Гомерем мизгелләре
Мөнир ВАФИН.
Балачак
Бала чакта мин шактый шук идем. Мәктәптә малайлар белән шаярып, тәрәзә һәм шкаф пыялаларын еш кыйратырга туры килде. Әтинең пыяла кискече бар, остаханәбездә тартма белән пыяла утыра, шуннан тәскетеп, үзем кисеп куя идем. Бервакыт партадаш дустым Азат белән, тартмадагы пыялалар кимүен әти сизмәсен дип, төнлә тегермән пыяласын урладык. Каравылчы күреп әтигә әйткән, шуннан соң өйдән алырга тулы ирек ачылды. Әтинең орышканын хәтерләмим.
Мәктәп кухнясында чәй кайнаталар, озын тәнәфестә дежур аны чиләк белән сыйныфка алып кереп, кружка белән укучыларга бүлеп бирә. Кереп килгән дежур кызны чалып ектым, ул чәй эчендә йөзде, әле булса шуңа үкенәм. Иң зур үкенечем – сыйныф эчәсе чәйгә эч йомшарткыч дару сала алмавым. Дару салырга карар итеп тә бу хыялымны тормышка ашыралмый калдым, әле булса шуңа үкенәм, гомер буе искә алырлык вакыйга була ала иде.
Урта сыйныфларда укыганда велосипедка мотор кую модасы китте. Берничә малай белән «моторизованная бригада» төзеп, авылның бер башыннан икенче башына чабабыз. Кемнең төтен чыгаргычы, кемнең шәмендәге (свеча башындагы) каршылык детале юк, нәтиҗәдә без узганда телевизорлар күрсәтүдән туктала иде. Телевизор караучыларның теңкәсенә күп тидек.
Карбид белән шартлаткычлар ясау, поджиглар шартлату – берсе дә калмады. Көпшә белән борчак ату, рогатка кебек кораллар буенча да миңа җиткән малай булмагандыр. Ыштан керешеннән кечкенә генә рогатка ясап, мәктәптәге яшь укытучылар тактага язганда кулларына тидерә идем. Берсенең елап чыгып киткәне хәтердә.
Иң истә калган вакыйгаларның тагы берсенә килгәндә, безнең авылга янгын сүндерү машинасы алганнар иде. Су сиптерү торбалары машинаның өстенә урнаштырылган. Ә аңа менү өчен машинаның артында ике якта торбадан баскычлар ясалган. Мин, Азат дустым белән, машина туктап торган чакта шуңа тотынып авыл буйлап җилдерәм. Машина йөртүче күрми. Шулай бервакыт ул Аккаен исемле күрше мари авылына китте. Туктады. Без сиздерми генә төшеп шул тирәдә йөрибез. Ул кузгалуга урынга менеп кунакласы бар. «О, авылдаш малайлар да монда икән», – ди бу. Йомышларын үтәгәч кузгалып китте һәм без позициябезне алдык. Ул икенче бер авылга – Акбасарга китте. Анда да без йөреп ятабыз. Бу аптырап калды. Шуннан башын кашып торганнан соң эшне аңлады һәм безгә күрше авылдан җәяүләп кенә кайтырга туры килде.
Тагы бер вакыйга – безнең авылда Фәгыйль исемле абзый бар иде. Ул үзенә күрә авылның Шомбае кебек иде. Мәсәлән, бер хәллерәк гаиләгә койма тоту өчен ялланып баганалар утырткан. Хуҗадан сөйләшенгән хакны алган. Шуннан хуҗабикәне туры китереп аннан да багана утыртканы өчен акча алган. Йорт хуҗасының әтисен дә «чишендергән». Менә шундый кәмитләре күп иде аның. Ул фермада мал караучы булып эшләде. Гел атта йөри иде. Без кышын күрше малай белән ул җигүле атын капка төбендә калдырып кереп китсә, шуны алып тая идек. Авыл буйлап җилдереп, атны башка урамда бәйләп калдырып кайта идек. Ул безнең эшне сизсә дә, үзе шаян кеше буларак, орышмады.
Мәктәптәге ата-аналар җыелышына әни йөрде. «Синең мутлыкларың турында бер дәфтәр укыдылар», – дигән иде. Минем һәр хәрәкәтне язып барганнар. Икенче көнне моны ачыклау өчен тәнәфестә шаярганда сыйныфка күз аттым, карасам, арттагы партага утырып бер малай миңа күз төшерә-төшерә нидер язып утыра. Ул сыйныф җитәкчесенә бик якын укучы иде. Шуннан соң «стукач» каршында саграк эш иттем. «Стукач» исә еллар узгач педагогия фәннәре кандидаты булды.
Әти
Минем әти кызыклы кеше иде. Ул райондагы иң оста пимачылардан киез итек басу серләрен өйрәнгән. Гомер буе кышларын пима басты, колхоз җитәкчелеге бригадирларга аңа кышын эш кушуны тыйды. Ул бу эшнең остасы иде. Аңа авылыбыздан гына түгел, барлык районнан, хәтта күрше районнардан да тетелгән йон алып киләләр, ул йонны үлчәп, исемлеккә язып куя. Исемлек озын, берничә ел көтәләр. Авылда тагын берничә пима басучы булса да, әтинекеләр бик сыйфатлы булу сәбәпле, чират торалар иде. Әлбәттә, бу эш матди файдалы, без акчага интекмәдек. Кибет мөдирләре ул елларда прилавка астыннан сатыла торган һинд чәе, шоколад, хәлвә ише тәм-томнарны тартмасы белән китереп китәләр иде. Әти итек ману өчен буяу алырга җәйләрен берәр шәһәргә сәяхәт кыла, башлыча, ул Уфа һәм Куйбышевка йөри. Берничә тапкыр Мәскәүгә дә барды. Сәяхәтләренә башта апаларымны йөртте, мин үсә төшкәч икәү йөрдек. Ул дөнья күрсәтеп, тәмле итеп ашатып, карап йөртте. Бу аның үзенә күрә бер ял итүе, безгә дөнья күрсәтүе иде.
Әти пима басу эшен безгә дә өйрәтте. Башта апама, аннан миңа, энекәшкә. Мине сигезенче сыйныфта укыганда ул үзе белән пима басарга алып чыгып, сыңарын үзе, сыңарын миңа биреп өйрәтте. Мин бозмасын өчен алмашлап бастык. Ул моның өчен безгә көн саен бер сум акча бирә иде.
Әти агач эшенә дә оста булды. Үз кулы белән йорт салды, мине дә өйрәтте.
Әти яшьрәк чагында әкиятләр укып, шуларга ышанып та алган. Имеш, кеше күзенә күренмәс өчен абага чәчкәсе өзеп, шуны авызга капсаң, кеше күзенә күренмисең икән. Әти куе урмандагы, авылдаш мариларның зәхмәтле дип аталган урынына кичен барып, абага янына утырып, «Вий» киносындагы кебек бисмиллалап түгәрәк сызган. Төне буе саклап та чәчәк атуын күрә алмаган, шуннан соң әкиятләргә ышануын ташлаган. Мин үскәндә безнең өйдә әкият китаплары бик күп иде. Гәзит-журналлар алдыру буенча да авылда безгә җиткән гаилә булмагандыр. Уфада һәм Казанда нәшер ителгән бик күп басмалар алдырдык. Әти вакыты булса китапханәгә дә йөри иде. Безнең гаиләдә кышкы кичләрдә мичкә арка терәп китап уку гадәте бар иде. Мин дә китап укуда сынатмадым, авыл һәм мәктәп китапханәсендә укымаган китап калмады. Китапханәчеләр: «Сиңа нәрсә бирергә инде?» – дип аптырыйлар иде.
Печән өсләре дә гомергә онытылмаячак. Авыл тирәсендә чабымлык булмау сәбәпле, без еракка барып, куыш корып, шунда кунып ята идек. Әти белән икәү куе урманнар уратып алган акланда куышта кунып, учакта азык пешереп ятуларыбыз иң матур чаклар булган.
Әти соңгы елларда такмаклар да языштырды.
Мәхмүт агай итек баса,
Гайшәбикә киптерә.
Мәхмүт агай акчасына
Малайлары типтерә кебек юлларны безгә мәҗлескә җыелган күрше-тирә аннан кат-кат җырлата иде.
Ул сиксән яшендә мәрхүм булды.
Әни
Әни тыныч холыклы кеше булды. Гел эштә, әти пима баскач, мал карау, су китерү дә аның өстендә иде. Кичләрен йон эрләп, ни дә булса бәйләп утырды. Аның китап укырга вакыты булмады, без укыганны тыңлап эшен башкара иде.
Иртән мәктәпкә уянганда әни көн дә таба ашы пешерә иде. Безнең якта көлчә, ат тоягы, күзикмәк, төче күмәч, кәкере һәм башка шундый башка якларда киң таралмаган азыклар да пешерәләр иде. Туйларга, бәйрәмнәргә әнине чәк-чәк пешерергә йөрттеләр.
Әни сугыш елларында яшь чагында Киров өлкәсендә торф чыгару эшләрендә булган. Шунда эшләүләрен, качып кайтуларын сөйләргә ярата иде. Ялгыз карчыкларны мунчага дәшү бар иде. Мунчадан соң җиз самавырны җырлатып чәй эчәләр, мин ул әбиләрдән җеннәр турында төрле хәлләр сөйләтәм. Аеруча су буенда фельдшер пунктын саклаучы Мәгърифә әби маҗараларга бай иде.
Әни үзе генә калганда такмаклар җырлый иде.
Ул 92 яшендә бакыйлыкка күчте.
Фото: Николай Туганов
«Мәйданчык» № 12, 2022 ел
Комментарийлар