Логотип «Мәйдан» журналы

Иман кайта

Кинәт ишекләр ачылып китте. Аннан, караңгыланып, хатыны килеп чыкты.

Яңa бистә мәчетенә ай куеп кайтышы иде аның. Ничәмә-ничә мәчет ачып, мондый хәлне күргәне юк әле: зур-зур дәрәҗәле башлыклар, исемле һәм акчалы бизнесменнар халык күз каршында сап-сары нарат идәннәргә тезләнеп намаз укыдылар. Хәтта шәһәр хакиме үзе дә ахыргача алар арасында булды.

«Ходайга шөкер, берүк күз тимәсен! Иман кайта бит адәм балаларына, – дип сөйләнде ул. Һәм, тирән ышаныч белән җиргә нык басып, өенә таба юнәлде. – Әйе, кайчан гына гыйбадәт йорты күрергә тилмереп яшәгән шәһәр ич бу...»

Аңа кинәт сулар һава иркенәеп киткәндәй тоелды. Прожекторлар яктысында энҗе багана булып җирдән күккә сузылган аклыкка ул күзләрен тутырып, якты хисләр аша карап, тукталып торды.

«Менә бит ничек, кайчандыр күмәкләшеп ватканнар, бүген күмәкләшеп торгызалар... Әмма яхшы эшнең начары булмас. Күңелле, ичмасам! Рәхәт, ичмасам... Барысы да халык өчен бит... Халык өчен...»

Әкрен генә чая җил исте. Ирнең битләренә юеш кар күчен сылап үтте. Энҗе бөртекләр куе кашларына, керфекләренә кунар җай табып, Яңа ел чыршысындагы шарлардай бераз эленеп тордылар да эреп юкка чыктылар. «Иман кайта бит, ә! Югыйсә аларны монда берәү дә дәшеп китермәгән. Шулкадәр халыкны чакырып кына җыеп кара! Килерләр сиңа, көт». Ул янә үз уйларына бикләнеп елмайды һәм, инде өенә җиткәнлеген аңлап, подъездның ишек тоткасына үрелде. Аны көч-хәл белән тартып ачты.

«Бәрәкәт, тотка... Юк, ялгыш кердем, безнең ишеккә тотка кайдан килсен ди? Гомергә ябылганы да булмады ла... Димәк, подъездны бутаганмын. Димәк, арырак барасы, уң яктагысына керәсе булган. Ай-һай, тәэсирләнүчән, хисле дә зат инде мин», — дип, эчтән генә үзен-үзе мактады, горурланудан башын югарырак күтәрде. Кире чыкканда, алагаем авыр ишек кулыннан ычкынып китеп, шапылдап ябылды.

Илнур Шаһидович сискәнүдән калтыранып куйды. «Ну яшиләр дә инде кешеләр, подъездларына кош та очып керерлек түгел».

Ул уйлары белән һаман да мәчет тирәсендә иде әле. «Айның да ниндиен сайлаганнар, диген син. Елкылдап, балкып, үзенә чакырып тора торганын. Иман кайта халыкка, иман кайта...»

Илнур Шаһидович икенче подъезд ишеген каерып ачты һәм... янә ялгышканлыгын тоюдан тез буыннары йомшарды.

«Гүпчем безнең ишек түгел бусы да... Тукта, нишләдем мин? Ай кую сөенеченнән чирләп киттем мәллә соң, әй?»

Ул карлы бүреген салып кагып алды, куе чәчләрен кат-кат сыйпаштырды.

«Баш та, муеным да дигәндәй... Исерек тә түгелмен – изге урыннан кайтам... Димәк, сул яктагысы безнеке, – диде ул, куанычын яшереп тормыйча. – Тегесенә дә, монысына да ялгыш кергәнмен булып чыга түгелме? Дөньяңны онытып уйланып йөрсәң, шулай инде ул».

Яшь чакта, мәхәббәттән исергән бер төндә, туып-үскән өен дә буташтырганы бар иде аның. Күрше карчыгы уянып чыккач, ни әйтергә дә белмичә, телен йоткандай басып торган иде.

– Кайтып йокла, бала, башың бераз ял итсен, ату иртәгә дә ни җомыш белән кергәнеңне хәтерли алмассың, – диде карчык һәм шикләнеп сорап куйды: – Алай-болай чирләмисеңме соң?

– Юк, Мәрфугатти, – диде егет. – Ни кирәген оныттым шул...

Әнә, тыгыз әйләнә булып, бер көтү егет-җилән тезелеп баскан. Подъезд сакларга куйганнар диярсең.

Шулар янәшәсеннән үтеп, хәзер ничек сул якка каермак кирәк. Ул янә ишегалдына чыгып басты һәм, кар бөртекләренең карашын тотмак булып, һәммәсенә төбәлеп-төбәлеп карады.

«Дөнья матур, – диде пышылдап. – Ә өй күчкән... Юк-юк, өе шушы бугай. Подъезд юк менә. – Ир әзмәверләр көтүенә күз төшерде. Алар челт-челт төкеренә-төкеренә сыра чөмерәләр. – Миндә кайгылары юк, Ходайга шөкер».

Күңеленә төшкән якты очкындай сөенечтән йөзе балкып куйды һәм ул, ак кар катыш салкын һава йотып, алга таба атлады. Ике подъезд да артта калды. Бусы өченче ишек дип ышанычсыз гына тоткага үрелүгә, каршысына ярсыган үгездәй кубарылып берәү килеп чыкты.

– Күрше?! – диде Илнур Шаһидович. – Кая ашыгасың шулкадәр?

Бу мәлдә аның төрле уйлардан тирәнәйгән җыерчыклары язылып киткәндәй тоелды, ирен читләренә бәхетле елмаю кунды. «Нишләп инде Ходай изге юлдагы адәми затларын адаштырсын ди. Аллага шөкер, таптым бит...»

Үзе түгел, күңеле сөйли иде аның.

Күршесе кул биреп күреште. Як-ягына каранды. Нигәдер ул бик сәер, ут урлаган кешегә охшап тора иде.

– Тәмәке беткән әле, бикләнгәнче кибеткә чаптым, – диде дә гүя кар бөртегедәй эреде.

Илнур Шаһидович ишекне каерып ачуга, ниндидер чит-ят ис борынына килеп бәрелде. Җитмәсә, гөлтләп утлар яна, һәм шул мәлдә ни күзенә, ни кулына бер генә таныш нәрсә дә тоемланмады.

«Әстәгъфирулла, күрше Нияз да күземә генә күренде мәллә? Бик сәер иде. Яңадан эчә башлады микәнни? – Ул тагын каушаудан йомшап төште. – Болай булырга тиеш түгел ләса!»

Һәм янә урамга чыкты. «Хәзер читтәнрәк таныш чалымнар эзләп карарга кирәк. Өй каршысында, подъезд алдында ниләр бар иде соң әле?» Бүреген уң кулына тотып башын шактый гына кашып торды.

«Әнә каршыда дүрт катлы шифаханә, ул үз урынында. Аның ишеге безнең тәрәзәгә карарга тиеш».

«Нәкъ шулай! – дип кычкырып җибәрде ул, куанычын яшерә алмыйча. – Әнә ич шифаханә! Әнә ич ишеге! Ә кайда соң минем тәрәзә? – Ул, башта кергән подъезд ягына карап, фатирының пыяла күзләрен табып алды: – Охшаган, безнең тәрәзәгә охшаган».

Тәрәзәгә каршы юлның уң ягында, юкә янәшәсендә, ике миләш куагы, аннан арырак китеп каен агачы булырга тиеш. Ул, юл аша чыгып, куакларга таба юнәлде. Башта юкә каерысына кунган ак бөртекләрне йомарлады, ботакларын селкетеп аларны җиргә койды, алга китеп, кар өстендәге миләш тәлгәшләрен учына куеп күпмедер җылытып торды, берсен кабып та карады.

«Ачысын туң суырган, кызык бу дөнья, – дип, үзенчә нәтиҗә ясады. Бу мәлдә каен да балаларыдай якын иде аңа, янына барып кәүсәләреннән сыйпап килде. – Димәк, йорт безнеке. Ә подъезд кая киткән соң?» – дип гаҗәпләнеп, иң башта кергән ишеккә табан китте.

