Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрештә

Палатада бөркү һава иде.

Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары Миләүшәнең битен сыйпады. Ул, күз кабакларын авырлык белән генә өскә күтәреп, карашын бүлмәнең акшарлары куба башлаган күксел түшәменә текәде... Тик кояшның әрсез нурлары аңа күзләрен ачып, озак ятарга ирек бирмәде, чиксез яктылыгы белән керфекләрне, күз кабакларын өтте; кыз, алар белән көрәшер хәле юклыгын аңлап, керфекләрен кабат түбән төшерергә мәҗбүр булды... Башын дистәләгән-йөзләгән сорау өермәсе урап алды... Кайда ул? Ничек килеп эләкте бирегә? Нишләп ята? Нигә бар тәне шулай әрнеп сызлый?.. Төрле уйлар белән чуарланган башын кояш нурларыннан качырып, акрын гына бүтән якка борылмакчы иде, булдыра алмады: бөтен бит-йөзен урап алган марля-бинтлар аңа селкенергә дә ирек бирмәде... Чигә турысы, түзә алмаслык дәрәҗәгә җитеп кысарга, сызларга тотынды... Кыз, көчле авыртудан, ыңгырашып куйды...
– Уяндыңмы, балам?
Үзенә эндәшүләрен аңлап, Миләүшә кабат озын кара керфекләрен югары күтәрде. Баш очында әнисенең шатлыктан балкыган йөзен танып алды, газиз кешесенең җылы карашы, әйтерсең, тамырларга кабат яшәү дәрте өстәгәндәй булды; кыз, әйе, дигәнне аңлатып, акрын гына башын селкеде... Сөенече эченә сыймаган әнисе, сикереп торып, йөрәк парәсе – Миләүшәсенең битләреннән, күзләреннән үбәргә тотынды, саклык белән башыннан сыйпады, кечерәеп калган сөякчел кулларыннан кысты, бар гәүдәсен назлап, сыпырып-сөеп чыкты, җәһәт кенә карават тирәли әйләнеп, юрганын, урын-җирен рәтләде.
– Карының ачтыр, балам?
Кызының җавабын көтеп тә тормыйча, кулына тәлинкә-кашык тотып, Миләүшәсе янына килеп тә утырды:
– Менә, яңа гына сауган җылы сөттә манный боткасы пешереп алып килгән идем, авыз итеп кара әле...
Әнисе, изге догаларын пышылдый-пышылдый, саклык белән генә кашыгын Миләүшәнең авыз турысына китерде. Кыз, кашыкны тотыйм дип үрелмәкче иде, тик, ни гаҗәп, кулы, хуҗасын һич тә тыңларга теләмичә, кире карават буена салынып төште.
– Тыңламыймы? – дип елмайды әнисе. – Әле кичә генә гипсын салдырдылар шул, тыңлар, балам, бер дә борчылма...
Әнисе стаканга өстәлдә торган җиз термостан кайнар чәй агызды, бүлмә эченә аның әйтеп бетергесез хуш исе таралды, әлеге ис бар күзәнәкләргә үтеп, күңелләрне назлый, йөрәккә дәрт өсти, яшәүгә теләк уята иде...
– Чәйне әтиең үзе әзерләде... Миләүшәмне тизрәк савыктырырга, тәненә көч-сихәт өстәргә кирәк дип, мәтрүшкәсен-бөтнеген, җиләк-җимешләрен салып, аш бүлмәсендә мәш килде...
Тәмле иде әнисенең сый-нигъмәтләре, алардан ниндидер бер әйтеп бетергесез рәхәтлек, җылылык, сихри көч бөркелә иде... Шулай да, ике-өч кашык каптымы-юкмы, тамагы туйган кебек булды...
Карашы бүлмә эчендәге авыруларга төште: алар һәммәсе Миләүшәгә бакканнар, тын да алмый, кызны күзәтәләр иде; үзенә шулай күз дә алмый текәлеп карап торуларыннан ул, читенсенеп, бөрешеп куйды. Тынлыкны ишек буендагы почмакта ятучы, тулырак гәүдәле, өстенә күксел чәчәкле бумази халат, аның өстеннән кара-кызгылт бәрхет камзул кигән, башына чигүле ак яулык япкан бер әби бүлде:
– Кырык көн бит, җанкисәккәем, кырык төн... Әлхәмдүлиллаһ, балам, Газраилгә ирек бирмәдең! Шөкер, болай булгач, тернәкләнеп китәрсең, иншалла...
