Әтием сабаклары («Күңел бушанулары» циклыннан)
«Күңел бушанулары» циклыннан.
Әтием Заһретдин Гайнетдин улы Теләче районы Олы Тиләҗе авылында туып үскән. Чындырмы, ялгандырмы, Тиләҗе авылының исеме килеп чыгуга, шунда элек яшәгән бер кеше сәбәпче булган, дигән ярымшаян сүзләр дә сөйлиләр иде. Имеш, бу авылның бер кешесе җиде ел эчендә йортын җиде урынга күчереп салган. Тиледер ул, дигәнрәк сүзләр дә әйткәләгәннәр аның турында. Ләкин, Тиләҗе халкының ерак бабасы авыл өчен урынның иң яхшысын эзләгән, оныклары өчен тырышкан, дип чамаларга кирәктер. Бүген тирә-юньдәге авыллар арасында иң тәмле су да Тиләҗе чишмәсенеке ич!
Әтиемнең бабалары бай нәселдән булган. Заманында ике катлы йортлары булып, аскы катында кибет тотканнар. Әни дә ул хакта миңа еш сөйли иде.
Бераз авыл тарихын да искәртеп үтим инде. Авылда шактый зур мәчет булган. Аны төзү өчен материалларны гарәп илләреннән кайтарганнар, дип сөйлиләр иде. Чыннан да, аның эчке бизәлешләре алтын белән йөгертелгән кыйммәтле ташлар, төрле фигуралы чынаяк кирпечләрдән эшләнгән булган. Мәчеткә вәгазь-нәсихат тыңларга күрше авыллардан да килгәннәр. ХYI гасырның икенче яртысыннан башлап, Казанда һәм башка шәһәрләрдә мәчетләр төзү тыелганнан соң, ХYIII гасырның беренче яртысына кадәр, мөселманнарның дини тормышы бернинди законнарсыз һәм рәсми идарәсез үз иркендә кала. Шулай итеп, авылларда кабат мәчетләр төзелә, мәхәлләләрдә мәдрәсәләр эшли башлый. Ул вакытта власть мәчетләр белән кызыксынмый, дин әһелләрен исәпкә алмый, ревизия ясаганда да аларны «крестьяннар» дип яза. Олы Тиләҗедә мәхәллә оешкан ел билгесез. ХХ гасыр башына кадәр сакланган мәчет 1908 елда төзелгән. 1836 елда Фәйзулла Фәйзуллин авылда имам-хатыйб булган. 1856 елдан бу вазыйфаны Надырша Гатиятуллин башкара. Ул 1883 елда ахун дәрәҗәсенә күтәрелә. 1883 елдан имам булып Кәшәфетдин Рахманкулов торган. Кызганыч ки, Совет чорында мәчетне сүтеп, аның кыйммәтле, алтын белән йөгертелгән ташларын, чынаяк кирпечләрен туздырып бетерәләр. Авыл кешеләре дә аларны өйләренә алып кайта. Аларның кайберләре бүген дә авыл халкында саклана әле. Соңрак ул урында җидееллык мәктәп торгызыла. Заманалар узу белән, бу мәктәп тә бетә, хәзер авылда башлангыч мәктәп кенә эшли. Шөкер, авылда әлеге көндә халыкка җыйнак кына мәчет тә хезмәт күрсәтә. Янәшәсендә мәдәният йорты да бар.
Районыбызның Туган якны өйрәнү музеенда Олы Тиләҗенең 1873 елда төзелгән картасы да бар. Мин аны, фотога төшереп, үземдә дә кадерләп саклыйм. Әлеге карта эшләнгәнгә кадәр, авыл зур янгыннарга дучар булган. Авылга кайсы елны нигез салынганын гына төгәл белә алмадым. Авыл яныннан үтә торган таш юлны Әби Патша салдырган булган дип сөйлиләр иде. Юл буйларында ялгыз каберләр дә очратырга була. Тиләҗе авылы кырыенда да шундый бер ялгыз кабер бар. Без кечкенә чакларда аны «Хәлил зираты» дип йөртәләр иде. Язма чыганакларда, Җөри юлы (бу юл Тиләҗе аша да үтә) буйларында, бу ялгыз каберләр азатлык хакына яуга күтәрелгән гаярь егетләрнең асыл сөякләре күмелгән, дигән язмаларга тап буласың.
1930нчы еллар башында, колхозлар оеша башлый. Олы Тиләҗе авылы ул вакытта «Чулпан-1» колхозы исемен йөртә. 1960 елдан күрше-тирә авыллар берләшеп, «Муса Җәлил» колхозы оештыралар.
Олы Тиләҗе авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф абый Нигъмәтуллинның, сугыш тәмамлангач, Татарстан китап нәшриятында «Мин сафта барам» дигән китабы да басылып чыга. Ул безнең күршебездә генә яшәде. Көн дә диярлек безгә кереп утыра иде. Маңгаенда ядрә тиеп эчкә батып торган ярасын үзем дә күргәнем булды. Ул әлеге китабында сугышта һәм госпитальләрдә үзе кичергәннәрне язган. Китапның икенче өлеше «Кеше өчен» дип атала. Анысы – совет медицинасы вәкилләренең олы батырлыгы хакында. Хәниф абый истәлекләрендә: «Бу кечкенә генә китабым Германиягә кадәр барып иреште, немец теленә үтеп керергә куәте җитте», – дип яза. Авыл халкы өчен болар бик тә кадерле. Бу якларның тарихын алга таба да искә алырбыз әле.
Әтием Заһретдин гомере буе игелекле гомер кичерде. Шул еллардагы авыл балалары кебек, аңа да артыгын укырга туры килмәгән. Бары тик дүрт сыйныф кына белем алса да, куйган хезмәте белән үзен СССР күләмендә таныта алды ул. Авыр сугыш еллары аша узган әтием, рядовой булып сугышка алынган. Ул еллар турында сөйләргә яратмый иде әти. Иртән-иртүк мичкә ягып җибәрә дә, дәшми-тынмый гына утка карап, озаклап уйланып утырырга ярата иде. Шул арада тәмәкесен дә көйрәтеп ала. Ниләр турында уйлангандыр, анысы безгә мәгълүм түгел, еш кына җыерчыклы битләре буйлап күз яшьләре тәгәрәгәнен дә сизә идек. Авыр сугыш елларын искә алып чылангандыр аның битләре.
Әти, шөкер, сугыштан исән-сау кайткан. Аннан колхозда башта бригадир, аннан соң озак еллар ферма мөдире булып эшләде. Ул чаклар СССР заманы. Районнан да, Казаннан да еш кына аның хезмәте белән кызыксынып килүчеләрне мин дә хәтерлим әле. Бәлки эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга килгәннәрдер. Лаеклы ялга чыкканчы эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарды ул. Ел саен төрле ял йортларына юллама белән бүләклиләр иде үзен. «СССР Хезмәт ветераны» иде ул. «СССРның Халык хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен» 1975 елда ВДНХның Алтын медале белән дә бүләкләделәр. Ул вакытта әти бу олы бүләкне Мәскәүгә үзе барып алды.
«Бөек Ватан сугышы ветераны» исемен дә горур йөртте әтиебез. Сугыш медальләрен әти вафатыннан соң музейга дип, өйгә килеп алдылар. Аларның ни дәрәҗәдә сакланганын әйтә алмыйм. Әтинең сугыш ветераны кенәгәсе, «СССР хезмәт ветераны» медале һәм ВДНХның Алтын медале бүген дә үземдә саклана. Хәтта хәрби часть биргән контроль талонын да кадерләп саклыйм.
Без үскәндә, кием-салым да мактанырлык түгел иде. Әти эшкә һәркөн ап-ак күлмәктән, пөхтә костюм-чалбардан йөри иде. Җәй көннәре әти төшке ашка кайткан арада да әни аның күлмәген көндез дә бер кат юып-үтүкләп кидерә иде. Кеше арасында йөри, чиста булсын, дия торган иде әнием.
Әти мине башлангыч сыйныфларда укыганда ук наряд тутырырга өйрәтте. Синең язуың матур, дия иде ул. Бәлки, мине шулай үсендерүе генә булгандыр. Счет төймәләрен тартырга да шул вакытларда ук өйрәндем. Әтиебез безне кечкенәдән үк эшкә күнектереп үстерде. Югарырак сыйныфларда укыганда, җәйге каникул вакытларында колхоз эшенә чыгара иде. Сез эшләмәсәгез, мин башкаларны ничек эшкә кушыйм, – дия торган иде. Бик яшьли печәнен дә чаптык, бәрәңге-чөгендерен дә җыйдык, авыл җирендә ул вакытларда барысы да кул хезмәтен сорый иде.
Урта мәктәпне тәмамлаганда, районнан миңа авыл хуҗалыгы институтына керергә юллама да алып кайткан иде. Мине авылда калдырасы килде әтинең. Әнием исә, минем кебек мал-туар арасында тилмерәсең килмәсә, авылда калма, кызым, диде. Бәлки әнием сүзе үтемлерәк булгандыр. Шулай итеп, мин мәктәпне тәмамлап, шаулы шәһәр мохитенә кереп чумдым. Ләкин әтиемнең счет төймәләрен тартырга өйрәтүе миңа берникадәр ярдәм дә итте әле. Мин башта Чабаксарда План-экономика техникумын, аннан соң читтән торып Казан финанс институтын тәмамладым. Бу белемнәр генә аз тоелды, бугай, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында да белем алдым. Һәм нәкъ менә соңгысы минем үземнеке булып чыкты. Гомеремнең күп өлеше журналист һөнәре белән бәйле узды.
Дания ГАЙНЕТДИНОВА
Фото: https://ru.freepik.com/photos/nature'>Nature фото создан(а) freepik - ru.freepik.com
Комментарийлар