Федор Захарыч
Хикәя.
«Кояшкай» балалар бакчасы мөдире, кара-туткыл йөзле Наталья Сергеевна төш үткәч ашыгыч рәвештә без – хезмәткәрләрне эш бүлмәсенә җыйды. Җомга көн иде. «Бу атнада ял көне юк микәнни», – дип, шик-шөбһә белән мин дә чакырылган вакытка аның бүлмәсенә кердем. Наталья Сергеевна сүзне озын-озакка сузмады, гадәттәгечә, үтә мөһим вакыйга итеп, басымлап, сүзен башлады.
– Иптәшләр, – диде ул, – күптән түгел Федор Захарыч шалтыратты. Баш көн тикшерү белән киләм, карыйм, һәммә җирдә тәртип булыр дип өметләнәм, – дип белдерде. – Йөзгә кызыллык китермик: иртәгә, берсекөнгә һәммә җирне, бигрәк тә тәрәзәләрне юып, чистартып, ялт иттереп куйыйк. Ял көннәрендәге эш өчен башка көннәрдә, чиратлап, ялны оештырырбыз. Сораулар бармы?
Сораулар юк иде. Безнең хезмәт төркемендә, белмим, уңай холыклы кешеләр генә булдымы, әллә Наталья Сергеевна үтә дә оста җитәкчелек иттеме – сүз көрәштерү гадәте бөтенләй юк иде. Эшкә чыгарга икән, чыгарга. Тик Федор Захарыч дигәннәре кем икән соң? Бер шалтыратуы белән Наталья Сергеевнаны «ут йотарга» мәҗбүр иткәч, зур урында эшләүче түрә мөгаен.
Алдагы ике көн кызу эш белән үтте. Һәр бүлмәнең тәрәзә-стеналарын әйбәтләп юып чыктык, аш бүлмәсе, ял бүлмәләре дә тәртипкә китерелде. Наталья Сергеевна үзе дә без белмәгән әллә ничаклы эшләрне оештырып, күзәтеп йөрде. Мин ул арада Федор Захарычның янгыннан саклану чараларын тикшерүче кеше икәнлеген ачыкладым. Алай-болай, тәртип булмаса, бик зур күләмдә штраф чәпи торган гадәте дә бар имеш. Юкка гына Наталья Сергеевна тикшерү килгән җиргә барча урын ал да гөл булсын дип тырышмыйдыр.
Баш көн гадәттәгечә башланды. Мин иртүк, үз төркемемә балалар кабул итәм. Сабыйларның еш кына йокысы ачылып җитмәгән була. Шуңа да иртәләрен балаларда холыксызлану, елашу гадәти хәл. Алай да, ата-аналарыннан аерылып, бераз иптәшләре белән аралашкач, балалар тынычланып кала, һәммәсе үзенә бер шөгыль таба.
Төш җитмәгән иде әле. Нәфисә исемле кызчыкны юынгычка илткәндә, карыйм, ишектә таныш йөз. Авылдашым Фәгыйльне күргәч аптырап киттем.
– Әпәли, синме соң бу?!, – дим. Кушаматы белән эндәшкәнгә ул үпкәләми. Без бергә, яшел чирәмдә әүмәкләшеп диярлек, үстек. Мин балачакта безнең арада кешегә исем белән эндәшү гадәте гомүмән дә юк иде. – Ничек килеп чыгасы иттең? Балаң бирегә йөрмидер бит?
– Кемне күрәм? ...Әллә Бытбылдык инде?! – Ул элеккегечә, эчкерсез елмаеп минем белән авылча, ике куллап күреште. – Минем бала армиядә инде, сохари кимерә булыр. Биредә эшлисеңмени? Ишеткән идем аны, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли дип…
Ишектә Наталья Сергеевна күренде.
– О-о, Федор Захарыч, без сезне күптән көтәбез, рәхим итегез…
Фәгыйль миңа күз кысып, Наталья Сергеевна артыннан иярде.
– Вәт Әпәли! – дип уйладым мин, көлеп. Син киләсеңне белгән булсам, әрәҗе ял көннәремне әрәм итеп йөриммени инде, ә?! Иске дуслык хакына, берәр ничек җайлаган булыр идек мәсьәләләрне…
Ә ник үзен Федор Захарыч дип атап, башны әйләндерде икән?
Фирдәвес ГАЛИ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
Комментарийлар