Логотип «Мәйдан» журналы

Ишәбез дә сүтәбез

Ниһаять, Ходайның рәхмәте белән, үзгәрәчәк, төгәлрәк әйткәндә, төзекләнәчәк икән авылыбыз.

Ничәмә еллар авыр йөк шикелле яткан эшләр урыныннан кубачак икән бит! Игътибар артты, бәхет елмайды авылга. Авыл кешесе шәһәргә барып, андагы гүзәллеккә кызыгып, авыз суларын корытып кайтырлык булмасын дип эшлиләр, ахры. Авылыбыздан гөлбакча ясамакчылар. Илшатым белән рәхмәт әйтми калган көнебез юк аларга. Фамилияләрен үк әйтеп сөйләшмибез, шул, урындагыларга инде. Бер башлысы уйлап чыгарган үзара салым турында да сөйләшми калган көнебез юктыр. Сүз белән пылау пешереп булмый анысы, дөге кирәк. Төзекләндерү эшләре шул акчага эшләнәчәк икән бит. Билләһи, авыл халкы референдумда салым программасын хупламаса, бу үзгәреш җиле авылны читләтеп узар иде?! Салым күләме зур булса да, авыл кешесе күтәрә алмаслык түгел, һәр кешедән мең сум. Сере шунда: безнең һәр сумга Татарстан казнасыннан авыл бюджетына дүрт сум өстәлә. Болай булса, тәртип керә авылга.
− Авылдан качып китүчеләрнең терсәкләре якын булыр, − диде Илшат серле итеп.
− Тешли генә алмаслар, – дип мөһер суктым иремнең сүзенә.
«Ил төкерсә, күл була» дигәннәре дә безнең авылга атап әйтелгән диярсең.
«Иң төзек һәм матур ихатага бәйге үткәрелә. Урам як бакчаларыгызга чәчәк утыртыгыз, комиссия әгъзалары һәр йортны барлап, йөреп чыгачак. Бәйгедә җиңүчеләрне Сабан туенда затлы бүләкләр көтә», − дип игълан ителде. Шуны ишетү белән, бар кеше, берсеннән берсе күреп, көнләшеп эшкә тотынды. «Мулласы нинди − мәхәлләсе шундый» диләр. Шәхси йорт-җирләр күз явын алырдай аллы-гөлле петунияләр эленгән бизәкле чүлмәкләр белән тулды. Хәтта койма буйлары күз явын алырдай шау чәчәккә күмелгән.
«Моңа кадәр нигә шундый томана булды икән соң авыл халкы? Нигә бүгенгедәй матур яшәмәгән соң алар?» − дип соравыма Илшатым: «Безнең әти-әниләрдә чәчәк кайгысы булмады, аларның тормышлары авыр иде», − дип җавап бирде.
Хәзер дә авыл тормышы җиңелләрдән түгел. Күрше тавыгы каз кебек, йомыркасы баш кебек, ди. Күршеләрдән көнләшеп эшлим бит: кош-кортын да, малын да булдырасым килә. Яшелчә өчен унике метрлы теплицам да бар. Болар бар да минем кулны, хезмәтемне көтә. Ир көн-төн эштә. Ул крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли. Басудан кайтып кергәне дә юк аның. Юкса минем дә хезмәтем җиңел түгел, авылның урта мәктәбендә химия, биология фәннәрен укытам. Эше барның ашы бар дигәндәй, авыл кешесенең йөрәге җилкенергә, беләге селкенергә тиеш. Кыскасы, көчең барда эшлә, тешең барда тешлә. Шулай иткәндә, бар да була. Нәрсә кирәк тагын авыл кешесенә?
Узган җомгада булып узган җыелышта авыл башлыгы Камил Кәримович якын арада булачак үзгәрешләрне гади итеп аңлатты. Теле телгә йокмады, җыелган халык, тын да алмый, башлыгыбызның авызына гына карап утырды. Җитәкче шундый булырга тиештер инде ул.
− Планнар зур, акча мәсьәләсен хәл итеп булса, эшләрбез. Эш ул эшләмәслек булмый. Авыл белән шәһәр тормышы арасында аерма булмаска тиеш.
Урамнар яктырыр, зират чистартылыр, чишмәләр төзекләндерелер, йортларга чиста Кама суы килер, балалар мәйданчыкларына җан керер. Тагын нәрсә кирәк авыл кешесенә?
− Урамнарга асфальт юллар кирәк. Шәһәрдән ким булмаска тиеш, дидегез ләса. Яз-көз тездән пычракка батып йөрибез, − дип, урыннан кычкырды Елга урамында яшәүче чулак Сәлим абый.
− Ходай бирсә, булыр, борчылма. Мәскәү дә тиз төзелмәгән, − дип шома гына котылды җитәкче.
− Искәндәрнең фермасын күчерү мәсьәләсе кызыксындыра мине, − дип торып басты Наил. − Күпме түзеп яшәргә була безгә? Авыл уртасында мөгезле эре терлек фермасы эшли. Фермасында терлек саны артканнан-арта бара. Аның фермер булуына каршы түгелмен, ләкин ферма, закон буенча, авылдан читтә төзелергә тиеш. Башка сыя торган түгел, күпме сөйлибез, язабыз. Килеп беркетмә төзеп киткән булалар да, шуның белән эш бетә. Тәрәзәм каршында ике катлы йорт биеклегендә тирес эскерте хасил булды. Утарларны тычкан, күсе басты, ничек яшәргә дә белгән юк. Сулар өчен һава җитми, шул  шакшыны иснәп яшибез, − диде Наил.
Искәндәр күршесенең чыгышын көткән иде, күрәсең. Ул кара коелган иде.
− Бик каты бәрелдең, нәрсә җитмидер инде сиңа, Наил күрше? Бу бит авыл җире, халык гомер-гомергә мал тоткан. Алны-ялны белми тир түгәбез. Сул як күршең кебек, дөньяны онытып азып-тузып эчеп йөрсәк, сөенер идең, ә? Яман сүз сөйлисең, күршене рәнҗетәм дип тә уйламыйсың. Йөрәгемә авыр таш салдың. Нәрсә әйтим, авылны ошатмаганнар күптән шәһәргә китте, Наил күрше, − дип җавап бирде.
Инде йомгаклау сүзен җитәкчегә әйтергә кирәк иде. Ул үзен ике ут арасында калгандай хис итте бугай. Телен йоткандай тынып калса да, кемнең тегермәненә су коярга кирәклеген чамалый иде. Шулай да халык алдында ни әйтергә кирәклеген дә белде:
− Экологлар бу мәсьәлә буенча эш алып баралар.Тиздән нәтиҗәсен күрербез, борчылмагыз, иптәшләр, – дип әйтүдән узмады. Табигатьне сакларга кирәклеген дә, яшьләргә гореф-гадәтләрне түкми-чәчми тапшырып, бай мирас калдыру мөһимлеген дә, авылда сәламәт, бәхетле кешеләр яшәргә тиеш икәнен дә әйтергә онытмады башлык. Аның доклады тәмамлангач, авылның аксакалы, җыелышларны калдырмый һәрчак беренче рәттә утыручы тәҗрибәле Мортаза карт беренче булып сүз алды:
− Телегезне тешләп утырмагыз, авылдагы җитешсезлекләрне әйтегез, дигән идегез. Инде тыңлагыз: мәдәният йорты беткән бит, җәмәгать. Идәннәре җимерек, стеналары аварга тора, кышларын бик салкын. Мәдәният йорты шундый буламы? Күрүче дә, яңа бина кирәк дип чаң кагучы да юк. Фермерларның мал сарае да аннан яхшырак бит, − дип, бик кызып сөйләде гомер буе идарәдә каравылчы булып эшләгән Мортаза.
− Сиңа нәрсәгә кирәк булды ул мәдәният йорты? – дип иреннәрен очлайтты күршесе Маһинур апа. − Клубның хәлен каян белдең, синең анда ике аягыңның берсен атлаганың булмады.
− Булмаса − булыр, булсын әле ул, − дип калын тавышы белән хатынның авызын япты Мортаза.
− Мортаза бабай дөрес сөйли ул. Эшләрбез. Кесәл Әнвәр, гафу итегез, Әнвәр Закировичның фирмасы белән сөйләшүләр алып барабыз. Мәдәният йортын аңа тапшырырга уйлап торабыз. Акча гына табасы калды, − диде башлык.
Мәдәният хезмәткәрләренә эчләрен тишәрдәй булып җыелган моң-зарларын түгәргә кулай вакыт җитте.
− Әле дә ярый безне Мортаза бабай кайгырта. Мәдәният йорты − авылның көзгесе инде ул. Дөньядагы заманча яңалыклар да мәдәният йортыннан башлана. Без, мәдәният хезмәткәрләре, үтенеп сорыйбыз: зинһар, төзелешне планга кертегез, авыл халкын шатландырыгыз!
− Авылда кимчелекләр күп, проблемалар баштан ашкан. Эшләмәсәң, кимчелеге дә, проблемасы да булмый. Ә без гел эштә, хәрәкәттә. Уйлашабыз, халык белән гел бергә, аңлашып, бердәмләшеп яшибез. Клуб булыр, җәмәгать, кабатлап әйтәм: акча гына табасы калды, − дип, җыелган халыкның күңеленә өмет уты салды Камил Кәримович.
Җитәкче сөйләп бетерүгә, Мортаза карт тагын торып басты. Каты бәрелмәскә тырышып булса кирәк, бераз уйланып торды.
− Иптәш глава, син, энем, эшли алырлыкны гына сөйлә. Кулыңнан килмәгәнгә телең белән сүз бирмә, диләр. Авыл халкын өметләндерәсең икән, сүзеңдә тор. Вәгъдәне биргәч, үтәргә кирәк икәнен онытма. Бер ялган сөйләсәң, тугыз дөресеңә дә ышанмаслар, − диде.
Авыл башлыгы Мортаза карттан бу кадәресен көтмәгән иде, ахры. Йөзе комачтай кызарып чыкты. Бераз көттереп кенә:
− Бик дөрес әйттең, Мортаза бабай. Акыллы сүзгә ни җитә?! Рәхмәт сиңа, − дип кенә әйтә алды.
Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Наилә ханым да проблемаларын әйтми кала алмады:
− Мәдәният кирәк, сүз дә юк, ләкин кеше сау-сәламәт булмаса, күзенә берни дә күренми шул, туганнар. Кеше чирләп китсә, мәдәният йорты да, башкасы да пычагыма да кирәк булмый. Сез моны мин әйтмәсәм дә беләсез, − диде. − Медпунктыбыз бик беткән. Түбәсеннән су ага, стеналары черек. Кышларын бик салкын, аяктан киез итек төшми. Кеше сәламәтлеген кайгыртабыз, ә үзебезнең чирдән баш чыкмый. Бармы тагын безнең кебек авыр шартларда эшләүче?
− Бар, − дип торып басты авыл җирлеге сәркатибе яшь кыз Алсу. − Ташландык иске мәктәп почмагында җан асрыйбыз. Компьютерлар иске, кәрәзле элемтә начар эшли − «тотмый». Сөякләргә кадәр салкын үтеп керә. «Яңа бинагыз булачак», − дип өч елдан артык лаф оралар. Кая ул? Кайчан була? Тиздән суыклар башлана. Түземлегем бетте, всё! Китәм! Гаризам атна башыннан өстәлегездә булыр, − дип кыю итеп, авыл башлыгына туры карап сөйләде чибәркәй.
Аның «китәм» дигәненә күнгән инде глава. Кая китсен, кайда көтеп торалар ди аны? Китми, әйтә генә икән мескенкәй. Кызның сүзен ишеттеләрме-юкмы − билгесез, үзенә сокланды халык. Нинди гүзәл, чибәр туташ. Энҗедәй тигез ак тешләреннән күзләр камаша. Сылу гәүдәсе, күкрәгенә төшкән калын толымнары, тыгыз күкрәкләре, карлыгач канатыдай кыйгач кашлары, озын керфекләр арасыннан якты нур сирпеп торган шомырттай кара күзләре ни тора. «Нигә  авылда калды икән бу бала?» – дип уйлаучы булмаган дип әйтеп булмый.
Мортаза бабай берәүгә дә битараф кеше түгел. Алсуның язмышы картны тетрәндерми калмады, әлбәттә:
− Наил белән Нәсимә туганыбызның бердәнбер газиз баласы шулай интегергә тиешме? Юк! − диде ул, уттай кызып. − Эшне шуннан башларга кирәк.
− Китәм дип куркыта бит, китсен, − дип, КамАЗ гөрелдәведәй калын тавыш белән кычкырды салырга яратучы шофёр Хәлим.
− Китәме-китмиме, булсын әле ул, − дип, үз сүзендә торды Мортаза бабай. Аны борчыган мәсьәләләр күп икән әле. Ул дулкынлануын да яшермәде. − Җәмәгать, су буйларын төшеп күргәч, чүт еламадым − чүп баскан бит. Чүп салу өчен контейнерлар булдырылды – ә юк, кеше тәртипсез бездә – чүбен су буена илтеп түгә. Сабан туе мәйданын барып күргәнегез бармы? Киңәшем шул: чүп-чардан арындыру максатыннан, җир катырганчы, өмә үткәрик, − дип тәкъдим ясады.
− Барыбер шул була, интегеп йөрисе дә юк, − дип ычкындырды берсе.
− Буламы-юкмы, булсын әле ул, − дип кырт кисте Мортаза бабай.
− Мортаза бабай белән килешәм: суыклар башланганчы, өмә үткәрик. Аның өчен бернинди чыгым да кирәкми, − диде авыл башлыгы.
Мортаза картның проблемалары бетә торган түгел иде. Камил Кәримович моны бабайның күзләренә карауга аңлады булса кирәк. «Актив» дигән кушамат бик дөрес ябышкан бабайга. Актив кына түгел, артык актив иде карт. Мортаза бабай күңелендә йөрткән проблемаларын чыгарып салырга өлгермәсен өчен, ашыгып сүзен дәвам итте җитәкче:
− Үзара салым акчасын тиз арада җыярга кирәк. Ярый әле референдумда бу мәсьәлә уңай хәл ителде. Тәгәрмәчкә таяк тыгучылар булмасын, җәмәгать. Акча, җыелып бетүгә, дүрткә тапкырланып, безнең кесәгә кайтачак. Шул куандыра да.
Башлык шулай диюгә, арткы рәттән гаделлек өчен көрәшүче Ирек тавыш бирде: «Ничек куандырмасын, сезнең кесәдә калачак акчалар бит ул. Күз буяу өчен генә сөйләгән буласың», − дип мыгырданды.
Шулай, ил авызына иләк каплап булмый. Бу сүзләрне залдагы бөтен халык ишетте, Камил Кәримович кына, ишетмәмешкә салышып, сүзен дәвам итте:
− Бу авырлыклар бар да вакытлыча. Алар үткәндә калачак, искелек калдыгы булып. Ул − безнең узган юл, тарихыбыз. Иске мәктәпкә шушы көннәрдә реконструкция эшләре башланырга тора. Иң куандырганы шул: су торбалары сузып, Дуслык урамын сулы итәчәкбез. Акча гына табасы калды. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Бердәмлектә көч! Без булдырабыз!
Авыл җыены тәмам булуга, Илшатым белән, кешеләрне күрми, аралашмый гына, тиз-тиз клубтан чыктык. Калышмаска теләп, иремне култыклап алдым. Икебезнең дә башлар иелгән, әйтерсең, безне җыенда телгә алынган эшләнәсе эшләр баскан иде.
− Ай-яй күп сөйләделәр, − дидем елмаеп.
− Булдырабыз, ди. Һәр саескан үз койрыгын мактый, − диде ирем.
− Булдырабыз, дип Камил абыйга кадәр әйтүчеләр күп булды инде.
− Ул әйткәч булдырыр, − дип, ышаныч белән әйтте Илшат.
 
* * *
Алтын көз Таллы урамнары буйлап атлаган көннәрнең берсендә иске Мәдәният йорты янында яңа төзелеш баш калкытты. Мәдәният йортына нигез ике-өч көндә әзер иде. «Афәрин, безнең Камил Кәримович сүзендә тора!» − дип, башлыкны күккә чөйделәр. Клуб төзелешендә аның бер катнашы да булмавын соңрак белде авыл халкы.
Төзелешне, чынлап та, Кесәл Әнвәр фирмасына тапшырдылар. Мин бу хәбәрне ишеткән көнне үк иремә җиткердем:
− Мәдәният йортын Әнвәр фирмасы төзеп ята. Аның проекты буенча эш башланган. Заманча мотивлар белән тотынганнар. Бик зур, ике йөз урынлык була, диләр. Клубны тәмамлауга, балалар бакчасына тотыначак икән. Әнвәр бик тырыш, булдырыр...
Соңрак аңладым, кирәкмәгән, артык сүзләр ычкындырдым. Һай, артык! Нигә кирәк булгандыр?..
Илшатым яңалыкны сәнәккә элде:
− Нәрсә әйтим, маладис Кесәл! Эшли белмәсә дә, сайрый белә инде ул. Тасма тел, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Әйдә, Мәликә, сөйләшмик әле шул Кесәл турында.
Иренең усал карашын да күтәрә алмый шул Мәликә. Тупас сүз дә әйтмәде югыйсә ире, үпкәләргә сәбәп тә юк кебек иде. «Ничек булмасын ди, күзенең агы белән карады ич», − дип аклансам да: «Юкка да үпкәлим, иркәләп бетерде бугай Илшатым», − дип нәтиҗә ясадым. Кәефем идәнгә үк төшкән. Ирем дә шул халәттә иде булса кирәк. Сөйләшми генә кичке ашны ашадык та икебез ике бүлмәгә кереп бикләндек. Мин − эш бүлмәсенә: дәрес планнары язасым бар, тикшерәсе дәфтәрләрем дә бик күп иде. Илшат олы якта телевизор карарга утырды.
Бүлмәгә кереп утыргач та, иремнең усал карашы күз алдымнан китмәде. Нигә шул Әнвәрне өнәми икән Илшат?.. Бәлки, Әнвәр аңа Казанда булган хәлләрне сөйләгәндер, серемне ачкандыр, булыр, мактанырга ярата инде ир-ат. Балаларның язма эшләрен тикшерәсен дә онытып, уйларым студент елларында булган вакыйгаларга барып тоташты. Әнвәр, Илшат, мин – сыйныфташлар. Авылда урта мәктәпне тәмамлап, өчебез дә Казан университетларына керү имтиханнары тапшырдык. Илшатның бер баллы җитмәү сәбәпле, ул студент булу бәхетенә ирешә алмады. Әнвәр белән мин югары уку йортына кереп укый башладык. Ул − төзүчеләр институтында, мин − педагогика университетында. Аның белән матур гына аралашып, очрашулар башланды. Әнвәр, күрешкән саен, мәхәббәтен аңлата. Укуларны тәмамлауга өйләнешү турында хыяллана. Мин дә аңа битараф түгел кебек. Ял көннәрендә концерт-театрларга йөрүләр, күңел ачу үзәкләренә парлашып баруларны әйтмим дә инде. Икебез бер авылдан булгач, сөйләшеп сүзләрнең бетәсе юк. Аралар якынайганнан-якыная, җылына, күңелләр бер-берсенә тартыла кебек.
Көтмәгәндә-уйламаганда, Яңа ел алдыннан ул юкка чыкты, эзе суынды Әнвәрнең. Күпме генә көтсәм дә, безнең тулай торакта күренмәде. «Өч атна бик күп вакыт, бәлки, авырып киткәндер», − дип уйладым үземчә, борчылдым. Һәр шимбә очып килеп җитә иде бит. Аягым тартмаса да, хәлен белеп кайтырга кирәк дип, егет янына киттем. Дулкынлануымны җиңеп, тулай торакның Әнвәр яши торган өченче катына мендем. Бүлмә ишеген ачып керүгә аңладым: бер дә юкка эч пошмый икән. Миңа таныш булмаган ят кыз белән Әнвәр икәүдән-икәү генә гөрләшеп утыралар. Искитмәле хәл: ул кызый табигый матурлыгын яшерергә теләп шулай буянды микән? Ул күзләре, ул йөзләре! Күзенә − караны, битенә акбурны кызганмыйча сылаган бу. Битен юып төшерсәң, гел икенче кеше пәйда булачак. Чәчләре салам чүмәләсеннән ким түгел. «Зәвык көчле икән Әнвәрдә», − дип уйладым. Әлбәттә, көтелмәгән күренештән телсез калдым. Әнвәр бөтенләй коелып төште. Бур мәчедәй иреннәрен ялап куйды. Югалып калмаска тырышып:
− Нинди җилләр ташлады сине? Әйдә, Мәликә, туганым, түрдән уз. Таныш бул: бу кыз − Миләүшә, минем дустым була, − диде. Әйе, кунагы белән мине туганы итеп таныштырды Әнвәр.
− Әйдә, өстеңне сал, хәзер кайнар чәй эчәбез, − дисә дә, мин «туганым» яныннан чыгып китүне кулайрак күрдем.
Юл буе үз-үземне битәрләп кайттым. «Ничек шундый адымга бара алдың, Мәликә?» − дип, үз-үземә сорау арты сорау яудырдым. «Барасым гына калмаган», − дип бик үкендем. Бүген инде нәкъ киресен уйлыйм. Ярый барганмын, тәки Әнвәрнең кем икәнен белми яшәр идем. Килми йөрүләренә сәбәбен дә табар иде. Авырдым, дип кызгандырыр, йә булмаса, сессия алдыннан эш күп булды, дияр иде. Ә мин бик ышанучан. Тормышымда Илшатны да очратмас идем. Чын мәхәббәтне дә ул гына ачты миңа. Илшатымны гомергә беркемгә дә алыштырмам. Бәхетле булмас идем Әнвәр белән, юк! Илшатның миңа беркайчан да хыянәт итмәячәгенә ышанып яшим.
Менә шуннан соң Әнвәрнең ялыну-ялварулары башланды. Аягыма гына егылмады инде. Теге вакыйгадан соң ике-өч көн үттеме-юкмы, тулай торакка килеп тә җитте. Егетем янына, ишек төбеннән ерак китми, халаттан гына чыгып бастым.
− Коридорда гына сөйләшәбез, Әнвәр. Әйт, нәрсә бар? – дип, дилбегәне кыска тоттым.
− Мәликә, җаным, син дөрес аңла, теге кыз ул җилбәзәк бер нәрсә. Миннән башка да егетләре буа буарлык аның. Дөресен әйтим: мәхәббәт күбәләге инде. «Җә» дисәң, «мә» дип торучы. Аңлыйсың инде, егет халкы шундыйрак бит инде без. Безнең өчен кызлар ике төркемгә бүленә. Берәүләр җан өчен кирәк булса, икенчеләр − тән өчен, − дип, күзләрен майландырды Әнвәр. − Безне табигать шулай яраткан, андый кызлар да кирәк булгалый шул.
Иске авыздан яңа сүз, ишетмәсәң ишет дигәндәй, Әнвәрнең чуар йөрәкле, азгын булуында табигать гаепле икән бит.
− Аңладым мин сине. Яхшы булган, котлыйм. Синең өчен бик шат мин. Үзеңә тиңне тапкансың. Минем янга юлны оныт, − дидем дә кереп китәргә талпындым.
Егет, көчле куллары белән билемнән эләктереп, үзенә тартты.
− Мәликә, аңламадың син. Ул кыз белән җитди нәрсә юк. Ул уен өчен генә, вакытлыча гына кирәк иде. Тормыш корып яшәү өчен син генә кирәк миңа, − дип, үпмәкче булып, комсызланып, иреннәремә үрелде.
Мин аның йөрәк тибешен, җылы сулышын тоям. Шулчак сискәнеп китәм дә, ныклы карарга килеп, «юк» дип кычкырып җибәрәм.
Ул һаман, мине йомшартмакчы булып, сөйләнүен дәвам итә:
− Мәликә, бәгърем, билләрең нечкә, муеның нәфис, ә кулларың шундый йомшак...
Тыштан бик тыныч күренсәм дә, ачуым эчемә сыймыйча, резин  туптай кабардым һәм, көтмәгәндә шартлап, егетнең яңагына чалтыратып җибәрдем. Әнвәр мине кочагыннан ычкындырды да яңагын тотты.
− Менә сиңа шул кирәк. Эзең булмасын минем янда, хыянәтче, − дип, йөгереп кереп киттем.
Уку елы беткәнче килеп йөрде, аралар өзелүгә ышанасы килмәде егетнең. «Мәликә ялындыра гына, бәясен күтәрә», − дип уйлап ялгышты. Шулай булды шул... Әнвәр ачудан бу хәлләрне үзенә яраклаштырып Илшатка сөйләргә мөмкинме? Бик мөмкин. Әнә бит Илшаты ничек итеп күз карашы белән яндырды. Бу тикмәгә генә түгел, юк! Ә дөресен ничек белергә була? «Әнвәр минем турыда нәрсәләр сөйләде?» − дип сорасам... «Нәрсә сөйләргә тиеш иде, йә, ач, нинди серләрегез бар?» − дияр Илшат.
Юк, авызны ачарга ярамый, бар да үтәр. Нидер белсә дә, ирем зурга җибәрмәс, энәдән дөя ясамас, ул бит мине бик ярата. Иң көчле коралым да шул − Илшатның мәхәббәте. Ул миңа тугры ир, кирәк чакта сабыр җан дустым, киңәшчем дә. Тыныч булырга кирәк, моннан соң Әнвәр турында сүз куертмаска.
Бу хәлләрдән соң өч айдан артык вакыт үткәндер. «Яңа Мәдәният йортын кабул итәргә комиссия килә икән», − диештеләр мәктәптә. «Бик тиз тотты Әнвәр төзелешнең койрыгын», − дип шатланып, көлешеп алды укытучылар. Әнвәр турында сүз чыгуга,  гаебем булмаса да, куырылып китә торганга әйләндем. Егеттә сүз тормый, Казанда булган хәлне бөтен  кешегә җиткергәндер кебек тоелды. «Нигә дип авылга кайтты инде бу Әнвәр?» дигән сорауга да җавабым әзер. Минем тормышны бозар өчен... Йөргән кызы булып өйләнсә, тынычланып калыр идем. Юк бит, ишетелми. Көннәрдән бер көнне ирем эштән кайтып керүгә:
− Бүген Мәдәният йортын ачу тантанасы була, әйдә барыйк, − диде.
− Нәрсә калган инде анда? Без бармасак та, ачарлар, − дигән булдым.
− Юк инде, барабыз.
− Син бит шау-шулы, кеше күп җыелган урыннарны яратмыйсың, − дип, үз сүземдә булдым.
− Бик шәп концерт була, диделәр. Казаннан синең яраткан җырчыларың килә, ди. Әнвәрнең хезмәт нәтиҗәсен күреп кайтыйк инде, − диде Илшат, серле елмаеп.
− Анда бик күпләрнең хезмәте кергән. Ә син һаман Әнвәр турында, − дидем.
− Ярар, сүз боткасы ясамыйк, җыен, − диде ирем, кырыс кына.
Бәйрәмне искиткеч матур итеп оештырганнар иде. Мәдәният йортының ишеген төрледән-төрле шарлар белән бизәгәннәр. Урамнарга җыр-моң агыла. Авыл урыныннан купкан диярсең. Карт-коры, бала-чага, яшьләр − берсе дә калмаган. Тамаша башланганчы, клуб белән танышып йөрдек. Ирләр, хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләргә кадәр бар, йомышыңа урамга чыгып йөрү юк. Ул стеналарның эшкәртелүе, ул клубның зурлыгы, ул бизәлеше, ул утыргычлар – авыл кешесенең төшенә дә кермәгән! Әкият сарае инде менә! Бу эшләрне башкарып чыгу өчен хәйран гына чыгым киткәндер. Килгән кунакларның күплеген әйтеп бетергесез. Шәһәр башлыгыннан алып, бөтен шәһәр түрәсе җыелган. «Ахырдан алар өчен банкет була икән» дигән хәбәр таралып өлгергән иде. «Клуб җыештыручы Гөлгенә бәлеш салган, худрук Зилә пылау пешерә икән», − дип чыш-пыш килде кызыксынучан хатын-кызлар. Фойе да бик зур, иркен итеп эшләнгән. Бинаның уң як «канатында» китапханә. Иске клубта да китапханә бар иде, ләкин ул монда бөтенләй икенче төсмер алган. Китаплар яңа киштәләрдә яңарак, матуррак булып күренде. Китапханә мөдире Зөһрә ханым да кергән кешене елмаеп каршы ала.
− Алты йөзләп яңа китап кайтырга тиеш. Килеп йөрегез, көтеп калам, − дип, елмаеп озатып кала.
Тантана башлануын хәбәр итеп, кыңгырау тавыш бирә. Халык, чишенү бүлмәсендә өс киемен салып, иркен, якты тамаша залына үтә.
Бәйрәмне күңелгә ятышлы итеп, авыл халкына ошарлык итеп оештырганнар. Язда гына ачылырга тиешле мәдәният йорты Яңа ел бәйрәме алдыннан әзер булды. Космик темплар белән эшләде, дип, Әнвәрне күкләргә чөйделәр. Мактау кәгазенә кадәр бирделәр үзенә. Мәскәү көзгеседәй балкыды егет. Сәхнәгә чыгып басуга, күзе белән залны айкады. Күрәләрме икән авылдашлары Әнвәр Закировичны? Алар кайда, имеш, ул кайда?! Карьера баскычыннан бары тик өскә, югарыга очар Әнвәр. Күкләрне кочар... Башкалар үрмәләгәндә, ул биектә булыр, канатлары җиргә дә тимәс. Шундый уйлар иде, ахры, аның башында. Берлинны алган диярсең, йөзендә канәгатьлек билгесе, мут күзләрендә масаюлы елмаю.
Тәбрикләүләр, мактау сүзләре күп булды. Төзүчеләрне, сәхнәгә чыгарып, алкышларга күмделәр. Барысына да истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Тамашаның беренче бүлеге озаккарак китте, халык артык сүздән ялыкты булса кирәк. Концертны көтеп арыган апалар чыгып та киткәләде. Көткән бушка китмәде − концерт искиткеч күңелле иде. Җырчылар, биючеләр, баянчылар һәммәсе осталыкларын күрсәтте, әзерләнгән номерлар барысы да уңышлы башкарылды. Ике сәгатьтән артыкка сузылган тамаша тәмам булды.
Илшат белән сөйләшми генә кайттык. Мин, дәшәргә дә куркып, иремнең янәшәсеннән атладым. Өйгә кайтып йокы бүлмәсенә кереп яткач та, ялгыш сүз ычкынмасын дип, урынга сеңдем, тын алырга да курыктым хәтта. Тагын шул Әнвәр турындагы авыр уйлар басты. Мин шундый инде, борчу килсә, бик озакка килә ул миңа. Холкым шундый, Әнвәр турындагы уйлар озак җәфалар әле. Нигә Илшат, шул Кесәл турында сөйләшмик, дип кырт кисте соң? Нигә? Әнвәр нәрсә дип сөйли ала соң? Араларында зурдан кубып, телгә алып сөйләрлек берни булмады.Үпкән-кочкан, күптән очкан дигәндәй. Миңа өйләнгәнче, Илшатта кызлар булмаганмы? Булгандыр. Дыр гына шул, бу турыда ишеткәнем дә булмады...
Тавык төшенә тары керә, ашамаса, тагын керә, диләр. Ул төнне Әнвәр белән саташып чыктым. Ничек итеп диген әле?! Яңа мәдәният йортында икәүдән-икәү генә утырабыз, имеш. Минем чыгып китәсем килә, ләкин нидер тота, китә алмый интегәм.
− Мине өйдә Илшат көтә, кайтырга кирәк, − дим икән.
− Ул безнең турыда барын да белә. Зинһар гафу ит, сөйләдем бит мин аңа, − ди Әнвәр.
− Дөресен сөйләдеңме соң?
− Әлбәттә, − дип авызын ера ул.
Уянып киткәч тә урынымнан торырга куркып яттым.
Икенче көнне кичке якта Әнвәр тагын арага «керә».
− Нәрсә, ошадымы соң яңа клуб? Шатландыңмы Әнвәр өчен?
− Юкны сөйләргә сиңа куш инде. Нигә дип Әнвәр өчен шатланыйм ди мин? Шул Кесәл өчен тагын  ачуланышабыз инде, − дидем, үземне яклап.
Аш бүлмәсендә кичке аш өлгертү хәстәрен күрәм. Илшат та минем яныма чыгып утырды. Аның эше беткән, мине күзәтә, күзләреннән күрәм: җитезлегемә сокланып утыра. Сизәм: шул Кесәл турындагы уйлары гына аның эчен пошыра. Ачу чыкмаслыкмы соң: балачактан тәрбиясез, саран Кесәл әллә кем булды түгелме?
Токмачымны кисеп бетердем дә олы якка чыгып утырдым. Ашым аш түгел, йокым йокы түгел. Күңелемә таракан керде. Уйларым тынгы бирми: нәрсә җитми инде Илшатка? Яратышып кавыштык, матур гаилә корып җибәрдек. Бәхет түгелмени, бер көн дә кеше өстендә яшәмәдек. Туебызга совхоз җитәкчеләре шушы өр-яңа йорт ачкычын бүләк иттеләр. Кадерен белеп, рәхәтләнеп яшә генә. Ә юк, шул Әнвәр кара мәчедәй арага керә дә ята. Илшат та һаман тынычлана алмый, яныма чыгып, кәнәфигә чума.
− Менә бит, шул Әнвәргә кияүгә чыккан булсаң, ул сине, Галкин кебек, замокта гына яшәтер иде. Пугачёвадан ким булмас идең, − диде Илшат, елмаерга тырышып.
− Ниткән сүз инде бу? Нинди замок турында сөйлисең? Ул бит әти-әнисе йортында яши, үзенең фатиры да юк, − дидем.
− Ул бит төзүче-архитектор, замок салам, дип шапырынган. Максимның Грязь авылындагы замогыннан ким булмаячак, имеш.
− Каян килеп?! Максимның замогы алты катлы.Төзелешкә өч миллион киткән. Эчке эшләренә тагын шулкадәр ди, артык булмаса.
− Каян синдә бу мәгълүмат?
− Каян булсын инде, Интернеттан укып белдем, − дим.
− Миллионнар безнең акча беләнме икән?
− Еврода. Кеше акчасын санап утырмыйк. Әйдә ашап алыйк, − дидем, йомшара төшеп. − Йортыбыз бер дигән, тормышыбыз да Аллага шөкер. Мин синең белән бик бәхетле, Илшат. Биш замогы булса да кирәкми миңа Әнвәр, − дидем, сөйләшүгә соңгы нокта куярга теләп. Үзем, иркә песидәй, Илшатымның кочагына сеңдем.
Илшат, мине кочагыннан ычкындырмый гына, сүзен дәвам итте:
− Башы күккә тигәндер инде. Шул мактау кәгазенә ничек шатланды. Калай бирсәләр, һуштан да язар.
− Нинди калай турында әйтүең ул?
− Әнвәр Закировичка медаль кайта, диделәр. Ишетмәдеңмени?
− Андыйны ярата инде Әнвәр, − дип, сүзгә кушылдым. Үз башыма инде, билгеле!
− Син яхшы беләсең икән Кесәлне, − дип куйды ирем.
− Беләсе юк, мактаганны кем яратмый инде? − дидем. − Үзең дә, язгы чәчүдә беренчелекне алгач, ничек тантана иттең?
− Онытмыйсың, − дип елмайды ирем.
«Йортыңа тавыш-гауга кертмә, Мәликә, араларны суытырга ярамый, ялгыш адым ясама!» − дип боердым үземә. Әнкәй дә: «Тату гаилә − оҗмах түре», − дип әйтергә ярата иде. Иремне яхшы беләм. Әйткәнемчә, ул мине ярата, көнләшүе дә шуннан гына. Юк, безнең арага Кесәл түгел, җил дә кермәс.
Матур итеп, гөрләшеп яшәүгә ни җитә?! Минем өчен тормышта иң әһәмиятлесе − гаилә. Төгәлрәк әйткәндә − мәхәббәтебез! Гел мәхәббәткә генә табынып яшәү дөрес булмас, әлбәттә. Яратып, яратылып яшәргә кирәк, ләкин үзеңнең дә шәхес булуыңны онытырга ярамый. Безнең Илшат, әлбәттә, беренче урында − эш, дияр. Ир-атларның хисләре дә ашказаны аша үтә ди бит. Хәер, үтеп китә алмый, тоткарланып шунда каладыр. Алар бит күзләре белән яраталар икән. Күзләр алар ялгышырга сәләтле. Хатын-кыз колак белән ярата, диләр. Әйе, шуңа да ир кешегә сүзне уйлап сөйләргә кирәктер! Ә юк, уйлап бетерми шул Илшат.
Аллаһның рәхмәте, тормыш агышы үз эзенә төште, Кесәл онытылды дигәндә, көннәрдән бер көнне Илшатым тагын Әнвәргә барып төртелде:
− Әнвәр белемле дисеңме? Коммерческийда укып нинди белеме булсын аның? Институтка конкурстан үтмәгәч, әти миңа да спонсор тапкан иде, түләп укырга риза булмадым. Үкенмим дә. Аллаһ ташламасын, − дип куйды ирем.
Ходайны искә төшергәндә, Илшатым бик йомшый. Шуннан файдаланып, батыраеп киттем:
− Никтер син Әнвәрне хөрмәт итмисең. Берәр сере бармы соң? Бер оч малайлары үзегез, − дигән булдым.
− Балачакта ук дуслык бетте инде безнең, − дип ачылды ирем. − Тормышлары иркен иде аларның. Урамга гел тәм-том күтәреп чыга иде. Саранлыгы да башыннан ашкан иде. Кәнфит-прәннегеннән, кесәленнән бер тапкыр да авыз иттермәде. Каткан кесәл ялап йөрергә ярата иде ул. Иң кызыкканым да шул булгандыр, мөгаен. Шуңа да без малайлар белән аңа «Кесәл» дигән кушамат тактык, − диде ирем.
− Шул гынамы? − дидем аптырап.
− Тагын нәрсә булсын инде? − диде Илшатым, ихлас елмаеп.
 
* * *
− Татарча солянка килә, дип шаулашалар. Клубка барабызмы? –дип сорады Илшат көннәрдән бер көнне.
− Нинди солянка турында сөйлисең? Клубны ремонтка яптылар, ишетмәдеңмени? − дидем.
− Әле кайчан гына «ачтык» бит без аны, − диде ирем, елмаеп.
− Стеналарында зур ярыклар барлыкка килгән. Ишелү куркынычы бар диләр. Арткы ягы ишелә дә башлаган, бүлгеләре дә.
− Кызганыч, солянкага барырбыз дигән идем. Нәрсә була инде хәзер?
− Зур тикшерү башланган. Гаепне төзүчеләргә аударалар ди.
− Кем гаепле булсын инде тагын?
− Төзүчеләр Әнвәрнең фирмасын гаепли икән.Төзелеш технологиясен бозганнар, имеш, − дип куйдым.
Менә тапсыннар инде дөреслекне, − диде Илшат.
− Табарлар, тикшерүчеләр зур кешеләр ди.
− Бөек Микеланджело! Авылда, Эйфель башнясына охшатып, тимер конструкцияләрдән манара төзетәм, дип тә шапырынган бит әле ул. Кеше ышана. Шуңа гына исем китә, − дип куйды Илшат.
− Нигә, булыр да. Анда ресторан да булачак, диделәр.
− Ресторан кирәк ич инде безгә. Иркенләп барып, ял итеп утырыр урын да юк бит авылда, − диде ирем. − Әнә Искәндәр фермасы янында күпме буш мәйдан әрәм ята. Авылның нәкъ уртасында. Нинди экзотика. Хуш исе генә дә ни тора... − Между прочим, Искәндәрнең ул фермасын яптыралар ди. Авылга тикшерү белән экологлар килгән, − дидем.
− Ничек килсәләр, шулай киткәннәр, җаным. Белмим, Искәндәргә кемнең көче җитәр икән? Хәзер бит замана Искәндәр кебек көчлеләр кулында. Ничә ел шулар фермасының шакшысын иснәп яшибез, − диде Илшат, ачуын яшерә алмыйча.
− Килешәм. Күпме жалоба булды. Килеп протокол язып китәләр дә, вәссәлам. Ферма яши, авыл уртасында. Җыелышларда күпме әйтелде бу турыда. Юк, барысы да буш сүз булып кала, − дидем, иремне куәтләп.
Мәдәният сараена ишелү куркынычы янавын китапханәгә килгәч аңлаган идем. Узган атнада, эштән кайтканда, яңа китаплар белән танышыйм дип керүем иде. Стеналар шарт-шорт килеп «тавышланып ала».
− Бу ни хәл, диварлар «сөйләшә» түгелме? − дип сорап куйдым мөдирдән.
− Әйе, булгалый. Нигез утырганда, шулай була диләр. Әнә бит, бармак сыярлык ярыклар хасил булды, − дип, диварлардагы ярыкларны күрсәтте Зөһрә ханым.
− Юньле хәл түгел бу, саклана күр, − дидем.
− Берни булмас, яңа бина бит, − дисә дә, Зөһрәнең күзләрендә курку чаткылары бар иде.
Атна-ун көн үттеме-юкмы, китапханә мөдире, ярдәм сорап, мәктәпкә килде. «Китапханәдә ремонт эшләре башланачак, зинһар өчен, китапларны иске бинага  күчерергә булышыгыз», − ди. Өлкән сыйныф укучылары теләп риза булдылар, алар белән китапларны иске клубка ташыдык. Нишләмәк кирәк, татарча солянка да булмый калды. Мәдәният сараен өч-дүрт айда төзеп тапшырганнар иде. Ремонты озаккарак сузылды. Бүлгеләрне сүтеп, нигезне ныгыттылар, идәннәрне яңарттылар. Стеналарны штукатурлап, яңадан буяп чыктылар.
«Фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерү эшләрен дә озакка сузмый башлыйлар икән» дигән сүзләр кеше колагына килеп ирешми калмады. Көннәр җылынганны гына көтәләр ди. Бу шатлыклы хәбәрне авылдашлар төрлечә кабул итте.
− Ярый инде эшкә чын белгечләр алынса, − диде берәүләр.
− Совет заманындагы прораблар, мастерлар юк шул хәзер, −диде күпләр.
− Булдыксызлар заманы... Төзелештә җыен халтурщик, − дип төкеренде, кычкырышты олыраклар.
 
* * *
Мәдәният сараенда ремонт эшләре төгәлләнүгә, Әнвәр авылдан китеп барды. Кай якларга китүе кызыксындырса да, сүз катып берәүдән дә сорарга батырчылык итмәдем.
Шулай да озакламый аның күрше районга баш архитектор итеп билгеләнүен ишеттем. Менә сиңа кесәл-мәсәл! Тагы кайларда ишәр дә сүтәр инде бу эшем иясе...
 

Зинаида ЗАХАРОВА

 

Фото: vk.com

 

 

 

Комментарийлар