Логотип «Мәйдан» журналы

Ике як иңсәмдә

– Бердә нине беләсең? – Бер Алламны беләмен.

– Икедә нине беләсең?
– Ике як иңсәмдәге ике фирештәмне беләмен.
– Өчтә нине беләсең?..
Бу унга чаклы дәвам итә.
Бүтән дога белмәсәгез, шушыны өйрәнсәгез дә, савап булыр, ди торган иде әнкәй. Без инде башкасын белмибез дә белмибез. Монысын да өйрәнәсебез килми. «Сорау-җавап догасы бит бу», дип көләбез.
Әнкәй рәнҗи, көлмәскә куша. Дөньялыкта кылган барлык гамәлләрегезне ике як иңсәгездәге ике фирештә язып барырлар, ди. Сул як иңегездәгесе – гөнаһларыгызны, уң яктагысы – савап гамәлләрегезне. Ахирәттә шуларны үлчәп карарлар да, үлчәүнең савап тәлинкәсе басса, оҗмахка керерсез, гөнаһыгыз күп булса, әстәгъфирулла тәүбә, тәмугка юлыгырсыз, ди.
Без эшне тиз хәл итәргә күнеккән – мәктәптә шулай өйрәтәләр – сул җилкәне кул белән сыпырабыз да, гөнаһ язучы фирештәне куып төшердек, дип кабат көлешәбез.
Әнкәй анысы өчен дә ачулана, ләкин безне җиңә алмый. Чөнки без пионерлар, «киләчәктә комсомолга без алмашчылар». Ә комсомоллар ала алмаган үрләр юк. Сул як иңсәгә кунаклаган фирештәне куалап төшерү дә безнең өчен төкерек кенә! Йөрсен шунда кире менә алмыйча арттан ияреп. Ә уң җилкәдәгесенә савап гамәлләребез җитәрлек. Дингә ышанмасак та, әле бусы белән килешергә була. Күрше әбинең югалган бозавын эзләп табышабыз, колхоз басуына башак җыярга баргалыйбыз, бригада бакчасыннан кыяр урлаган малайны бригадирга әләклибез. Бусы да савап булырга тиеш, йөрмәсен колхоз милкен урлап.
Уңдагы фирештә шулай азлап-азлап кына язып барса да, дәфтәре бик калын булмаса, гомер беткәнче тулыр әле, дип өметләнәбез. Билет тикшерүче фирештә аркадан сөяр дә оҗмах ишеген киереп ачар.
...Сул як иңсәдәге фәрештәнең эшсез калуына сөенеп, гомер шулай үтә тора. Дөрес, кайчакларда җилкә авырайган төсле тоелып китә-китүен. Тик анысына гына бирешмисең, кылган савапларым уң җилкәмне басадыр, дип тынычланасың.
Көннәрдән бер көнне мин ничектер ике як җилкәмнең дә берьюлы авыраебрак торуын сизгәндәй булдым. Башта, арылгандыр, дип уйладым. Ләкин көн буена да арырлык әллә ни майтармавым искә төште. Әллә картая башлау галәмәтеме бу? Монысы инде куркынычрак! Гомер шулай узып та китте микәнни, дигән шомлы уйдан җилкәләрем тагын да бөкерәебрәк калгандай тоелды.
Тукта, миңа ничә яшь соң әле? Утыз бишме, кырыкмы? Әллә кырык биш үк тулып киләме?
Шунда кинәт әллә кайдагы тирән баздан бер өн ишетелгәндәй булды.
– Шаяртма, агайне, кырык бишне тутырганыңа тиздән унбиш ел була!
Кем әйтте бу сүзләрне, дип, як-ягыма карандым. Күз күреме җирдә берәү дә шәйләнмәгәч, шөбһәләнүем тагын да артты.
– Кем син? – дип пышылдадым. – Кем ул минем яшьләрне шулай санап баручы?
Бу юлы өн тагын да тирәннәнрәк ишетелде:
– Үзең...
– Кит әле, ялганчы!