«Ачылуы ук бүтәнчә, үтә дә ят шул, – дип, эчке ишектән урта ишеккә үтте. – Монысы да шыгырдамый башлаган хәтта, дип бавыннан тартуы булды, чүт кенә егылып китмәде. Подъездда гөлтләп утлар яна, һәм стеналар да, баскычларның һәммәсе дә, лифт төймәләре дә чекерәеп күзгә карап торалар иде. Мондый хәлне беренче күрүе түгелме? Безнең подъезд микән соң бу дигән шомлы уй аңа янә тынгылык бирмәде. Йортларында фатирлар икенче каттан башланганлыктан, ишекләргә кагылган саннарны да шунда менгәч кенә ачыклап булганлыгын белә иде ул. Әмма ниндидер көч аны җитәкләп лифтка алып керде, куллары үзләре яшәгән ундүртенче кат дип тамгаланган төймәгә үрелде. Һәм ул туп-туры үз фатирларының ишек төбенә килеп төште. Абау, хәтта саннар да үзе кадаклап куйганча! Монда барысы да үз, барысы да якын, һәм ишектән дә ниндидер серле һәм рәхәт җылылык бөркелә иде.

«Ничек болай булды соң әле? – дип гаҗәпләнде Илнур Шаһидович. – Нинди үзгәрешләр соң әле бу?» – Беренче ел яшәве түгел, унынчы елын тора ич ул шушы йортта. Нидер ачыкларга теләп, янә лифтка утырып аска төште. Шунда үз гомеренә беренче тапкыр яшькелт стеналарга исе китеп сокланып карап торды.

«Матур булган икән безнең подъезд. Ун ел караңгыда капшанып йөреп, берни күрмәгәнбез ләбаса.

Ә ишек? Тфү, каһәр суккыры, монда да берәү сиртмә кисеп куйган түгелме? Күр, ничек ябыла! Саксыз кылансаң, башыңны кыстырып өзәргә дә күп сорамас».

Ул хәтта ишекне, тышкы якка чыгып, тартып карады. Тоткасы да бар бит, чукынчык, дип, кабат кемгәдер рәхмәт укыргамы, алтын кулларына сәламәтлек теләргәме икәнлеген аңламыйча, әле киереп ачты, әле япты. Күңеле булып янә фатирына менеп китте. Газга чәйнекне куеп җибәрде. Һәм сәгатькә күзе төште.

«Эштән соңга калмый торган иде, ни булды икән», – дип, хатыны турында уйлап тынып калды. Башыннан узган хикмәтләрне күз алдына китереп пырхылдап көлде, аннан авызын куллары белән каплады, һәм балаларына эндәште: – Әйдәгез, киенегез, әниегезне каршыларга чыгабыз, йә адашып йөрер...

Балалар шактый озак киенделәр. Әле башлыкларын, әле шарфларын таба алмыйча иза чиктеләр. Ниһаять, күмәкләп лифт янына чыгып бастылар.

– Кемдер менә, – диде улы, лифт куышына уң колагын куеп. – Бер дуңгызы безнең подъездга лампочкалар куйган... – диде ул, ярсып. Илнур Шаһидович барсын да аңлады. Дәшмәде. Хатыны дәвам итте: – Кибеткә керәсе идем, акчам өйдә онытылып калган.

– Ни кирәк соң?

– Ипи, сөт, шикәр, – дип тезеп китте хатын.

– Сумкаң бармы? – Җәмәгате аңа ефәк капчык сузды. – Ярар, киттем ату.

Ул, лифтка кергәч, нидер кыштырдаганга эче пошып, аяк астына күз салды. Анда күч-күч кәгазьләр таралып ята иде. Илнур Шаһидович иелеп берсен кулына алды һәм укый башлады: «Җирне, урманны, җир асты байлыкларын яңадан халык кулына тапшырырга», «Пенсионерларга пенсияне арттырырга», «Гарипләргә ярдәм итәргә»... Ир эчен тотып кычкырып көлеп җибәрде дә кулындагы кәгазьне йомарлап сумка төбенә ташлады. Аннан өстәде: «Подъездларның ишеген ныгытырга һәм ут куярга». Менә ничек икән бит! Сайлаулар җитә икән бит, каһәр! Барысы да халык өчен әй! Халык өчен... Ә мондый депутатлар белән дөнья, һичшиксез, алга китәчәк... Аның күзләренә яңа мәчетнең яңа ае чагылып үткәндәй булды. Ни дисәң дә, иман кайта кешеләргә...

 

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/Изображение от wirestock на Freepik

Комментарийлар