Имза
Сәгать иртәнге дүрт тулып, бишенче китте.
Бакча башыннан саргылт-кызыл төсләр белән балкып кояш чыгып килә. Шәмсекамал ферма ягыннан елга буена төште. Бүгенге иртәнең башкаларыннан бер аермасы бар иде. Күктә бер болыт кисәге дә юк. Һава шундый якты, зәңгәрсу, тыныч. Шәмсекамал аяк киемен салып, яланаяк елга аркылы чыкты.
– Өең янында гына бит басма, кайт шуннан! Әллә нишләп йөрисең суык тидереп, – дип тирги торган иде аны әнисе.
– Әй, әни. Белсәң иде нинди тынычлык шул җирләрдә! Нинди рәхәтлек анда!
Шәмсекамал бакча башлары буйлап өенә таба юнәлде. Меңнәрчә аяк астында калып тигезләнеп беткән сукмак буенда бер юан һәм карт тал агачы үсеп утыра. Шуннан үткән саен хатын агач янына барып, аны кочаклап, сөеп китә, бераз сөйләшеп ала. Насретдины белән алар беренче тапкыр нәкъ шушы агач төбендә күрештеләр бит.
Өйгә якыная төшкәч, борынына тәмле ипи исе килеп керде. Шул ис аның балачагын искә төшерә. Тынычлык! Рәхәтлек! Иркенлек! Бу хисләр сугыш башлангач та югалды. Йөрәкләр көн дә дөп-дөп тибеп, нәрсәдер көтә, нәрсәдәндер куркып тора иде.
– Әни, – тупсадагы бердәнбер шыгырдамый торган тактага гына басарга тырышып, Шәмсекамал өйгә керде.
– Әйе, кызым? Төн ничек үтте? Сыерлар ничек саудырдылар? – Карчык кызу-кызу әйберләрен җыя иде.
– Чү, әни. Балалар йоклыйдыр ич?
– Алар бомба шартласа да уянмаячаклар! Бик соң яттылар. Салиха кап сукты, Сәгадәт апасына булышкан булды. Мин шул, аларны яткырып, ипи салдым, әле синең кайтуыңны көтеп утыра идем.
– Ипи салдың?! Мин әллә саташам микән дип торам танауга исе кергәч!
– Әйе, бераз он алып килдем сезгә. Калганы өстәл астындагы капчыкта, яме?
– Рәхмәт сиңа. – Шәмсекамал әнисенә карап моңсу гына елмаеп куйды.
– Ярар, мин киттем. Ятып ал берәр сәгать кенә булса да. Йокының нәрсә икәнен беләсеңме син, кызым?
– Хәзер сыерны савып, ашарына бирәм дә йокыга. Сау бул, әни. Рәхмәт.
* * *
Көн гадәттәгечә башланды. Йокысыннан торып, Шәмсекамал саргаеп беткән иске ак чәйнекне җылыга утыртты. Мич янына килеп:
– Кызлар, торасызмы? Абыегыз су буена төшеп киткән инде, ахрысы, – дип эндәште. Бу сүзләрне ишетү белән, әнисенең тавышына иркәләнеп яткан Сәгадәт сикереп торып:
– Су буена?! Ничек инде?! Минсезмени?! – дип еларга тотынды.
– Сәгадәт, тынычлан, кызым. Хәзер син дә төшәрсең. Киен әйдә.
– Әни, – Салиханың тавышы бик борчулы иде. – Әни, әтидән хат юкмы?
– Юк шул, балам. Бәлки, бүген бер-бер хәбәр булыр.
Шәмсекамал, кызын җитәкләп, елга буена малаен эзләргә китте. Башында бер генә уй бөтерелә иде: Насретдинның хаты кайчан килеп җитәр?
Ул уйланып торган арада Сәгадәт аяк киемен салды. Яланаяк юеш үләнгә басуы булды, «А-ай!», – дип кычкырып, кире чабатасы эченә сикерде. Әнисе орыша башлаган гына иде, аларны Сабирның тавышы бүлдерде:
– Тс-с... Тавышланмагыз. Хәзер эләгә берсе.
– Сабир? Синме? – Сәгадәт пышылдап кына абыйсына эндәште.
– Әйе, акылым. Мин бу... Кил монда... – Абый кеше сеңлесен үзе янындагы бер черек түмәргә утыртты. Кармагын җиргә куеп, сеңлесенә чиләк тоттырды.
– Үз эшеңне син белергә тиешсең, – дип күз кысты ул.
– Сабир, апаеңны елатмыйча гына алып кайт. Ишетсен колагың! – Шәмсекамал кире өе ягына табан юнәлде. Тирә-якта сәер тынлык хөкем сөрә иде. Бу аны тора-бара куркыта башлады. Сәгать сигез, ә авылда тып-тын. Су буенда кош-корт, урамда кеше дә күренми бүген.
Шулчак тынычлыкны Салиханың тавышы ярды:
– Әни! Синең яныңа тагын теге кешеләр килде! – Ах, куркуы тикмәгә генә булмаган икән.
– Кызым, бар абыйларың янына. Алар белән әлегә Ерак әбиегезгә барып торыгыз, яме? – Кызын туганнары янына озаткач, Шәмсекамал:
– Сыерыма гына тимәсеннәр инде, – дип, ашыгып өенә кайтып китте.
Өйдә авыл советы рәисе, бригадир һәм тагын берничә таныш булмаган кеше утыра иде. Үзләре көлешә-көлешә нәрсәдер сөйләшәләр. Хуҗабикә килеп кергәч тә, алар бу шөгыльләрен ташламады.
– Исәнмесез. Нинди йомыш белән килдегез? Ни эшегез бар минем өйдә? – дип салкын гына сорады хатын.
– Син безгә бер эш буенча кирәк идең, Насретдин хатыны Шәмсекамал, – дип, тавышына тимер салкынлыгы чыгарып җаваплады бригадир.
– Мин займга кул куймыйм. Бу хакта бер әйткән идем инде. Минем артык акчам юк.
Бу сүзләрне ишетү белән чакырылмаган кунакларның кыяфәтләре үзгәрде. Түрдә утырганы каршында басып торган хатынга ачуланып карады да:
– Сиңа ашыгыч рәвештә кәнсәләргә менәргә кирәк. Сине анда көтәләр, – диде.
Шәмсекамалны авыл советына капка төбендәге ап-ак ат җигелгән арбага утыртып алып киттеләр.
Бер катлы таш өйнең иң эчке бүлмәсендә галәмәт олы гәүдәле ир утыра иде. Ул, борылып та карамыйча, коры гына:
– Килдеме? – дип сорады.
– Килде, иптәш Миргасыймов.
– Чыгып торыгыз.
Хатынның артыннан ияргән бер өер кеше мизгел эчендә бүлмәне буш калдырды. Ир, кулларын артка куеп, ачык тәрәзә каршына килеп басты. Тәрәзәдән кергән салкын җил Шәмсекамалны калтырата иде.
– Курыкма. Сүзебез озак булмас.
– Миргасыйм абый, мин...
– Җә! Әле сиңа сүз бирелмәде! Соравым шундый: ни өчен син моннан ике көн элек займга язылудан баш тарттың?
– Әйтеп торам бит, минем займ түләрлек акчам юк.
– Ай-һай. Сиңа ялганлау килешми. Әйдә, тәртип буенча барабыз. Син эшкә йөрисеңме?
– Әйе.
– Ничек йөрисең? Төнләме, көндезме?
– Төнлә дә, көндез дә, Миргасыйм абый.
– Бакчаң бармы?
– Бар.
– Малың бармы?
– Бер сыерым бар.
– Шуның тиешле ике йөз литр сөтен дәүләткә бирәсеңме?
– Төгәл ике йөз литр, Миргасыйм абый.
– Калганын? Сатасыңмы?
– Сатам, Миргасыйм абый.
Ир ишек төбендәге артлы урындыкта утырган Шәмсекамал каршына килеп басты. Күзләрен агартып, аңа ачу белән карап куйды һәм:
– Кайда соң алган акчаң? Ә?! – дип ысылдады. Кинәт кенә тураеп басып, кабат өстәл артына барып утырды. Йөзе ачудан кызарып чыккан иде.
– Шәмсекамал, минем өстәлдә займ кәгазе ята. Хәзер мин күрше авылга барып кайтам. Уйлар өчен синең бер сәгать вакытың бар. Имзаңны куймасаң, үзеңә үпкәлә.
Шул сүзләрдән соң ишек шап итеп ябылды. Шәмсекамал бүлмә уртасында торган өстәл янына килеп, документка күз салды. Аның исеме торган займ кәгазе астында Мәзәфүрә кул куйган кәгазь дә ята. Аңардан да шул ук хак сораганнар. «Ничек котылдың соң бу кадәр акчадан?» – дип сорагач, Мәзәфүрә: «Кызларыңны кирәк кешегә кияүгә бир», – дип җаваплаган иде. Шәмсекамал кәгазьны кире өстәлгә атып бәрде. Барысыннан да төгәл йөз сум сорасалар, аңардан ике йөзне сорыйлар. Ни өчен шулай соң?! Тиз генә бүлмәдән чыгып китәм дип ишекне ачарга очып килгән Шәмсекамал кинәт туктап калды. Тотканы тартып карады, борган булды, селкетте, ишекне бөтен гәүдәсе белән этеп тә маташты, ләкин тегесе бирешергә теләмәде.
– Ә-ә-әй, ачыгыз!
Кабат-кабат төртеп карады. Ачылмый! Хатын, көчсезләнеп, стенадан шуып, идәнгә төшеп утырды. Нәрсә инде бу? Аллакаем... Бер мизгеллек тынычлыгың өчен шул кадәр сорарсың икән. Хатын-кызның ярсып елаганын ишетергә язмасын. Күңелгә иң авыр таш сала ул күз яшьләре. Ләкин кешелеклелек хисе бар микән соң шушы кабан дуңгызы төсле олы гәүдәле кешеләрдә? Кемгә генә хас икән ул – кешелеклелек? Һәм, гомумән, нәрсә ул – кешелеклелек?
Шулчак ишек артыннан аякка-аяк салып чәй эчеп утырган район вәкиле Миргасыймов Миргасыймның тавышы ишетелде:
– Абзар арасына ябып куйган эт кебек чинап утырма, Нәсретдин хатыны Шәмсекамал!
Хатын торып басты.
– Миргасыймов абый! Син мондамыни?
– Кайда булыйм соң мин? – Ишек артынан мыскыллы көлемсерәгән тавыш ишетелды. – Кызык. Хәзер бит минем көндезге аш вакыты. Бүлмәне генә син инде ничәнче сәгать алып торасың.
– Миргасыйм абый, ачыгыз ишекне!
– Имзаңны куйдыңмы?!
– Юк, имза куймадым.
Ишек артындагы тавыш тынды. Азмы-күпме вакыт үттеме-юкмы:
– Алайса, утырасың инде төнгә кадәр! – дигән тавыш ишетелде.
– Ничек түлим соң? Кайлардан алыйм ул акчаны?
– Син бит бай! Түлә! Акча хәзер беркемдә дә юк. Ләкин кеше таба бит! Син дә тап!
– Әйдәгез, мин тагын бер кабат килгән-киткән акчаларымы исәпләп күрсәтәм. Ике йөз сумлык займ түләү хәлемнән килми бит. Өч балам бар, Миргасыймов абый. Аларны аякка бастырырга кирәк. Үзегез дә, әти кешедер, аңларга тиешсез!
– Балаларыңны сөйләп, телеңә салынып утырма! Болай озак уйласаң, аларга да урын табарбыз!
– Балаларга?.. Урын?..
– Әйе. Балаларга – урын. Ә нәрсә?
– Ничек телең әйләнә...
– Җә инде!!! Уйла, Шәмсекамал! Әйбәтләп кенә уйла да имзаңны куй.
Ишек артында авыр аяк тавышлары ишетелде. Алар ерагайганнан-ерагая барып, бераздан бөтенләй тынды. Тимер рәшәткә белән капланган тәрәзә артында караңгы төшеп килә иде. Авыл советы бинасына шушы рәшәткәләр нәрсәгә кирәк инде? Халык үзен төрмәдәге кебек хис итсен өченме әллә? Бер уйласаң, алар рәшәткәләрсез дә үзен тоткынлыктагы кебек тоя.
Шулчак ишек артында янә ниндидер тавыш ишетелде. Шәмсекамал кызарынып-шешенеп беткән күзләрен сөртеп, бусага төбенә килеп басты.
– Ә-ә-әй! Кем бар анда?
– Шәмсекамал? – Мирфатыйх дерелдәп торган куллары белән үзенчә кызу-кызу ишекне тарткаларга тотынды. – Кызым! Нәрсә эшләттеләр сине? Ни булды?
– Әти? Әти, бар кайт! Өйгә кайт! Мин хәзер кайтып җитәм.
– Имза сорыйлармы? И, җыен җүләр! Чын ир-ат фашист белән сугыша ул! Сугышта ятып кала! Фронтовикларга көчләре җитәр иде микән? Хатыннары белән көрәшәләр!
– Әтием, зинһар, кайт, юкка әрәм итәрләр! Имзаны куям, чәнчелеп китсеннәр.
– Иптәш Миргәсимов! – Ишек артында таныш аяк тавышлары ишетелде.
– Нәрсә кирәк сиңа, Мирфатыйх абый! Ни булды?
– Син әллә минем кызны бикләп тотасыңмы? Юләрме әллә син?!
– Шундый авыр сүзләр әйтәсең, Мирфатыйх абый, – дип көлемсерәп куйды вәкил. – Имза куйсын – чыгарам. Ә син, абзый, йөрмә монда. Туксан яшеңә җиткәнсең бит инде. Сиңа ятарга да үләргә хәзер йөрмәгән аякларың белән.
– Миргасыймов абый! – Шәмсекамал соңгы көчен җыеп, ишекне дөбердәтә башлады. – Вәкил абый! Куям! Имзамны куям! Әткәйгә тимә генә.
– Нәрсә, нәрсә, Шәмсекамал? Имзамны куям, дисеңме?
– Куям, Миргасыймов абый... Куям...
Кичке авыл тыныч иде. Урам уртасыннан койрыгын болгый-болгый эт йөгерә. Һава һаман да шул ук иртәнге кебек чиста, саф. Күк йөзе меңләгән йолдызлар төшерелгән келәм белән капланган.
– Әти, рәхмәт сиңа.
– Нәрсәгә тагын?
– Килгәнең өчен. Юкса, утырыр идем шунда үзсүзләнеп.
– Кызым, түләрбез, кайгырма. Каян булса да табарбыз.
Хатын кинәт кенә, бер кулы белән таякка таянып, икенче кулы белән этне башыннан сыйпарга дип туктап калган әтисен кочып алды. Тормыштагы төп таянычы, терәге бит ул аның.
Әтисенең өенә кайтып кергәндә, балалар өчесе дә мич башында тезелешеп йоклый иде инде. Бер кисәк ипи белән чәй эчкәннән соң Шәмсекамал ишек алдына чыкты. Йолдызлар күктә ап-ачык күренәләр. Күк йөзе кичә тоныграк кебек иде бит, әллә күзе әйбәтрәк күрә башладымы? Баскыч башына утырып, хатын күп елаудан шешенгән күзләре белән якты булып янган Зөһрә йолдызга карады. Нинди гөнаһлары өчен төште бу кайгылар аның башына? Ни өчен өрлектәй ир-егетләр, гаиләләреннән аерылып китеп, чит ил дошманнары белән сугыша, ә аларның хатыннарына авыл түрәләре белән көрәшергә туры килә соң? Ни өчен балаларны, туганнарны явыз башлыклардан саклап калам дип, алар үз горурлыкларын җиргә ташлап таптарга мәҗбүрләр? Бераз уйланып утырганнан соң, Шәмсекамал:
– Ярар, Зөһрә, бүген бирештек, ә иртәгә җиңәрбез без ул юләрләрне! Соңгы сүзне барыбер без әйтербез! – дип куйды. – Менә күрерсең, Насретдин, аларның да башларына безгә төшкән кайгылар төшәр. – Шәмсекамал кабат йолдызларга карады. Бәлки, Насретдины да хәзер шулай берәр җирдә утырып, Зөһрә йолдыз белән серләшәдер? Бәлки, нәкъ Зөһрә кыз сөйгәненә аның сүзләрен ишеттерер? Бәлки, ул җавап та кайтарыр әле Шәмсекамалына? Бәлки...
Рузанна КАЮМОВА
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар