Логотип «Мәйдан» журналы

Гармунчы Хәбир

Бу вакыйга үткән гасырның илленче еллар уртасында була.Германиянең Магдебург гарнизонындагы хезмәтен, кем әйтмешли, «нимес алмасы ашап» кына үткәргән солдатлар, шул исәптән, безнең авылдашыбыз рәтәвәй...

Бу вакыйга үткән гасырның илленче еллар уртасында була.
Германиянең Магдебург гарнизонындагы хезмәтен, кем әйтмешли, «нимес алмасы ашап» кына үткәргән солдатлар, шул исәптән, безнең авылдашыбыз рәтәвәй[1] Хәбир Хәкимов, совет командованиесе тарафыннан бу юлы, ни сәбәпледер, башка елларга караганда иртәрәк – сентябрь башында ук дембельгә[2] чыгалар. Әле генә кайтмас, кайтса да, кар төшкәч, каз өмәләре, ә бәлки хәтта декабрьнең мыштым бураннары башлангач кына кайтыр, дип көтелгән Хәбир сентябрьнең кайнар туфрагында тәгәрәтеп бәрәңге пешерерлек чалт чуакта кайта да төшә. Ике-өч көн үтәме юкмы, түбән очның сарык көтүче күршеләре Минегол, ниндидер мәшәкате чыгып, аны, әле дус-ишләре, сөйгән Гөлнәзирәсе белән дә юньләп күрешергә өлгермәгән егетне, бер генә көнгә үз урынына мал көтүенә көтүче булып чыгуын үтенә. Була ул, нигә булмасын? Чиртсәң каны чыгарлык грнадир моңа куана гына: болай форсаты да табылгач, ниһаять, өч ел буе күрмәгән ялан-тугайларын, бөдрә таллы Өязе һәм Кәркәле буйларын күрер; «күрше хакы – тәңре хакы» дигән сүз бар, бу яшьлек дусты, ут күршесе Минеголга бер ярдәме дә булыр. Кем белә, бәлки, сызгырса, яланнан, көлтә бәйләгән җиреннән, ак беләкле Гөлнәзирәсе дә атылып килеп җитәр? Бәлки шунда, малны табырга төшергәч, чүтеки кечтеки генә булса да кочаклашып-серләшеп алырга форсатлары чыгар? Көннәре бит, көннәре ничек матур тора – кояш үзе күктә гармун уйный диярсең! Минеголы исә, кояш нурыннан йөзен җыерып, берне тылкый: «Һич аптырама, Хәбир дускай, көннәр эссе тора, сарык ул шундый мал, эсседә беркая чапмый, тыныч, борынын борынга терәп, табырга томырыла да, өянке астында порых-порых килеп, төштән кичкә кадәр ята бирә. Гармуныңны да калдырма, синең моңнарны авыл халыклары түгел, авыл сарыклары да сагынгандыр!..»
Һәм Хәбир, гармунын үзе белән армиягә алып, исән-сау уратып алып та кайткан, юлда аны кулына да алалмыйча сагынган, бармакларына кадәр сусаган оста тальянчы һәм җырчы, моңын сарыкларга гына түгел, кайчандыр үзе чәчкән-урган кырларга да ишеттерермен, вакытым да тизрәк үтәр, дигән уй белән тальянын әрме капчыгына салып, аркасына аса, дагалы солдат итекләрен киеп ала да, көтү көтәргә чыга. «Ай-һай уңган безнең Хәбиребез! – дип куана көтү куганда авылдашлары. – Күрешеп тә өлгермәгәнбез, ә ул инде көтүгә чыккан!.. Кил, күрешик әле, малайкаем!»
Шулай, кем белән күрешеп, кем белән кабыргасын шыгырдатканчы кысып кочаклашып, көтүен Сабирлар култыгыннан Кәркәле инеше буйларына алып чыкты. Күз алдында туган табигатенең кояшлы гүзәл манзаралары ачылды.
– Урманнарым, яланнарым, үләннәрем, исәннәрмесез!.. – дип кычкырды ул тирә-ягына куанып.
– ... сез!... сез!.. сез!.. – дип җавап бирде аңа яланнары.
Һи-и-и, ниместә мондый байлыклар булса!..
Шуңа күрә бит инде алар безнең җирләргә кызыга, тик яулый гына алмый.
Уңда, Сырт басуыннан Кәркәле ярларына бирге башыннан урылмаган бодай басуы килеп ишелә, каршыда миллион телле сары ут үләне кебек көнбагыш кыры ялкынлана, сул якта биек, урыны-урыны белән аркасыннан уа кебек төртеп торган кыялы таулар озата бара... Бодай басуының аргы башында Гөлнәзирәләре ура булыр. Ул, гүя аны чакырып, дәртле итеп сызгырып җибәрде. Хәтта сарыклары да сискәнеп куйды. Ә менә алъяпкычлы, ак беләкле Гөлнәзирә туталары монда килеп чыкса, нишләрләр икән бу сарыклар? Күзләре ике булыр. Гармун тавышларын ишетсә? Ике күзләре өч булыр, билләһи. Алла сакласын, маллары колхоз басуына гына керә күрмәсен, вәт булыр тарих!.. Кара, нинди матур икән аларның орылы кыя ташлары!..Гүя беренче тапкыр күрде ул аларны. Җир астыннан катлам-катлам булып ырылып чыгып, Олы Кәркәле тарафларына китеп югалалар икән алар. «Рәтәвәй Хәкимов! – дип эндәште үзенә армиядәгечә итеп Хәбир. – Синең, еүеш юеш танау, әле булса шул кыяларга менеп, бер тапкыр гармун да уйнаганың юк! Гарьлегенә нихәл түзәсең?..» Уйнар әле, уйнар. Менә сарыкларының тамакларын туйдырып, Ташлы Елга авызындагы меңьяшәр өянкеләр астындагы табырга табырлагач, шул кыяташлар сәхнәсеннән  аякларын сәлендереп сыздырачак әле абзагыз!..
Ел, күрәсең, корыдан килгән, җирне мүк сыман түшәп алган куе кондырак үлән кояшта өрелеп көйгән, әмма сарык халкы кичә генә үткер теше белән кырып узган үлән төпләрен бүген дә кетер-кетер китереп яңадан кырыштыра, ярның читенә үк җитеп, күк әрем араларындагы бузүлән, төкле казаяк, сары сарутта чемченә, вакыт-вакыт, бик кызып китсә, Кәркәле инешен аша чыгарга да күп сорамыйча, тыпырдап һәм фырылдап, кәнсирведәге балык кебек яр араларына тула, яшеллеген беркайчан да ташламыйча саклый алган күрән, кыяк үләннәрдә сайланыштыра. Ел корыдан торса да, инештәге су мул гына, аны һич тартынмыйча елга дип тә атарга мөмкин: үзләреннән үрдәрәк урнашкан Камышлы, Яшьләр, Олы Кәркәле авылларының Салкын Чишмә, Ракай һәм Фәтхулла чишмәләренең ядрән сулары үтә күренмәле гәлсәр ташкынга әверелеп агып яталар. Салдат салкын суда кулын юды, битен чайкады һәм куш учларына тутырып эчте. Өч ел эчендә чиксез туган илен генә түгел, барлык Европаны кыдырып чыккан егетнең моннан да татлы, моннан да тәмле, моннан да саф суларны эчкәне юк иде!..
Минегол күршесе малларын эсседә лерк-лерк килеп кенә үлән кертләтеп ятачаклар дип ышандырса да,бик тыныч түгелләр иде. Хәтта бик сугышчан тынгысыз иде, каһәрләр. Йә, әйтегез, үзен ихтирам иткән нинди мал ашаудан туйган да, үзен тыеп, авыз шүрлеген һавага элеп куйган? Бармы җир йөзендә андый хайван? Юк. Шуңа күрә дә мал, шуңа күрә дә хайван бит ул. Әмма – шулай да, шулай да. Аның әрмиягә кадәр сыер, хәтта чучка малын көткәне булды. Көтү өчен иң авыр саналган чучкалар да аның бүгенге сарыклары кебек тынгысыз түгелләр иде бугай. Гүя һавада ниндидер яңа үзгәреш көткән сарыклар, тыпыр-тыпыр килеп, бодайга чапты, салдат авыр итекләре белән лап-лап килеп, ары йөгерде, аларны басудан кирегә борды; маллары көнбагышка ыргылды, салдат шул ук таштабанлы итекләрендә лап-лап килеп, инде бире йөгерде, кире борды; сарыклары, аръергардта калган дошман кебек, көнбагыш артындагы киндер кырына үтәргә чамалады, әмма бирге яктагы башкомандующий – рәтәвәй Хәкимов аларның мәкерен аңлап, кызышкан итекләреннән ялкын чыгарып, аларга каршы төште. Хәбирнең генә түгел, арый-талчыга төшкән сарыкларның да колаклары сәленде, гүя аларның эчләре дага тавышлары белән тулышкан иде. Ул малларын кысымга алып, ике яктан биек таулар арасында яткан Ташлы Елга үзәненә борырга маташты һәм, ниһаять, җиде кат тирен чыгарып, җиде кат тирдән ахмалларга төшеп тырыша торгач, теләгенә иреште дә кебек.
Кинәт кояш чатнагандай итеп, суына башлады. Төнъяктан салкын җил исте. Кая ди монда гармун! Кая ди монда Гөлнәзирә белән кочаклашып үбешү?! Күк йөзе күкрәмичә генә авыр кара болытлар белән биләнде. Һава актарылды. Ташлы Елга үзәненең текә ярларына кытай иероглифы кебек әрсезләнеп тамырланган кәкре каеннар җилдә чайкалды. Һәм ышанасызмы, әле унбиш минут элек кенә чалт аяз җир өстенә айкалып-чайкалып, күбекләнеп һәм хәттин ашып яңгыр ява башлады. Әйе, эре, сирәк, нәзберек тамчылар белән башланган яңгыр тора-бара чиләкләп койган коенга әйләнде. Беренче эре тамчылар аркасындагы вещмешогына тыпырдап тама башлагач та гармунын үзе белән алганына үкенеп куйды: кая ди монда кыяташлардан аяклар сәлендереп гармун сыздыру, үзе белән ерак юллар үткән юлдашын туган авылы яңгырында чылатып, җебетеп, көмеш телләрен бозмас микән, дип борчыла башлады. Гәрчә борчылырга урын булмаса да. Совет җитененнән буе-аркавы каты итеп тукылган һәм нимес селтесендә сугарылган солдат токчае мондый яңгырларны гына кичерергә исәпләнеп тегелгән иде югыйсә.
Шушы була микән Гөлнәзирәнең кайнар кочагында эрү?!. Яңгырда тоз булып үзең эремәсәң дә ярар. Белде: яңгыр – сарыкның сыйнфый дошманы икән ул. Юк, кая ди дошманы, аның киресе – якын дусты, сыйныфташы – табигатьнең сарыкка чиксез иреккә, гайрәт-хәрәкәткә юл ача торган фасылы икән. Гүя шушы фасылны гына көткән, тумыштан болай да каты башлы, яңгыр хозурында тәмам юнәлешсез аңгырага әйләнгән сарык малы, бер генә мизгелгә, бер генә секундка да тынгы белмичә, әрем арасында кәнфит эзләгәндәй, алга, бары тик алга чапты да чапты. Япа-яланда бер гимнастеркадан, баш өстендә япма-чатырсыз калган егет, гармун һәм тамак юнәтерлек азыгы салынган капчыгын аркасында сикертә-сикертә, җәй көне дә туннарын салмаган сарыклары артыннан йөгерде дә йөгерде. Әт-тә-тә!.. Сарыклар чаба – рәтәвәй Хәкимов йөгерә, сарыклар йөгерә – рәтәвәй Хәкимов чаба иде. Бер караганда алар үзләренә ни кирәген дә белмичә йөгерә. Ашарга эзлиләр кебек. Юк. Үзләрен эсседән коткарган яңгыр куанычыннан аларның кәефләре үтә дә күтәрелде. Ә менә Хәбирнеке үтә дә төште. Әлегә салдат белән сарык арасындагы аерма шунда гына иде. Үлеп арыган Хәбир егылып калырга әзер, ә менә аңгыра сарык гүя аның белән үлемсез социалистик ярышка чыккан иде. Үләнгә борынын төртеп тә өлгерми, алга томырыла, каһәрең!.. Аларга хәтта Ташлы Елга чишмәсе буйларында рәхәтләнеп гомер кичергән, авызыңа бал да май, шикәр дә бал булган хәтфә үләннәр дә чүп күренә. Башлы сарут кебек асыл үләннәр белән бөтенләй дә вакланып маташмыйлар. Хәбир әле малларының алларына чыгып, әле артларына төшеп, ничек булса да бер табырга тупларга тырышты, әмма бу беркемнең дә, хәтта оешып килгән хәрби Варшава Килешүе, НАТО илләренең дә кулыннан килми торган бурыч иде. Кая ди монда сарык әфәнделәрең кызуда, көне буе табырда, борыннары белән бер-берсенә оеп, өянке күләгәсендә пошкырып ятканда, бер читтәге учакка кәтәлүк асып, боламык болгатып, тамак ялгау, үләндә аунап, ял итү, үзең хыялланганча, кыяташка атка атлангандай атланып, гармуныңда «Ай, гүзәлем, камышлы күл»лләрне сыздыру!.. Син, Магдебургның кичәге гвардия рәтәвәе, ничек көнне кичкә илтеп ялгау, таудай тапталып, кыйналып һәм чучка кебек пычранып, гармун күтәргән килеш адәм күзенә күренмичә, ничек авылга кайтып егылу турында уйла! Алар бит, ичмасам, эссе көннәрдәге шикелле шым да тормый, бәэлдәми дә. Син аларга яңгыр подавай.Син аларга дождик принеси, паннимаешь!.. Әнә, томаулы танаулары белән фырылдый-фырылдый, пошкыра-пошкыра үзләре дә тальян чикыллары чыгарып чапкан сарыклары артыннан күрән түмгәкләрендә мәтәлә-мәтәлә йөгергән чагында аркасындагы тальянының басмаклары кузгалып йә «тең!», йә «зең!», йә «аһ!», йә «ваһ!» итеп куя. Шул чакта Хәбирнең бигрәк тә ачулары килә. Гүя алар «Син чүп! Син кеше түгел! Син сарыкка биргесез сарык!» дип искәртеп тора сыман. Түмгәктән бире сикерә – гармуны «тең!» итә. Түмгәктән ары сикерә – гармуны «пең!» итә. Шул чак ул басмакларга: «Лыгырдамасагыз иде, ичмасам!» – дип эндәшеп куя.
Яңгыр һаман туктамый иде. Җәяүлегә янчык та авыр дигәндәй, аркасындагы токчае, токчаендагы көмеш тальяны тонналаган ташны хәтерләтеп авырайды. Аның тәнен генә түгел, инде хәзер җанын да газаплаган гармуныннан котылырга теләп, йөген җиңеләйтәсе килде. Сизенүенчә, бүген аның гармунын мәңге кулына алачагы юк иде. Аның гармунын күрәсе килми һәм ул аңардан... ояла иде. Минегол да... харуш, паннимаешь!.. Салдат тешләрен кысты. Тик... кола яланда, яңгыр астында... тере гармунны кая куясы? Кеше күзеннән ничек яшерәсе?
Ул карашын югары күтәрде.Ташлы Елга үзәненең иң биек Карчыга кырлачы тәңгәлендә тора икән. Үзеннән бер йөз адым чамасындагы биеклектә ул сабый чагыннан ук таныш яшен суккан кушкаенны абайлап алды. Бәй, каенның куышы булырга тиеш бит! Олы Кәркәле мәктәбенә җәяү йөреп укыганда ул шушы куышта укудан кайтканда ашыйсы икмәген яшереп калдыра иде! Хәл ителде! Чәнчелмәсләрме шунда, дип сарыкларын Аллаһ хозурына тапшырып һәм итекләре белән лап-лоп килеп, кушкаенга таба менеп китте. Яңгыр бераз басыла башлады бугай. Каен чынлап та куышлы һәм, куанычка, коры эчле һәм эче нәкъ гармун сыярлык кына җыйнак иде. Ул чишенеп, салкын яңгырда чирканчык ала-ала сыгарлык булып чыланган майкасын салды, шыгырдатып сыкты, вещмешогыннан гармунын чыгарып, шул җылымса тукымага төрде һәм урлашкан кешедәй тирә-ягына ялт-йолт карана-карана, куыш астына кояш нурларыннан суынып өлгермәгән таш түшәп, өстәвенә тән җылысы белән дә җылынган тальянын шул ак таш өстенә куйды. Басмагына кагылынды бугай, «Мин исән!» дигәндәй, гармун тагын тавыш биреп алды. Иңеннән тау төшкәндәй булды. Менә кызык! Элек гармун иясе, аңарда уйнау остасы булуы белән горурланган булса, бу минутта бу вазифалардан котылуы белән горурланды.
Көтүе үзән буйлап үргә таба шактый үрләп өлгерсә дә, салдат ашыкмады. «Их, Минегол! – дип пышылдады ул үзенең мондый хәлдә калуына кемне гаепләргә белмичә. – Их, Минегол дус!» Гүя бу көтү, ут-күршесе Минегол тапшырган туган авылы сарыклары, аны беркайчан да, беркайда да ташламаячаклар иде. «Кешегә яхшатланып яшәмә, – дип акыл бирде ул үзенә. – Бу сиңа – сабак. Кешегә яхшатланып яшәсәң, атны түгел, аңгыра сарыкны да йөгәнли алмассың».
Менә яңгыр да туктады. Җир йөзен гүя мунчада юынып чыккан яңа кояш яктыртты. Сарыклары ике як тау битләүләренә ак борчаклар булып сибелеп үлән чемчи иде. Йөгеннән арынганнан соң ул инде ничәнче тапкыр аяк үкчәләренең үзәккә төшеп әрнегәнлекләреннән уянып киткәндәй итте. Янәшәсендәге куна тактасы кебек яссы акташка утырып, мышный-мышный, дагалы герман итекләрен салды. Үкчәләре чынлап та кырылып кансыраган һәм аларның, итекләрен киеп йөргән хәлдә, кичкә кадәр ит кисәгенә әверелеп чиләнәчәкләре көн кебек ачык иде. Ул гимнастеркасын сыгып киде, тамак ялгарлык азыгы гына калган токчаен аркасына ыргытты, чолгауларын итек кунычлары эченә тыкты, ике итеген ике сорау билгесе сыман  ике кулына тотты һәм яланаяклап, галифе балакларын чылата-чылата, кыякларында меңләгән яңгыр тамчылары җемелдәгән  үләннәр буйлап сарыклары артыннан торып йөгерде...
Шулай ике итеген ике кулына тоткан килеш, эт булып арыган, әмма үзе дә яңа кояш кебек елмайган гвардия рәтәвәе, оста гармунчыбыз һәм җырчыбыз Хәбир Хәкимов кичен көтүен исән-аман авылга алып кайтып керде.
Иртәгәсен шул ук гвардия рәтәвәе Хәбир Хәкимов Ташлы Елга үзәненең Карчыга кырлачына инде Гөлнәзирәсе белән килде. Ул кушкаен куышыннан аз гына да чыланмаган, келәе дә купмаган, күрекләрен бернинди корт та кимермәгән тальянын чыгарды, янәшәсендәге  кыяташка утырды һәм гармунын сузды. Гөлнәзирәсе аның иңенә ак беләкләрен салды. Егет сөйгәненә багышлап үзе чыгарган көйне җырлап җибәрде:
Хәбиреме, гармунымы
Якын синең йөрәккә?
Өзелеп сөйсәң, бирер идең,
Гөлнәзирә, бул вәзирә,
Бер кулъяулык бүләккә...
 
[1] Урысның "рядовой"  дигән сүзе татарның "рәт"еннән  алынган. Мин аны  шулай алырга  тиеш таптым. (Автор).
[2] Дембель(халык теле) — демобилизация дигәннән. Солдат-сержантларның хәрби  хезмәттән котылуы.


Айдар ХӘЛИМ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock


«Мәйдан» № 1, 2022 ел

Комментарийлар