Мин, күкрәкне киереп, җилкәләремне турайттым да, булдыра алган кадәр яшьләрчә атларга тырышып, юлымны дәвам иттем. Тиздән инде җилкәмдә бернинди авырлык, күңелдә бернинди бушлык хисе калмаган иде.
Әмма озакламый тагын шундыйрак хәл кабатланды. Җилкәләр авыр, күңел шомлы. Билне уйнаткалап, муенны боргалап, тезләрне чүккәләп, үпкәне кабартыбрак карыйм. Авырткан-ниткән җир сизелми. Әмма җилкәләрне сикерткәләп алуга авырлык тоям.
Гаҗәпләнүемнең чиге юк. Бер әгъзам да авыртмый, ә җилкәдә авырлык – нидән булыр бу? Күдел җавап эзләп кыбырсый – җавап табылмый. Хикмәти хода, чыннан да, каян килә икән бу авырлык? Нәрсәдә моның сәбәбе?
– Сәбәбен беләсең киләмени? Уйла, уйла. Яхшылабрак уйласаң, белерсең.
Тирән баздан ишетелгән шушы аваздан соң, кылдан нечкә, кылычтан үткер борау белән бораулагандай, баш миемне төрле яктан тишкәләп, уйлар өермәсе уза. Ләкин өермә дулкыны да җавап эзе калдырмый.
– Төшенмәдеңме? Алайса исеңә төшер, икедә нине беләсең?
Нинди мәгънәсез сорау бу, дип аптырап калам.
Кинәт кенә әнкәем тавышы ярдәмгә килә.
– Ике як иңсәмдәге ике фирештәмне беләмен, диген, улым, – дип пышылдый ул.
Сөенеп, мин дә шул сүзләрне кабатлыйм.
– Аларның чынлыгына ышанасыңмы? – ди өн. – Ышансаң, җилкәләреңдә әнә шул фәрештәләрнең авырлыгын тоясың син. Әле ишеткәннәрең тирән баздан чыккан өн түгел ул, безнең аваз, ике фәрештәң авазы.
Чыннан да, тавыш ачыграк, якыннанрак ишетелгәндәй тоела.
– Сез фәрештәләр булсагыз, минем ике як җилкәмдә утыруыгызны нәрсә белән раслый аласыз? – дип сорыйм мин ирексездән.
– Монда сорауны син түгел, без бирәбез. Әйт, өчтә нине беләсең? Әнкәңнән җавап көтмә, әйт!
Һич кенә дә искә төшерә алмыйм. Әнкәй өйрәткән чакта күңел биреп тыңланмаган шул.
– Ярар, бусын белмәдең, – ди сул яктагы фәрештәм. – Дүрттә нине беләсең? Бәлки монысын әйтә алырсың?
– Дүрттәме? Дүрттә мин дөньяның дүрт тарафын беләмен.
– Җавабың бик үк төгәл түгел. Ләкин ялгыш дип тә әйтә алмыйм. Дәвам ит, биштә нине беләсең?
Әллә әнкәй пышылдый, әллә үз башыма килә – кычкырып җавап бирәм:
– Биш вакыт намаз беләмен.
– Алдашма! Син намаз белмисең, – ди сул фәрештәм. Уң яктагы фәрештәм мине коткарырга тели, авазы бик үк ышанычлы булмаса да, шактый ук ачык итеп әйтеп куя:
– Ул кадәр катгый булмыйк, – ди ул. – Әле гомере бетмәгән, өйрәнер.
– Әйе, әйе, өйрәнермен, – дим мин, шатланып, – Аннан соң минем мәчеткә кергәнем дә бар. Намаз укыганнарын карап торганым бар.
– Анысы дөрес, кергәнең бар, – ди сул фәрештәм. – Әгәр намаз укылуын күңел биреп тыңлап торган булсаң, үзедә дә намаз савабы язылган булыр иде. Ә син күңел биреп тыңламадың. Кайчан бетерәләр инде болар, дип, кыбырсынып утырдың.
– Ләкин башкалар Дога кылганда мин дә кул күтәреп дога кылдым бит, – дип акланырга ашыгам мин.
– Анысын хәтерлисең икән әле үзең. Ләкин син дога кылмадың, бисмилла, бисмилла, дип кенә кабатлап тордың. Башкалар кайчан битләрен сыпырыр икән, дип, күз кырыең белән тирә-яктагыларны күзәттең. Аннан соң мәчеткә кергәндә синең таһәрәтең юк иде. Догаң барыбер кабул булмый иде. Алтыда нине беләсең?
– Ата-ана хакын беләмен!
– Җавабың дөрес. Гамәлең белән генә моны раслый алмадың.
– Артык кискен әйтәсең, – дип каршы төшә яклаучы фәрештәм. – Почта аша акча җибәргәләде. Посылкалар да салгалады...
– Әйе, әйе, бәйрәм алларыннан котлау хатлары җибәргән чакларым да булды. Чәчәклеләрен, – дип өстим мин.
– Фәрештәләр сөйләшкәндә кысылма, – дигән кисәтүле аваз ишетәм сулдан. – Безгә анысы да билгеле. Ләкин син ул котлау хатларыңны ихлас күңелеңнән яздыңмы соң? Бөтенесендә бер үк сүзләр була иде. Елы, числосы белән генә аерылалар иде. Зарары да булмаса да, синең файдада түгел болар. Савабың белән гөнаһың тигезләшә.
Шул чагында тагын коткаручы фәрештәм тавышын ишетәм:
– Мин алай ук дип әйтмәс идем. Хатлары бер үк төрле булса да, аларны алгач, әнисе, бөтен мәшәкатьләрен, дөнья кайгыларын оныта торган иде. Бәхет-тәүфыйк теләп изге догалар укый иде. Ана күңелен шатландырган өчен мин ада савап эшләрен мулдан яздым.
– Ярар, монысы синеңчә булсын. Инде сорап кара, ата-ана хакы бу дөньяда гына бетә дип уйлыймы әллә ул? Нигә ата-ана нигезен оныта? Нигә аларның каберләрен зиярат кылмый? Чардуганнарын да өч-дүрт елдан гына утыртып куйды түгелме соң ул?!
– Мин ул чакта тиз генә тимер рәшәткә таба алмадым. Ташын да бик озак ясадылар. Чират...
– Синнән сорамыйлар! – Сул яктагы фәреш-тәмнең усал тавышыннан куркып киттем. Бераз арттырып җибәрүен ул үзе дә сизде бугай. – Ярар, әйт, җидедә нине беләсең?
– Җиде тәмуг, улым, җиде тәмуг. – Монысын әнкәем пышылдый, мин кабатлыйм.
— Җиде тәмуг...
Ләкин сул фәрештәм җавапның төгәллегеннән риза түгел.
– Тутырып әйт, – ди ул. – Җидедә нине беләсең?
– Җиде тәмуг беләмен.
– Белмисең шул! Тәмугның ни икәнен белмисең әле син. Өеңдә гаиләң белән тәмсезләнсәң, эшеңдә җитәкчеләрең белән сүзгә килсәң – шул сиңа тәмуг булып тоела. Бакый дөнья турында, кыямәт көне хакында уйламыйсың! Җиде тәмуг өстеннән сузылган сират күперен кичәр өчен ниләр эшләгәнең бар? Корбан чалдыңмы ? Юк. Хаҗга бардыдмы? Юк. Юктан башка берниең дә юк. Йә, әйт, сират күперен уңышлы кичәр өчен савап өстәрлек ниләр эшләдең? Менә бүген нәрсә эшләдең?
– Бүгенгесен хәтерләмим, кичә трамвайда бер карчыкка урын бирдем.
– Алдашма! Күрмиләр дип беләсеңме әллә?! Чыгар вакытың җиткәч кенә торып бастың син. Ә шуңа чаклы мескен карчык яныңда бөкрәеп басып торды.
– Ә ул барыбер миңа рәхмәт әйтеп калды, – дим мин, акланырлык бүтән чарам калмагач.
– Рәхмәтне бер сиңа гына әйтмәде ул, – дип битәрли сул фәрештәм. – Изге күңелле бөтен кешеләрне күздә тотып әйтте.
– Ә мин барыбер аның дәфтәренә бер савап язып куйдым, – дип сүзгә катнаша уң фәрештәм.
– Карчык сөендеме? Сөенде. Рәхмәтен әйттеме? Әйтте.
Син, изге күңелле бөтен кешеләрне күздә тотып әйтте, дисең дә диюен, бәндәбез торып урын биргәнче әйтмәде бит карчык. Шулай булгач, рәхмәт бәндәбезгә фарыз. Мин шулай язып куйдым. Аннан соң бәндәбез ярлыларга, урам чатында хәер сорашып утыручыларга сәдака биреп тә киткәли.
– Ник, син аларны да саваптан язып барасыңмыни? Ул хәер сорашучы дигәннәреңнең яртысы сәрхушләр ич!
– Монысы бәндәбезнең гаебе түгел. Ул аларның кайсысы чынлап та ярдәмгә мохтаҗ, ә кайсысы, син әйткәнчә, сәрхүш икәнен сорап тормый.
– Йә, әйт, — ди сул фәрештәм. — Сигездә нине беләсең?
– Сигез оҗмах беләмен!
– Анысын беләсез сез! Сезгә оҗмах кына булсын! Әзергә-бәзерләр! Оҗмахның сезгә ахирәттәгесе түгел, бу дөньядагысы кыйммәтрәк. Шуның өчен алдашып фатирлар аласыз. Урлашып дачалар саласыз.
Үзара сугышасыз-талашасыз, бер-берегезне чагасыз. Чибәркәйләр белән типтерәсез. Хәмер эчәсез, тәмәке тартасыз...
– Мин дә гел гөнаһ кына кылып йөрмәгәнмендер инде?
– Үзең оҗмахка керерлек нинди саваплы эшләрем бар дип уйлыйсың?
– Кайсы өлкәләрне күз алдында тотасыңдыр бит.
– Савапның өлкәләре булмый. Йә савап, йә гөнаһ.
– Хәзергә җитеп торырмы әллә? – Монысы тагын коткаручы фәрештәм тавышы. Уңнан ишетелә, тавышын да таный башладым. – Арытты да. Язганнарыбызны да бераз тәртипкә китерәсе бар. Алай-болай, безгә хәбәр итеп тормыйча гына килеп, моны Газраил алып китсә, сызгалаган-бозгалаган дәфтәрләребезне биреп җибәрә алмабыз бит.
Пышылдап кына сөйләшсәләр дә, уң як фәрештәмнең дәлилләре төпле икәнен сулдагысы да аңлаганын сизеп торам. Фәрештәләрнең дә тиешле урында җавап бирәсе бардыр шул.
– Ярар соң, – ди сул як фәрештәм, килешеп һәм мин ачык ишетерлек итеп. – Ләкин кара аны, җавап бирдем дә котылдым, дип уйлама. Газраил килеп җиткәнче, моңарчы кылган гөнаһларыңны акларлык саваплар эшләргә тырыш. Җилкәмнән бәреп төшердем дә эш бетте дип ялгышма.
– Сезнең эш язып бару.
– Телеңә салынма.
Бу сүзләрне инде сул яктагы фәрештәм ачуланып түгел, бик йомшак, үз кеше итеп, яратып әйтә. Димәк, ничаклы сүксә дә, үч тотмый, миңа яхшы булсын өчен тырыша икән. Үз фәрештәң – үз фәрештәң шул инде ул, дип уйлыйм.
Шул уйдан үземә дә ничектер җиңел булып китте. Җилкәләремне баскан авырлык та калмады. Егет чагымдагы кебек тураеп бастым да, белгән догаларымны укып, ике як җилкәмне сыпырып алдым.

 

Индус СИРМАТОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар