Логотип «Мәйдан» журналы

Җанның ялангач чагы

Җәй көне бөтен агачлар да бертөсле, яшел була.

Һәрхәлдә, беренче карашка шулай тоела. Ә кышын, яфраксыз чакта күрегез: каеннар ап-ак, кайбер агачларның кәүсәләре соры йә яшькелт, ә кайберләре бөтенләй кап-кара булып тырпаеп утыра. Яфраксыз чакта... Без кешеләр дә шулай түгелмени? Адәм баласының чын йөзен, асылын, үзәген танып белер өчен аның җанының, күңеленең шәп-шәрә калган мәлен күрергә кирәктер. Җанның ялангач чагын...
 
***
–  На-а-а, малкай! Аллага тапшырдык...
Курчак өе кебек матур, яңа авыл өенең ишегалдыннан җигүле ат кузгалып китте. Аны озатып калган аксыл чәчле үсмер малайның сагышлы карашы арба артыннан бик озак ияреп барды. Юлаучылар бөтенләй күздән югалгач, яшь белән мөлдерәп тулган зәңгәр күзләр, түгелер өчен ышык урын эзләгәндәй, ашыга-ашыга койма буенда үскән кычыткан өсләреннән, сары вак чәчәкләр белән чигелгән яшел чирәм эченнән йөгереп уздылар да, ахыр чиктә, нәни сәдәфләр булып сибелгән песи борчаклары арасына кереп чумдылар... Дөньяда бу минутларда сипкелле түгәрәк йөзне көйдереп аккан пар чишмәне туктатыр көч табылмас кебек иде. Кинәт янбакча ишегеннән, яше өч яшьләр чамасы булыр, малай шикелле үк сипкелле кызчык атылып чыкты.
– Абый, абый, капканы яп инде! “Күбәләк” чыгып китә бит!
Сеңелесенең  куркынган  әче тавышына койрыгын чәнчеп чапкан бозауның аяк тавышы да килеп кушылды. Малай күлмәк җиңе белән җәлт кенә яшьләрен сөртте дә, почык борынын тарта-тарта, өйләре шикелле үк яңа, челтәрләп ясалган урыс капкага барып ябышты. Гадәттә җырлап кына ачылып ябыла торган капка бүген әллә нинди моңсу тавышлар чыгаргандай тоелса да, “абый кеше”, ни генә булмасын, ничек кенә булмасын, капканың эчке ягында да, тышында да тормыш дәвам итәчәген аңлап өлгергән иде инде...
 
***
Җигүле ат урман авызына якынлашты. Арбада ир белән хатын. Хатын алда, дилбегә тотып утырган, ә ир кеше, зур мамык мендәргә терәлеп, чәчәкле юрганга төренеп, ярым яткан хәлдә бара. Берсе икенчеснең йөзен күрми. Шуңа да битлекләр салынган – йөзләрдә сүз белән аңлатып булмаслык чарасызлык, моңсулык, күзләрдә газап, сагыш, тагын әллә ниләр...
Өйдән чыкканннан бирле ләм-мим бер сүз дәшмичә барган юлчылар, ниһаять, икесе бертыннан: “Урманга җитәбез”, – дип пышылдадылар.  Тик шунда ук янә һавада, һавада гына түгел, җаннарда да авыр тынлык, бушлык урнашты. Әлеге җанны сытып сыгарлык тынлыктан котылу өчендер, мөгаен, кинәт хатын болай да ярыйсы гына тизлектә  юртучы атның сыртын талчыбык белән “сыйпап” үтте. Аннары кирәкмәгән, гаепле эш кылганын аңлагандай, ак яулыклы башын түбән иде. Моны күреп торган ир, тирән итеп сулыш алды да, тынлыкны үзенчә җиңәргә омтылып, арба дыңгырдаган җайга үзәк өзгеч моңлы тавыш белән җыр башлады:
 
Кар-ра гына ур-р-ман, караңгы төн-н,
Яхшы атлар кирәк лә-ә үтәргә-ә-ә...
 
Җырны шул урында бума ютәл өзде.
– Т-р-рр!
Хатын күз ачып йомганчы арбадан сикереп төште. Ашыга-кабалана, суынмасынга дип мендәр астына тыгып куелган шешәдән чынаякка үлән төнәтмәсе агызып, иргә эчерде. Ир бераз тынычлангач, алъяпкыч кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, ипләп кенә аның ирен читләреннән агып чыккан алсу канны сөртеп алды.
– Нишләвең инде бу? Терелгәч җырларсың әле, Алла теләсә. Ярамый бит сиңа,  духтырлар кушмый.
– Духтырларыңны әйтер идем. Башта алар минем зарымны тыңламадылар, дәваламадылар. Инде мин аларны тыңламыйм. Тыңлаудан узган инде монда.
– Алай димә әле син. Әйдә, төренебрәк ят. Һәм, гүпчим, оста барда телең тый дия иде минем әби. Ишетәсеңме, кошлар ничек матур сайрый! Урман шавында да әллә нинди серле моң бар. Авылыбызга бер оста җырчы булсаң да, син аларны “едыва” уздырырсың, әтисе.
Бу сүзләрне әйткәндә, хатынның  йөзенә, соңгы ярты елда беренче тапкырдыр, саран гына елмаю ятты. Ни хикмәттер, шул елмаю ирнең дә күңеленә шифалы тамчы булып тамды, сызлаган йөрәгенең  иң түренә үтеп керде...
Җигүле ат инде урман юлыннан атлый. Арбадагылар бертуктамый сөйләшә, көлешә. Иргә аркасы белән утырган хатынның биленә төшеп торган пар толымы, ул борылып сүз әйткән саен, әле уңга, әле сулга чайкалып, хәтер инешләрен айкый.
– Сал әле шул яулыгыңны, йөз ел сине яланбаш, чәчең тузгыган килеш күргән юк.
– Минем синең алда чәч тузгытып кайчан йөргәнем бар?
– Кияүгә чыкканчы инде.
– Ә?!
– Нурислам абзыйның  бөтен урам малайларын шүрләтеп торган “атаман” кызын беренче тапкыр кич тәрәзә пәрдәсе читеннән күрдек лә без. И йөрисең, мин сиңа әйтим, яланаяк идәнгә дөп-дөп басып, сачларыңны иңнәреңә таратып. Ялгышмасам, күлмәкнең дә бик үк озыны түгел иде өстеңдә.
– Аһ, оятсыз! Ордин-мидалләреңне елтыратып мине сорарга килгәндә әүвәл бисмилла күргән кебек кыландың бит әле. Белгән булсаммы!
Тагын көлештеләр.
Чыннан да, язмыш сукмакларының кай тарафка борыласын, алда нинди авыр сынаулар көтәсен белгән булса, авылда “урман җене кагылган” дигән аты чыккан ятим егеткә  кияүгә барырга ризалык бирер иде микән иркә, төпчек кыз? Юктыр, билләһи, юктыр...
Ә бүген... Бүген аның унөч ел гомер иткән ирен урманы белән хушлашырга алып килүе. Соңгы тапкыр ауга барам дип мылтыгына кадәр янына куйдырды бит. Куян-мазар очрамый калмас дип ике патрон да корды. Күр, арбага утырганнан бирле уң кулын мылтыктан алмый. Песи баласын иркәләгән кебек сыйпаштырып та куя бугай.
– Йә, туктап бераз ял итикме? Аланы да җиләкле күренә, җиләк булмаса, әнә мәтрүшкәсен җыярмын.
– Туктыйк. Мин яраткан алан бу. Чирләгәнче гел шушында утырып тамак ялгый идем. Кечкенә кызыма куян күчтәнәчләрен дә нәкъ менә биредә төреп кесәмә сала торган ием бит. И-и-и-х!
– Бүген дә күчтәнәч көтеп калды кызыбыз. Куяннары гына күренми. Хәтереңдәме, көне буе йөреп тә буш кул белән кайткан чакларыңда, күрше бабай: “Нәрсә, аучы егет, бу юлы куяннарны агачка бәйләп куймаганнармы әллә?” – дип көлә иде үзеңнән. Син шул сүзләргә үпкәли дә идең әле, сакаллы сабый.
Хатын, чыннан да, бүген бик нык ябыгып, гәүдәсе сабый баланыкы кебек җиңеләеп калган ирен сак кына арбадан күтәреп диярлек төшерде дә, алдан әзерләп куйган урынга утыртты. Иңнәренә мамык шәл япты. Аның: “Мылтыкны, мылтыкны бир!”  – дип өзгәләнүенә бераз аптыраса да, каршы килмәде, кабат арбага үрелде. Тик куллары тимергә тиюгә тәне буйлап ниндидер бер шомлы дерелдәү узуын тоеп гаҗәпләнде...
– Юк, юк! Ашыйсым да, эчәсем дә килми. Бар син җиләк җый, ә мин урман һавасын сулап утырам. Атны читкәрәк бәйлә, бу килбәтсез арба миңа, кем әйтмешли, бөтен ”обзор”ны каплый. Шундый матур хатынны күз уңыннан җибәрәсем килми. Йә урман пәрие урлап китәр үзеңне.
Үлемнең җан өшеткеч салкын сулышын якында, инде бик якында тойган ир, балалары “әти битуны” дип йөрткән кып-кызыл мәк чәчкәләре төшерелгән ак эмаль савытны селки-селки, җитез адымнар белән алан уртасына атлаучы хатынын бераз сокланып күзәтте дә, күзләрен йомды.
Йә, Аллам! Мең үлемнән калдырдың бит, мең үлемнән. Сугышның беренче көннәреннән алып соңгы минутларына кадәр мине пуля-снарядлардан саклап, исән-имин туган авылыма кайтардың. Бердәнбер абыйсын да яу кырында югалткан ятимеңне башлы-күзле иттең. Тупырдап торган ике ул, фәрештәдәй кыз бала биреп сөендердең. Бер ел элек һәрбер бүрәнәсен менә шушы кулларым белән юнып, һәр тактасын сыйпап, шомартап, бизәкләп яңа өй җиткездем. Яшәргә дә яшәргә иде бит исәп. Ник мине үтерәсең, Ходаем? Ник бүген? Ник бер утыз-кырык елдан соң түгел? –  Ирнең бите буйлап яшь тамчылары тәгәрәде. Аннары ул авырлык белән генә күзләрен ачты һәм җылы кояш нурларында иркәләнә-иркәләнә мәтрүшкә өзүче хатынын күзәтә башлады. Әйе, хатынның асылын насыйп итте аңа язмыш. Чибәр, уңган, булган, сабыр... Ниндидер могҗиза булып терелсәме? Юк инде, юк! Могҗиза булмаячак. Әнә, чарасызлыктан тәмам гаҗиз булган хәләленең Мәскәүгә, Кремльгә хат язып салуына ун көн дигәндә, өйдән пырылдатып машина белән килеп алып киткәннәр иде үзен Казан больницасына. Тик бер атнадан ничек алып киткән булсалар, шулай кайтарып та куйдылар. “Соң инде...” дигән сүзләрен үз колаклары белән ишетте ул. Ишетмәскә тиеш булса да, ишетте.
Кинәт ир, сул кулы белән кискен хәрәкәт ясап, күз яшьләрен сыпырып төшерде. Ә уң кулы мылтыкка үрелде. Аның йөзенә усал тәвәккәллек билгеләре чыккан иде. Мишәр башы белән нишләп җебеп утыра соң әле ул бүген? Өч көн элек барысын да хәл итте бит инде. Мылтыгында ике патрон. Хатыны һәм үзе өчен. Ә балалар? Балаларны ил ташламас, үсәрләр... Ә хатынын ул читләргә ташлап китә алмый, теләми дә! Бергә үләчәкләр, нәкъ менә шушы аланда... Ир корылган мылтыкны күкрәгенә кысты, көпшәсен аланга таба юнәлтте. Шул чакны, нидер сизенгәндәй, хатын бар гәүдәсе белән ире утырган якка борылды һәм елмаеп аңа карап тора башлады. Бил тиңентен үскән чәчәк-үләннәр арасыннан ул мылтык көпшәсен күрмәде. Шартлап кан чыкканчы иреннәрен тешләгән ирнең шашынган күзләре: ”Карама, зинһар, миңа! Артың белән борыл, борыл!” – дип кычкырдылар. Ул саташыр дәрәҗәгә җитте...
Нәрсә, иптәш сержант, кыенмы газиз кешеңнең йөзенә туп-туры карап йөрәгенә атулары, ә? Аркасы  белән борылганын көтәсеңме? Хәтерлисеңме икән сугышның беренче елында немец разведчикларына әсирлеккә төшүеңне. Озак кына сорау алгач, бер олырак солдатның сине атарга алып баруын онытмадыңмы? “Йөгер! Йөгер!” – дип ымлагач, йөгереп китүең исеңдәме? Һәр адымың соңгысы булып тоелган иде бит. Һәр мизгел мәңгелек булып тоелган иде. Тик ул чакта фашист булып фашист син малакасусның аркасына түгел, читкә, куаклыкка атып калды. Язмыш үзеңне кызганды. Кайтып бәхет тәмен татысын, оя корсын, балалар тудырсын диде. Ә син?! Ә син бүген Ходай бүләге өч  балаңның анасын вәхшиләрчә атып үтерергә җыенасыңмы? Яңа гына дөньяга аяк баскан газизләреңне тома ятим калдырырга телисеңме?
Ир, үзен-үзе белештерми, терәлеп утырган агачка башын бәрә-бәрә, ярсып кабатларга тотынды:
– Юк! Юк! Юк! Бу мөмкин түгел! Кичер, Аллам! Кичер мин диванаңны. Кичерә күр!
Ире белән нидер булганын аңлаган хатын кулыннан җиләкле савытын төшереп җибәрде. Шул арада, урман һавасын ярып, бер-бер артлы ике ату тавышы яңгырады...
–  Ходаем, нәрсә булды? Хәлең  начарайдымы әллә? Кай җирең авырта?
Дары төтене эчендә утырган ир:
– Нәрсә булсын, куяннарны бәйләмәгәнсең бит. Качтылар әнә, – диде дә, хәлсез генә елмаеп куйды.
 

Сирень ЯКУПОВА

 

Фото: Николай Туганов


 

 

 

 

Комментарийлар