Җан җәрәхәте (Хикәя)
Өйдәге тынлыкны бозып, кыңгырау шалтырады.
Шик юк, чит кеше иде бу. Ник диcәң, тирә-күрше, таныш-белешнең һәммәсенә мәгълүм: өйдә яшь бала бар, аның куркып уянуы мөмкин.
Заманчалатып кызыл дерматин белән тышланган ишек башта сызык кына, аннары тупсалары каерылырдай булып ачылды. Фәрзи Камалов баскыч мәйданчыгында торучы салынкы гәүдәле, такыр башлы, олыгая башлаган ир кешене күрде.
– Йә, кертәсеңме-юкмы, Фәрзетдин, әллә танымаскамы исәп?
Мондый дорфалыкны көтмәгән Фәрзи бераз аптырабрак торса да, олы яшьтәге кешене бусага төбендә бастырып тоту килешмәс дигән шикелле, тыныч булырга тырышып, ләкин бераз калтыранганрак тавыш белән әйтте:
– Ишек ачык бит, керегез... сез... син... керегез, Назыйм абый.
Көтелмәгән кунак түргә узды, бөтен сиртмәләрен шыгырдатып, диванга утырды. Фәрзи Камалов, эшеннән бүленгәне өчен микән, йөзендәге канәгатьсезлек билгеләрен яшермичә, диван янәшәсендәге ярым түгәрәк креслога сеңде.
Тынлыкны кунак керә башлаганнан бирле кухня ягындагы ишек авызында торган хуҗабикә, Фәрзи Камаловның хәләл җефете Гөлбану бозарга булды:
– Нинди җилләр ташлады соң сезне, Назыйм абый, бу якларга? Кайтышыгызмы, китешегезме дигәндәй?..
– Соң без бит еракта яши торган кешеләр булсак та, Татарстанныкылар. Ата-бабаларыбыз шушы яклардан ерак сәфәргә безне дә алып чыгып киткәннәр. Аннан соң, сездән якында гына, Зәй каласында, минем хатынның, Фәрдәнә апагызның, бертуган энесе яшәп ята... Бер керәшен кызына өйләнгән иде, менә дигән фатирын шул Зәйгә алыштырды. Синең аны күргәнең бар бугай.
– Белмим шул, бәлки бардыр...
– Әллә бар гомер, әллә юк дигәндәй, энем Фәрзетдин, бу якларны күреп кайтыйм дидем әле. Мин озакка түгел, трансагентствога барып билет юллармын да, автобус булса, Зәйгә китеп барырмын дигән идем. Соңгарак калынган, чират җитәрлек түгел бүген.
Фәрзи Камалов, болай балтасы суга төшкән кеше сыман утырырга ярамаганын, бу хәлнең әдәпсезлек икәнен бик яхшы белсә дә, ачылып китә алмады. Ничек утырса, шулай кала бирде. Ярый әле аның хатыны Гөлбану ачык, киң күңелле иде, сораштыра башлады. Ул арада чәе дә өлгерде, плитә өстендә нәрсәдер чыжылдап-пыжылдарга тотынды. Фәрзи Камаловка сәбәп кирәк иде. Ул шушы форсаттан файдаланып теге якка, үз бүлмәсенә чыгып китте, өстәл янындагы урындыгына утырды, ике кулы белән башын кысып тотты...
Әйе, ул чактан бирле нәкъ ун ел вакыт узып киткән. Тик Фәрзи Камалов өчен әлеге ун ел, кимендә, бер гомергә тиң иде...
Фәрзинең политехника институтын бетереп эшкә килгән ае иде. Беркөнне аларны заводның партия комитетына чакырдылар. Ул барып кергәндә, Василий Васильевич бүлмәсендә унбишләп кеше утыра иде. Фәрзи, трактор заводына унҗиде яшеннән килеп инде байтак еллар шунда эшләгәнлектән, аларның күбесен таныды, һәммәсе белән берьюлы исәнләшеп, стена буйлата тезеп куелган, зәңгәрсу материал белән төпләнгән йомшак урындыкларның берсенә урнашты. Василий Васильевич, ашыкмыйча гына, кайдандыр чит илләрнең берсеннән алып кайткан трубкасын кабызды. Фәрзи аның уң кулындагы бармакларына, дөресрәге, тырнакларына игътибар итте. Алар каралып, кытыршыланып торалар иде... Василий Васильевич – сугыш елларында ундүрт яшьлек малай – әтисе урынына станокка басып эшли башлаган, мастер, аннары цех начальнигы булган кеше. Хәзер җиденче ел инде трактор заводы коммунистларының башлыгы.
– Иптәшләр, коммунист иптәшләр! – диде ул. – Безгә гаять әһәмиятле эш йөкләнә. Ерактагы дус илгә барып, андагы трактор заводын торгызышырга, эшче осталар әзерләшергә, ягъни берничә ел анда яшәргә тәкъдим ителә. Башта ук әйтәм: гаиләләрне алып барырга рөхсәт юк, андагы хәлләрне үзегез беләсез...
Җыелыштагылар җанланып китте, һәркем күршесе белән сөйләшеп, үзенә күрә киңәш алды. Фәрзи исә Назыйм абыйсына карады. Күр син аны, ишетмәгәнгә салышып утыра, югыйсә үзе партком члены бит, ник бер сүз әйтсен. Менә ул авыр гына торып басты.
– Мин, иптәшләр, бара алмыйм. Кичә хатын белән сөйләшкән-киңәшкән идек. Тик... ул бит авырый, операциягә кермәкче булыбрак тора, үпкәсендәге кара тап зурая башлаган...
Партия комитеты секретареның куе кашлары куак астыннан кинәт чыккан куян төсле сикереп алды.
– Кичә сез, Назыйм Бәширович, бу хакта бер сүз әйтмәгән идегез. Что же, ярый, сезнең урынга бүтән берәр иптәшне табарбыз...
– Мине языгыз, мин барам! —диде Фәрзи Камалов, урыныннан торып.
Ут эчендә янган илгә барулары җиңел булмады. Ләкин анысы берни түгел икән әле. Фәрзиләр эшлисе завод хәрабәләрдән гыйбарәт булып чыкты. Бер үк вакытта бомбалар төшеп шартлаган корпусларны торгызырга һәм ачык һавада диярлек урнаштырылган «цехлар»да эшләргә туры килде. Тик берәү дә сукранмады. Тугандаш илләрдән килгән эшчеләр кыстаусыз-нисез өмәләргә чыктылар, завод мәйданын чистарттылар, яңа корпуслар кордылар, кешеләрне өйрәттеләр. Баштагы мәлне бары тик тәрҗемәче аркылы гына аңлашкан кешеләр бер-ике ай арасында ике-өч телне бергә кушып сөйләшә-аңлаша башладылар.
Көннәр уза торды. Илдән сирәк булса да хәбәрләр килгәләде. Шундый көннәрнең берсе Фәрзи Камалов өчен аерата шатлыклы хәбәр китерде. Аның дүрт кило ярымлы пәһлеван улы туган. Гадәттәге сменадан кайткач та укыды ул хатны. Тагын бер кат укырмын әле дип өстәл өстендә калдырды да төзелешкә китте. Хатның гына түгел, Фәрзи торган йортның да көле күккә очасын кем белгән соң аның...
Эш белән мавыгып, алар үзләренә куркыныч янаганны соңгы минутта гына күрделәр. Өстән бүксәләренә үлем төягән «кара козгыннар» кадалып төшә иде инде. Яшеренер урыннары ерак, шуңа күрә Фәрзи Камалов белән Василий Васильевич әле генә үзләре аралап алган ташлар ышыгына яттылар... Коточкыч шартлау яңгырады, янар таудан актарылгандай утлы шарлар, тагын әллә нәрсәләр ява башлады...
Хәрабәләр астында күмелеп калган Василий Васильевич белән Фәрзи Камаловны сәгать ярымнан соң гына казып ала алдылар.
Ә бер ел булды дигәндә, аларны туган илгә, трактор заводының медсанчастена, ягъни шифаханәгә кайтарып салдылар. Ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаган көннәр, атналар, айлар уза торды. Беркөнне Василий Васильевич Дунаевны дөм сукыр килеш өенә илтеп куйдылар, ул пенсиягә чыкты. Фәрзи Камалов өчен аеруча авыр көннәр башланды.
Май бәйрәме алдыннан аны Мәскәүгә, атаклы галим Бурденко исемендәге нейрохирургия институтының клиникасына чакырган кәгазь килеп төште. Үч иткәндәй, бәйрәм көннәрендә Фәрзинең болай да кыл өстендә торган гомере бөтенләй өзелер дәрәҗәгә җитте. Күптән түгел генә утызның өске ягына чыккан ир кеше коры сөяккә калды, кечерәйде, күзләре төпкә батты. Шуның өстенә контузия өянәге Фәрзине яшәү белән үлем арасындагы тар басмадан җибәрмәде.
Икенче май көнне аның хәле аеруча кыенлашты. Бу юлы хәтта күп кешенең газапларын кичергән-күргән олы яшьтәге врач, бүлек мөдире, шифаханәнең баш врачына әйтте: «Бу егет...»
Ни авыр хәлдә булмасын, кара көйгән иреннәрен тешли-тешли канатып бетергән Фәрзи бүлек мөдиренең сүзләрен аермачык аңлады. Хәле чак кына җиңеләйгән бер мизгелне көтеп алды да теш арасыннан кысып чыгарды:
– Врррешшшь!
Төштән соң палатадагы авырулар йоклаган чакта, Фәрзи янына Назыйм абыйсы килеп керде. Хәле мөшкел авырулар янына керү бервакытта да тыелмый иде. Фәрзинең контузия өянәге котырынганнан соң ни үле, ни тере хәлдә яткан чагы иде.
– Саулыкмы, Фәрзетдин энем...
Назыймның әлеге сүзләре ком чүлендә суга сусап егылган кешедән «Эчәсең килмиме?» дип сорау белән бер иде.
– Арру... әәәәле...
– Син, Фәрзетдин энем, гаепләмә инде, еш кереп булмый яныңа, вакыт, вакыт җитми...
Шактый гына сөйләшмичә утырдылар. Бераздан Фәрзи, хәлсезлектән күзләрен йомып яткан килеш:
– Назыйм абый... син мине... Мәс... кәү...гә...
Назыйм йоклап яткан авыруларга карап алды, аннары Фәрзинең одеялын төзәткәндәй итте.
– Сестралар бара дигәннәр иде бит, мин баш врач белән сөйләшермен...
Фәрзи калтыранган иреннәрен беркавым тешләп торды. Аның күз кабаклары ябык, ләкин күз алмаларының селкенгәләве сизелә иде.
– Иииир-ат... ал-лай... бооо-лай... ап... кайтыырга...
Назыйм абыйсы тагын дәшмичә генә карап торды, аның бөтен карашы: «Фәрзи соңгы сәгатьләрен яши» дигән сыман кызганулы иде. Шулай да, ул Фәрзинең тумбочкадагы кәгазьләрен алды, билетны кайгыртырмын, диде. Авыру, рәхмәт, дигән шикелле, хәлсез кулы белән аның кулына орынып алды.
Ләкин Фәрзи иртә шатланган икән. Икенче көнне кичке якта хатыны Гөлбану килгәч аңлады ул ялгышканлыгын. Назыйм абыйсы шәфкать туташы белән Фәрзи өчен генә билетка заказ биргән булып чыкты. Гөлбану, балаларын җиде ят күршеләренә калдырып, Мәскәүгә ирен озатырга китте...
Аннан бирле байтак сулар акты, җир өстенә чәчәкләрнең хуш исләрен бөркегән тугыз яз килде дә үтеп китте. Фәрзи әкренләп тормышка кайтты. Егыла-тора кайтты, ләкин теш-тырнагы белән ябышып кайтты. Үзенең яшисенә, терелеп аякка басачагына ышанычы ярдәм иттеме, врачларның армый-талмый көрәшүеме, я булмаса туган якларында мунчага агач тагарак куеп, май аенда җыелган үләннәр суында ятуларыдырмы, хәзер инде тәгаен генә әйтүе кыен. Берничә елдан ул үзенә яраклы эш тә тапты, шуны җигелеп тарта башлады. Аягына ныгытып басканын сизгәч тә, хатыны Гөлбану белән балаларын ияртеп, туган якларындагы атаклы Чаллыга – КАМАЗга кайтып төпләнде...
...Бүлмәсендәге эш өстәле янында ике куллап чигәләрен кысып утырган Фәрзи Камалов инде ничәмә-ничә кат уйлап та җавап таба алмаган уйларыннан айнып китте. Теге якта кунак чынлап та аны көтеп утыра бит. Тик тән җәрәхәте төзәлсә дә, җан җәрәхәте төзәлми, ди бит халык, дөрес ахрысы. Кем белә, бәлки узган мәгънәсез эшләре өчен газап чигә торгандыр. Фәрзи Камалов салмак кына урыныннан торды да, барлык үпкәләрен җиңеп, абыйсы янына атлады...
Газиз КАШАПОВ
Газиз Салихҗан улы Кашапов (Кашапов-Үзиле) 1942 елның 21 августында Татарстан Республикасының Аксубай районы Яңа Үзи авылында туа. Кечкенәдән ятим калып, әбисе тәрбиясендә үсә. Туган авылында җидееллык, күрше Иске Ибрай авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1962 елда армия сафларына алына. Имтиханнар биреп, хәрби училищега укырга керә, офицер-механик булып хезмәт итә. 1969 елда каты җәрәхәтләр алып, отскавкага чыга.
Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Казанда, Татарстан Язучылар берлегенең кадрлар бүлеген җитәкли, Әлмәттә «Хезмәт байрагы» газетасында хезмәткәр булып эшли. 1978 елда Чаллыга күченеп килә.
Шагыйрь һәм прозаик. 1983 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1988–1989 елларда Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе була.
Язучының «Сәмум җиле», «Солдат иртә ир була», «Вөҗдан газабы», «Җир җылысы» повестьларын, «Язмышыңа ышан» романын укучылар җылы кабул итәләр. Гомеренең соңгы елларында Хәсән Туфанның язмышына багышлап «Киек каз юлы» исемле роман яза башлаган. Әсәрнең беренче кисәге Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Икенче кисәге тәмамланмыйча, язучының өстәлендә кала.
Газиз Кашапов 1991 елның 30 августында, 49 яшендә вафат була.
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» №3, 2021 ел.
Комментарийлар