Логотип «Мәйдан» журналы

Юан Гаян

Авылымның данлыклы көрәшчеләренә багышлыйм.

Сабан туен алып баручы Гәүһәрия картлар көрәше башлануын игълан итте һәм: 
– Мәйданга Гасыймов Гаян абыйны чакырабыз. Бабайлар көрәшенә бер үзе генә язылды әле. Кем аның белән бил алышырга чыгарга тели, рәхим итегез, – диде.
Мәйданның бер читендә утырган көрәшчеләр арасыннан озын буйлы, калын баһадир гәүдәле карт күтәрелде. Көрәктәй олы кулы белән чаларган чәчләрен сыпырып куйды да авыр адымнар белән уртага атлады.
Мәйданны чолгап алган халык тын калган иде. Бер авыздан бер сүз чыкмый. Озын баганага үрмәләүче Аръяк Вәрис тә мәйдан ягына борылып тукталып калган. Багана очында үзен көтеп зарыгучы сөлгеләрне дә онытып җибәрде ул. Утыртылганына ун елдан артык булган, елның барлык фасылларында да шушы Сабан туе мәйданы читендә торуы аркасында җилләр һәм яңгырлар коңгырт төскә керткән шушы багана башына менеп бүләк алу өчен ел саен Яр Чаллы каласыннан махсус атап кайта. Туктавы булды, шомарган багана буйлап бөтен гәүдәсе кире шуып төшә башлавын да тоймады. Сабан туе мәйданы сыенып утырган тауның астыннан мул булып тибеп чыгучы Бакырчы чишмәсеннән су алып эчәргә тезелешкән малай-шалай, кыз-кыркын, картлар көрәше башлануын ишетеп, кире борылып йөгерделәр. Кирмән Башында олысы-кечесе Аю Гаянының кемлеген яхшы белә. Быел җитмеш биш яшен тутырды, диделәр. 
Алтмыш яшендә дә кырыгы тулмаган ирләрне бер ыргылуда җилкәсенә гөрселдәтеп салганы булды. Ел саен ир-егетләр көрәшенә язылмакчы була да, мәйдан хөкемдары – мәктәп директоры Рафаил генә моңа юл куймый. Аңа үзе дә җитмеш яшенә кадәр шушы мәйданда күп тапкырлар көрәшкә чыккан Хөснетдин Әгъзамы булыша.
– Шәйдулла, әйдә, күңелеңне тынычландырып чык. Көрәшеп кермәсәң, бер ай тынычлап йоклый алмадым дип йөрисең бит син, – дип Зәйнуллалар нәселенең көчле көрәшчесе саналган, чылбырлы тракторына биш төрәнле сабанын да үз куллары белән тартып тагуы белән бөтен тирә-юньдә данлыклы, алтмыш бишен тутырып килүче авылдашына эндәште Әгъзам.
Шәйдулла мускуллары бүртеп торган кулларын ботларына терәп артсыз эскәмиядән күтәрелә башлаган иде, янәшәсендәге хәләл җефете Әминә беләгеннән култыклап алды, артында басып торучы ике кызы ике иңенә басты.
– Быел ял ит инде, әти. Тракторда да күп таушалдың. Барый абый кайтып җитәм дип телеграмма сукты. Ул кайтып кергәндә, гәүдәңне җыя алмыйча ятмассың бит, – диде Сәкинәсе һәм әтисенең башыннан яратып сөеп тә куйды.
Хәрби хезмәттә, төньяктагы диңгезләрдә су асты көймәсендә хезмәт итүче улы Барыйның исеме чыгуга, ел да өлкәннәр көрәшендә катнашмыйча калмый торган Шәйдулланың йөрәгендәге ялкын дөрләп китмичә йомылды, һәм ул урынына кире утырды.
Хөкемдар ярдәмчесе Әгъзам, мәйданның икенче ягына таба борылып, көрәшергә чакырырдай кеше эзләде.
– Син чыкмыйча калмассыңдыр, – дип сөлгенең икенчесен Хөсәенгә сузды.
– Ачуланма инде, Әгъзам абый. Быел кыш сырхаулый башладым бит. Операциягә барырга әзерләнәм, – диде тегесе.
Кирмән Башы халкы Шәйдулла белән Хөсәеннең заманында бик каты көрәшчеләр булганын яхшы белә. Күрше-тирә авыллар Сабан туйларына да бил алышырга барып йөргәннәр, сөлгеләр, яулыкларны күп алып кайтканнар. Алар да олыгайдылар инде хәзер.
Мәйдан, тын калып, Гаян белән бил алышырга чыгучыны көтте.
Шул вакыт, халыкны ерып, уртага Чытырдан килгән Мансур атлады. Аны да хәтәр көрәшче булган, диләр. Буйга озын, Гаяннан ким түгел, әмма ябыгыбрак киткән кебек.
– Кыһым-кыһым... Моны болай эләктереп булмас микән? – дип, сул кулына сөлгесен урап көндәшен көтеп торучы түбәтәйле Гаянны өч тапкыр әйләнеп чыкты ул. Аннан: 
– Исәнме, кордаш, – дип ике кулын биреп күреште.
Әгъзам карт аңа сөлге сузган иде, аны алырга ашыкмады. Гаянның юан тыгыз беләкләрен тоткалап карады.
– Авызын ачтырып, тешләрен дә кара. Мал сайлыйсың мәллә... – дип төрттереп алды багана башына менеп тә тормыйча мәйдан янына килеп җиткән Вәрис. Барча халык аның сүзләреннән шаркылдап көлде.
Мансур боларны колагына да элмәде. «Һаман егәр бар әле боларда», – дип үзенчә нәтиҗә ясап кына куйды.
Мансур, Әгъзам кулындагы сөлгене алып, сул кулы беләзегенә урады, әмма Гаян белән көрәшә башларга ашыкмады. Сул аягын бер адым алга күчереп, гәүдәсен алга бөкте. Көрәшкә әзерлеген белгергән кыя-
фәткә кергән иде инде ул. Тәвәккәллеге җитмәдеме, кулындагы сөлгесен җиргә ташлады да: «Синең белән бил алышырлыгым калмады инде минем», – дип, кире халык арасына атлады.
Сөлгене җиргә ташлавы аның көрәшмичә җиңелүен тануын белдерә иде. Әгъзам аксакал:
– Туктале, кәкә, көрәшмәсәң дә, чыкканың өчен Сабантуй бүләге бирмичә булмый сиңа, – дип, өстәлдән бер баш яулыгы барып алды һәм Хөснетдингә илтеп бирде. 
Кәкә – Кирмән Башлары үзләреннән кечерәкләргә әйтә торган сүз. Берәү дә үпкәләми аңа. Чөнки ул сүзгә кечкенәләргә хөрмәт белән карау да, син үз урыныңны бел инде, энекәш-сеңелкәш дигән мәгънә дә сыйган. Кирмән Башлары егерме беренче елгы ачлыктан соң күченеп Мамадыш районындагы Хәсәнша, Игенче, Су Елга авылларын оештырганнар; ике йөздән артык гаилә, бәхет эзләп, Донбасс һәм Кузбасс, Чиләбе якларына күченгәннәр. Кәкә сүзе дә аларга ияреп киткән. Әгәр дә сез олы һәм киң Рәсәйнең ерак бер почмагында ул сүзне ишетсәгез, белегез: ул сүз авызыннан чыккан кешенең нәсел тамырлары Татарстандагы Мамадыш районының Кирмән Башы авылына тоташкан. Кирмән Башының патша Россиясе писерләре кулланышка керткән Кече Кирмән дигән исеме дә бар әле.
Мәйдан тын гына Гаян ага белән көрәшкә чыгучыны көтте. Андый кыюны тиз генә таба алмаячакларын аңлагач, баш хөкемдар Рафаил җырчыларны чакырды.
Кирмән Башы – көрәшчеләр һәм... сандугач моңы булган җырчылар авылы. Гөлсимәнең чираты иде бугай. Баянчы Зөфәр янына килеп басты һәм аның колагына башкарачак җырының исемен пышылдады.
Кирмән төбәгендә генә түгел, Татарстанында, Зөфәр кебек, көйне бөтен борылышлары белән дөрес итеп башкара белүче баянчылар күп түгел. Кояш нурын күрүдән мәхрүм кеше үзе, югыйсә, ә көйне бер ишетүдән отып ала. Бу юлы ул, баянын каршына куеп, кулына тальянны алды.
Гөлсимәнең моңлы бәрхет тавышы, җаннарны айкап, бөтен Кирмәнкә елгасы үзәне буйлап таралды. Көмеш телле тальян аңа сихри көч өсти иде.
Уйна тальян гармуныңны,
Яшьлек әрәм узмасын шул,
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызлансын.

Уйна тальян гармуныңны,
Телләре дә батмасын шул,
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын...

Гөлсимәне Фирая алыштырды. Ә Гаян белән көрәшергә чыгучы табылмады. Аны ега алуларына шикләнгәннәрдер дә, ега калсалар, өлкән кешене рәнҗетербез, дип тә уйлаганнардыр.
Баш хөкемдар Рафаил мәйдан уртасында үзенә көндәш көтеп басып торучы баһадир карт янына килде һәм:
– Бөек Ватан сугышы һәм тыныч хезмәт ветераны Гаян Гасыймовны, беркем белән көрәшмәсә дә, аның белән көрәшергә кыюлыклары җиткән кешеләр булмагач, картлар көрәшенең батыры дип игълан итәм, – диде һәм кулын өскә күтәрде.
Бөтен мәйдан, аягүрә басып, чал чәчле көрәшчене алкышларга күмде.
Гаянның да күңеле тулып ташкан иде бугай.
– Җәмәгать, быел... соңгы тапкыр... мәйданга чыгуым иде... Җитмеш бишемә җиттем бит инде. Ходай тагын гомер бирсә, башка елларда көрәшне сезнең арада карап кына утырырмын, – диде ул калтырап чыккан тавыш белән.
Барлык көрәшчеләр мәйданга кереп тулдылар. Тирә-юньдәге халыкның алкышлавы астында Гаянны чөя башладылар. Йоласы шундый!
Яшьләр аягына бастыргач, баш хөкемдар аның муенына картлар көрәше өчен әзерләнгән барлык бүләкләрне салды.
Күңеле тулган көрәш ветеранын Мамадышта эшләүче улы Рәис өенә алып кайтып китте. Хәләл җефете Мәрзия: «Тагын көрәшкә чыгасың инде син», – дип, бу юлы да Сабан туена төшмәгән иде. Гаянның көрәшәсен гел сизеп, белеп торды ул. «Бүген көрәшмим!» – дип ант эчкән елларында гына мәйдан күрү бәхете елмая иде аңа. Ә андый еллар, ай-һай, күп булды микән?

* * *
Авыл ягындагы тауны күтәрелеп, Хәсән тыкрыгына җиткәч, мәйданга яңадан борылып карады ул. Хатын-кызлар чиләк-көянтә белән су ташыйлар иде. Бер читтә малайлар таяк тартышалар. Бер көтү бала-чага кибет алып төшкән тәм-томнарга чиратка баскан. Яшьләр төркем-төркем булып тау битенә утырышканнар да мәйданны өстән күзәтәләр. Сабан туеның иң кызган һәм кызыклы, кабатланмас мизгелләре хөкем сөрә. Кемнәр:
«Вәт быел Сабан туе шәп булды!» – ди? Кемнәр – өенә бүләксез кайтмый.
Шәп булды Гаян өчен быелгы Сабан туе!
Үз уйларына бирелеп, юлын дәвам итте ул. Аның өчен малае да сөенгән иде, бер кочак бүләкләрен ул күтәргән.
Сабан туе шундый бәйрәм: аңа кешеләр төркем-төркем төшә торалар, бераз арыгач, өйләренә кайтып чәй эчәләр. Шуңа күрә Сабан туе көнне Бакырчы чишмәсе юлыннан кеше өзелми.
Чишмәне алай атауларының тарихы унсигезенче гасырга – Әби патша заманнарында бакыр эзләгән вакытларга барып тоташа. Кирмән Башында да эзләгәннәр аны. Авыл каршында буеннан-буена сузылган биек тау астын казып та караганнар. Бакыр рудасын гына тапмаганнар, аның урынына бик көчле чишмә бәреп чыккан. Бүген дә мул сулы ул. Су юлының читләрендә, тирә-юньгә тәмле ис таратып, бөтнек үсә. Авыл халкы тәмле чишмә суларыннан да, бөтнекләреннән дә сихәт ала.
– Гаян абый, быел да көрәштең мәллә? – диләр аларга каршы очраганнар.
– Көрәштем, кәкәләр. Быел соңгы тапкыр көрәштем, – дип кабатлый ул барысына да.
Кешедән оялырлыгы юк. Гомере буе гадел көрәште. Үсмер малай чагында ук көрәшә башлаган иде. Бу – утызынчы еллар башы. Авылның бөтен хәлле кешесен, кулак ясап, сөргенгә озаткан, колхоз төзегән вакытлар. Инде авыл яңадан тынычланып яши башлады дигәндә генә, уттай урак өстендә – бөтен кеше басуда вакытта – ярты авыл янып бетте. Сөрелгәннәрнең берсенең малае качып кайтып, ут төрткән, авылны ут чолгавына сөенеп, тау башында карап яткан, диделәр. Күрүчеләр булган, әмма тота гына алмаганнар. Ярты авыл йорт-җирсез калды. Алар – Түбән очта яшиләр. Ә ут авылның Югары оч ягын ялмады. Югары оч белән Түбән очны киң урам аерып тора. Ул, өске зират ягыннан башланып, Чегән тавына кадәр төшә. Шул киң урам коткарып калды Түбән очларны. Ут аның аша сикерә алмады.
Ул елларда Сабан туйларында көрәшкәннәргә бирергә хәзерге кебек күп әйбер дә булмый торган иде. Егетләр-ирләр әйбер өчен түгел, дан өчен көрәштеләр.
Егерме бер яше тулган иде инде. Кызыл Армиягә алыныр вакыты җиткәч, мең тугыз йөз утыз тугызынчы елны, фин сугышы чыкты. Ул да берничә авылдашы белән анда эләкте. Исән калды. Аннан Бөек Ватан сугышы башланды. Аның башыннан ахырына кадәр узды. Пулеметчы иде. Максим пулеметының өч потлы станогын җилкәсендә күтәреп йөрде. Буйга озын булмаса да, киң җилкәле, юан беләкле булгач, полк командиры башта ук аны пулеметчы итеп билгеләгән иде. Сиңа таба оча торган пулялардан саклану өчен пулеметның калканы булса да, дошман аларны минометтан утка тотарга яратты. Шуңа күрә аңа да госпитальләрдә бер тапкыр гына дәваланырга туры килмәде. Сугыштан ул медальләр белән кайтты.
Ат җигүчеләр мактала иде. Ул да ат җикте. Әмма аны тегермән тартырга билгеләделәр. Бу илленче еллар ахырында булды. Кырык яшьлек – типсә тимер өзәрлек чагы иде. Бөртекне тегермән ташына агызу өчен, олы капчыкларны өскә күтәреп алып менәргә егәрле кеше кирәк. Андыйларның күбесе сугышта башларын салдылар. Эше тизрәк барсын өчен, Гаян икенче катка баскычтан ике култык астына ике капчык кыстырып менә башлады. Куллары белән ат дагасын турайта алганны, аның өчен капчык алып менүнең бернинди авырлыгы юк иде. Тегермәннең бер ташы тузгач, күп кеше чакырмыйча, берничә ир белән генә, үзе алыштырды. Ул ташны алып китеп тә йөрмәделәр, шунда тегермән янында гына калды. Ындыр табагында эшли торган ирләрнең җыелып гәп куерта торган урынына әйләнде ул. Тәмәке тартканы да, тартмаганы да, вакытлары җиткәч, хәл алырга шунда килеп утыралар. Түбән очтан Югары очка һәм кире якка узучылар да алар янына тукталмый калмый. Ындыр мөдире, Кирмән ирләре теле белән әйтсәк, бахтыр Кыяметдиннең ачуы да чыккалый аларга. Озаграк утырсалар, будкасының ишеген ачып кычкыра. Әллә ничә авылда колхоз рәисе булып эшләгән кеше ул, ачуы килсә, тешләрен күрсәтә белә.
Югары очтагы таза Миннегали малае умартачы Харисның армиядән кайтып бригадир булып йөргән вакытлары иде. Кыш көне, кичке як. Чулманның аргы ягындагы болыннан фермага печән алып менгәннәр дә, өенә кайтышлый тегермәндәге хәлләрне белешеп чыгарга булган. Ул сугылганда бер төркем ирләр тегермән ташына утырып тәмәке тарталар иде. Гаян да алар янына чыкты.
Ирләр ни генә сөйләшмиләр дә, нәрсәләрне генә искә алмыйлар. Харис башта аларның сүзләрен бирелеп тыңлап торды. Ул тәмәке тартмый. Абыйлары Сәетгали белән Фазлыгалим дә ул нәрсәне авызларына алмадылар.
Гаян фин сугышына аларның әтиләре Миннегали, урта урам Вагыйз, аскы урам Газизулла белән бергә эләкте. Аллаһының рәхмәте белән, дүртесе дә исән калдылар. Янына снаряд төшеп, Газизулланы балчык күмеп киткән булган. Һөҗүм беткәч эзләп йөргәндә, шинеле итәгенә абынып, Вагыйз казып чыгарган. Бергәләп госпитальгә озаттылар. Газизулла авылга Бөек Ватан сугышы башлангач кына кайткан. Кырык икедә тагын фронтка алганнар. Сталинград сугышына эләккән, тагын яраланган. Германиягә кадәр барып җитеп, Японияне дә җиңеп кайтты авылга. Хәзер ул да бригадир. Харис күптән түгел генә шуның олы кызы Нурзиягә өйләнде.
– Гаян абый, дөресме ул, син тегермән ташын күтәрә ала, диләр? Әллә уйлап чыгарылган сүз генәме? – дип сорап куйды Харис, аның күзләренә төбәп карап. 
Аларның яшь аермалары егермегә тула бугай. Яшь кенә булса да, колхоз рәисе Сафин бригадир итеп куйды Харисны.
– Булмаганны! – диде ирләрнең берсе. 
Гаянга әллә ничек булып китте. Йөрәгенә, мин-минлегенә тиде бу сүз. 
– Күрсәтимме соң? – диде ул.
– Булмый ул синнән! – дип тагын үртәп алды теге ир. Су Елгадан Хисмәт иде сүз көрәштерүче. Аның кайчагында шулай кирегә сукалау гадәте бар. Бу юлы колхоз кәнсәләренә килгән дә, атына көрпә салып кайту өчен, тегермәнгә тукталган иде. Колхозда озак эшләмәде ул. Ике-өч елдан Урал якларына китеп барды.
– Кәкә, – диде Гаян, – син утырган ул ташны без үзебез чыгарып, аның урынына яңасын кертеп урнаштырган бит инде.
– Үзең генә чыгармаган бит син аны, – дип һаман киресен сукалады, аны үртәде теге.
Инде ничә ел рәттән үзенең Кирмән Башы Сабан туенда гына түгел, хатыны Мәрзиянең туган авылы Урта Сонда да, Югары Сон белән Югары Якедә дә, Мамадышка барып та батыр калган Гаянның түземлеге бетте.
– Төшегез таштан, – диде ул.
Сырган чалбары каешын ныгытып кысып буды. Тегермән оныннан ап-ак булган бишмәтен салып, бри-
гадир Хариска бирде. Бүреген басыбрак киде. Тегермән эченнән лом алып чыгып, ташның бер кырыеннан чокып, астын бераз чистартты. Ломын кырыйга куйды. Кулларын таш астына тыгып, аны күтәреп бастырды. Моны күреп торган ирләр барысы шаккатып бер адым артка чигенделәр. Хисмәт, бүреген басыбрак киеп, читкәрәк китте. 
– Тәгәрәтеп җибәримме соң? – дип, янәшәдәге ерганакка таба күрсәтте ул. Беренче булып Харис телгә килде:
– Тәгәрәтә күрмә, Гаян абый, кире урынына аудар. Алайса Сафин ул елгадан безгә алып менәргә кушар.
Гаян ташны кире аударды. Бер кеше бер сүз әйтә алмады. Кемнеңдер тегермән ташын күтәрүе турында моңарчы берсенең дә ишеткәне юк иде әле. 
Хисмәт, башын иеп, авылына кайтып китте.
Эштән кайтышлый ирләр авыл уртасындагы янгын каланчасына тукталдылар. Исләре китеп, Гаянның тегермән ташын күтәрүе турында сөйләделәр. Бу хәбәр шул ук кичне бөтен авыл өйләренә таралды.
Колхоз рәисе Закир Сафинга да җиткерделәр. Ул идарәнең йомышчы карчыгын иртүк Гаяннарга җибәргән иде. Кышкы иртә, таң да беленә башламаган әле. Ишек дөбердәтеп тә тормыйча килеп керүгә үк:
– Сине Сафин чакырды. Тиз килеп җитсен, дип әйтте, – дип ярып салды ул.
Йомышчы карчык ничек килеп керсә, шулай ук тиз генә борылып чыгып та китте. Мичтәге күмерләр кызуында коймак пешерергә әзерләнеп йөргән Мәрзиянең кулындагы табасы идәнгә төшеп китте һәм аралыкка тәгәрәде.
– Ходаем, нәрсә булды икән инде тагын, – дип пошаманга төште Мәрзия. – Кичә берәр нәрсә эшләгән идең мәллә?
Үзе дә аптырашта калган Гаян:
– Борчылырлык ул-бу булмаган иде бугай, – дип куйды.
Колхоз рәисе чакырткач, тизрәк барып җитмичә булмый. Сафин коры холыклы, көтәргә яратмый.
Гаян, онлы бишмәте белән сырган чалбарын киеп, төн караңгылыгына атлады.
Утызынчы елда авылдан сөрелгән Әхмәтсафа бай йортының икенче катына урнашкан колхоз идарәсе Урта урамнан Югары очка таба борылуга күренә башлый. Рәис бүлмәсендәге утны йомышчы карчык иртәнге дүрттә үк кабыза. Нәрәд башланганчы бүлмәләр җылына торсын дип, мичләренә ягып җибәрә. Ярты сәгать тә узмый, иң беренче булып колхоз рәисе Сафин Закир килеп җитә. Аның Кирмән Башында икенче елын гына эшләве әле. Түбән Ушмыдан китереп куйдылар. Баштан ук каты тотынды. Ят авыл. Арада үз туганнары, әшнәләре булмагач, бөтенесен курыкмыйча сүкте. Бу тагын нәрсә әйтер икән дип, халык аңа шикләнеп карый башлады.
Сафин бахтыр Кыяметдин белән утыра иде. Башкалар нәрәт алып таралышканнар. Гаян килеп кергәч, ул аңа башта бер сүз дә әйтмичә карап торды. 
– Син анда тегермән ташын чокырга тәгәрәтмәкче булгансың икән. Синнән ашарына сорамый бит ул. Ник тиктомалдан бәйләнә башладың аңа? Торсын шунда. Вакыты җиткәч, алып китәрбез, – диде аннан тавышын күтәрмичә генә.
– Ни бит. Чытырның Хисмәт, күтәрә алмыйсың, дип котыртты бит. Үзеңнән көлдереп булмый бит инде. Бәхәскә киткәч, күтәреп карадым, – дип, сүзләрен кесәсеннән эзләп кенә аклангандай итте Гаян.
Сафинның ачулы чагы түгел иде. Күзләре дә бераз елмайганнар. Үзеннән бер башка биегрәк, ике тапкыр калынрак булган, тегермән ташын күтәрә алган кешенең ачуын китерергә ярамаганын да аңлый иде ул. Башына ат типмәгән. 
Бүлмәдә тынлык урнашты. Бухгалтерия белән рәис бүлмәсенә бер итеп чыгарылган олы мичтә кибеп бетмәгән утыннар чертләп яналар. Һавага сыек кына әчкелтем төтен исе дә таралган.
– Быел җәй сине Казан Сабан туена җибәрәм, – диде Сафин. – Мамадышка барып та көрәшәсең. Мамадышка да, Казанга да үземнең тарантаска утыртып җибәрәм.
Гаян баскан урынында ни әйтергә дә кыймыйча таптанып тора башлады. 
– Ык-мык килмә! – диде Сафин. – Югары Очтагы Шәйдуллин Рәхмәтулланың абыйсын – Рәхимулланы Казандагы Сабан туенда көрәшергә кырык өчнең җәендә сугыштан кайтарганнар. Менә нинди хөрмәт булган көрәшчеләргә! Сугыш вакыты дип тормаганнар, Казанда Сабан туен да үткәргәннәр. Хәзер сугыш юк.
Колхоз рәисенә каршы нәрсә әйтә алсын. Сугыш башлангач, мондый вакытта бәйрәм итеп йөреп булмый дип, Сабан туйларын бөтен җирдә туктатканнар. Немецларны җиңә башлагач, Сталиградта да чолгап алып пыран-заран китергәч, кырык өчтә Казанда үткәрергә Мәскәү кушкан. Фронттан йөгерешчеләрне, көрәшчеләрне кайтарганнар. Йөгерергә кирмәнбашларыннан Вагыйзь, көрәшергә Рәхимулла кайтканнар. Вагыйзь беренче килгән, Рәхимулла батыр асты калган. Бик көчле, гайрәтле кеше иде, дип искә алалар аны. Ике потлы герне абзар түбәсе аша ыргытып чыгарган. Шул ук елны һәлак булган ул. Фашист пулясы, снарядлары кешене сайлап тормадылар шул. Бик күпләрне кырдылар. 
– Ярар соң... Барырмын... – дип кенә куйды Гаян.
Бу сөйләшү онытылыр, дип уйлаган иде, Сафин аны, тарантасына утыртып, көрәшергә үз авылы Түбән Ушмыга да, Мамадышка да алып барды. Түбән Ушмыга башка авыллардан да нык көрәшчеләр җыелган иде. Урман артындагы Иске Комазаннан да килгәннәр. Шул Иске Комазан кешесе белән нык һәм озак тартышырга туры килде Гаянга. Барыбер җилкәсенә салды ул аны.
Ул чакларда Сабан туйлары бер ай буе барыр иде. Хәзерге кебек бөтен авылда да бер көнне үткәреп бетермәделәр. Төрлесендә төрле көнне булгач, көрәшчеләр авылдан авылга йөри алдылар. Бәйләнүчеләр булмасын өчен, атларга төялешеп баралар иде.
Гаян тагын берничә авылда батыр калды.
Мамадышка да килгән иде теге ир. Гаянны күргәч:
– Мин көрәшкә кереп тормыйм инде. Быел сине ега алмаячагымны беләм. Киләсе елга ныклабрак әзерләнермен, – дип, читтән генә аның көрәшкәнен карап кына йөрде.
Сафин да шунда иде. Аның һәр адымын күзәтеп торды. Үзенә егылырга ярамаганын аңлады Гаян. Баш батырны ачыклау өчен бил алышу сәгатьтән артыкка сузылды. Хөкемдарлар, аларның көрәшкәннәрен туктатып, берничә минутка гына ял иттереп тә алдылар. Гаян барыбер гәүдәсе аша әйләндереп салды тегене. Аның җиңүенә иң нык сөенгән кеше Сафин булгандыр. Шатлыгыннан кулларын күтәреп күккә сикерде ул.
Мамадыш Сабан туеннан кайткач, икенче көнне үк аны тагын Сафинга чакырдылар. Гаян килеп кергәндә, бу юлы да бахтыр Кыяметдин белән бергә утыралар иде.
– Киләсе ялда – Казан Сабан туе. Менә – Кыяметдин абый. Аның белән сөйләшенгән. Ул алып бара. Барып кайту өчен үземнең тарантасым белән кара айгырны бирәм. Атка ашату өчен ике капчык солы яздырып аласыз. Казан белән авыл арасы – ерак. Бер тәүлек алдан юлга чыгарсыз, – диде рәис.
Аннан:
– Бу чабатаң белән Казанда көрәшеп йөрмәссең бит инде! Менә сиңа лакированный галош, – дип, өстәленең ян тартмасыннан озын кунычлы, кызыл эчле, ялтырап торган галош алып бирде. 
Моңа бик нык сөенде Гаян. 

* * *

Еллар томанында калган, илленче еллар ахырындагы ул Казан Сабан туенда кемнәрне җилкәләренә салганын, ничек күтәреп бәргәнен хәтерләми дә инде. Башкаланың Үзәк ял паркына алып барды аны Кыяметдин. Төп Сабан туйлары шунда уза икән. Ара ерак булса да, алмашлап черем итеп алганлыктан, юл ардырмады. Таш тезелгән юлдан тарантаста селкенеп бару үзе үк күзләрне йомдыртты.
Көн чалт аяз һәм кызу иде. Алар Казанга килеп кергәндә трамвайлар шалтыр-шолтыр йөри башлаганнар иде инде. Бәйрәм буласы җиргә халык җыела да башлаган. Атларны кую өчен аерым урын билгеләгәннәр. Алар кебек авыллардан тарантаслар җигеп килүчеләр шактый иде. «Кашка»ның алдына солылы капчыкларның берсен ачып куйдылар. Кыяметдин чиләк күтәреп, аңа эчертергә суга барып килде. Аннан үзләре дә юлга тыгып килгән ризыкларын утырып ашадылар. Дөресрәге, калганнарын. Төн уртасы җиткәч, туктап атны ял иттергәндә, бер тамак ялгап алганнар иде инде.
Чирәмдә түгел, махсус ясалган келәм өстендә көрәштеләр алар. Аның шул ягы яхшы икән – тезләрең дә, җилкәң дә җиргә бәрелеп күгәрми, сыдырылмый.
Төрле авыллардан, районнардан чын пәһлеваннар җыелган. Аннан яшьрәкләр дә, өлкәнрәкләр дә очрады. Барысы да – үз төбәкләрендә бил бирми торган көрәшчеләр. Беләкләреннән, гәүдәләреннән көч ташып тора. Көрәшеп чыктылар да, чираттагы көндәшләрен көтеп, агачлар күләгәсендә ял итеп алдылар. Кыяметдин аңа шикәр салынган җылы чәйләр алып килгәләде.
Баш батыр өчен бил алышуга кадәр барып җитә алды ул. Бу вакытта көн сүрәнләнгән иде инде. Алар келәм уртасына чыкканда, кичке җиделәр булгандыр. Башта берничә минут бер-берсенең көчләрен, мөмкинлекләрен сынаштырып, билләрен тарткалап карадылар. Көндәше дә бик оста иде, ул астына кереп күтәреп алам гына дигәндә, җәһәт боргаланып шуып төшә. Берничә тапкыр аның касыгына сөлге чорнаган йодрыгын терәп куйды. Моны шәйләгәндә, хөкемдарлар кисәтү ясадылар. Әнә шулай хәрәмләшеп көндәшен азаплый торган көрәшчеләр дә була шул.
Сәгатьтән артык тартыштылар алар. Гаянның көндәше яшьрәк һәм аннан бераз гына калкурак иде. Шул яшьрәк булуы белән, Гаян ыргым ясарга астына керәм генә дигәндә, үзен бөтереп алып, гәүдәсе аша келәмгә каплауга иреште ул.
Баш батыр өчен көрәшне карарга кеше күп калган иде әле. Барысы да «Урра-а-а!» кычкырып урыннарыннан сикереп тордылар. Бөтен һава дер селкенгәндәй булды. Җиңүчене тәбрикләп чөя башладылар. Шатлыклы котлаулар тиз генә бетмәде. Аның да җилкәсенә шапылдатып:
– Әйбәт көрәшәсең син. Молодец! Егылдым, дип кайгырма, – дип тәбрикләделәр. Кайсы яктан килгәнен сораштырдылар.
Җиңүчене аякларына бастыргач, аны да батыр асты калуы белән котлап, берничә тапкыр чөеп алучылар табылды.
Үзен җилкәләренә салучыны Гаян да котлады.
– Мин – аю инде. Син миннән дә ныгырак аю икән, – диде.
Хөкемдарлар икесенең дә муеннарына тиешле бүләкләрен урадылар.
Ул елларда баш батырга тәкә бирү гадәте беткән һәм яңадан башланмаган иде әле. Ни кадәр генә ватылып көрәшсәләр дә, җиңүчеләрнең бүләкләре мануфактура булды. Таякка эшләгән авыл җире өчен алар да бик кадерле әйберләр саналдылар.
Аны алып килгән Кыяметдин баш батыр кала алмавына бик кайгырмады да кебек. Әмма барыбер күңел төбендә: «Эһ!..» – дигән үкенеч кала. Гаянның Казан Сабан туена беренче һәм соңгы баруы булды ул. Кабат үзе дә ымсынып йөрмәде.
Аларны хөрмәтләп бүләкләгәч, халык мәйданнан таралыша башлады. Олы ташкын ял паркының капкасына таба атлады.
Казаннан чыкканда бер ашханәгә кереп капкаладылар. Кайтасы юллары ерак иде.
Чиратлап йоклап алдылар. Таш тезелгән юлдан колхоз айгыры җиңел юыртты. Йокылары туйгач, икесе дә сугышта йөргәннәрен, әллә ничә тапкыр үлемнән калганнарын иске алдылар. Ике фронтовикның, җиңүченең сөйләшер сүзләре күп иде.
– Син, Гаян, ачуланма. Кичәдән бирле синнән бер сүз сорыйсым килә. Ник сезнең нәселдәгеләрне аюлар, диләр? Аю кушаматы каян тагылган соң сезгә? Берәр бабаң урманда аю ауламагандыр бит? – дип кыяр-кыймас кына сорап куйды Кыяметдин.
Гаян ул сүзләрдән кычкырып көлеп җибәрде.
– Юк, ачуланмыйм. Ник ачуланыйм, ди! Бу кушаматка сөенәм генә мин. Безнең көчле нәсел булганны күрсәтә торган кушамат бит ул, – дип аның тарихын сөйли башлады. – Минем әти – Гасыйм. Аның атасы Вәлиулла. Вәлиулла үзе дә, аның дүрт малае да бик олы гәүдәле, зәһәр көрәшчеләр булганнар. Авылда аларны ега алучы табылмаган. Озак еллар дәвамында баш батырга гел үзләре генә көрәшкәннәр. Бездә бит күршедәге Норма авылы Сабан туе алданрак була. 
Норма Сабан туе көнне ат җигеп, дүртесе дә көрәшергә төшеп киткәннәр болар. Авылны чыккач та, Кантур тавы бар. Кирмән Башы волость үзәге булган бит. Волостьның кантуры шунда урнашкан булганга, алай атаганнар. Нормада көрәшеп, батыр калып, баш батырга биргән сарыкны салып, бүләкләрен төяп кайтып килгәндә, шул Кантур тавында бер кеше очраган. Болар мине утыртып алып кайтырлар, дип уйлагандыр инде. Туктап, килеп җиткәннәрен көтә башлаган. Әмма әтиләр туктап та тормыйча, Кантур тавыннан атларын чаптырып төшеп, каршыдагы таудан чаптырып менеп тә киткәннәр. Авызын ачып калган теге кеше. Артларыннан: 
– Һи! Аю тәреләр! – дип кычкырган. Вәлиулланыкыларга шуннан аю кушаматы ябышып калган. Бу – беренче бөтендөнья сугышы алдыннан булган хәлләр. Арттан «аю», дип калсалар да, ачуланмыйм мин аңа.
– Урманда аю очраса, аны да егып салыр идең син, – дип нәтиҗә ясады Кыяметдин. Аның бу сүзләре Гаянның күңеленә хуш килде.

* * *

Бөтен тормыш юлын күз алдыннан уздырды Гаян. Мәрзиясе ишек алдында йөри иде. Аларның бүләкләр күтәреп кайтып кергәнен күргәч:
– Тагын көрәшкән икән... Бүтән көрәшмим, дигән идең бит инде. Туктарга вакыт инде сиңа, Гаян, җитмеш бишкә җиттең бит инде... – дип куйды.
– Бетте... Башка көрәшкә чыкмыйм... – дип нокта куйды ул.
Бакыйлыкка күчкәнче, ун ел авылы Сабан туйларындагы көрәшне читтән генә карады. Барыбер мәйданга чыгарга йөрәге җилкенгән чаклары аз булмады. Бүген инде аның исеме балалары, туганнары, авыл халкы хәтерендә яши.

 

Вәрис ГАЛИ

Фото: Николай Туганов

«Мәйдан» № 6, 2024 ел

 

Комментарийлар