Логотип «Мәйдан» журналы

Җыр артыннан

– Әннәү, дим, әннәү, кунаклар кайчан килә инде? Зөфәр абый белән Нәгыймә апа кайчан килә?..Мич тирәсендә кайнашкан әнисенең озын күлмәге итәгеннән тарткалап, инде ничәнче мәртәбә шул сорауны бирә Әмин...

– Әннәү, дим, әннәү, кунаклар кайчан килә инде? Зөфәр абый белән Нәгыймә апа кайчан килә?..
Мич тирәсендә кайнашкан әнисенең озын күлмәге итәгеннән тарткалап, инде ничәнче мәртәбә шул сорауны бирә Әминә.
– Күз көеге булып торма әле янымда, бар, абыйларың, апайларың белән уйна, болай да эшем күп, ничек өлгерергә белмим, өстәвенә, син башымны катырасың, кунаклар килүгә, ашны өлгертәсем бар, – дип, җиңелчә шелтәләп, кызын эчке якка, туганнары янына кертеп җибәрде Җәмилә.
Һе, бигрәк кызык та инде әнисе, үзләреннән ерак түгел генә яшәүче Гали абыйсы белән Зәйтүнә апасы, югары очтан туган тиешле Камәр апасы белән Наил абыйсы менә-менә килә, күрше апа-абыйлары менә-менә керә, дип торганда, Әминәнең иң көткәне – ерак кына, икенче, Ташлар авылында яшәүче Зөфәр абыйсы белән Нәгыймә апасы килә, дип көткәндә, ничек качышлымы анда, күз йомышлымы уйнамак кирәк!? Уенга бирелеп, килеп кергәннәрен, кешелеккә генә кия торган күлмәкләрен күрми калсаң? Кулларыңны артка куеп, кочаклашу, күрешү кебек матур тамашаны күзәтеп торудан мәхрүм калсаң?.. Юк, булмый, булмый. Аннары, эчке бүлмәдә озын итеп ике өстәл тоташтырып куелган, өстәл өстендә кабарып пешкән икмәк, тагын әнисе кичәдән үк пешереп мәш килгән мәмәйләр менеп кунаклаган, базда җыйнак кына агач кисмәкләрдә торган тозлаган  кәбестә, кыяр-помидор ише тәмлекәйләр дә тәрилкәләрдә урын алган. Урын бөтенләй кысырыкланган, шулай булгач, монда ничек уйнамак кирәк ди?!.
Анысы, уйныйм дисәң, өстәл астында да уйнарга була инде, үзеннән олырак ике абыйсы әллә нинди кәмитләр уйлап чыгара ул, тик Әминәнең гүпчим дә уйныйсы килми. Аның Нәгыймә апасы белән Зөфәр абыйсын тизрәк күрәсе килә, бигрәк тә Зөфәр абыйсын. Әтисенең бертуган абыйсы ул. «Без нәрсә, без җырчымыни, менә Зөфәр җырчы ичмаса, әртислеккә генә укыйсы калган», – диләр аның турында сүз чыга-нитә калса, Әминәнең әтисе белән әнисе. Әминәгә, әтисенең гармун уйнаганына кушылып әнисенең дә, мәктәп, авыл клубы сәхнәләрендә абыйларының да җырлаганнары бик ошый. Эченнән генә, мин дә мәктәпкә кергәч, алар кебек җырлый алырмын микән дип уйлап куя. Урамда уйнаганда, капка төбендә гәп куертып утырган олылардан, Җәмиләләр нәселләре белән җырчы, Хәбирнекеләр дә ул гармунга, ул җырга оста, дигәнне дә әллә ничә тапкыр ишеткәне бар. Алардан да матуррак җырлый микәнни соң шул Зөфәр абыйсы!? Их, бер генә мәртәбә булса да тыңлыйсы, ишетәсе иде!?!
Әнисенең әтисенә: «Ара алты чакрымлап, ат белән килерләр инде, буранлап та тора әле», – дигәнен ишеткәч, Әминә борчыла ук башлады. Буран чыгып торганда, юлга чыкмыйк дип, килми калсалар? Ә бит Әминәнең шул Зөфәр абыйсының җырлаганын бик тә, бик тә-бик тә тыңлыйсы килә. Их, әнкәсе әйтмешли, әллә нигә бер чакырган ашка килсәләр генә ярар иде инде…
***
Аллаһы Тәгаләнең шәфкать-мәрхәмәте киң аның, тышта буран да басыла төште, көтә-көтә көтек иткән кунаклар да бер-бер артлы килә башладылар. Җәмилә апа ашын да, бәлешен дә өлгертте. Зур яшел кәстрүлгә әзерләп куйган җимеш суы да, чөгендерле кызыл катыгы да тәмле булган. Килгән кунакларның һәрберсен хуҗалар, әйдүк, әйдүк дип, ачык йөз, тәмле сүз белән каршыладылар, өс киемнәрен салырга булыштылар.
Ниһаять, ишекне киң итеп ачып, артларыннан ап-ак куе суык ияртеп, кулына сырган юрган тоткан, аяк йөзенә үк төшеп торган калын зур толып кигән Зөфәр абыйсы белән, шундый ук калын, әмма җыйнаграк толып кигән, башына мамык шәл ураган Нәгыймә апасы килеп керде. Ишек төбендә аларны каршы алып, күңелле ыгы-зыгы, исәнләшү башланды. Әминәнең әтисе Хәбир, өстенә фуфайка, аягына олтанлы итеген киеп, җәлт кенә атны тугарып, абзарга кертергә чыгып китте.
Кунак каршылау кебек күңелле матавыкны читтән күзәтеп торган Әминә, кул биреп исәнләшергә оялып, тартынып торган туганнарыннан кыюрак булып чыкты. Чишенеп, хәл алырга, исәнлек-саулык сорашырга өлгергән Зөфәр абыйсы белән дә, Нәгыймә апасы белән дә, әнисенә охшатып, хуш килдегез, кадерле кунаклар, дип исәнләште. Алтысын тутырып, җиденче яше белән баручы, якты карашлы, коңгырт күзле, ап-ак йөзле, кемәйләре белән генә түгел, күрше-тирәдәге абый-апалар белән дә һич тартынмыйча, иркен сөйләшүче, чәтрәнләп торган кызыкайның ачык, матур итеп исәнләшүе Зөфәр абыйсына бик ошады булса кирәк. Ул аның коңгырт чәчләреннән сыйпап:
– Карале, безнең туганыбыз ничек зур үскән, бигрәк матур итеп исәнләшә. Исемең ничек әле синең? – дип сорады, шат елмаеп.
– Мин Әминә булам, җәрингә беренче класска укырга барам, – диде кыз, чатнатып.
Әле бу сөйләшү кунаклар өстәл тирәли утырышып-урнашып беткәнче дәвам да итәр иде, тик әнисе бөтен эшне бозды да куйды.
– Балалар, киенегез дә, Зәйтүнә апаларыгызга барыгыз, Марат белән Ринатка иптәш тә булырсыз, бергәләп, рәхәтләнеп уйнарсыз да, монда өлкәннәргә комачауламагыз, – диде дә, эреле-ваклы балаларын – ике улын, кызын ашыктыра башлады. Туганнары Зәйтүнә апаларына баруларына шатланды гына, тиз арада киенеп, чыгып та киттеләр. Ә Әминә аптырап, өнсез булып, ишек төбендә туктап калды, әнисенә рәнҗүдән күзләрендә менә-менә тәгәрәп төшәргә торган яшь бөртекләр күренде. Ничек була соң инде бу? Ул бит бүген көне буе Зөфәр абыйсының килүен көтте, аның җырлавын тыңлыйм, дип хыялланды. Хәтта ашавын онытты. Ә әнисе…
Кызыкай, мышык-мышык килеп, дивардагы элгечләргә берсе өстенә икенчесе эленеп куелган өс киемнәре арасыннан үзенең терсәкләре сизри төшкән зәңгәр пәлтәсен эзләде, яңаклары буйлап агып төшкән эре-эре яшь бөртекләрен күлмәк итәгенә сөртеп алды. Һе-е, менәтерәк, шгулкадәр күп, зур-зур киемнәр арасыннан ул бәләкәй генә пәлтәсен ничек эзләп тапсын ди инде, өстәвенә, буе да җитми, ә әтисе белән әнисе аны күрмиләр дә, эчке якта кунаклар белән мәш киләләр. Тукта әле, нигә дип ул Зәйтүнә апаларына бара? Зөфәр абыйсының җырлавын ишетмичә… Ә Әминә әйбәт белә, мондый мәҗлесләрдә өлкәннәр гел җырлыйлар, ничек кенә җырлыйлар әле. Әнә ич, ишетеп тора, табындагылар: «Әйдә, Хәбир кордаш, ал, ал гармуныңны кулыңа», – дия дә башладылар. Димәк, хәзер җырларга тотыначаклар.
Әминәне күрүче дә, искә алучы да булмады, ул, пылт итеп, ишеккә якын гына торган мич арасына кереп тә посты. Монда арык гәүдәле кыз өчен урын иркен генә иде, тик караңгырак инде, аның каравы, җылы, хәтта эссе. Әминә коры идәнгә утырмас өчен, аяк очларына күтәрелеп, чөйдән кулына эләккән бер әйберне алды, ул әнисенең иске халаты булып чыкты. Җәеп утыруы булды, әтисенең сыздырып гармунда уйнап җибәрүе булды – өйдә ул зар-интизар булып көткән концерт башланып та китте.
***
Кызга кунакларның әнисен мактый-мактый итле аш ашаулары да, әйдәгез, монысын тотып куйыйк әле дип, кысташып, әче бал дигәннәрен эчүләре дә кызык түгел иде. Ул бары тик йотлыгып-йотылып әтисенең гармунда уйнаганын, кунакларның парлап та, аерым-аерым да җырлаганын тыңлады. И, аларга туган тиешле апа-абыйлар да, күршеләре дә шундый матур җырларны каян беләләр диген син. Сүзләрен бик аңлап та бетерми ул, әмма көйләрен алар җырлаган шәйгә отып бара.
– Әйдә, Зөфәр туган, инде син җырла, синең җыруыңны ишетәсебез бик килә.
Әнисенең шул сүзләрен ишетү белән, шатланып, шул ук вакытта йә юньләп ишетми калырмын дип куркып, Әминә утырган җиреннән торып ук басты.
– Җырла, Зөфәр, җырла, тыңлыйбыз, – дип, башкалар да Җәмиләнең сүзен җөпләделәр. Аннары үзара сөйләшүләр дә, кашык-калак йөрткән тавышлар да тынды, табын тирәли куе тынлык урнашты. Хәтта әтисенең гармуны да кушылырга кыймады.
Зөфәр абыйсы әкрен генә, ярый алайса, булдырып булса, диде дә, җиңелчә генә тамагын кырып алып, җыр башлады. Аның бигүк көчле булмаган, әмма бәгырьләрнең иң түренә үтеп кергән йомшак, моңлы тавышы бөтен өйгә таралып, табын артында утырган кунакларның йөрәкләренә, җаннарына сарылды.
Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә…
Әминә әтиләреннән ишеткән булса да, әле моң дигән сүзне аңламый да, Аллаһ тарафыннан үзенә дә бирелгән шушы могҗизаны белми иде. Әмма әнә шул моң дигән тылсым Зөфәр абыйсының тавышы, җыры белән аның кечкенә йөрәгенә кереп тула башлады да нечкә күңелен әллә нишләтте, әллә нигә генә күзләреннән, язын түбәдән тамган боз тамчыларыдай, эре-эре яшь бөртекләре идәнгә тамды да тамды, тик алар салкын түгел, ә кап-кайнар иде. Әсәрләнеп, кайдалыгын да онытып тыңлаган кызның, җыр берүк тукталмасын иде, дигән теләген белгәндәй, Зәфәр абыйсы җырлавын дәвам итте.
… Карурманны чыккан чакта,
Кисеп алдым пар усак.
Ай, аерылмыйк дус булсак…
Ул чакта Әминә бу җырның татар халкының иң гүзәл әсәрләренең берсе – «Иске кара урман» икәнен дә, ничәмә гасырлар буе газап-михнәтләр, югалтулар кичергән, үз дәүләтен югалткан халкының сызлану, бәргәләнүләренең үлмәс тирән моң булып ургылуын да белми иде. Үскәч, үзенең халык җырларын аеруча бер дулкынлану, ярату белән җырлаячагын да уйлый алмый иде.
Ә Зөфәр абыйсы, табындагылар гына түгел, мич артына посып, күз яшьләренә манчылып, энесенең җиденче яше белән генә баручы кызы Әминәнең дә тыңлаганын белмичә, күкрәк тавышы белән җырлый бирде:
Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә.
Карурманны чыккан чакта,
Кисеп алдым пар каен.
Ай, аерылмыйк, дускаем.
Ай, аерылмыйк, дускаем…
Менә җыр тәмам булды. Берара тып-тын торганнан соң, кунаклар гөрләтеп кул чабарга, җырчыга ихтирам, мактау сүзләрен яудырырга керештеләр:
– Ай, маладис, туган, булдырдың!
– Рәхмәт, Зөфәр ,мең яшә!
– Вәт ичмасам җыр бу! Ярый килгәнсең әле, – кебек ихлас рәхмәт сүзләре яңгырап торды.
Аннары кунаклар, Әминәнең әтисе уйнаганга кушылып, күңеллерәк җырлар җырлый башладылар. Кыз әллә тирән тәэсоратлардан алҗып киткәнгә, әллә инде мич артында ярыйсы ук эссе булганга, мәлҗерәп төште, әнисенең иске халатына төренеп, күзләрен йомды.
***
Әминә, кунакларның шау-гөр килеп киенгән, ишекнең бер ачылып, бер ябылган тавышына уянып китте. Йокылы-уяулы кызга аларның хуҗаларга әйткән рәхмәт сүзләре ишетелде:
– Рәхмәт, Җәмилә, рәхмәт, Хәбир, сыегызга, хөрмәтегезгә.
– Бер утыру – үзе бер гомер бит, бик күңел булды, әйе, инде сез безгә рәхим итегез…
Авылдашларын озатып кергән әтисенә Зөфәр абыйсы:
– Җәмилә, Хәбир, зур кунак булдык, инде без дә кузгалыйк, ара шактый ерак кына, кайтып җиткәнче, төн уртасы була. Ат ял итте, чыгарып җигик булмаса, энекәш, – дип эндәште.
– Юк, юк, кая ди ул кайту, шушы буран себереп торганда, юлга чыгалар димени, – дип, икәүләп каршы төштеләр Җәмилә белән Хәбир.
Сабыр гына аларны тыңлап торган Нәгыймә апасы:
– Кайтырга инде, кайтырга, сыерыбызның җилене тулган, бүген-иртәгә бозауларга тора, күз-колак булырга кирәк, кунып яту килешмәс, – дип, хуҗаларның каршы килүләренә нокта куйды.
Әминә сизеп-тоеп торды, Нәгыймә апасы, әнисе белән сөйләшә-сөйләшә, китәргә җыена башлады, әнисе җибәрергә күчтәнәчләр әзерләргә тотынды. Ә әтисе белән Зөфәр абыйсы юрганны алып, тышка, ат җигәргә чыгып китеп барганда:
– Юлда өши күрмәгез, монысын да алыгыз әле, – дип, әнисе тагын бер юрган китереп бирде.
Тәмам йокысыннан айныган  Әминәнең күңеле үрсәләнергә тотынды. Ул бит Зөфәр абыйсының җырлаганын ишетеп тә туймады, ә алар китеп тә баралар? Аның җырлаганын тагын кайчан ишетер?.. Ул, мөгаен, үзләрендә гел җырлап йөридер, Нәгыймә апасы гел Зөфәр абыйсына елмаеп карап кына тора, шуңадыр әле. И-и, Нәгыймә апасы бигрәкләр дә бәхетле икән бит, көн саен, иртән дә, көндез дә, кич тә, йокларга ятканчы, Зәфәр абыйсы аңа матур җырлар җырлыйдыр… Ә Әминә аны бер генә мәртәбә ишетте, ничек җырлаганын, ничек сулыш алганын, күзләренең ничек януын күрмәде дә ичмасам. Чистый гаделсезлек бу, хәзер Зөфәр абыйсы китеп барса, ул җырлаган кара урман турындагы җыр да эреп югалыр. Нишләргә? Нишләргә!? Кыз, уйла,уйла, дигәндәй, хас олыларча кулы белән башына кагылып алды, тирә-ягына каранды. Әллә караңгы аралыкка бүлмәдән төшкән яктылык нуры ярдәм итте, әллә кызның башы шәп эшли, белмәссең. Ул кинәт кайда икәнен дә онытып: «Таптым, таптым!» – дип кычкырып җибәрә язды. Җыр тыңларга, аны отып алырга үзләре белән китәргә кирәк!
Шундый ныклы карарга килгән Әминәнең йөрәге, күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып, ярсып-ярсып тибәргә тотынды. Әйе, әйе, китәргә, Зөфәр абыйсының матур җырлавын бер Нәгыймә апасы гына тыңларга димәгән!..
***
Менә атны җигеп бетереп, әтисе белән Зәфәр абыйсы кире өйгә керделәр дә түр якка үттеләр. Ә әнисе: «Әй, оныта язганмын, күрсәтим әле сиңа, Бәләбәйгә барып, ак җирлеккә зәңгәр чәчкәләр төшкән бик матур күлмәклек алып кайттым бит», – дип, Нәгыймә апасын эчке якның түр почмагында ук утырган сандыкка әйдәде.
Алгы якта беркем калмады. Әминәгә шул гына кирәк тә. Ул әнисенең әлеге дә баягы шул иске халатын эләктерде дә, пимасыз, оекбаш белән генә тышкы ишеккә ташланды. Үз эшләре белән мавыгып, аның әкрен генә ишектән чыгып киткәнен берсе дә сизмәде дә, күрмәде дә.
Себереп торган буранның туктаганын да, ай яктысында җирне каплап алган ак карның зәңгәрсу булып ятканын да, күкне тонык кына йолдызлар каплап алганын да күрмәде кыз. Күтәрмәдән төште дә, капка ачылганын тыныч кына көтеп торган атка, тарантаска таба йөгерде. Тизрәк, тизрәк дип, үзен ашыктырып, хуш исле печән җәелгән кашовкага үрмәләп керде дә, юрган астына посты.
***
– На-а, малкай!
Әти-әнисенең саубуллашканын да, атның кузгалып китеп, әкрен генә юыртуын да сизеп-белеп ятты Әминә юрганнар астында. Йөгәнне тотып утырган Зөфәр абыйсы белән, толып кигәнгә әлегә юрган ябынуны кирәк тапмаган Нәгыймә апасы, тын алырга да куркып яткан Әминәнең барлыгын сизмәделәр дә.
– Ярый, буран туктаган, озакламый кайтып та җитәрбез, атны тугарганда, сыерны да карап керермен, – дип, Зөфәр абыйсы үзалдына сөйләнеп барганда, тын алуы кыенлашкан Әминә юрган арасыннан башын калкытты.
– Ай, Ходаем, монда бит кемдер бар! – дип кычкырып җибәрде, коты алынган Нәгыймә.
– Бу мин, Нәгыймә апа, сезгә барам, Зөфәр абыйның җырлаганын тагын ишетәсем килә…
Инде авылны чыгып барган Зөфәр абыйсы атын шып туктатты. Алар икесе дә, бу нинди могҗиза дигәндәй, яланбаш, юка күлмәге өстеннән халат кына ябынган Әминәне күреп шаккаттылар. Нәгыймә апасы, и бала, бала, салкын тидерәсең бит дип хафаланып, аны кат-кат юрганга төрде, башына эчтәге шәльяулыгын бәйләтте. Хәзер нишлибез инде соравы язылган күзләрен иренә төбәде.
– Тагын дисең, ә син минем җырлаганны кайчан ишеттең? – Ни уйларга да белмәгән Зөфәр абыйсы кыздан сорыйсы итте.
– Мин Зәйтүнә апаларга бармадым, мич арасында качып калдым да, сезнең җырлаганыгызны тыңлап утырдым. Ә сез кайгырмагыз, мин тамчы да өшемәдем.
– И бала, бала, әти-әниең сине югалткандыр бит?..
Зөфәр абыйсының бу соравына Әминә нәрсә әйтергә дә белмәде, эндәшмичә утыра бирде, ул бу хакта уйлап та карамаган иде.
Зөфәр, атын борып, авыл очындагы өйгә кереп, хуҗаларга эшнең нәрсәдә икәнен аңлатты, Хәбирләргә барып, кызларының алар белән киткәнен әйтергә кушты, баргач-баргач, бераз торыр инде, дип тә өстәде. Алар, беркадәр тынычланып, юлга кузгалдылар..
***
Әминәнең иң туң йөрәкләрне дә эретергә, иң каты бәгырьлеләрне дә елатырга сәләтле моң дөньясында яшәве әнә шулай башланды. Мәктәптә укыган елларында да, кияүгә чыгып, кызы белән малаен үстергәндә дә сәхнәләрдә гел җырлады ул, күңеленә яткан җырларның сүзләрен ятлады, җыр дәфтәрләре язып тутырды. Тавышы матур, моңлы иде аның, җырчы булу хыялы гына тормышка ашмады. Әтисе, яшьли генә үлеп киткәч, кечкенәдән йөрәгендә бөреләнгән хыялы икенче максат белән алышынды. Олы апа, әнисенең уң кулы буларак, апайларын укыту өчен бар тырышлыгын салды. Ире белән Уфада яшәделәр, авылдан укырга килгән туганнарын, аларның балаларын үзләрендә тоттылар, җылы аш ашатып, йомшак түшәктә йоклатып, кулларыннан килгәнчә, тәрбия күрсәттеләр.
Ә теге чакта барыбер авырды ул, тамагы шеште. Нәгыймә апасы мәтрүшкәле чәйләр эчереп, үзенчә дәвалап терелтте кызны. Әтисе аны бер атнадан гына  килеп алды. Җиңнәре сизрәп беткән зәңгәр пәлтәсен дә, ыспай гына пимасын да алып килгән. Әнисе бәйләп, кызылга манып биргән башлыгын да онытмаган. Зөфәр абыйсы Нәгыймә апасына көн саен җырлап тормый икән, әнә шулай, кунакка баргач кына, йомшак, моңлы тавышы белән «Иске кара урман»ны җырлый.
Әминә үзен килеп алганчы, әтисенең гармунда уйнаганын, әнисенең аңа кушылып: «Өй түбәсе дранча», – дип җырлаганын сагынып үләләр язды. Шунда гына төшенде: ай матур да җырлаганнар икән аның әтисе белән әнисе дә, ә ул җыр артыннан Зөфәр абыйларына китеп барды. Картәнисе аны юкка гына, башсыз яу, дип тиргәми иде шул.
Хәзер сөйләргә якты хатирә генә булып калды: гармунчы әтисе, җырчы әнисе шикелле, Зөфәр абыйсы да, сабыр, тыйнак Нәгыймә апасы да байтактан бакыйлыкталар. Рухларын Аллаһ шат кыла күрсен. Бер онытасы юк Әминәнең, ул чакта өстендәге күлмәге керләнеп беткәч, Нәгыймә апасы юарга салдырып, Зөфәр абыйсының күлмәген кидергән иде. Ул кызның арык гәүдәсенә алагаем киң булганга, билен билбау белән бәйләп куйган иде. И шатланган да иде Әминә, җырчы Зөфәр абыемның күлмәген киеп йөрим, дип…
***
Еллар агымсудай акты да акты. Гомере буе элемтә тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккач, туган авылларына яшәргә кайткан Әминә белән Финатның улы Ислам да гаять нечкә күңелле, моңлы бала булып үсте. Сәнгать училищесын, аннан соң сәнгать институтын тәмамлады, профессионал җырчы булды.
Бүген ул әтисе белән әнисен Башкортостан филармониясенең концерт залында кичке якта булачак концертка чакырды.
Менә китеп баралар, руль артында ире булганга, Әминәнең җаны тыныч. Үз уйларына чумып, күңелендә ерак еллар артында торып калган матур, кабатланмас хатирәләрен барлап бара. Ә улы бүген «Иске кара урман» җырын башкарачак. Тагын җыр артыннан барам, дип, Әминә ханым үзалдына елмаеп куйды.
 

Зәйфә САЛИХОВА


Фото: https://vk.com/

Комментарийлар

Реклама