– Терелер, Алла теләсә, – дип дәвам итте аны күршесе. – Шул баланы харап иткән теге имансызны гына таба алмыйлар һаман... Кызыл утка килеп кергән бит җәяүлеләр юлына, номерын да күреп калучы булмаган, ичмаса. Шаһитләр дә табылмаган...
– Ярый исән калган инде, балакай... Аллаһның рәхмәте киң, фәрештә канатларын җәйгәндер...
Бүлмәдәш апаларның әнисе белән шулай тын гына гәпләшкән тавышларына Миләүшә кабат күзләрен йомды. Алар сөйләгән вакыйгаларны хәтереннән үткәреп, бер рәткә тезәргә тырышты: димәк, юл аркылы чыкканда, аны машина бәргән... Машина йөртүче туктамый узып киткән... Күреп калучылар, шаһитләр дә юк... Үзе белән булган хәлләрне ничек кенә исенә төшерергә тырышып караса да ,булдыра алмады: хәтер йомгагы чуалып-чәбәләнеп беткән, сүтелеп китәргә бер дә ашыкмый иде...
Төштән соң аның янына тикшерүче килеп китте. Җинаятьченең үз җәзасын алмый, тыныч күңел белән иректә йөрүе күпләрнең йөрәген тырнап, җанын өтеп торса да, Миләүшә тикшерү эшенә берничек тә булышлык итә алмады...
Көннәр арты көннәр үз көенә акрын гына ага торды... Һәр туар таңны чираттагысы – тагын да матуррагы, тагын да ямьлерәге алыштырды... Миләүшә дә көннән-көн тернәкләнә барып, буыннарына сихәт, тамырларына көч өстәлүен тоя башлады. Хәзер инде ул иркәләп-назлап сөйгән кояш нурларыннан качмый, киресенчә, аның нурлары хозурында тәрәз аша бар дөньяны күзәтеп, хисләнеп утырырга ярата: ак болыттай шомырт чәчәкләре, фирүзәдәй балкып янган канәфер чәчәкләре белән серләшә, кичләрен исә сайрар сандугачның моңлы җырларын тыңлый... Менә бүген дә, укый башлаган китабын тезләренә куеп, карашы белән май аеның тиңсез сихри гүзәллек дөньясына чумды. Яз һавасының сихәтле хуш исе башларны әйләндерә, күңелне ымсындырып, әллә кайларга, киңлекләргә дәшә, иңнәргә канат куя, яшәүгә өмет, күңелләрдә пыскып яткан дәртне уята иде...
Ул да булмады, язгы уйнак җил, шомырт, канәфер, алмагач чәчәкләренә кагылып узды да палатаның ап-ак тәрәз пәрдәләренә килеп сарылды. Ак ефәк пәрдәләр, җил-егетнең шаяртуына түзә алмыйча, бүлмә эченә ыргылдылар, Миләүшәне йомшак чәчләреннән, чандыр иңнәреннән сыйпадылар... Әйтерсең, тәрәз пәрдәләре түгел, җилкәсенә кемнеңдер йомшак, назлы, шул ук вакытта көчле куллары кагылып үткәндәй булды... Үзенең бу халәтеннән кыз кинәт тетрәп куйды: бик тә таныш, бик тә якын иде аңа бу куллар... Аларның җылысы йөрәгенә мәңгегә уелып калыр, мөгаен... Әлеге сәер тойгыларны башыннан ничек кенә куып җибәрергә теләсә дә, күңеле һаман да тынгысызлана, җаны үзенә урын таба алмый үрсәләнә иде. Меңәрләгән уйлар чоңгылына баш-аягы белән чума баруын тоеп, Миләүшә акрын гына күзләрен йомды...
Төшендә аны алагаем зур бер үгез куа китте, аннан качам дип, кыз әллә кайсы урам, әллә нинди тыкрыклар буйлап, җан-фәрманга чапты; чаба торгач, хәле бетеп, сулуы кабып, җиргә йөзтүбән егылды. Инде беттем, инде тотылдым дип, яшел үлән өстендә һушсыз ятканда, кемнеңдер көчле куллары аны күтәреп алып, агач күләгәсенә илтеп салдылар... Аннары чәчләренә, иңнәренә йомшак кына кагылып уздылар... Кыз исә, үзен үлемнән йолып калган бу мәрхәмәтле затның талгын җилдә салмак кына тирбәлгән ак күлмәген генә хәтеренә сеңдереп кала алды...
Миләүшәнең бу серле төшен палатадагылар яхшыга юрады: димәк, һәлакәт урынында кызны кемдер үлемнән коткарып калган, бәлки ул машина номерын да, аның йөртүчесен дә исендә калдыргандыр?! Бүлмәдәшләре, япь-яшь кыз баланың әле яши башламас борын гомерен өзә язган шул имансызны тизрәк эзләп табып, аңа иң кырыс хөкем карары чыгару турында хыялланса, Миләүшәнең нечкә күңеле башка сәбәп аркасында бәргәләнә, өзгәләнә иде. Кем булды икән аны үлем кочагыннан йолып калган серле зат? Кайларда икән ул хәзер? Шул егетне эзләп табып, бер генә тапкыр булса да күзләренә тутырып карыйсы, көчле, нык кулларыннан кысып, кабат тормыш бүләк итүе өчен рәхмәт әйтәсе иде... Үзе коткарган кыз язмышы аны бер дә борчымый, күрәсең, борчыса, әлегә кадәр ул инде Миләүшәне әллә кайчан эзләп тапкан булыр иде... Ә бәлки, бәлки бу минутларда ул үзе дә авыр хәлдәдер, берәр бәлагә таргандыр, ярдәмгә мохтаҗдыр? Йөрәген ярып бирер иде Миләүшә аның өчен! Ә бәлки ул шәһәрдән читтәдер, берәр кая киткәндер? Ни генә булмасын, Миләүшә үзенең коткаручысын, һичшиксез, эзләп табарга тиеш! Бу – аның намус эше! Ничек кенә булса да, кайда гына булса да, нинди хәлдә генә булса да... Шуннан башка ул үзенең киләчәк тормышын күз алдына да китерә алмый, вөҗданы газапланып, җаны өзгәләнеп, яшәү мәгънәсен югалтасын яхшы аңлый. Тик менә ничек, кайлардан эзләп табарга соң ул мәрхәмәт, миһербан иясен? Әллә гәҗиткә игълан бирергәме? Бәлки радио, телевидение ярдәмгә килер? Иих, шәһәрнең иң биек урынына менеп, бар дөньяны яңгыратып: «Коткаручым, син кайдааа?» –дип сөрән сал идең... Ишетер идеме икән?! Ишетмәсә, башкалар ишетер иде, кызның моң-зарлары, бәлки, алар аркылы иясенә барып ирешер иде...
Үзен коткарган билгесез егетне табу теләге Миләүшәне шулкадәр биләп алды ки, кичләрен ул аның белән күрешү көннәрен уйлап йокыга китә, таңнарда исә шул егетне уйлап күзләрен ача иде... Дөрес, әти-әнисе, туганнары ул егет турында сорашып-белешеп карадылар каравын, тик әлегә кадәр аның турында ачык кына берни билгеле түгел иде шул.
Менә тиздән, тәмам савыгып-терелеп, хастаханәдән чыгар да, җиң сызганып, шул егетне эзләү хәстәренә керешер! Кирәк булса, дөнья читенә барыр, тик барыбер эзләп табар!.. Бүген янә, шул уйларына бирелеп, офыктагы кояшның алтынсу-кызгылт нурлары тәмам сүнеп, төн үзенең зәңгәрсу пәрдәсен күк йөзенә таратып ташлагач кына, бермәлгә тынычланып, киләчәк очрашу мизгелләрен күз алдыннан кичереп, күзләрен йомды кыз...
– Их Миләүшә, безнең Уратманы күрсәң син! – дип елмайды аңа егет. – Андагыдай гүзәл табигать, андагыдай матурлык, хозурлык башка беркайда да юк!..
– Кем соң син? – дип, гаҗәпләнеп сорады кыз.
– Бәй, Хафиз ич, танымыйсыңмы әллә?
Егетнең бөркет канатыдай каерылып киткән калын кашларына, төз борынына, алгарак чыгып торган яңакларына, зур кара күзләренә текәлеп карады кыз, тик, гаҗәпсенүенә каршы, барыбер дә кем икәнлеген чамалый алмады. Оялудан, ике битенең ут кебек януын тойды... Кинәт бөтен гәүдәсе бер якка авышып, чайкалып китте. Йа Хода, актан киенгән бу егет белән бергәләп, зәңгәрсу киңлекләрдә йөзәләр түгелме соң?! Аста яшел тугайлар, җәйрәп киткән елгалар, калын урманнар – бары да уч төбендәгедәй күренә... Һай, рәхәт тә соң! Рәхәт тә, бер үк вакытта сәер дә бу халәт! Кара син, очуның бер кыенлыгы да юк икән, кулларыңны канат итеп җәясең дә, агым уңаена йөзәсең дә йөзәсең!.. Гәүдәңнең авырлыгын сизмисең дә... Бар тәнең, җаның ниндидер назлы, рәхәт илаһи нурда коена...
Кинәт аларның аралары ерагая башлады, кыз җиргә якынайган саен, егет тагын да биегрәк күтәрелә барды.
– Син кая-а-а-а? – дип кычкырды кыз аның артыннан. – Мине дә үзең белән а-ал!..
Егет, ярамый, дигәнне аңлатып, башын селкедә дә болытлар арасына кереп күздән югалды, талгын җилдә җилфердәгән ак күлмәк җиңе генә хәтердә уелып калды...
...Тәрәзә пәрдәләренең битеннән назлап сыйпавыннан уянып китте кыз. Йа Раббым, ни булды әле бу? Өнме, әллә төшме? Могҗизамы, әллә чынбарлыкмы?! Төше белән өне буталдымы?! Тукта, чү, ул бит Аны – үзенең коткаручысын күрде! Әйе, нәкъ үзе иде бит! Исемен кем диде әле? Хафиз дидеме? Әйе, Хафиз! Авылын да атады... Уратмадан диде! Ниһаять, ниһаять, Аллаһ аның ялваруларын ишетеп, рәхим-шәфкатен ирештерде! Йә бер Раббым, мәрхәмәтең өчен мең шөкер сиңа!
...Әнисенең ай-ваена, үгетләүләренә карамый (әле кичә генә дәваханәдән чыктың, өзлегүең бар), таңнан торып, әтисе белән юлга кузгалдылар. Күптән көтелгән, төн йокыларын йокламый хыял дәрьяларын кичәргә мәҗбүр иткән дулкынландыргыч сәфәр иде бу.
Асфальт юл буйлап җай гына җилдергән машина тавышы кызны кабат үз уйларына алып китте... Егетне күреп, аңа әйтер сүзләрен янә хәтерендә яңартты Миләүшә. Мине коткаруыгыз өчен рәхмәт, дияр, Сезгә гомерем буена бурычлы дияр... Киләчәктә аралашып яшәргә теләвен белдерер... Кызык, хәтерлиме икән әле аны Хафиз? Юл фаҗигасеннән соң инде өч айдан артык гомер узып киткән, көн арты көн үтеп, бер вакыйганы икенчесе алыштырган, бер мәшәкатькә яңасы өстәлгән...
– Матур да соң безнең яклар!
Әтисенең соклану катыш горурлык хисләре белән әйтелгән сүзләре Миләүшәне уйларыннан бүлде. Җәйге таңның алсу нурларында җәйрәп яткан Зәй елгасына беренче күргәндәй гаҗәпләнеп, исе китеп карады кыз. Талгын гына аккан суда бөдрә толымнарын чайкаган тал-тирәкләргә, бар җиһанга хәерле иртә теләп, аяз күктә канат каккан акчарлакларга, бәбкәләрен бер сафка тезеп, кояшның алсу нурлары астында су өсте буйлап сәяхәткә кузгалган кыр үрдәкләренә, хуҗаларының ялгыз калдыруына үпкәләгән сыман, дулкын өстендә акрын гына чайкалучы каракучкыл көймәләргә, анда-санда кармак салып, бәхет сынап утырган балыкчыларга – һәммәсенә, ничектер, тәүге күргәндәй, әлеге мизгелне тотып алып, күңел түренә мәңгегә сеңдерерлек итеп карады. Әйе, тормыш матур, дөнья нинди ямьле бит!!!
Рәт-рәт булып тезелгән чыршы-наратларны артта калдырып, машина үрдән түбән таба тәгәрәде. Алда – тау итәгенә сыенып, яшеллеккә күмелеп утырган Уратма авылы күренде. Ниһаять, килеп тә җитәләр, ахрысы! Дулкынланудан, кызның йөрәге тагын да ешрак типте, сулышы кысылды...
Июль ае… Табигатьнең иң гүзәл, иң матур, иң садә вакыты. Җил уңаена талгын гына дулкынланып утырган басу-кырларны (ник бер чүп әсәре булсын!), яшел тугайда утлап йөргән сыер, сарык көтүләрен артта калдырып, авыл башына килеп тә җиттеләр. Авыл аларны тезелеп киткән матур-матур йортлары, киң урамнары белән каршы алды. Тырыш халык та икән соң уратмалылар: яше-карты, олысы-кечесе, әллә соң йоклап та тормаганнармы – иртә таңнан бары да каядыр ашыга, нәрсәдер эшли, һәммәсе ни белән булса да мәшгуль. Кемнәрдер әнә печән чаба, кемнәрдер бакча утый, кемнәрдер җиләккә җыенган, кайсыдыр бәбкә саклый, кайсыдыр сөт тапшыра... Шау-гөр килеп торган шәһәр урамнарың бер якта торсын!
Үзләренә текәлеп караган йөзләр арасыннан Миләүшә исә, тырышып-тырышып, якын кешесе – Хафизның чалымнарын эзләде. Әтисе, машинасыннан төшеп, берничә кешегә мөрәҗәгать итеп караса да, әлегә егетнең яшәгән өен анык кына атап бирүче булмады. Авылда Хафизлар берничә булса да, алар эзләгән Хафизны белүчеләр юк иде... Авыл зур, халкы күп, биредә яшәүчеләрнең берсен-берсе белеп бетермәүләре дә табигый... Егетнең килеш-килбәтен тасвирлап бирү өчен, Миләүшә үзе дә машинадан төште. Кулларына кәрҗин-тырыслар тоткан авыл апайлары, бер мәл уйланып торгач:
– Мөгаен, сезгә Гөлҗәүһәр апалар кирәктер, – дигән нәтиҗәгә килеп, барыр юлны күрсәттеләр дә, бер-берсенә карашып, тын калдылар. – Тик, ни бит, сеңелем...
Аларның сүзләрен тыңлап та бетерми, Миләүшә рәхмәт әйтеп, машинага таба ашыкты. Ниһаять, ниһаять, үзен үлем тырнагыннан йолып калган кешесен күрер минутлары якынлашты! Өйдә генә булса ярар иде!
Машина, урамны кыл уртага ярып узган асфальт юл буйлап, авылның икенче башына юл алды. Менә алар, тәрәз кәрнизләре, өй кыеклары челтәрләп, бизәкләп эшләнгән мәһабәт таш йорт турысына килеп туктадылар. Капка төбендә өстенә зәңгәрсу чәчәкле ситсы күлмәк кигән, башына ак яулык япкан бер апа бәбкә саклап утыра иде.
– Исәнмесез, Сез Гөлҗәүһәр апамы? – дип сөрән салды Миләүшә, машинадан төшә-төшешкә.
– Саумы, балакаем, әйе, мин – Гөлҗәүһәр булам, – дип, авыл апаларында гына була торган аерым бер җылылык, аерым бер самимилек белән эндәште аңа хатын.
Миләүшә, шатлыгыннан, нишләргә белми, сикергәләп алды.
– Апа, безгә Хафиз кирәк иде, Хафиз өйдәме?
Хатынның зур ачылган зәңгәр күзләре Миләүшәгә текәлде. Әйтеп бетергесез тирән хәсрәт, мәңге төзәлмәс әрнү-яра чагыла иде бу күзләрдә... Тик Миләүшәнең үз хәле хәл, ул әлеге хатынның гаҗәпсенү катыш тирән сагыш яткан карашына артык игътибар да итмәде...
Хатын, бер мәлгә өнсез, хәрәкәтсез калып утырды да уфтанулы тавыш белән:
– Юк шул, Хафиз өйдә юк, – дип өстәде.
– Апа, кайчан кайтыр икән, ул безгә бик тә кирәк иде, – дип өзгәләнде кыз.
Хатын, төпсез зәңгәр күзләре белән кабат Миләүшәгә карап алды да башын түбән иде. Кулына тоткан таягын яшел үлән өстеннән уңга-сулга акрын гына йөрткәләргә тотынды.
– Кайтмас шул инде ул, – дип дәвам итте, бераз тын торгач. – Кире кайта торган җиргә китмәде шул, балакаем...
Миләүшә, аптыраулы карашын хатынга төбәде:
– Ничек???
– Калага киткән җиреннән машина бәрде Хафизымны... Яз башында җиде ел булды менә... Үзең соң кем буласың, балам?..
 

Гөләндәм ГАЛИЕВА

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар