Логотип «Мәйдан» журналы

Гафур кассасы

Әнисе тагын күршеләргә кереп китте.

Зур абыйсының чистага гына кия торган чалбары кыскарган икән бит. Төне буе аның теше сызлап чыкты, район үзәгенә больницага барырга булмаса, көзгә чаклы, мәктәпкә барганчы бу турыда белмәсләр дә иде әле.
– Ярар, иртәгә генә киеп барырсың да, аннары Нургалигә булыр бу чалбарың, – диде әнисе, – Кибеттән яңаны алып кайтырбыз инде. Хәзер Гафурҗан абзыйларга кереп чыгармын, акча сорап торырга туры килер. Белмим, бирер микән инде, элекке бурычлар да түләнеп бетмәгән бит әле.
Гөлчирә барысын да аңлый. Гаиләдә биш бала булгангадыр инде, аларның һәрвакыт акчалары юк. Апалары Мәдинә Арчада педучилищеда укый. Бер елдан бетереп тә кайта инде. Бигрәкләр дә сагына ул апасын. Ничек сагынмасын, ул бит аны укырга өйрәтте. Апасыннан соң зур абыйсы Минхат, кечкенәсе Нургали, кечкенә апасы Нурсинә, үзе Гөлчирә, әтисе дә әнисе. Барлыгы җиде кеше. Әнисе күп вакыт ашарга пешерә. Сыерлары, сарыклары, бозаулары, тавык-чебешләре дә бар. Әтиләре бер көн эштән калмыйча эшкә йөри, абыйлары да әтисе янында җәй буе комбайнчы ярдәмчесе булып йөриләр. Әтиләре исергәндә, әтиләрен алмаштыралар да, абыйлары инде комбайн да, трактор да йөртә беләләр. Ник шуның хәтле эчә торгандыр инде әтиләре?! Авылда әтисе генә түгел, класстагы ничә кызның һәм малайның әтисе эчә. Үзе күрде кыз, әтиләре эштән кайтканда туп-туры кибеткә керә, аннан исереп өйгә кайта. Исерсә дә гел аның янында әйләнә Гөлчирә. «Бурычларыңны ничек түләргә җыенасың», дип, әнисе әтисен орышканда да, әтисен яклый. Тазга җылы сулар салып, әтисенең аякларын юа, җайлап кына урынына яткыра. Һәркөнне әтисе «Бүтән эчмим», дип сүз бирә. Ышана аңа Гөлчирә. Ул белә, аның әтисе кайчан да булса эчүен ташлаячак. «Әтиегез бөтен акчасын эчеп бетереп бара», – ди әнисе. Эчмәсен иде дә бит...
Шуңа да алар әниләренә булышырга тырышалар. Яз көне, кар эреп җирләр ачылу белән, бакчаларына тутырып суган чәчәләр, калган өлешенә бәрәңге утырталар. Колхозда язгы чәчүләр беткәч, ындырдан җир бүлеп бирелә. Анда да бәрәңге утырталар, аны өяләр, казыйлар. Суганнарны утау, йолку, кисү дә әнисе белән балалар өстендә. Өчәр, дүртәр, кайсыбер елларда бишәр, алтышар тонна суган саталар. Кыш буе абыйлары әниләре белән сыер фермасында тирес чыгаралар. Җәй челләсендә авыл хатыннарына кырдан чөгендер бүлеп бирәләр. Өчәр гектарлы алын башына барып басучылары да шул үзләре бит... Тик һаман акчалары гына җитми.
Кая китә икән соң аларның эшләгән акчалары? Нигә инде әнисе һаман әйләнә дә керә, әйләнә дә керә шул Гафур бабайларына? Гафурҗан бабасын исерек килеш күргәне юк кызның, шуңа да аның һәрвакыт акчасы бардыр инде. Бурычлары да бер дә бетми, нигә гел өстәлә генә бара соң? Әнисе бигрәк тә балаларга әйберләр кирәк вакытта: мәктәпкә барыр алдыннан киемнәр алганда да, апасын Арчага озаткан чакта күршеләрдән бурычка ала. Артык кием дә сорамыйлар бит инде, булганын да алмашынып кияләр алар. Киемнәре кыскарса, кечерәйсә, тарайса, беркем дә әрәм була диеп кайгырмый, бер-берсенең табанына басып килгән кечерәкләре киеп бетерәләр.
Соңгы вакытта күршеләренең турыларыннан да үтәргә ояла башлады инде Гөлчирә. Күрше бабай каршысына килгәндә дә башларын аска гына иеп үтәргә тырыша ул. Шуның хәтле бурычың була торып, башыңны югары күтәреп, кәпрәеп йөреп булмый бит инде. Мәктәптә менә яхшы укый Гөлчирә! Бөтен фәннәрдән дә «бишле» аның. Күптән түгел отличникларның капкаларына йолдыз кагып йөрделәр. Әллә кайдан янып торганга, ерактан ук күренеп торсын өчендер инде. Алар авыл башында ук торалар. Урам буйлап мәктәпкә барганда, юл буе капкалардагы йолдызларны санап барырга ярата ул. Укытучыларның кайсысының башына килгән икән бу? Йолдызы белән чын-чынлап горурлана Гөлчирә... Бурычлары да булмаса иде...
Уйларга кирәк, диде дә Гөлчирә, зурлар күрмәгәндә генә, тиз генә карават астына кереп китте. Шулай аулакта гына калырга ярата ул. Йә сәндерәгә менә, йә карават астына керә, түшәм башында печәнлектә дә утыргалый. Бакчадагы карлыганнар арасына керергә дә була. Җиргә иске фуфайкалар җәеп куйгач, менә дигән шалаш була. Ятасың... күктә аккан болытларны, карлыган яфракларында йөргән бөҗәкләрне, кортларны күзәтәсең... Аулактагы рәхәтлекне беркемгә дә сөйләп аңлатырлык түгел: сиңа беркем дә комачауламый, тып-тыныч, сине күрмиләр, бөтен дөньяда син дә, синең уйларың гына... Кулларыңны баш астына куясың да, тик уйланып ятасың. Уйлыйсың килмәсә, китап укыйсың. Шулай өйләрендәге бөтен китапларны укып бетерде инде ул. Абыйларының, апаларының китапларын эләктереп кереп китә дә, рәхәтләнеп укып ята. Бервакыт абыйсының «Химия» дип зур хәрефләр белән язылган китабын урлап озак укыды ул, тик бернәрсә дә аңлый гына алмады. Мондый мәгънәсез китап кемгә кирәк икән? Китапны абыйсы эзли башлагач, шыпырт кына өстәлгә чыгарып та куйды. Ул инде үзенең «Туган тел», «Йолдыз», «Туган ил» дигәннәрен дә, абыйлары, апаларының «Татар әдәбияты» дигәннәрен дә укып чыкты. Тик анда хикәяләр бик кыска булганга, аны бер дә мавыктырмый иде. Хыялланырга да өлгермисең, бетә дә китә. Ә менә хат ташучы алып килә торган «Казан утлары» журналыннан да кызыграк китап юк иде аның өчен. Менә анда хикәяләр, шигырьләр ичмасам...Укып бетергәч, ахырлары ошамаса, ул үзенчә үзгәртеп бетерә: бәхетсезләрен бәхетле итә, явызларына җәзалар бирә, үлгәннәрен терелтә... Бу юлы гына никтер укыйсы да, уйланып ятасы да килмәде. Әнисе дә озаклады. Кызның эче поша башлады, әтисенең иске бүреген алды да тавык йомыркаларын җыярга чыгып китте.
Башта тавык кетәклегендәге оялардан җыйды. Аннан түшәм башына менеп китте. Түбәдәге ярыклардан агылган кояш нурлары печәнлекне серле бер дөньяга әйләндергән, анда булган тузан бөртекләре кояш нурларында җемелдәшә, һава агымында бөтереләләр иде. Гөлчирә аларны күзен дә алмыйча күзәтте, үзе дә өреп тузан бөртекләрен биетеп алды. Тагын шулай күпме утырган булыр иде икән, аста ниндидер сәер тавышлар ишетеп, сагаеп калды. Баскычтан үрелеп аска карады.
Тавык кетәклегендә кемдер бар иде. Менә ул нәрсәнедер алып куйды, көрәк белән җирне казый башлады. Гөлчирәнең укыганы бар: пиратлар дигән бандитлар да кеше яшәми торган серле утрауга килеп, шулай җирне казып, зур гына сандык табалар. Аннары ул сандыктагы алтын акчалар, йөзекләр, мәрҗәннәр, муенсалар, гәрәбә ташлар өчен бер-берсен үтерешеп бетерәләр... Алар бит утрауда булганнар... Ә биредә, аларның тавык кетәклегендә нинди алтыннар булсын, ди...
«Хәзинә эзләүче» җирдән өч литрлы банканы тартып чыгарды да, банка эченнән ниндидер кәгазьләр алды, аларны бөгәрләп түшенә тыкты. Капкачын ябып банканы кире җиргә күмде... өстенә тавыклар су эчә торган табаны куйды, тураеп басты... Гөлчирә «пират»ны таныды...
Бүректәге йомыркаларын кочаклап ул озак утырды. Көн дә кичкә авышты, ахры, кызыл әтәчләре дә, тавыклары да куначаларына менеп кунакладылар. Өйдәгеләр дә аны югалтып, эзләп чыктылар.
– Карават асларын да, сәндерәләрдән дә карап бетердек. Син монда икәнсең. Нишләп утырасың анда? Әни чыкканга да ни гомер инде, – диде апасы.
– Әти кайттымы соң? Исерекме?
– Айнык. Төш аннан, әни ашарга чакырды. Сине генә көтәбез, – диде дә, – Кайчан үсәрсең инде син? – дип сөйләнә-сөйләнә, Гөлчирәнең кулындагы йомыркаларын алып, керергә ашыкты апасы. Гөлчирәнең генә өйгә керәсе дә, әнисен күрәсе дә, бөтенләй зур үсәсе дә килмәде. Бары бер генә нәрсә тынычландыра иде аны: әтисе айнык кайткан, инде ничәнче көн рәттән. Бүген дә әтисе исерек булса, төнне ничек үткәргән булыр иде?! Уйлары белән ялгызы калырга беренче тапкыр курыкты ул. Баскычтан баягы самими Гөлчирә түгел, ә моңарчы беркемгә таныш булмаган өр-яңа кеше төште. Бу – аның беркатлы сабыйлыгы белән хушлашкан көне иде.
 

Алсирә МӨХӘММӘТҖАНОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

Комментарийлар