Логотип «Мәйдан» журналы

Ике елау

Җитмешкә якынлашкан, каләм тибрәтүчеләр сүзе белән әйткәндә, гомеренең көзенә ныклап аяк баскан Әнвәр абзыйны әйләнә-тирәдәгеләр гел шат күңелле итеп күрергә күнеккәннәр.

Ничә карасаң, мәзәк сүз сөйләр, шаян такмак әйтер. Иң кызыгы – тыңлап торганнар көлә башлаганчы, үзе кычкырып көлеп җибәрер. Әйе, әйе, башкалар өчен ул бер кайгысы булмаган, кәеф кырылуның ни икәнен дә белмәгән ерык авызлы Әнвәр, көләч Әнвәр абый, абзый, кордаш. Әмма кеше дигәнең, башкалар өчен түгел, үзе өчен дә шундый сер дөньясы, аны һич ачып, аңлап бетерермен димә. Менә шук-шаян холыклы дигән Әнвәр абзыебыз да үз гомерендә ике мәртәбә тыелгысыз күз яшьләре белән үксеп-үксеп елады. Беркем күрмәде, беркем белмәде.
Ике генә дип, малай чакта яшьтәшләре белән яшь әтәчләр кебек сугышып җиңелгән чакларында – гарьлегеннән, үсә төшкәч, яратып йөргән кызының, яр итеп аны түгел, иң якын дустын сайлагач, чарасызлыгыннан күз яшьләре белән дә, йөрәк каны белән дә елаган чаклары булды инде анысы, булды…
Ә-әй, искә төшерә башласаң, тормыш аңа кайгы-хәсрәтне дә өеп бирде, кыенлыкларны да мул ашатты: әтисез, үги инәй белән үскән малайны сынарга да, чыныктырырга да теләде булса кирәк. Ирләр еламый дип, кемнәр нәрсәдән чыгып әйткәндер. Булды, ничек кенә булды әле елаган чаклары.
Булмыйча соң, ул бит таш түгел, кеше. Кеше кадәр кеше. Кем белә, бәлки, ташлар да, бәлки, табигатьтәге бөтен нәрсәләр дә елыйдыр: чәчәкләр дә, агачлар да, таулар, урманнар, җир-ана да, табигать үзе дә. Кеше төсле алар да шатлана да, елый да беләдер. Кем аларны тикшереп караган?
Тик ул елауларны Әнвәр абзый чутка да кертми. Яшерен-батырын түгел, бер географик картада да күрсәтелмәгән Тормыш иле буйлап сәяхәт иткәндә, кем генә балавыз сыкмаган  икән. Ә менә теге ике елауга килгәндә…

Беренче елау


***
Сугыштан соңгы халык икмәккә туймаган, әмма инде җиңү шатлыгы белән күңелен үстереп яшәгән еллар…
Бүген 1 сентябрь! Табигать уку елы башлану хөрмәтенә авылга бүләк ясарга ниятләде булса кирәк. Көн чалт аяз. Җәйнең көзгә кереп баруы гүпчим дә сизелми: шомырт, канәфер куакларының куе яшел яфраклары салмак кына иртәнге җилдә тирбәлеп, бер-берләре белән ни-нәрсә хакындадыр пышылдашып-серләшеп алалар. Түр тәрәзә каршындагы купшы алмагач ботаклары арасыннан күренеп-күренеп калган алсу йөзле алмалар тирә-якка елмаеп бага. Мал-туар көтүгә китеп, каз-үрдәкләр тау битенә чәчелеп, үлән чемченә башлагач урнашкан рәхәт бер тымызык тынлык бөтен авылга таралып, өйләргә кереп, һәркемгә күтәренке кәеф, яшәү шатлыгы өсти.
Әнвәрләр өендә дә бәйрәм кәефе – таба исе чыккан. Малайның үги әнисе Мәүлиха җиңги беркадәр төксе булса да, иртән иртүк торып, сирәк сый – коймак пешереп өлгерткән. Ул коймакларның матурлыгы, майлы табада сап-сары кояш сеңелләре өелеп ята диярсең, тәмләп карамас борын ук телеңне йотарлык икәне күренеп тора. Әйе, Мәүлиха инәсе аның үз әнисе түгел шул. Әнвәргә дүрт кенә яшь иде әле, әнисе кинәт кенә авырып китеп, ике ай дигәндә, бакыйлыкка күчте дә куйды. Малайның ни уйларга белми каңгырып йөргән әтисе күрше Каенлы авылыннан балага узарга да өлгермәгән, ире сугышта торып калган Мәүлиха апасын алып килде дә: «Менә, улым, сиңа яңа әни алып кайттым», – диде.
Мәүлиха инәсе, үз әнисе кебек чәчләреннән сыйпап, иркәләп тормаса да, алай какмады-сукмады. Әнә бит, Әнвәргә дип, эшкә киткәнче, авыз суларын китерә торган коймак пешереп калдырган, рәхмәт яугыры. Бер-берсенә ияләшеп, матур гына яши дә башлаганнар иде, тик сугышта алган яралары әтисенә озак яшәргә ирек бирмәде шул. Әнвәр укырга төшкән елны әтисе дә әнисе артыннан китеп барды. Менә хәзер ике ятим, бер-берсенә терәк булып, дөнья көтмәктә.
Вакыт туктап тормый, бормаланып агып яткан Агыйделдәй ага да ага. Әнвәр бүген өченчегә бара инде. Ашау әлбәдән булмаса да, җәй буе Агыйделдә яшьтәшләре белән су коенып рәхәт чигүләр, Мәүлиха инәсе белән колхоз басуына утауга йөрү, уфалла арбасы белән кышка урманнан коры-сары ташу, кәҗәләре Сөтлебикәгә үлән әзерләү, көннәр буе җылы кояш астында булу, иснәп туймаслык саф һавада йөрү, кул арасына керү үзенекен итте – Әнвәр бер башка үсеп китте, болай да сомгыл тәне бөтенләй кара чутырга әйләнде.
Җәйнең кызык-мызыклары муеннан булса да, өч айга сузылгангамы, мәктәбен сагынып бетте ул, классташларын күрәсе килә менә. Анысы, якын-тирәдә яшәгән Фатих, Айдар, Нәфисәләр белән көн саен диярлек күрешеп тора торулыкка, тик ерак урамдагыларын әллә кайчаннан бирле күргәне юк. Кызык бит: алар да Әнвәр кебек үсеп китте микән, алар да зур агайлар шикелле оста итеп ат җигәргә өйрәнде микән? Алар да Әнвәр кебек, мәктәп китапханәсеннән алып, унбер китап укыды микән?..
Классташларын күрәсе килү бер хәл әле, өченче көн кич белән капка төбендә күрше апа-абыйлар сөйләшеп утырганда, өп-өр яңа хәбәр ишетте ул. Капка төбе шундый җир инде ул, ишетмим, дисәң дә ишетәсең, дус малае Галинең чыкканын көтеп утыра иде, шунда ишетеп калды. Менә шул яңалык күңеленә кереп утырды да чыкмый гына бит, урман шүрәлесе кебек кытыклап тик тора. Бу сиңа тегенди-мондый гына хәбәр түгел шул, бик тә шәбе, бик тә кәттәсе. Соң, әйтерең бармы, мәктәпләренә яңа укытучы килә икән бит! Каладан, ди! Каршы күршеләре Минсараттайның ишетмәгән-күрмәгәне юк, каян белә диң син аны, шул җиткерде моны, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән. Ә менә Әнвәргә җитә калды.
Шәһәрдән, ди. И Алла, тизрәк күрәсе иде үзен. Шәһәр укытучысы нинди була икән? Әнвәр авыл укытучыларын барысын да, өлкән классларда укытканнарын да әйбәт белә, исемнәрен дә, өйләрен дә. Алай гынамы, әле ул туган телдән укытучы Өлфәт абыйларының – иң яхшы, ә математикадан керүче Зәбирә апаларының иң усал икәненә чаклы белә – олырак малайларның үзара сөйләшкәннәре колагына кереп калган. Их, беләсе иде, ә менә шәһәр укытучысы нинди була икән, усал микән, әйбәт микән? Ә иң, иң беләсе килгәне – кемнәрне, ничәнче классларны укытыр икән? Әнвәр әллә ничек кенә менә, йөрәге белән тоя, аларны, билләһи, өченчеләрне укытачак ул. Чөнки дә, чөнки дә Нәсимә апалары кияүгә китеп барды бит. Күрше авыл егете белән мартта ук өйләнешкән булганнар, уку елын тәмамлаганчы гына эшләп йөргән. Шулай булгач, аларны булмый, кемне укытсын ди шәһәрдән килгән яңа укытучы? Тик менә бөтен нәрсәнең энәсеннән җебенә кадәр тоз койган Минсараттәй дә аның яшьме, өлкәнме, апамы, абый кешеме икәнен белми икән шул. Их, беләсе иде…
Әнвәр шушы уйларыннан бер минутка да аерылмыйча, майлы коймак белән сыйланып, Мәүлиха әнисе юып, бәләкләп әзерләп куйган ак күлмәген, инде ике ел мәктәпкә киеп йөргән чалбарын киде дә көтелмәгән хәлдән аптырап-каушап калды. Чалбарының балаклары кыскарып, тәмам бәләкәйләнеп беткән, аны кигәч, малай, Чарли Чаплинга ук булмаса да, цирк кәмитчесенә охшап калган иде. Әнвәр нәрсә эшләргә дә белмичә, борынын тарта-тарта, балакларының әле берсен, әле икенчесен тарткалап та, сузгалап та карады, әмма алар, каһәр төшкереләре, озынаймады. Нишләсен, кәефе кырылса да, чалбарымның балаклары кыска дип, мәктәпкә бармый кала алмый бит инде ул.
***
Шау-гөр килеп классташлары кергәләгәнче, ишегенә 3 класс дип язылган бүлмәгә беренче булып кереп, Әнвәр арткы парталарның берсенә барып утырды. Качып-посып утырып кына торып булмасын аңласа да, кыска балаклы чалбары белән бик күренәсе килмәде аның. Хәер, классташ малайлары да, берничәсен исәпкә алмаганда, шул чиста итеп юылган күлмәк, чалбардан килгәннәр. Ну, Әнвәр – очлы күз шулай да шәйләде, берсенең дә аяклары, аныкы шикелле кыска балак астыннан тырпаеп тормый. Мәүлиха инәсенең яңа чалбар, һич югы арзан ситса алып тектерерлек акчасы булмады шул. Бәлки, бик тырышканда, табылыр да иде, былтыргысын киеп торырсың дип хәл иттеләр бит икәүләп. Әнвәр бер җәйдә шулай бер башка үсеп китәр дә, чалбар кыскарыр дип кем белгән?..
***
… Менә дәрес башланачагын белдереп, кыңгырау чылтыравы ишетелде. Ишек ачылып китте дә, култыгына журнал кыстырып, класска бер яшь кыз килеп керде! Кулы белән күрсәтеп, дәррәү торып баскан балаларга утырырга кушты.
– Исәнмесез, укучылар, мин сезнең яңа укытучыгыз Ләйлә Гомәровна булам, – диде ул, кояштай елмаеп. – Хәзер туган тел дәресе була, башта танышып чыгыйк…
Әнвәр укытучы апага карады да кайда утырганын да онытты. Билләһи газыйм, чибәр, матур кызлар үзе укыган әкиятләрдә генә була дип уйлап йөри иде ул, чебен тимәс чер итәр кызлар халкы аны бөтенләй дә кызыксындырмый иде. Ялгышкан икән, чынлыкта да була икән. Малай чем кара күзләрен укытучы апасыннан ала алмады, ә ул, йә елмаеп, йә җитди кыяфәткә кереп, Габдулла Тукай турында сөйләде дә сөйләде.
Күк йөзендә йөзгән ак болытлардан аграк нәфис кофта белән тезләрен каплап торган чем-кара итәк кигән, нечкә билен каеш белән буган, калын ике толым итеп чәчләрен иңнәренә үреп салган укытучы апасы аны гүя сихерләде. Елмайганда, ике битендә нәни генә чокырчыклар пәйда була, озын керфекләре арасына яшеренгән зур күзләре һәр балага сөеп, яратып карый. Хикмәти хода! Бүтән класслар өченчеләрдән көнләшеп үләрләр инде. Тәки Әнвәрләргә булды бит яңа укытучы апа, җитмәсә, ниндие әле, җир йөзендә иң матуры, иң сөйкемлесе, иң шәбе!
***
Беренче көннән үк өченчеләр укытучы апаларын яратты. Яратмаслыкмыни? Үзе матур, үзе шундый ягымлы, бер балага тавышын күтәрмәс, ә дәресне ничек әйбәтләп аңлата! Хәзер, беренчедән үк яхшы билгеләренә генә өлгергән Әнвәр кебекләр генә түгел, йомшаграк укыганнар да мәктәпкә барырга атлыгып кына тора. Линейка булсынмы, ата-аналар җыелышымы, өченче классларны гел мактап телгә алалар – укуда да сынатмый алар, класстан тыш эшләрдә дә актив катнашалар.
Дәрестә урыннан җавап биргәндә, Әнвәр чатнап тора, контроль эшләрне, диктантларны да гел «5» кә яза. Ә менә такта янына чыгарга туры килсә... Бетә, үлә инде ул. Ләйлә апасы алдында теге кыска балакларыннан оялып, җир тишегенә кереп китәрдәй була. Үч иткәндәй, арифметикадан кыенрак мәсьәлә чишә башласалар, Ләйлә апасы гел аны тактага чыгара. Кайбер көннәрдә шул чалбары аркасында мәктәпкә бармастай була Әнвәр. Тик, төн чыкканчы Ләйлә апасын сагынып бетә, арткы партадан аңа сокланып утырасы, йомшак тавышы белән дәрес аңлатканын йотлыгып тыңлыйсы килә.
***
Октябрьнең икенче яртысында шактый ук салкынайтып җибәрде. Көяз агачлар яфракларын коеп, тау битендә үләннәр корып-кибеп, шәрәләнеп калдылар. Көзге шыксыз яңгырлар да ешайды. Әнвәрнең өстенә алай калын гына сырган фуфайкасы бар барлыкка, тик чалбары шул инде, кыска балаклы. «Инәй, миңа яңа чалбар алыйк», – дип әйтергә берничә мәртәбә укталды ул Мәүлиха инәсенә, тик нидер тоткарлады, һаман әйтә алмый гына бит.
Шулай, беркөнне дәресләр беткәч, укучылар кайтырга җыенганда, Ләйлә апасы Әнвәргә калып торырга кушты.
Класста икәү генә калгач, укытучы ул утырган парта өстенә ак кәгазьле төргәк куйды.
– Әнвәр, син класста иң яхшы укучы, мин сиңа бүләк ясарга уйладым әле, – диде ул, оялып башын игән малайга озын керфекле күзләре белән тутырып карап.
– Юк, миңа бернинди бүләк тә кирәкми, апа.
– Ал, Әнвәр, ал, иртәгә үк киеп кил. Әгәр кимәсәң, мин сиңа үпкәлим. Укучы укытучының әйткән сүзен тыңларга тиеш.
Малай ни дип җавап бирергә белмәде, бит очлары кызарып чыкты. Ул арада Ләйлә апасы, бу безнең икебезнең генә сер булсын дип, төргәкне малайның сумкасына салып  ук куйды. Аннары берни булмагандай, Әнвәрнең аркасыннан кагып: «Бар, кайт инде, тамагың ачкандыр», – дип, класстан чыгып китте.
Әнвәр сумкасын алды да, күзенә ак-кара күренми, чыгар якка томырылды.
***
Әнвәрнең бәрәңге бакчасы сукмагыннан төшеп, үзе генә утырып уйланырга, җылы җәй көннәрендә мөмкинлек булганда китап укырга яраткан бер аулак урыны бар. Ул, өйләренә кереп тә тормыйча, ишегалдыннан шунда сыпыртты. Килеп җиткәч, беркем дә юкмы дип, алан-йолан каранды да теге төргәкне сумкасыннан алып сүтә башлады. Нәрсә булыр бу? Укытучы апасы аңа башкалардан качырып кына  нәрсә бүләк итәргә уйлаган? Әнвәрнең сизенгәне раска килде – төргәк эченнән яхшы материалдан тегелгән өр-яңа, тәмле исләр аңкып торган, карасу-шәмәхә төстә чалбар килеп чыкты. Йөрәге, күкрәген ертып чыгардай булып, дөп-дөп типте, аркасы тирләп чыкты. Малай ни эшләргә кирәклеген аңламыйча, ихтыярсыздан чалбарны буена куеп карады, ул аңа гына үлчәп теккәндәй, тап-таман, аяк йөзенә үк төшеп тора иде. Әнвәр чалбарны кире кәгазьгә төрде дә, кипкән үлән өстенә утырып, тыелгысыз күз яшьләре белән елый башлады.
Үксеп-үксеп, бик озак елады ул. Берәрсе килеп чыгып, нигә елыйсың дип сораса, үзе да аңлата алмас иде. Нигә?!.
 

 

Икенче елау


Әнвәрнең яраткан шагыйре Хәсән Туфан шигырендәгечә, тормыш бирде аның кирәген, еламаска өйрәтте. Кечкенәдән эштән курыкмыйча, укырга яратып үскән егет техникум тәмамлады, нефть тармагында җанын-тәнен биреп эшләде. Үзе кебек гади, намусы алдан йөргәннәр белән тиз уртак тел тапты. Гадел булмаган түрәләрне җене сөймәде. Өйләнде. Сабыр холыклы Хәлиләсе белән менә дигән ике егет үстерделәр. Акчасын да тапты, гаилә башлыгы буларак, якыннарын бервакытта да кытлыкта яшәтмәде.
Өченчедән үк нигә ялгызы гына аулак урында уйланып утырырга яратканын үзе дә белмәгән Әнвәр, мәктәпне тәмамлаганда үзе өчен генә шигырьләр язып, бер калын дәфтәрне тутырган иде инде.
… Чәчәкле май ае. Әнвәр абзый инде 70нче язын каршылый. Бүген, отыры хисләнеп, шәһәр читендәге бакчасына барды ул. Башта көрәген алып, ни-нәрсә эшлисе калды әле дип, аркылыга-буйга йөреп, участогын карап чыкты. Бар да тәртиптә икәнен югыйсә болай да белә – ул бит апрельдән үк бирегә йөри башлый. Шомырт, чия куакларының, алмагач-груша агачларының бөрегә тулышканын күзәтә, җир җылынгач, көрәк белән казып, матур түтәлләр ясый, бәрәңгесен утырта, җиләкләрен кабат тәртипкә китерә.
– Кемнең бакчасы тәртиптә, шуның язган шигырьләре дә әйбәт, – дип әйтеп куя, байтак китаплар чыгарып, чын шагыйрь итеп танылган Әнвәр абзый, үзе белгән каләм тибрәтүчеләргә.
Бүген әллә ни эше булмаса да килде әле. Киләсе килде. Аның яраткан аулак урыны, яшәеш, кеше язмышы, гомер турында уйлана, хатирәләр диңгезенә чумып, үткәннәренә кайта торган аулак урыны шушы бакча инде. Теге, бала чагындагы бәрәңге бакчасы артындагы аулак урын да, үги әнисе белән яшәгән йорт та, кияүгә чыгып, биш бала үстергән Мәүлиха әнисе дә күптән юклар. Кечкенә малай йөрәгенә гыйшык уты салган Ләйлә апасы исә ерак еллар артында иң кадерле, иң матур балачак хатирәсе булып калса да, юк-юк та, Әнвәрнең күз алдында керсез ап-ак кофтасын, тездән түбән кара юбкасын кигән, калын толымнарын иңнәренә салган килеш, кара такта янында сөйкемле елмаеп басып торган кебек.
И-и, бигрәкләр дә матур бит бу фани дөнья! Нигә без шуны күрмибез, ишетмибез, тоймыйбыз икән?! Нигә без зарланырга яратабыз? Нигә адәм балалары күңеленә шулкадәр бозыклык оялаган икән: бер-беребезгә пычрак атабыз, тыштан көләбез, эчтән астыртын эш кылып, тантана итәбез; бер-беребезгә җылы сүз әйтә белмибез. Нигә барлыгыбызга, мул тормышка, кул-аякларыбызның төзек булуына, эшли алуыбызга шөкер итә белмибез? Нигә? Нигә?!.
Берчә күңелсез, берчә матур хатирәләргә бирелгән Әнвәр абзый җилкапка янына басып, бакчасына әйләнеп карады. Күз алдында сокланып туймаслык гүзәл манзара ачылды. Бакчаның бер почмагында ак күбектәй ап-ак чәчәкләргә күмелгән шомырт куаклары балкып утыра. Чак кына арырак пар алмагачның менә-менә ачылырга торган, алсу йөгертелгән ак чәчәк таҗлары бал кортлары кунган саен тибрәлеп ала. Ә чагу төсләргә буялган кечкенә йорт кыегындагы сыерчык оясы чыбыгында, бер-берсеннән уздырырга тырышып, ике сыерчык чут-чут сайрый. Аяк астында, язгы кояш нурларында иркәләнеп, тигез түтәлләргә бүлгәләнгән кап-кара җир иркен тын алып ята…
Шаулы, дәртле ефәк язның мең төрле хуш исе, керсез яшеллеге, бал кортларының, күбәләкләрнең очып бөтерелүләре, табигатьнең яңа сулыш алып, яңа көч, яңа дәрт белән уянуы, арырак күренгән яшел каеннарның нәфислеге, җил кызының һәр тарафка сафлык бөркүе – барысы-барысы, яшәүнең нечкә моңы булып, Әнвәр абзыйның җанына сарылдылар да әллә нишләттеләр дә куйдылар. Ул, җилкапканы ябып чыкты да, койма буена чүгәләп, тыелгысыз күз яшьләре белән елый башлады. Үксеп-үксеп, озак елады ул. Нигә? Берәрсе килеп чыгып, нигә елыйсың дип, сораса, ул үзе дә аңлата алмас иде. Нигә?..

 

 

 

Зәйфә САЛИХОВА

 

Фото: https://pixabay.com/


 
«Мәйдан» №9, 2020 ел.

 

Комментарийлар