Логотип «Мәйдан» журналы

Караклар

Шаян хикәя.

Миңлебикә әбинең тормышы тыныч һәм бер кайгы­сы да юк иде. Үз вакытында намазларын авыштырып, жаны теләгәндә чәен эчеп, көнгә бер тапкыр тавык ояла­рын капшап, үз җае белән генә яшәп ята иде әле. Кайгы көтмәгәндә килә икән.
-  Әни, без Керкәлегә барып кайтабыз әле. Киленең авылын, туганнарын бик сагына, - диде улы Муса. - Бер-ике көн кунып та кайтырбыз...
Ялгыз гына өйдә калып яшәргә өйрәнмәгән карчык­ның йөрәге жу-у итеп китте. Бик курка иде Миңлебикә карчык, тик кешегә генә сиздерми иде. "И-и, ходаем, ни­чек кенә көннәремне уздырырмын инде ялгыз башым", - дип кайгырып йөргән арада, Муса белән Рәсимә җыенып чыгып та киттеләр.
-  Кара инде, гөнаһ шомлыкларын, - диде әби борчы­лып һәм улы белән килене артыннан дип урамга чыкты. Ләкин тегеләрдән җилләр искән, алар тыкрык башында күренмиләр иде инде.
Кичкә чаклы карчык кая барып бәрелергә белмәде. Анда сугылды, монда кагылды, рәтле эш кыла алмады. Аның бар кайгысы - ялгыз башы авыл кырыендагы бәләкәй өендә караңгы төнне үткәрү булды. "Әллә берђр­сен кунарга чакырыргамы? Иптәш булыр иде", - дип уйлады Миңлебикә карчык һәм күршесе Гөлниса кар­чыкларга кереп китте.
-  Әни өйдә юк шул, аны Хәлимә апа Болдырлыга ку­накка алып китте бит, - диде Гөлниса карчыкның килене Саимә, күрше карчыгының бөтен өметен өзеп.
Миңлебикә Сәрвиназ дускынаена юнәлде. Яшьлекл­әре бергә үткән иде аларның. Әмма Сәрвиназ карчык билен имгәткән икән, чыгып йөрерлек рәте калмаган.
Аннан ул Бибисара карчыкка керде. Ләкин Бибисара кар­чык Миңлебикәне бик өнәми иде,  чөнки яшьлегендә Бибисара яратып йөргән Шәрәфетдин соңыннан Миңле­бикәгә өйләнде.
- Юк, Миңлебикә, кешедә кунып йөрер чакларым үтте, - диде Бибисара, ике сөйләшергә урын да калдырмыйча.
Аптырагач, Миңлебикә карчык Саимәнең унике-унөч яшьлек кызы Рәхимәне күндерде иптәш булып кунарга.
Авылда электр уты юк чаклар. Караңгы төшү белән Миңлебикә карчык болдыр ишеген дә, өй ишеген дә ях­шылап бикләп керде һәм:
-  Ятыйк, кызым, кәрәчин дә аз ылампыда, - дип Рәхимәгә урынны килене караватына җәйде дә, утын сүндереп, бисмилласын әйтеп почмагына кереп ятты. Ка­раңгы өйдә тынлык урнашты...
Карчык белән күрше кызы, күпме йоклый алганнар­дыр, бервакыт төнге тынлыкны бозып, шакыл-шокыл китереп болдыр ишеген кактылар.
- Кем генә йөри икән инде? - диде куркынган карчык сукранып. - Кызым, Рәхимә, син уяумы? Әллә нәрсә би­лем авыртып тора, бар әле, сора - кем икән анда?
Рәхимә тиз генә торды да, өй ишеген ачып: "Кем анда?" - дип сорады. Ләкин эндәшүче булмады. Киресенчә, кемдер бик каты итеп ишеккә китереп бәрде.
-  Кем анда? - дип кабатлады Рәхимә. Бу юлы да энд­әшмәделәр, ә бәлки дөбердәттеләр генә.
Коты алынган карчык инде үзе дә торып баскан иде.
-  Кызым, бу - караклар.., - диде ул Рәхимәгә кулы белән тышкы якка ишарәләп. Тавышы аның тонык иде. - Мусаларның киткәннәрен күргәннәрдер дә, безгә килгәннәр...
Ишекне тагын дөбердәттеләр.
- И, ходаем, беттек... Керәләр, - диде Миңлебикә кар­чык һәм зәгыйфь тавышы белән: "Каравыл, ка-ра-выл! Караклар", - дип кычкырып жибәрде. Аның артык хәвеф­ләнүе күрше кызына да күчте - ул да курка башлады. Ә каракларның исә карчыкның кычкыруына бер дә исләре китмәде - ишеккә тагын бик нык китереп тондырдылар.
-  Бәрәкалла, ачалар бит инде, ишегемне ватып ача­лар. Ка-ра-вы-ыл! -дип сузды тагын Миңлебикә әби. Ләкин аның бу кычкыруы да файда китермәде. Ишеккә тагын дыңгырдатып китереп суктылар, хәтта аның келәсе дә ычкынып китә язды...
Инде башка чарасы калмады Миңлебикә карчыкның, ул хәйләгә күчте:
-  Кая, кызым, почмактан мылтыкны алып кил әле, - дигән булды кычкырып. Янәсе, караклар ишетсен. Бераз­дан:
-  Керә башласалар, бернәрсәгә карама - ат та җибәр! - дип өстәде.
-  Ә патруны кайда соң моның, әби? - дигән булды хәйләне тиз аңлаган сизгер кыз.
-  Монда ул, монда гына, мә! - дип ычкындырды кар­чык, янәсе ул патроннарны тапкан да, хәзер алып та бирә. Ләкин моны ишеткән караклар тагын да ачулырак ките­реп сыладылар ишеккә. "Беттек!" - дип пышылдады Миңлебикә әби һәм ләхаүләсен укый башлады. Ишекне каерылып чыгардай итеп кабат бик нык кына дөбердәткәннән соң, ул, тәкате корып, акырып елап жиб­әрде:
- И-и, мәрхәмәтле караклар, сезнең дә атагыз-анагыз бардыр бит, зинһар өчен тимәгез инде миндәй олы ке­шегә, харап итмәгез инде безне, ы-ы-ы...
Ләкин каракларның бик мәрхәмәтсезләре, әрсезл­әре, җансызлары туры килде булса кирәк, кычкырудан да, атып үтерүдән дә курыкмадылар, елап ялваруга да колак салмадылар - ишеккә дөбер-дөбер китереп тондыра тор­дылар, ачып керергә тырыштылар. Тик, ходайның рәхмәте, әле һаман ача алмыйлар. Алай-болай ачып керсәләр, әлбәттә инде, Миңлебикә карчыкны да, күрше кызы Рәхи­мәне дә харап итеп, әбинең сандыктагы бар булган байлыгын - анасы мирасы булып калган көмеш хәситә­сен, бизәкле беләзекләрен, балдак-йөзекләрен, чиккән кашагаларын, ашъяулыкларын, яшьлегеннән бирле сак­лап торган ефәк һәм керәпдишин күлмәкләрен, күннән бизәкләп теккән чүәкләрен явыз караклар алып чыгып китәчәкләр...
Тынгысыз төн үтә торды. Миңлебикә карчык та, яше житмәгән күрше кызы Рәхимә дә керфек тә какмадылар ул төнне. Менә сызылып таң атты. Инде караклар да китәргә тиешләр ич. Алар да кеше күрүдән шикләнәләр­дер, югыйсә, күреп калсалар, танып алып төрмәгә дә утыртачаклар бит аларны...
Төн буе йокламаган күрше кызы бик кысталган да иде, тизрәк тышка чыгу ягын карый башлады. Миңле­бикә карчык аңа төнге чиләген дә тәкъдим итеп карады, тик кыз өйдә чиләккә утырырга күнекмәгән иде, риза булмады. Ул бит инде зур үсеп килә торган кыз!
- Әллә мин сиңа Казан әртискәсеме чиләккә утырыр­га? - диде үзсүзле кыз, авылга гастрольгә килгән җырчы артистканың төнлә тышка чыгарга куркып чиләккә уты­руын исенә төшереп, һәм келәне ычкындырып ишекне ача башлады. Әмма ишек тиз генә ачылып китмәде - аны терәткәннәр иде. Рәхимә арты белән борылып ишеккә аягы белән типте. Шулчак болдыр баскычында дөбердәшкән тавыш ишетелде. "Ах, караклар ишекне ач­канны гына саклап торганнар икән!" - Миңлебикә әбинең җаны табанына йөгерде. - Керәләр, кара-вы-ыл...
Ә бу вакытта әкрен генә ишек ачылып китте һәм... йорттагы күренештән таң калып, күрше кызы шарык-шорык көлә башлады.
Миңлебикә карчык ишек төбенә килгән чакта, курасыз-киртәсез йортлы Сәрвиназның төн буе кашына-кашына болдыр ишеге янында кунган брамат кәҗәләре иренеп кенә, артларыннан кара борчак коя-коя бәләкәй капкадан чыгып баралар иде.
 

Әсгать САЛАХ

 

Фото: vk.com

 

Комментарийлар