Логотип «Мәйдан» журналы

Җиңгәчәйнең ике улы

Хикәя.

Җиңгәчәйнең ике улы да ипле һәм камиллек хуҗасы булып үстеләр. Берсе, һичшиксез, адәм затына көтүче сыйфа­тында бер башлык-түрә дәрәҗәсенә ирешер сыман иде, икенчесе муллалык мәртәбәсе белән халыкка хезмәт итәр, ахры­сы. Дөньялык өчен икесе дә кирәкле һәм алардан башка мөмкин түгел икәнлеген һәркем беләдер? Халык башлыклары­ның нәкъ шундыйлардан булуы бик тә яхшы инде ул. Әмма дә җебек, пешмәгән булмасыннар.
Җиңгәчәйнең атасы Минсәгыйрь абзый телевизор карап утырганында, соңгы яңалыкларга бәя биргәндәй, озак һәм җөпләп сөйләгән журналист әфәнденең сүзләренә ияреп:
— Тәүфыйк ул ахмакта да, аңлыда да була. Аның менә булган кешесе өстә утырсын иде,— дип өстәп куйды.
Җиңгәчәйнең колаклары үрә торды. Ике малае да бармак бөкләп:
— Бер! — диделәр.
«Малайлар — шәп, малайлар акыл өйрәнә!»— дип, бу хәлгә сөенеп куйды Минсәгыйрь абзый һәм тагын да бер-бер хикмәтлерәк сүз әйтергә әзерләнде. Әмма әлегә күңеле буш иде. Акыл агачы җимеш бирергә ашыкмады, хәтта чәчәк атар­га да җыенмады. Минсәгыйрь абзый телевизор каравында булды. Чечня халкын сүгеп яткан журналистның сүзләре эчен пошырганга гына:
— Беләсез, пычагым! Халык белән сугышуда җиңү мөмкин түгел! Халык — җиңелүсез ул!— дип әйтеп куйды.
Малайлар шунда ук колакларына салып куйдылар һәм:
— Ике! — диделәр.
Нәрсә өчен башын катырып утырганын онытып җибәргән Минсәгыйрь абзый тиз генә акылын җыярга өлгерде. Ки­тап уку белән мәшгуль җиңгәчәй күзлек өстеннән генә аларга күз салып алды. Гаилә белән шушылай бергә кич уздыру­лар аны һәрвакыт сөендерә иде. Малайлары кызыл алма кимерә-кимерә рәсем ясыйлар.
Шунда берсенең кулыннан каләме төшеп китте. Шунда ук Минсәгыйрь абзый:
— Булдыксызның кулында корал тормый! — дип әйтеп куйды.
Малайлары бердәм:
— Өч! — дияргә тиеш иделәр. Әмма ул сүзләре ишетелмәде. Минсәгыйрь абзый, әллә ишетмәделәр инде диптер, ка­батлап куйды:
— Булдыксызны коралы да тыңламый!
Малайлары һичшиксез:
— Өч! — дияргә тиеш иделәр.
Җиңгәчәй дә күзлек өстеннән генә әле улларына, әле иренә карап-карап алды. Малайлары һаман да рәсем ясау белән мәшгуль иделәр. Телләрен чыгара-чыгара, башларын уңга-сулга салындыра-салындыра мәш килделәр.
«Ишетеп өлгермәделәр бугай?» — дип, Минсәгыйрь абзый тагын да элеккеге фикерен яңартып кабатлады:
— Кулы белмәгәннең карандашы да идәнгә тәгәри!
Ишетергә тиеш булган «өч» сүзен бу юлы да малайлары авызларыннан чыгармадылар. Бары тик:
— Әнкәй, әтигә ни булган?— дип аңа карап куйдылар.
Бу хәлгә Минсәгыйрь абзый бик тә гарьләнеп:
— Болардан көтүче дә, догачы да чыкмас, — дип, сүгенә-сүгенә чыгып китте.
Шунда гына малайлары бертавыштан:
— Өч! — диделәр һәм, эшләрен ташлап, телевизордан үзләре теләгән каналны карарга дип диванга сикерешеп ме­неп утырдылар. Гүяки дөньялыкка алар икесе генә хуҗа булып калдылар.

 

Фәрит ЯХИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
 

Комментарийлар