Логотип «Мәйдан» журналы

Икмәк кадере (Нәсер)

Игенченең җан җылысы иңгән Җир баласы - галиҗәнап икмәк! Җир-Анага хөрмәтебез ничек? Рәнҗетмибез микән?

Әйе, икмәк беркайчан да җиңел табыла торган байлык булмады. Ул һәркайда да игенчедән авыр хезмәт таләп итә. Шуңа күрә аның кадерен игенче генә белә.
Ә без, яртышар күмәч икмәкне чүплек­кә чыгарып ташлаган чакта, аны үстерүче­ләр хакында уйлыйбызмы икән? Еш кына мин битен тирән сырлар баскан бер әбинең, чүплек савыты кырыена килеп, икмәк кисәкләре җыеп торганын күрәм. Басынкы гәүдәле әлеге әби, нигәдер, инде күптән вафат булган әниемне хәтерләтә. Ирексездән, әниемнең, ачлык елларында ачка шешенеп, зур газаплар белән үлем тырнагыннан котылып калулары турында сөйләгән сүзләре искә төшә. Аның моңсу күзләре әле дә булса миңа сынаулы карый­лар кебек: «Син минем корычтай авыр кул­ларымны, яргаланып җир төсенә кергән бармакларымны хәтерлисеңме? - диләр сыман. - Менә шул куллар белән алтын бөртекләрне җиргә иңдереп, алар үсеп яңа икмәк булганчы күпме көч сарыф ител­гәнен игенче генә белә шул». Әниемнең җилдә яргаланып беткән иреннәре шулай дип пышылдый сыман.
Сугыштан соң туган балалар без. Ачлык, сугыш газапларын күрмәдек, шулай да әле безнең буын икмәк кадерен белми, димәс идем. Әле дә хәтеремдә, без кечкенә чакта авыл халкы ташлы тегермәндә он тартып, үзе икмәк пешерә иде. Әниемнең дә ап-ак яулык, ак алъяпкыч бәйләп ипи камырын басуын күзәткәнем бар минем. Бисмилла-сын әйтеп кулларын юар, куна тактасын алып он иләр, камыр басыласы кисмәк­кә җылымса су салып озаклап камыр басар иде. Камыр тыгызланып кабарып киткәнче, нәзек куллары тәмам талчыккан­чы баса ул камырны. Аннары кисмәк өсте­нә җитеннән үзе тукып суккан ашъяулык каплап, төнгә мич башына куя.
Ипи пешерәсе көнгә каршы йокы керми иде аның күзләренә. Берничә тапкыр то­рып, камыр кабаруын күзәтә. Таң атканчы мичкә ягып, инде өлгереп җиткән камыр­ны кисәкләргә бүлеп, тәмам түгәрәклән­гәнче кулында әвәли, аннан соң он сибел­гән тактасына тезә. Мичтәге кисәүләрне, тигезләп, мич төбенә тарата. Ипиләр тигез пешсен, йөзе килсен, ди ул. Аннан пумала белән калган күмерләрне җыя, мич төбе тәмам күмер тузаныннан арынгач, түгәрәк камырларны агач көрәк белән мич төбенә тезеп чыга да мич авызын калай капкач белән каплап куя. Менә бераздан өйгә икмәк исе тарала...
Шунда икмәкләрне мичтән сак кына алып, почмак сәкедәге ястык өстенә ябыл­ган ак җәймәгә тезеп чыга. Кетердәп тор­ган хуш исле икмәкнең азрак суынуына тү­землек җитмичә, әнинең безгә сындырып биргәнен көтәбез. Кулларны пешерерлек кайнар икмәкне тотып урамга йөгерүдән дә бәхетлерәк чак бармы икән?! Шулчак әнинең күзләрендә яшь тамчылары пәйда була. Куану-шатлык яшьләре иде алар. 32 нче елгы ачлыктан, алабута ипие ашап шешенгән чаклары күз алдына килә булса кирәк аның. Әтисенә ияреп, үгез җигеп, чәчү чәчкән чакларын, шул төнне йокла­мыйча яңгыр теләп Ходайга ялваруларын, беренче шытып чыккан үсентеләрне, иген­нәрнең башак кысуын, бөртекләрнең туга­еп тулышканын күзәтүен, уракка төшкән беренче көн, беренче учманы күреп кабат сөенүләрен күз алдына китерә ул.
Елларның авыр килгән чаклары, тулыш­кан башакларны җыеп алырга насыйп булмаган, корьшык яки бик явымлы еллар да булгалый. Андый вакытларда Җир-Ана белән бергә елый игенче. Шуңадыр да икмәкнең кадерен игенче генә белә шул. Элек-электән икмәк пешергән хатын-кыз­га арка белән тору гөнаһ саналган. Икмәк урлау - зур хурлык, икмәкне исраф итү зур җинаять булган.
Ә без, бүгенге балалар, беләбез микән икмәк кадерен? Игенченең хезмәтен олы­лыйбыз микән?
 

 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

 

Комментарийлар