек... Ә бүгенге сөйләшү, авылның бүгенге көнкүреше күңел кылларын тибрәтте. Мин кабат каләмемне кулга алдым. Бу юлы мин үземне журналист дип күзалладым.
Авыл урамы буйлап җигүле ике ат җилдерә. Заманына күрә, ике ир дә, атлар да бәхетле. Күңелләренә алай ук бата торган хезмәт саналмаса да, туган авыл урамнары буйлап басып йөрүләре – үз җирлегендә хезмәт итүләре белән бәхетле алар. Яшьтән үк күңелләренә салынган, тормышларының бер татлы мәгънәсе саналган – аттан аерылмаулары белән дә бәхетле бу ир-атлар. Ир һәм ат сүз тезмәсе очраклы яралмагандыр шул. Татар ире турында гомуми сөйләгәндә гел янәшә әйтелә бит. Ир-ат! Тик иргә атлы булу өчен җир хезмәте кирәк! Конвейерда эшләр өчен яратылмаган авыл ирләре. Авыл кешесе табигатьтә ачы тир түгеп, үзе җитештергән тәмле ризык ашарга яратылгандыр ул. Соңгы елларны исәпкә алмаганда, күп гасырлар шулай яшәлгән. Ир атсыз да яшәр, тик ясалма ризык ашаган, ат күрмәгән-белмәгән, белергә дә теләмәгән ир-егетләр көчле, нык нәселле булырмы икән? Мин бит сабан туе батырыдай көчле, нык беләкле насыйп ярымны әти-әнием тәгәрәп уйнап үскән туфрактан өмет итә идем. Гадәттә, физик сәламәт ир-егетләр авыл туфрагында үсә иде. Ә авыл «туфрагы» хәзер шәһәрнеке төсле икән... Тук башаклы иген җитлексен өчен, уңдырышлы туфрак кирәк дия иде бабам. Авыл агаен гаеплисем килде... Ул гаеплеме авылның атсыз калуына? Кем гаепле соң? Кем?..
Гүзәл ГАЛЛӘМОВА
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар