Исәнме, чишмәм!
«Күңел бушанулары» циклыннан.
Урау юллар узып, кабат сиңа кайттым. Шифалы суың, моңлы җырың сагындырды. Агышың салмаклана төшкән, сәбәбе нидә?Дәшмисең...
Сиңа илтүче сукмакны үлән баскан, хәлеңне белүчеләр азайган, күрәсең. Заманалар үзгәрде шул, халык чиләк-көянтәне оныта бара. Хәтерлисеңме икән, миңа әнием Теләче базарыннан алмалы көянтә алып кайткан иде. Нәни калай чиләкләремне асып, мин синең янга суга йөгердем. Үзем йөгерәм, көянтә башыннан чиләкләрем төшеп китә. Аларны иелеп алам да тагын йөгерәм. Эчемнән әниемә мең-мең рәхмәтләр укыйм.
Шулай чиләк-көянтәләремә куанып килеп җиткәнемне тоймый да калганмын. Су шомартып бетергән вак ташларга ялан тәпиләрем белән басып, нәни чиләкләремне агымга куям. Су ташкыны минем чиләкләремне алып китте. Мин алар артыннан йөгерәм, янә агымга куям. Су агышын күзәтеп торганда, әниемнең: «Кызым, мин сине шушы чишмәдән алып кайттым», - дигән сүзләрен исемә төшерәм. Мин дә улак буйлап килгәнмендер дә, әниемнең чиләкләренә кергәнмендер. Әнием мине тиз генә ак алъяпкычына төреп, өйгә алып кайтып сиртмәле бишеккә салгандыр, мөгаен... Чишмәнең саф суы минем күзләремне ачкандыр, тәпиләремә көч биргәндер, чишмә моңы бишек җырына кушылгандыр.
Кояшның язгы нурлары җирне җылытып, тау башларында пар рәшә күтәрелә башлагач, без чишмә башына җыела идек. Хәлдән тайганчы уйныйбыз да, сусавыбызны басар өчен тау астына төшеп, йотлыга-йотлыга, шифалы суыңны эчәбез. Эх, суы да суы!
Буй җитеп әти-әнидән кача-поса малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урынга әйләнә иде. Хатирәләр, хатирәләр... Чишмә агышы гомер агышының бер мизгеледер. Югыйсә, юлым сиңа илтмәс иде.
Рәхмәт сиңа, Җир-Ана, табигатькә чишмәләр бүләк иткәнсең. Моңлы, шифалы чишмәләр. Килгән саен чишмәләрнең гөнаһсыз күзләре синең күзләреңә карый. Әйтерсең лә, синең борчу-шатлыкларың белән уртаклаша ул. Ә мин синең мәңге агуыңны телим, чишмәм, мәңге агуыңны телим!..
Дания Гайнетдинова
Фото: https://ru.freepik.com/
"Мәйдан" журналы архивыннан (№1, 2009)
Комментарийлар