Гореф-гадәтләргә бай минем туган яклар («Күңел бушанулары» циклыннан)
Безнең якларда Мишә буенда болынлыкта бик матур җомга уеннары узар иде. Ул борынгы бабаларыбыз заманыннан ук килгән. Аның ерак тарихын әбиләрдән дә ишеткән бар. Элек заманнарда бу төбәккә Казаннан Тук...
Безнең якларда Мишә буенда болынлыкта бик матур җомга уеннары узар иде. Ул борынгы бабаларыбыз заманыннан ук килгән. Аның ерак тарихын әбиләрдән дә ишеткән бар. Элек заманнарда бу төбәккә Казаннан Тукмаков дигән бай килеп урнашкан. Аның зур гына тегермәне дә булган. Якын-тирә авылларда яшәүче җирле халык аңа ялланып эшли торган булган. Ул мөселман кавеменә җомга көннәрдә ял биргән, ә инде җәйнең ямьле кичләрендә үз йорты яныннан ерак түгел җиргә – Мишә болынына граммофон алып чыгып уйната торган булган. Ул чакларда авыл кешесенең мондый могҗизаи музыкаль аппаратны күргәне-ишеткәне дә булмаган. Аны тыңларга тирә-яктагы барча авыллардан халык җыела икән. Тора-бара бу тамаша зур бәйрәм төсен алган. Тирә-яктан атларга төялеп җомга уеннарына килгән кибетләр гөрләп эшләп торган. Соңрак бу хикмәтнең төп сәбәпчесе – граммофон онытылган, мәйданга тальян гармун чыккан, төрле уеннар, биюләр, такмак әйтешүләр вакытында Мишә буе гөж килеп торган. Егетләр-кызлар шушында күрешеп-танышып киткәннәр, тәүге мәхәббәт хисләре дә шушында бөреләнгән.
Җомга уеннары көннәр җылытып, болын кардан арчылуга башланып киткән дә, Сабан туена кадәр атна саен кабатланып барган. Совет чорында җомга эш көне дип игълан ителгәч, бу уенны якшәмбегә күчергәннәр. Шушы чорда аны кайбер түрәләр, искелек калдыгы, дип туктатырга да тырышып караганнар. Район үзәгеннән килә торган кибетләрнең дә юлын ябып маташканнар, тик гади халык барыбер үзенекен иткән. Заманында күпме кысып та баш бирмәгән бу йола-бәйрәм, кызганыч ки, 80 нче елларда үзеннән-үзе сүрелә. Аның сәбәбе яшьләрнең шәһәргә китеп баруында, билгеле. Якшәмбе көнне, җомга уены вакыты җитеп килгәндә, аларга юлга кузгалырга кирәк. Шөкер, җомга уенын безнең буынга да күрергә, азмы-күпме аларда катнашып, күңел ачарга насыйп булды. Без аңа ашкынып бара идек. Тезелеп-тезелеп киткән кибетләрдә дә җанлылык сизелеп тора. Ул заманның иң тәмле ризыклары шушы кибетләрдә генә сатылгандыр кебек тоела иде миңа. Болын тулы яшь-җилкенчәк. Түгәрәк-түгәрәк булып, әллә ничә җирдә уен бара, андагы гармун тавышлары, бию, җыр, әйтеп бетергесез гаҗәеп матур уен-йола иде ул җомга уены. Менә шундый матурлык-гүзәллек дөньясын күреп, күңел ачкан чаклар хәтер түрендә җылы хатирә булып саклана.

Дания ГАЙНЕТДИНОВА
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар