Җәнәбе Хак китабында хикмәт бар. Кыяр.
Җан сөйгәне Васыйл белән никахлашканнарына шактый вакыт үтсә дә, балага уза алмады Маһирә.
Баштарак артык әһәмият бирмәсә дә, соңрак күңеленә корт керде. Ирем миннән бизсә, дигән вәсвәсәле уйлары белән күпме йөргән булыр иде, көннәрдән бер көнне, юк йомышын бар итеп, кендек әбисе Васфиҗамал килеп керде. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, йортта бүтән адәм заты булмаганлыктан файдаланып, турыдан гына кистереп әйтәсе итте.
– Синең, Маһирә бәбкәм, ир хатыны булганыңа байтак гомер үтте. Һаман шул бер килеш йөреп торасың. Бәбисез йорттан бәхет качар дигән борынгылар. Бер-бер кәсебен күреп караганың юкмы соң?
– И, Васфиҗамаләттәй, бик телим, бик көтәм дә, юк шул. Аллаһы Тәгалә насыйп итми бит әле...
– Кәсеп иткәнгә, насыйп итәрмен дигән, кызым. Каршы килмәсәң, өйрәтә дип ачуланмасаң, эшләреңне төгәллә дә, миңа киттек. Мамыклы итеп мунча яктым, эчеңне сыларбыз. Таң суы белән коендырырмын. Кырык төрле үләннән ясаган төнәтмәмне эчәрсең. Иншалла, шифасы булыр.
Кендек әбисенең сүзе беткәндә, Маһирә эшләрен төгәлләп, карчык каршына әзерләнеп килеп баскан иде инде.
Юкә мунчаласы, каен күмере, чәчәк-үлән исләреннән изрәгән мунчада Маһирәне сылады, әвәләде, мәш китерде Васфи карчык. Үзе генә белгән догаларны пышылдап, өшкерә-өшкерә имләде, таң белән җыйган сихәтле су белән коендырды. Мунча алачыгына чыгып утыргач, балчык чүлмәктә төнәтелгән үләнле сыеклыкны эчерде. Әллә эссе мунча парыннан, әллә карчыкның дәвасыннан битләре алсуланган Маһирәгә карап, кендек әбисе шөкер дип пышылдады...
Уракка төшкәннәр генә иде әле. Маһирәнең үтереп-бетереп яңа өзелгән кыяр ашыйсы килә башлады. Бәгырь төпкелендә нарасый җан яралып килгәнен күңеле сизгән хатынның бу бәхетен бөтен зурлыгы белән тоярлык чамасы да булмады. Өзелеп-өзелеп кыяр ашыйсы килә иде! Ятса-торса, басуга эшкә барса-кайтса да, күз алдында – ямь-яшел кыяр! Хатын, көмәнгә узуга, әнә шулай талымлый башлады. Авылда ник берәүдә кыяр үссен! Тәҗел кирәктә, авыл халкы яшелчәне Әтнә базарына килеп сату иткән Атамыш урыслары белән Шиншә мариларыннан ала. Тозлы кыярын-кәбестәсен дә мичкә белән алып килеп, шулар сата.
Җомганы чак көтеп җиткезде Маһирә. Үз эшләре белән базарга җыенган ире Васыйлга гозерен әйтте. Хатынының бәби көтүен бер-ике көн элек кенә чамалап, сөенеченнән кая басканын белми йөргән ир каршы килмәде.
– Ярар, алып кайтырмын, әнисе... – күзләрдән сүзләргә күчкән наз көмәнле хатынның талымлау газабын киметергә сәләтле иде.
Арыш басуыннан төшке ашка йөгерә-чаба кайтты Маһирә. Күз алдыннан ямь-яшел, сусыл кыяр китмәде. Бер телем ашаса да, күңеле булыр кебек иде. Әле урамнарына кергәнче, тыкрык башыннан ук, иренең капка төбендә атын тугарып торуын күргәч тә, эченә җылы керде – кайткан! Кыяр алып кайткан!
Чабаталар бәбкә үлән үскән сукмактан үзләре йөгерде, күлмәгенең бала итәкләре җилдә җилфердәде, толымнарындагы чәч үргечләрдә чулпылары чыңлады – Маһирә боларның берсен дә сизәр-тояр дәрәҗәдә түгел иде. Сулышы кабып кайтып кергән хатынын Васыйл гаепле кыяфәттә каршы алды...
– Әтнә базарында кыяр булмады бит, – диде ул, йөзен дирбияләргә яшерергә теләгәндәй, – киләсе атнага, җай китереп барып карармын...
Маһирәнең кинәт кенә күзләрен яшь элпәсе каплады. Ир алып кайтасы кыярның исе инде борын тишекләрен кытыклый башлаган иде бит! Бер атна! Бер атна ничек түзәсе? Ашарга ымсынып та, күңелдә калган кыяр туачак сабыйның тәнендә миң булып яралса? Күзләре белән генә түгел, йөрәге белән елаган яшь хатын, базардан кайткан иренә тиз-тиз ашарга хәстәрләде дә, киредән басуга йөгерде. Бу юлы чабаталары кая кирәк шунда сөртенде, чулпылар, су капкандай, тын калган иде, бала итәкләре аякларына чорналып, атларга комачаулады. Күз алдында һаман яңа өзелгән, бармак зурлыгы кыяр иде, ә менә күңелендә... күңелендә, ни гаҗәп,кайчандыр әнисе өйрәткән дога яңарды. Мәрьям сүрәсе иде бу... Үә һүззи иләйки би-җизгъыйн-нәхъләти түсәкыйт гъаләйки рутабәң җәниййә... Әнисе ул аятьләрне кабатлатканда, ни аңлатканын һәрчак әйтер иде. Йә Мәрьям, хөрмә агачының кәүсәсеннән тотып үзеңә таба селкет, төшерер сиңа яңа өлгергән хөрмә җимешен, дигәнне аңлата имеш бу дога. ...Үә һүззи иләйки би-җизгъыйн-нәхъләти түсәкыйт гъаләйки рутабәң җәниййә... – Маһирә, елый-елый, бертуктаусыз никтер шушы юлларны кабатлап, берүзе Ышна басуы буйлап атлавын белде. Кинәт, әллә нәрсә булды – күз аллары караңгыланып китте, алдында җир убылды, чабаталы аяклары чалгы белән кискәндәй, хәлсезләнеп җиргә егылдылар, Маһирә тезләренә чүкте. Буразнада яңа өзелгән, бармак буе кыяр ята иде! Башта ышанмады. Күземә күренәдер, шулкадәр ымсындырган, ничә көннәрдән бирле бар уен, бар гамен биләп алганга, бәгыренә кереп утырган сурәт, рәшә булып, буразнада тирбәлә дип уйлады ул. Куллары белән битен каплады, кире алды. Кыяр буразнада ята бирде. Хатын, куркып, як-ягына каранды. Япан кырда берүзе иде. Дер-дер килгән бармаклары белән, бисмилласын укый-укый, кыярга үрелде. Яшелчәнең дымсу салкыны куллар аша эсседән әлсерәгән гәүдәгә йөгерде. Ямь-яшел кыярны учларына кысып, беркавем ни кылырга белми торды Маһирә. Соңрак, ныклы карарга килгәндәй, аякларына торып басты. Бик ашыйсы килсә дә, курыкты. Алъяпкыч итәгенә төреп тотты да, хәлсез аякларын сөйрәп диярлек атлап, басу түренә юнәлде. Ни хикмәт, гәүдәсендә җеп өзәрлек хәле калмаса да, иреннәре элеккечә теге сүрәне кабатлады. Үә һүззи иләйки би-җизгъыйн-нәхъләти түсәкыйт гъаләйки рутабәң җәниййә... Бер кишәрлек җир үттеме икән юкмы икән, буразна төбендә ялтырап яткан яшел төс хатынны кабат сискәндереп җибәрде. Кыяр! Тагын берәү! Ямь-яшел! Менә әле генә, яңа гына түтәлдән өзелгән кебек! Кычкырып елап җибәрде Маһирә. Буразнага капланып, тәгәрәп үкседе. Я Аллам, диде ул илереп, Хозыр Ильясыңны җибәрдеңме әллә? Минем ничек өзелгәнемне белдеңме әллә, я Раббым! Рәхмәт, мең рәхмәт, газиз Аллам! Догаларымны ишеттең бит, и Аллам... Инде Маһирәнең торып атларлык тәкате калмаган иде, буразнага аякларын сузып утырып, кетер-кетер кыяр ашады ул. Тозлы күз яшьләренә чыланган кыярдан да тәмлерәк бернәрсә юк иде ул мизгелдә. Ышна басуында елый-елый кыяр ашаган көмәнле хатынның юлдашы, чыннан да, Хозыр Ильяс иде ахры.
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» №10, 2019 ел
Комментарийлар