И ЯМЬЛЕ ДӘ СОҢ ДӨНЬЯ!
Һәр фасыл үзенчә ямьле, әйеме?!
Кыш — ябалак-ябалак булып яуган карлары, агач-куакларны сарган ап-ак бәсләре, дуамал бураннары, тәрәзә пыялаларындагы кар абагалары... белән матур.
Яз — ләйсән яңгырлары, җылы яклардан кайткан кошларның тәүге чыр-чулары, кәгазь көймәле гөрләвекләре, кар эрүгә борын төрткән чирәмнәре, умырзаялары... белән гүзәл.
Җәй — алсу, сусыл җиләкләре, хәтфә үләннәре, исәп-хисапсыз чәчкәләре, талгын гына тирбәлешкән иген кырлары, шифалы, җылы яңгырлары... белән соклангыч.
Көз...
Әйе, көз дә — матур, гүзәл, соклангыч.
Ә-әнә Сентябрь малае, шукланып, агачлардагы алтынсу, сары яфракларны җиргә сибеп йөри...
Ә-әнә Җил малае әлеге яфраклар белән куышлы уйный...
Кояшсылу аларның кыланмышларын сокланып күзәтә.
Үзе дә сизмәстән, уенга кушыла...
Ә-әнә чәчәктәй киенгән малайлар һәм кызлар, газиз әти-әниләре, кадерле әби-бабайлары, абый-апалары белән җитәкләшеп, ясле-бакчага, мәктәпкә ашыга.
Аларны, Кояшсылу кебек елмаеп, тәрбияче апалар, укытучылар каршы ала...
И ямьле дә соң, күңелле дә соң дөнья! Шулай бит?!
Ләбиб ЛЕРОН
Фото:
Комментарийлар