Логотип «Мәйдан» журналы

Ярты гасыр ара

Хикәя.

«Юлларыңа ак энҗеләр сиптем,

Акка басып кына үт әле.

Таң җилләре белән килермен бер,

Бәгырькәем, мине көт, яме».

 

Почта тартмасыннан алынган хатның әлеге шигырь юлларын укыгач, бермәл өнсез калды Зөбәрҗәт. Язуы да таныш кебек… Юк, юк, булмас ла. Конвертлы хат алыр заманмыни?! Егерме беренче гасырда яшибез ләбаса, техника заманы… Хатның беренче битен кат‑кат укып чыкты да аннан конвертка күз салды. Ул совет заманыннан калган булса да, мөһере заманча. Куш биттән торган хатны тиз генә укып чыгу мөмкин түгел иде. Аның соңгы юлларын эзләде ул.

«Бу хатым сиңа барып ирешерме, юкмы, ләкин күңел тулы хисләремне җилләргә генә ияртеп җибәрергә кыенсындым. Җилләр түгеп‑чәчеп бетерер сыман тоелды. Ап‑ак дәфтәр битен көйдерерлек хисләр тулы хатым сине дә җылытсын әле дип, яшьлектән адашып калган конвертка салып җибәрәм. Бәлки, синең мондый хатларга исең дә китмәс. Ялкынлы саф мәхәббәт арасында ярты гасыр вакыт ята бит. Үткәннәргә юллар ябыктыр…

Синең хыялый Газизҗаның…»

 

…Әйе, әйе, адәм балаларын адашып калган хыялы гомере буе озата килә диләр. Яну‑көюләр, сагыну‑сагышлар янәшәдә генә кебек тә… Юк икән лә. Бәхет дигән нәрсә, ымсындыра‑ымсындыра, синнән читтәрәк атлый икән шул…

Куш бит тутырып язылган хатны укуын дәвам итте Зөбәрҗәт.

«Хәтерлисеңме, ап‑ак кышның ямьле яз белән кулга‑кул тотынган мәле иде. Без дә ике исәр, язның тәүге чәчкәләре – умырзаялар баш калкытмадымы икән дип, урман аланына йөгердек… Ап‑ак кар өстендәге чәчкәләрне күреп хәйран калдык. Алар да, безне күрәсезме дигәндәй, йөнтәс керфекләрен ачып безгә елмаялар иде. Һай, шул чактагы сөенүләребез!.. Мин, егетлегемне искәрткәндәй, сак кына бер умырзаяны өздем дә бөдрә чәчеңә кададым. Шулчактагы хыялый, саф һәм самими чакны сагынып яшим әле мин, Зөбәрҗәтем. Мин бүген дә унҗидедә бугай ла. Юкса арада ярты гасыр вакыт ятса да, хисләр әле дә кайнар булмас иде. Мин ул хиснең кайнарлыгын бүген бары дәфтәр битләренә генә төшерә алам. Алар да бу хисләрдән ялкынланып‑дөрләп китәр сыман. Мин сине бүген нәкъ элеккечә сагынып яшим бит…»

…Зөбәрҗәт хатны ахыргача укый алмады. Әле күкрәгенә кысты, әле, көзге яфрак итеп, учларыннан җиргә очырып төшерде. Аяк астындагы кызыл‑сары яфраклар белән бөтерелә‑бөтерелә биеде хат. Еракта калган елларны якынайтырга тели сыман иде ул. Юкка гына адәм балаларын сабый чагы, яшьлек еллары озата килмидер. Алдагы көнеңдә Тәкъдирең нинди сынаулар әзерләп куйганын беркем дә белми шул. Зөбәрҗәт, Газизҗан белән соңгы саубуллашкан көнен яңартырга теләп, хәтер сандыгын барлады… «Минем сулмас чәчкәм, якты кояшым, тәүге мәхәббәтем! Өч ел узар да китәр, мине көт, бәгырем, яме», – дигән иде ул, армия хезмәтенә киткәндә. Тик Газизҗан өч елдан соң да, дүрт елдан соң да, аннан соң да күренмәде. Исәнлеген белдергән бер генә хәбәре дә килмәде. Әйтерсең лә суга төште дә юк булды. Арада ярты гасыр вакыт… Кайларда йөрдең соң син шул гомер, дип үзалдына сөйләнеп алды Зөбәрҗәт һәм хатны кызыл‑сары яфраклар арасыннан үрелеп алды да, яулык чите белән сөрткәләп, укуын дәвам итте.

«…Зөбәрҗәтем, син мине ишетәсеңме, искән җилләргә дә колак сал әле. Сүзләрем шушы дәфтәр битенә төшсә дә, җилләр аша да аваз салам сиңа.

Белсәң иде, мин үземне җиде юл чатында ялгызы калган кош итеп сизәм. Очып кайтыр идем дә канатым каерылган, талпынудан ары китә алмыйм. Язмыш безне ни өчен шулай аерды икән?.. Хәтерлисең булыр, соңгы саубуллашуымда мин сиңа өч елдан кайтып җитәрмен, көт мине, яме, дигән идем… Алай тиз генә кайтыр хәлдә түгел идем шул. Шактый еллар хәтерем җуеп, кем булуымны, кайдан килүемне аңышмыйча яшәлгән. Армия хезмәте фаҗигасе ул. Шөкер, менә бүген барысы да үз хәленә кайтты. Сабый чагымны да, керсез мәхәббәт хисләре белән янып, синең белән үткәргән онытылмас елларымны да сагынып искә алу бәхете тиде. Дөньяда һәрчак яшәү белән үлем янәшә йөри, димиләрдер. Бүген мин синең белән очрашкан вакытларны, бөдрә чәчеңә кадаган язгы умырзаяларны сагынып яшим. Кар суында көймә йөздереп, әллә нинди хыялларга чумып, ялкынланып йөргән чакларны сагынам…»

…Зөбәрҗәт яшьлектә адашып калган Газизҗаннан килгән хатны ахыргача укып бетерә алмады. Битләреннән яшьләр тәгәрәде, тамагына төер утырды. Нигә дип үзем эзләп бармадым икән шул вакытларда, хәбәре нигә юк икән, дип белешмәдем икән дия‑дия үз‑үзен битәрләде. Газизҗанның ничә еллар хәбәр‑хәтере ишетелмәгәч, төннәрен елап уздыра иде. Нигә язмыш безгә шулкадәр каты бәгырьле булды соң?.. Менә хәзер ярты гасыр аралыгында күз яшьләре дә кипте, күңел дә шактый кырысланды кебек иде. Менә бу хат еллар арасында катып калган ташны эретеп җибәрде сыман. Ни өчен язмыш безгә шулкадәр кырыс булды икән лә, дия‑дия Зөбәрҗәт яшьлек елларын яңартты.

Әйе, бер генә адәм баласының да сандыгы буш түгел бу дөньяда. Аны һәрчак кайгы‑сагышы, борчу‑газабы, хәтер‑хатирәләре озата килә. Ялгызлык үзе дә чир сыман, ятсаң‑торсаң да, артыңнан ияреп, сине эчтән таркатып, бимазалап тора. Атыла‑сугыла кая барып бәрелергә белмәгән вакытларыңда җаныңа тынгылык таба алмыйча изаланасың. Их, шул чакларда эч‑сереңне бушатырдай киңәшчең, үзеңне аңлаучы дустың булса икән!.. Синең әле бу дөньяда кирәклегеңне искә төшерердәй дустың булу, бу инде бәхетнең иң зурысы булыр иде.

Зөбәрҗәт, күз яшьләрен сөртеп, әлеге уйларыннан арынырга теләп, кабат хатка үрелде.

«…Хәтерлисеңме, Зөбәрҗәт, син миннән бервакыт: «Бәхет нәрсә ул?» – дип сораган идең. Мин гади генә: «Үзеңне аңлар кешең булу», – дигән идем. Бүген дә әлеге сорау белән каршымда басып торасың сыман. Еллар аерып торган бушлыкны алып ташлар идем дә йөрәк түремдә әле дә сүрелмәгән җылылыкны, кайнар хисләремне, иркә‑назымны, яшьлектә калган тәүге мәхәббәтем бары сиңа гына бирер идем. Әйе, дөньяда миндәй ялгызаклар бихисаптыр. Кайчагында мин куркып, сискәнеп китәм. Минем кебек, беркемгә дә кирәксезләр минем янәшәмдә генә атлыйдыр сыман. Бу ялгызлыкны миңа нинди язмышлар юрады икән лә? Әллә Ходайның сынавы микән бу?..

Менә шушы уйларыма чумып язуым бу хатымны, Зөбәрҗәтем. Минем кебек ялгызлыктан төннәр буе каңгырып йөрүчеләр меңәрләгәндер, бәлки. Аларны мин күрмим бугай. Бер уйласаң, парлы ялгызлар да җитәрлек бит әле бу дөньяда!..

Хәтерлисең булыр, мин солдатка киткәндә, син миңа кулъяулык чигеп бүләк иткән идең. «Истәлеккә – бүләгем» дип, пар күгәрченнәр чигелгән иде анда. Хәтерем югалып, күпме еллар каңгырып йөргәндә дә, шул кулъяулык исән‑сау сакланып калган. Бәлки, әлеге кулъяулыкны кулына алса, хәтере яңармасмы, дигәннәрдер. Рәхмәт инде ак халатлы туташ‑ханымнарга. Мин гомерем буе олы җанлы, киң күңелле шәфкать туташлары, табибларга рәхмәт укыйм. Алар күпме еллар минем хәтерне яңартуымны, үз‑үземне табуымны көттеләр. Дәвалары тиде, шөкер, бу – мин – Газизҗан!.. Яшьлек елларын югалткан, тәүге мәхәббәтен еллар урлаган Газизҗан мин!..»

Зөбәрҗәт кабат күз яшьләренә тулышты. «Рәхмәт сиңа, Газизҗан. Мин сине оныткан идем инде. Юк, юк, югалткан идем… Күпме еллар үпкә саклап йөрелде. Ләкин тормыш мәшәкатьләре, еллар агышы үпкәләрне күптән юган иде инде. Безгә Тәкъдир шулай язгандыр. Бәлки, еллар узган саен, яшьлектә калган мәхәббәт җылысы белән яшәү рәхәтрәктер дә!.. Янәшәңдә сөйгән кешең булмау әле ул дөньяда хиссез‑моңсыз яшәү дигән сүз түгел. Юк икән, ул аны эзли, һич югы, хыялында тудыра. Икәү генә тапкан умырзаялар, челтерәп аккан кар сулары әллә кайда еракта калган. Табигатьтә бүген алтын көз ләбаса!..

Мин дә сине күпме еллар хыялымда йөрттем. Хәтта, сиңа тиң түгелмендер, шуңа китеп югалгансыңдыр дип, үземне битәрли идем. Сине хыялымда тудырган бер юләрмен дип, үз‑үземнән көлгән чаклар да булмады түгел. Ә тормышта бар да үзгә икән шул. Юкка гына, ялгызлык бирмәсен, Ходаем, дип сорамыйлардыр. Сыңар канат белән кош та оча алмый. Адәм баласы берьялгызы ничекләр гомер кичерсен соң?.. Гомер шулкадәр кыска, яшәү белән үлем арасы – бары бер мизгел! Төннәрен күккә төбәләсең дә, үз йолдызыңны эзлисең. Кинәт, йолдыз атылуын күреп, үз бәхетеңә юрап, кабат ымсынасың…

Үз уйларыннан арыныр булып, Зөбәрҗәт укылып бетмәгән хатның соңгы битенә күчте.

«…Мин сине, Зөбәрҗәтем, кыш белән яз җитәкләшкән мизгелдән эзлим. Менә‑менә без бергәләп кар суында агызып уйнаган көймәгә утырып килерсең сыман. Бөдрә чәчләреңә кадарга умырзаяны мин алтын көздә дә табармын. Адәм баласына Ходай Сабырлык белән Өмет дигән нәрсә биргән. Мин сабыр гына очрашулар көтеп яшим. Бәлки, син минем кебек ялгыз түгелсеңдер. Мин артык бәхеткә өметләнмим дә. Бары бер күрешү, күзләреңә карап, үткәннәрне искә төшерү, хәтер яңарту. Күпме еллар хәтерен җуеп яшәгән кеше өчен болар аеруча кадерле!..

Очрашуга өметләнеп, яшьлек дустың Газизҗан…»

 

Зөбәрҗәт хатның соңгы юлларын укыды да, очрашырга насыйп итә күр дип, хатны кадерләп конвертына салды. Минем дә сөйлисе сүзләрем бихисап, алар дәфтәр битенә генә сыймастыр, чиксез галәм үзе шаһит. Серең сөйләр кешең булмау – зур бәхетсезлек ул. Ә мин сине бәхетсез итәргә хакым юк, дип, сөйләнә‑сөйләнә, сары‑кызыл яфраклар түшәлгән көзге сукмактан насыйбы көткән көннәргә таба атлады Зөбәрҗәт…

 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар