Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлҗамал

Миңа калса, авылның иң матур чагы - май аеның урталары.

Ни өчен дисәң, бу вакытта табигать аңлатып булмаслык үзенә бер төс ала. Һәр җирдә төсләр гармониясе һәм кошлар җыры җанга рәхәт бирә.
Мин быел да нәкъ шундый чакта карт әткәмнең хәлен белергә авылыма кайттым. Безнекеләрнең бер ягында Сәлахи картлар яши, икенче кырыйларында инде күп еллар ферма мөдире булып эшләүче Рамил абыйлар тора. Рамил абый эшкә барганда да, кайтканда да безнең капка төбеннән уза.
Кичке ашны ашаганнан соң, бераз урам күзләп керим әле дип, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырдым. Кич шундый рәхәт. Көнбатыш офык якут төсенә кергән, әкрен генә кояш байый. Әнә күршем Рамил абый да эштән кайтып килә. Ул минем янга килеп җитмәстән үк:
- Хәерле кич, энекәш! Ял итәбезме? Синең белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыра да алган юк, - дип сөйләнә-сөйләнә, минем янга чүкте. - Эшнең тыгыз чагы. Сыерларны җәйләүгә күчерәбез. Барысы да әйбәт кенә кебек. Әллә кайдан, көтмәгәндә мәшәкать чишмәсе бәреп чыга да, көннәр буе чабасың гына. Ә шулай да бүгенге
терлекчелек сугыштан соңгы терлекчелек түгел инде ул. Аерма җир белән күк арасы кадәр.
- Нәрсә, Рамил абый, шулкадәр начар идемени ул заманнарда?
- Һи, энекәш! Ул чакларда мал кышлатуның төп максаты баш санын исән-сау алып чыгу иде. Кышын су булып су эчертергә дә сыерларны бәке кырына куып алып төшә идек бит. Ә хәзер?
Рамил абый кызып-кызып үткәннәрдән зарлана, хәзергене мактый. Шулай утыра торгач, шактый вакыт үтеп киткән. Рамил абыйның кечкенә кызы:
- Әти, аш суынып бетә бит инде, кер, - дип, тәрәзә аша эндәште.
- Ярый, кызым, керермен, - ул шулай диде дә, үзалдына: - Миңа кан җылысы булса, шул җиткән, - дип куйды.
Шунда мин аңа күптәннән күңелемдә йөргән сорауны бирдем.
- Рамил абый, менә сезнең үз исемегез дә, улларыгызныкы да шундый кыска: берсе - Раил, икенчесе - Наил, җиңел әйтелешле исемнәр. Ә кызыгызныкы озын, борынгычарак...
Рамил абый көлемсерәп, бер ноктага карап торды-торды да:
- Һе, менә сиңа, иске авыздан яңа сүз, дигәндәй, күршене менә ни борчый икән бит әле. «Гөлҗамал!» Борынгы исем булса да, «гөл кебек гүзәл, матур, чибәр» дигән сүз бит ул. Монысы бер булса, икенчедән, минем өчен бик кадерле тарихы бар аның.
Ул тынып калды. Тирән итеп бер сулады да:
- Күңелнең иң нечкә кылына чирттең бит әле син, энекәш, - диде. Азрак уйланып торганнан соң ялгап китте: - Сугыштан соңгы авыр елларда мин зооветтехникум бетердем. Эшкә күрше районга, Иске Борнаш участогына җибәрделәр. Участокта унике авыл. Менә туларның берсенә - Каенлыкка колхозчыларның терлекләренә профилактик чаралар үткәрергә килдем. Сыерларга, бозауларга прививка ясыйм. Иртә таңнан авылның янгын сарае янына сыер, тана, бозау җитәкләгән апалар, агайлар килә башлады. Көтү куганчы эшне тәмамларга кирәк. Миңа авылның иң өлкән картлары булышалар. Тыңламаган мал-туарны тынычландырырга ярдәм итәләр. Менә безнең янга сыер җитәкләгән бер кыз килеп туктады. Мин, үзем дә сизмәстән, аның кипаристай сылу гәүдәсенә, тыгыз итеп үрелгән, билдән түбән төшкән ике чәч толымына игътибар иттем. Ул килеп туктау белән:
- Абый, зинһар өчен, эшегез беткәч, безгә кереп чыгыгыз әле. Яшь бозауны һич кенә дә алып килә алмадым бит. Без ерак түгел, әнә бу йортта гына торабыз, - дип, зәңгәр тәрәзәле, шактый иске йортны күрсәтте. Мин аның уттай янып торган коңгырт күзләренә, алмадай битенә, пешкән чия кебек иреннәренә карадым. «Ярар, барырмын»нан башка сүз әйтә алмадым. Эш беткәч, ике булышчы картны ияртеп, мин аларга киттем. Ишегаллары шундый чиста итеп җыештырылган, һәр әйбер үз урынында.
- Әнкәң кая? Чыксын монда, - дидем. Кыз әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты, җәһәт кенә бозау абзары ишеген ача башлады.
- Әткәсе дә, әнкәсе дә юк аның, җиңгәсе белән генә тора ул, - диде булышчы картның берсе, ишетелер-ишетелмәс кенә, һәм:
- Җиңгәң, Мәрфуга килен кая? - диде.
- Районга, райсобеска китте, - диде кыз.
Без эшебезне тәмамладык та саубуллашып чыгып киттек. Капкадан илле-алтмыш адым киттек микән, юк микән, баягы кызның тавышы ишетелде:
-Абый, фуражкагызны онытып калдыргансыз бит.
Ул минем фуражканы тотып капка төбендә тора, ә мин гаҗәеп җитезлек белән аңа таба йөгерәм.
- Сүз тыңлап килүегез өчен тагын бер кат бик зур рәхмәт инде сезгә. Әгәр бүген китмәсәгез, кичен безгә килегез. Яшьләр, кызлар белән бергәләп аулак өй ясыйбыз. Җиңги рөхсәт итте, - диде ул елмаеп, минем күзләремә туры карап. Мин тагын пышылдап кына: «Ярар, килермен»нән башка сүз әйтә алмадым.
Караңгы төшкәндә мин аларда идем инде. Җиде-сигез егет һәм кыз җиделе лампа яктысында төрле уеннар уйныйбыз. Менә орчык тәгәрәтү уены. Идән уртасында йон эрли торган орчык ята. Барыбыз да аның тирәсендә түгәрәкләнеп тезелдек. Берәү орчыкны әйләндереп җибәрә дә, ул вертолет пропеллеры кебек әйләнеп тора. Менә орчыкның тупас ягы миңа, очлы ягы йорт хуҗасына юнәлеп туктады. Кагыйдә буенча, без икебез караңгы болдырга чыгып, берничә минут торырга тиеш идек. Чыгып киттек. Болдырда дөм-караңгы. Күз күрми. Берсүзсез басып торабыз. Ул шунда миңа:
- Нигә бер сүз дә әйтмисез? - диде. Мин сискәнеп киткәндәй булдым һәм исемен сорадым.
- Гөлҗамал, - диде ул.
- Минеке - Рамил.
- Һай, нинди матур исем, - диде ул. Мин дә әкрен генә:
- Гөл-җамал! - дидем. Шулвакыт ишекне ачып, бер егет:
- Шул караңгыда күпме торырга була инде? - дип кычкырды. Икебез дә бәхетле елмаеп өйгә кердек.
Шушы көннән мин Гөлҗамаллар авылына еш килә башладым. Шулай көз үтте, кыш узды, яз җитте. Бәхетсезлегем бәхетле итте, дигәндәй, язгы ташуның иң көчәйгән бер көнендә, каенлыкка килеп җитәрәк шактый тирән чокырны чыкканда, муен тиңентен кар суына баттым. Судан көч-хәл белән чыкканнан соң, тәнем ут кебек кызыша башлады. Кояш батып килә. Авыл ерак түгел, ике йөз метрлар чамасы гына. Мин өшүдән куркып, җан-фәрманга авылга таба чаптым һәм Гөлҗамалларга барып кердем. Гөлҗамал да, җиңгәсе Мәрфуга апа да өйдә иде. Хәлемне аңлап, алар шунда ук иске-москы киемнәр бирделәр, кипкән кура җиләге белән чәй эчертеп, толыпка төренеп, түр сәкегә ятарга куштылар. Тешне-тешкә тидереп булмый, калтырата. Ул да түгел, кайнар тиргә батам. Ничек йокыга киткәнмендер, анысын белмим. Уянып киткәндә, Гөлҗамал янымда утыра иде. Мәрфуга җиңгәсе, минем турыда әйтергә дип, идарәгә киткән. Уянуымны күргәч, ул:
- Хәлең ничек, Рамил? - дип, кулын маңгаема куйды. Ул бу сүзне шундый ягымлы, шундый җылы итеп әйтте ки, янымда әнкәм утыргандай булды. - Төне буе саташып чыктың. Ул-бу булмагае дип, саклап утырдым, маңгаеңа юеш сөлге куеп тордым.
Ул шулай диде дә, карашын еракка текәп, уйга калды. Шул чакта аркасыннан йомшак сөеп алдым, калын толымнарына кагылдым.
- Гөлҗамал! -Әү, Рамил?!
Ул минем исемемне эчке бер җылылык, иркәләү белән әйтте. Урынымнан кинәт кенә торып, аны кочаклап алдым. Ул да тартынмады. Иреннәр иренгә тиде. Бу мизгелдә мин үземне сусыз чүлдә интегеп, суга очраган юлчыдай хис иттем. Гөлҗамал миңа татлы чишмә суы булып тоелды. Менә мин челлә эсселегеннән газап чигәм, ә Гөлҗамал талгын җил бу¬лып исә һәм рәхәт бирә. Шушы рәхәт мине исерткәндәй итте. Айнып җитәргә дә өлгермәдем, ул мине муенымнан кочып алды да ишетелер-ишетелмәс кенә:
- Яратам мин сине, мәңге-мәңге яратырмын, - диде.
Ул арада капка төбенә җигүле ат килеп туктады. Мине Иске Борнаш хастаханәсенә салдылар. Анда ике атнага якын дәваландым. Үпкәмә салкын тигән булган икән. Шул вакыт эчендә Гөлҗамал өч мәртәбә хәлемне белергә килде. Без чын дуслар булып киттек.
Ә терелеп больницадан чыкканда, бер-беребезне сүзсез дә аңлый торган чын гашыйклар идек инде. Ләкин бу рәхәтлек озакка бармады. Мине алты айга Казанга укырга җибәрделәр. Ике көннең берендә хатлар язышып тордык, вәгъдәләр бирештек. Ул чагында, дөньяда бездән дә бәхетле кеше булдымы икән?!
Курсларда укуның дүрт ае узу белән, Гөлҗамалдан хат килү кинәт тукталды. Күпме генә язсам да, җавап ала алмадым.
Баксаң, аны төрле хәйләләр корып, үгетли-үгетли, елата-елата димләп, авылга кунакка кайткан шахтер егеткә көчләп кияүгә биргәннәр икән.
Шул вакыттан соң мин «Гөлҗамал» җырын көйләп кенә юана идем.
Байтак тын торганнан соң, Рамил абый тирән итеп бер көрсенде дә сүзен дәвам итте:
- Беләсеңме, энекәш, бер ел үткәч, мин аннан хат алдым бит. Кайдан язганлыгын да белмәдем, конвертында кире адресы да юк иде. «Сине элеккечә яратам, балам туды, ир бала, синең исемеңне куштым», дигән иде. Яңадан ике елдан соң, икенче баласын тапканда үлүен ишеттем.
Буйдак булып бик озак йөрмәдем, өйләндем. Хатыным балага узган саен, мин кыз бала көттем, һәм, ниһаять, өченче балам булып, Гөлҗамалым туды.
Рамил абый сүздән туктады. Аңа күтәрелеп карадым - күзләре яшь белән мөлдерәмә иде. Шунда миңа рәхәт тә, ямансу да булып китте.
Ул әкрен генә торып, өенә таба атлады. Үзем генә уйланып утырганда, янә «Гөлҗамал» җыры ишетелгәндәй булды.
...Энҗе дә мәрҗән кызларның кулбавы, авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.
 

Камил ГЫЙЛЬМУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

"Мәйдан" журналы архивыннан (№2, 2009) 

 

Комментарийлар