Логотип «Мәйдан» журналы

Гитара

Менә шундый минутларда мин Нәфистән чынлап торып көнләшәм.

Юк, пединститутның тулай торагында кысан бүлмәгә җыелышып, ачкан авызларын ябарга онытып, Нәфисне тыңлаган икенче курс кызларыннан түгел. Алар күп, сабыйларча беркатлы. Алардан түгел, кулындагы гитарадан көнләшәм. Нәфис аны шундый кадерләп кочаклаган... Назлы бармаклары белән йомшак кына итеп кылларына чиртә. Искедән-иске өстәл янына терәп куелган өр-яңа «полировкалы» тумбочкага менеп кунаклаган да йомшак тавышы белән җырлый да җырлый. Фирзәр Мортазинның бөтен репертуарын җырлап чыкты бугай инде, әле туктарга исәбе юк. Кызлар  күзләрен дә алмый. Җыр-моң яраталардыр. Гитара чирткән егетне дә беренче күрүләредер әле. Татарча гармунда гына уйныйлар бит. Үзебезнең җырларның көен гитарада чыгарган кешене мин дә көн дә күрмим, әлбәттә. Тик менә… Икенче курс кызлары арасына утырып, концерт тыңламам бит инде. Әй, әй, тырышалар үзләре, җыр беткәч, чәбәкәйләп-чәбәкәйләп мактарга, «Тагын, тагын!» – дип сорарга керешәләр. Салпы ягына салам кыстыра беләләр бит.  Ух! Мактау кемгә килешмәсен, Нәфис тагын җырлый:
Гөлем, гөлем, гөлем, Гөлчәчәгем,
Син – минем киләчәгем...
«Сөрмә күзләреңне мөлдерәтеп карама миңа! Ач булсаң... Сәгатькә карый белсәң... Башыңа тай типмәгән булса, туктар идең инде әллә кайчан... Нәрсә өчен килдең соң монда? Концерт куяргадыр шул...»
Ә минем ашарга пешкән... Авылдан әнкәйләр җибәргән сөт-каймакны мул гына салып, бәрәңге измәсе издем, «подлив» ясадым, чәй ясап бирдем – Нәфис шулай чәй белән юешләп ашарга ярата. Чәйсез тыгылам, ди...
Измә суына... Миңа төбәлеп җырлавың беләнмени, икәү генә булмагач... Аһ! Сул кулының бармакларын күчергәндә, кылларның зыңлавы... Нәкъ хатын-кыз кебек. Уң кулы белән гитараның «ян башыннан» кочаклап тотканда, бармаклары белән берәмләп кылларын тарта... Аннары сугып уйный башлый – йомшак итеп, назлап кына суга... Көн-лә-шәм! Тиздән унбер тула, вахтёр ятак ишеген бикләп куя бит инде! Кунакларым һаман утыра.
Измә суына... Мин кайныйм...   Карашың: «Коткар мине болардан тизрәк!» – дип кычкыра инде, аңлап торам. Кистереп әйтергә артык тәрбияле шул син... Кырт кисеп, тамашачыларыңны озатырга, дисәң, миңа куш.
– Иртәгә математикадан коллоквиум икәнен онытып җибәрдегез, ахры, кызлар. Мазинов чәчегездән сыйпамас, – дип, кызларны күк тарафларыннан җиргә тартып төшерәм. Алар тишеккә качышкан тычкан балаларыдай, тиз генә күз алдыннан юкка чыгалар. Уф!
Нәфис ашыгып, гитарасын тумбочка кырыена терәп куя да – тегесе ачулангандай зыңгылдап ала – мине кочаклап, җылы тыны белән иркәли-иркәли, куеныма чума, үзе: «Үләм, ачыктым», – дип пышылдый. Измә суынып бетте инде...
 
2
 
Абзар тулы мал-туарларын көчкә җыеп бетереп килгән, фермадан сыер савып төшкән, иген кырыннан комбайннарын ярдәмче малайларга калдырып, бер-ике сәгатькә генә туйга сугылган бу халык таң калып, синең «Карыш сылуы»ңны тыңлаганда, шул гитарада уйнап-җырлап кына, Нәфис Гөлчәчәкне  үзенә караткан дип уйлап утыра инде. Юк шул, гитарасы белән дә, миңа багышлап язган җыры белән дә түгел. Белмисез...
Менә әлегедәй дулкынланудан дымланган, сөрмә тарткандай матур, моң тулы юаш күзләренең бер каравы җитте апагызга. Дөньясын онытты... Үземнең дә исем-акылым китә. Эссе һәм эшле җәйдән арып беткән авыл публикасына «спектакль» уйнап утырабыз. Кешенең бер җиренә кыл да сыймый торган печән һәм урып-җыю чорында. Син таңнан уянып, басуга китәчәксең – эшкә. Без бүгеннән дөнья көтә башлыйбыз... Бөтен нәрсә дә әлегедәй рәхәт, җайлы булыр төсле...
Бу җырны кайчан язган идең соң әле? Бергә яши башлаганчы дуслашып йөргән барлы-юклы бер ай эчендә булган бөтен вакыйганы да яттан беләм кебек... Шул чорда үзең җырлап яздырган кассетаңны бүләк иткән идең – анда бу җыр юк. Беренче тапкыр кайчан җырлаган идең соң бу «Карыш сылуы»н? Икәүдән-икәү генә чактамы? Әллә «тамашачылар» беләнме? Хәтерләмим нигәдер... Тырышып-тырышып та, исемә төшерә алмый интегәм һаман.
Тамашачы тулы залга да ике-өч тапкыр гына уйнап җырладың. Дөресрәге, мин этеп-төртеп, сәхнәгә чыгардым. Кулыңа гитараңны алмас өчен нинди генә сәбәпләр уйлап тапмый идең:
– Мин бит «самоучка» гына. Камчаткада хезмәт иткәндә, эш юктан суккалап утырып кына өйрәнгән идем. Әллә дөрес, әллә юк.
– Кылларын көйли дә белмим бит. Кешегә ялынырга кирәк. Уйнавым да чамалы. Берәр оста күрсә, көләр...
Әнкәйләр туган көнеңә бүләк иткән гитараны мин шулай да кызыл тасма тагып, беренче кабат «үзебезгә башка чыгып» яши башлаган иске өебезнең түр стенасына кадак кагып, элеп куйдым. – Мә, тот, уйна әле миңа гына?! Җырла әле, – дия идем буранлы кышның озын кичләрендә.
– Арыткан, Гөл...
– Бер генә уйна әле! Үземә генә... Яныма утыр да, – дия идем балалар изрәп йокыга талган сихри төннәрдә.
Назлы бармакларыңны сагынып арыган кылларга бер-ике генә кагыласың, чыелдатып, елатып таныш яшьлек көйләренең онытылган аккордларын эзлисең, бер җырны башлап, икенчесен ташлап, берсенең дә азагына барып җитә алмый бераз кыешасың да:
– Булмый, Гөл, интектермә. Онытылган. Бармаклар каткан. Авырталар, – дип, гитараны тагын стенага эләсең.
Кыллар, үпкәләгәндәй, төн тынлыгында зыңгылдап куялар... Җигелеп, тормыш йөген тарттык. Ашыгып. Башта абзар, аннары таштан өй салдык. Булмаган акчаларны тартып-сузып... Бер-бер артлы балалар туа торды. Моңлы күзләреңә карап, кара-каршы утыру түгел, кочаклашып сөешерлек вакыт та, көч-хәл дә калмаган чаклар ешайды. Дөнья басты...
Гитара тавышы табыннарда гына, хуҗа эчеп алгач – бармак буыннары йомшарып, авыртынулар басылып киткәч кенә яңгырар булды. Аракы капкач, нишләптер онытылган җырларның көйләре дә исенә төште, исерек публика дөрес булмаган урыннарын ишетмәде. Мескен гитара бу сирәк кенә назлауга да риза иде: җырлады да җырлады. Нидер югалткан күңел елады да елады...
 
3
 
Табыннар алдыннан Нәфиснең гитарасын килеп көйләп китүче егет япь-яшь көенә кинәт кенә үлеп китте.
Авылдан авылга, өйдән өйгә күченеп йөреп, түрдәге кадагыннан язып, урынын тузанлы шифоньер башында тапкан гитара көннәрдән бер көнне идәнгә төшеп ватылды. Кыллар зыңгылдап өзелде...
Шул минутта, бер кып-кыска мизгелгә генә синең кыенсынган күзләрең минем әрнүле карашым белән очрашты. Тик хисләр кычкырып әйтелмәде. Күзләрдә калды. Беренче сабыеңны кулыңа алгач, миңа тутырып караган бәхетле күзләрдә... Улыңның үле гәүдәсен юл буена кочаклап кайтып, өй ишеген ачканда, миңа төбәлгән кайгылы күзләрдә... Бәләкәй кызыңның бәләкәч кенә йөрәгенә операция кирәклеген әйткәч, мөлдерәп яшь тулган чарасыз күзләрдә... Көтеп, теләп алган тап-таза улларыңны көчле кочагыңа кысканда, шатлык чәчкән нурлы күзләреңдә... Урынсыз үпкәләр, тормыш күрсәткән исәпсез-сансыз михнәтләр, иңнәргә күтәргән авырлыклар өчен гафу үтенгәндәй, миңа текәлгән гаепле дә, сагышлы да, моңлы да күзләрдә... Сөрмә тарткандай матур, оялчан карашлары белән кайчандыр мине әсир иткән соры күзләрдә калды барысы да: мине сагышларымнан аралый алмый әрнүең дә, кычкырып әйтелер, шашып сөелер өчен вакыт җитмәгән мәхәббәтең дә, мең яралы күңелемне аңлый алмый газаплануларың да...
Түгелер бу моң дип өметләнгән идем. Юк, түгелмәде...
Балалар өйрәнсен дигән булып, яңа гитара алып кайттым. Кибеттә бергәләп сайлап алдык. Стенага элеп тоттык. Кагылмадың да. Уйнамадың. Өйрәтмәдең.
 
4
 
– Нәфи-ис!
– Әү!
– Плитә эшлиме? Өйдә суык кебек...
– Эшли.
– Утларны сүндердең, ишекне элдеңме?
– Әйе.
– Нәрсәдер онытылды сыман. Сыерны карап кердем. Бүген генә бозауламас. Шулай да төнлә уятырмын, чыгып карап керерсең, ышанып булмый дөнья хәленә.
– Эһе...
– Иртәгәгә аш кайнатып куйдым әле. Иртән болай да эш күп. Бишесе дә мәктәпкә китә, баланы тотып торырга да кеше калмый. Уф, арыганмын, ахры, аякларым үтереп сызлый, ничек куеп ятсам да, җае юк. Ярый бүген помидорларны күчереп өлгердем әле. – ... – Йокладыңмы?
– Юк. Уйлап ятам. Утынны юл өзелгәнче барып кисәргә иде. Урманнан чыгарып торырга трактор кирәк. Кемне белешергә?
– Әй, кисәлсәң, әйбәт тә булыр иде. Алдагы кышта коры утын ягар идек.
– ...
– Иртәгә базарга кереп чыгарсың әле. Малайларның ноские бетте. Тавыкларга теге йомырка салдыра торган витамин да кирәк. А-а-аһ. Уф, авыз ачыла, йоклап китәм хәзер...
– Акча бетте бит.
– Минем кошелёкның замоклы кесәсендә кара көнгә дип яшергән ике йөз сумлык бар... Т-с-с! Ләчтит сатып, баланы уяттык бугай инде. Тагын йокы күрсәтми бу миңа!
– Хыр-р-р...
– Нәрсәдер онытылды кебек барыбер... Ипи издем, баланың керләрен элдем... Тагын нәрсә соң? Уф, искә төшми...
– Эт ашаганмы?
– Ю-у-ук.
Әллә нинди бик кирәкле нәрсә ул... Мөһим әйбер. Онытылды... Уянып бетмәгән бәләкәчемнең ачык авызына имчәк каптырам. Бөтен гәүдәм авыраеп, караватка сеңгәннән сеңә бара. Бу йокы хәтле татлы нәрсә юктыр... «Их, барыбер искә төшмәде».
 
5
 
Эреп аккан кар суларының татлы исе, сулышларны киңәйтеп иркәләгән, тезелешеп кайткан кыр казларының арык тавышлары башны күккә чөяргә мәҗбүр иткән, яңа эшләп элгән умарталарга сыерчыклар килүен көткән, көздән вакыт җиткерә алмый калган эшләр, кар астыннан чыгып, үткән-сүткән саен күзгә чалынып, җиңнәрне сызгандырган бер вакыт иде. Шул тынгысыз чакның бер көнендә станокта такта чыгарганда, Нәфис зырылдап әйләнеп торган үткер пычкыга бармакларын өздерде. Сул кулының ике бармагын...
Беренче көн курку белән үтте дә китте.
Икенче көнне шаярырга тырыштык. Дарулар Нәфиснең авырту-сызлануларын баса иде әле. Мин кешегә ишеттерми генә: «Үзе исән әле, шөкер, бармак кына...» – дип, туктаусыз кабатлавымны белдем...
Өченче көнне юк бармаклар әрнеп интектерә башлады...
– Нишләдем мин? Унбиш ел станокта эшләп, шушы куллар белән ике өй, ике абзар төзеп чыгып... Их, эш күп иде! Ишегалдын бетерәсе, йортның коймасын тотасы... Бармакларымның самый кирәк чагы иде!!! Нишләдем мин?! – Сөрмә күзләр дымланды. Ирем аркасын миңа таба куеп әйләнеп ятты...
– Көймә әле. Төзәлгәч, барысын да эшләрсең. Булган – булган инде, хәзер көеп, ни үзгәртәсең? – Мин Нәфисне юатырга тырыштым.
– Кадакны да тотып кагып булмас инде…
Бу минем «төзәлгәч»емә җавап иде, ахры... Эчемнән генә: «Ни хәл итәсең, җайланыр, өйрәнер әле», – дип уйладым. Нишләптер һаман бу хәлне йөрәгемә якын алмаска, «Исән әле, үзе исән», – дип, ераккарак этәрергә тырыштым. Әллә моннан зуррак кайгыларны күп кичергәнгә? Әллә дөньям бик түгәрәкләнеп, бәхетем ташып киткән чакларда язмыштан яшерен генә аяк чалулар, сынаулар көтеп өйрәнгәнгә? Һаман шөкер иттем: «Үзе исән. Кулы бар әле...»
Бер көнне улым сәнгать мәктәбенә барырга җыенды. Ул анда баянда уйнарга өйрәнә. Инде күптән стенадан төшеп, футлярына кереп яткан гитараны да аркасына асты:
– Укытучы абый аккордлар күрсәтәм дип әйтте, – ди.
Шул вакыт башыма китереп суктылармыни: кылларны иркәләгән назлы бармакларын күзләрендәге моңына буйсындыра алган егетнең тумбочка өстенә утырып җырлавыннан башланган, уйнасаң-уйнамасаң да, гитара белән бергәләп үткән гомерем яшен тизлегендә күз алдымнан үтте. Тик... Хәзер... Башка беркайчан да, син бик теләсәң-теләмәсәң дә, мин бик ялынсам-ялынмасам да, син гитарада уйный алмаячаксың! Кылларга басмый гына, көй чыгарып булмый...
«Кайгы түгел бу, көенеч кенә», – дип йөргән фаҗига бөтен тирәнлеге, авырлыгы, быелгы язның шул минутын кайтарып алып булмаслыгы, берни дә үзгәртеп булмаслык көчсезлегем белән йөрәгемне телгәләп үтте.
Син башкача кылларга кагылмаячаксың...
Тартма төбендә еллар буе онытылып яткан кассетаңны тыңлыйм. Бушка ялынасы да, өметләнеп тилмерәсе дә, көтәсе дә юк. Гитара моңы. Синең йомшак тавышың.
«Гөлем, гөлем, гөлем, Гөлчәчәгем...»
 

Гөл МИРҺАДИ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

 

Комментарийлар