Логотип «Мәйдан» журналы

Әнием

Хикәя

Гүзәл, күңелендә кайнаган уйларны басарга тырышып, машинасындагы музыканың тавышын арттырды. Тик колакны ярып кергән чит ил музыкасы да, юл кырыенда әледән әле алышынып торган сихри табигать күренешләре дә аңа тынычланырга ярдәм итмәде. «Кая барам мин, – дип сөйләнде ул үз-үзенә. – Ниндидер кеше белмәгән караңгы авылда көтеп торучы бармы мине? Булган очракта да, күрергә телимме мин ул кешене?» Ә үзе газ педаленә ныграк басты. Тизрәк барып җитсә, кайтуы да тизрәк булыр. Баш миен бораулаган меңләгән сораудан да тизрәк арыныр Гүзәл.
...Әлеге сораулар бер дә уйламаган җирдән килеп чыкты. Әнисен 8 март белән котлап сюрприз ясарга уйлап алдан әйтмичә генә кунакка кайтты Гүзәл. Кызыл тартмага төргән бүләген артына яшерде дә, аяк очларына басып өйгә үтте. Аш бүлмәсендә мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавыш ишетелә иде. Кыз мыштым гына ишек янына килде. Әнисен йөгереп барып кочып алып, бәйрәм белән котлап шатландырырга иде исәбе. Тик акрын сөйләшсәләр дә, аермачык булып ишетелгән сүзләр аны тукталып калырга мәҗбүр итте.
– Мәдинә, ул хатын тагын шалтыратты, – диде әтисе. – Бәлки кызыбызга дөресен сөйләргәдер?
– Нишләптер куркам мин, Назыйм. Әгәр ул үз әнисе янына китәргә теләсә. Ничә еллар буе әйтмәвебезне гафу итмәсә? Әлегә кичектереп торыйк. Уйлашырбыз, – әнисе, урыннан торып ишеккә таба атлады. Ишек янында өнсез катып калган Гүзәлне күреп үзе дә тетрәнеп китте.
– Сез миннән нәрсә яшерәсез? – диде Гүзәл кулындагы бүләген дә бирергә онытып. – Мин... Мин барысын да ишеттем. Кем ул хатын?
Әти-әнисе сүзсез генә бер-берсенә карашып алды. Башкача кызларыннан сер саклый алмаячаклары ачык иде.
– Утыр, кызым, – диде әнисе кулы белән кәнәфигә төртеп – Сөйләшү озын һәм катлаулы булачак.
Әтисе сүзсез генә янәшә утырды.
– Ни генә булмасын, безнең сине бик нык яратуыбызны белергә тиеш син, кызым. Бәлки безне кичерерү авыр булыр сиңа. Тик ниндидер фикергә килгәнче безне дә аңларга тырышып кара...
...Әтиең белән безнең озак кына көтеп тә балабыз булмады. Табиблар да, имче карчыклар да ярдәм итә алмады. Озак кына уйлаганнан соң без уллыкка яки кызлыкка бала алырга булдык. Балалар йортына килгәч, син безнең каршыга йөгереп чыктың һәм «Әни, мин сине көттем» – дип муеныма сарылдың. Син хәтерләми торгансыңдыр инде ул вакыйгаларны. Бик бәләкәй идең әле син. Ике яшеңне яңа тутырган идең. Әтиең малай алырга теләгән иде. Синең уйчан күзләреңне беренче күрүгә «бу бала безнеке» дигәч, каршы килмәде. Балалар йортында безне алдан ук кисәтеп куйдылар. «Әнисе исән, ана хокукыннан мәхрүм ителгән» диделәр. Әтиең «әгәр ул аны эзләп килсә» дип шикләнеп тә алды. Тик мин сине анда калдырып китә алмый идем инде. Эзләп киләсе булган кеше баласын әйбәтләп тәрбияли, ана хокукыннан мәхрүм ителми дип уйладым. Әгәр сине кызлыкка алмасак, язмышың нинди булчагын уйлап күңелем әрнеде.
Шулай итеп син бездә яши башладың. Өебезгә бик тиз ияләштең. Әйтерсең лә син туганнан бирле бергә яшәгәнбез. Бик шук кызчык идең.
Сиңа ун яшь тулып үткәннән соң сине эзләп безгә бер хатын килде. Үзен синең чын әниең Гөлшат дип таныштырды. Сине ташлавына бик нык үкенүен, яңадан үзенә алырга теләвен әйтте. «Бөтенләйгә булмаса, һич югы җәйге каникуллар вакытында яшәп торсын», – дип үтенгән иде ул. Тик мин синең күңелеңне җәрәхәтләүдән курыктым. Мондый катлаулы мәсьәләләрне аңлар өчен артык кечкенә идең әле син. Бу вакытта инде без сине беркемгә дә бирә алмый идек. Син безнең кызыбыз идең. Безнеке! Шулай да, Гөлшат бик нык ялваргач, мин синең кечкенә чагыңдагы фотосурәтләреңне алып, аңа кунакка бардым.
Кечкенә генә җимерек авыл йортында яши иде әниең. Өйдәге җиһазлар да, савыт-сабалар да бик иске иде. Бу караңгы авылда сине нинди киләчәк көтәчәге турында уйларга да куркыныч иде миңа. Мин синең нинди талантлы бала булуың хакында сөйләдем, сурәтләреңне күрсәттем. Тик әлегә аның хакында әйтмәячәгемне белдердем. Суд аша әниең сине кире дә кайтара алыр иде бәлки. Тик аның судта дәгъвалашып йөрмәячәгенә иманым камил иде. Яратса, балалар йортында калдырганчы бу хакта уйланырга иде дип фикер йөрттем.
Шул көннән соң әледән әле шалтыратып торды чын әниең. Синең хәлләреңне белеште. Тик безнең аны синең белән күрештерергә көчебез җитмәде. Кан тартмаса, җан тарта диләр бит. Синең безне калдырып китүеңнән курыктык. Хәзер инде син барысын да беләсең, кызым. Кичер безне...
Гүзәл, бер сүз дә әйтмичә урамга йөгерде. Язмышы хакында озак уйланып йөрде ул. Үзеннән дөреслекне яшерүләренә башта бик нык ачуланды ул әти-әнисенә. Үзенең балалар йортындагы тормышын искә төшереп азапланды. Тик ул үзенең әти-әниле бәхетле балачагын гына хәтерли иде. Бу әти-әнисенең аны тәрбияләүдә түккән көче нәтиҗәсе түгелме соң? Еш кына дус кызлары әти-әнисеннән зарлана иде. Ә Гүзәлгә бер вакытта да авыр сүз әйтүче булмады. Әгәр дә әти-әнисе аны кызлыкка алмаган булса... Бу хакта хәтта уйлыйсы да килми иде Гүзәлнең. Әти-әнисе аны үз балаларыдай күреп үстергән, югары уку йортында укыткан. Хәзер инде Гүзәл үзе дә әни. Баланың ничек якын булуын аңлый. Шуңа күрә аңа әти-әнисенә түгел, үзен ташлап киткән хатынга үпкәләргә кирәк.
Гүзәл зур гына бәйләм роза чәчкәләре сатып алды. Әнисенә сүзсез генә бүләк иткәннән соң, кочаклап алды. «Әтием, әнием, мин сезне бик нык яратам. Сез минем иң-иң якын кешеләрем. Мин сезне бер кайчан да ташламаячакмын», – диде. Бу кичне алар күз яшьләренә ирек бирүдән оялмадылар. Тик бу яшьләр кайгыру түгел, шатлык билгесе иде.
Икенче көнне әнисе Гүзәлгә кайчандыр аны ташлаган хатынның адресы язылган кәгазь бите бирде. «Әниеңне барып күр, кызым. Үзеңнән гафу үтенсә, аңа җиңелрәк булыр», – диде...
Һәм менә Гүзәл юлда. Әлеге хатынны ул төрлечә күз алдына китереп карады. Аның белән ничегрәк сөйләшәсен уйлады. Кем дип дәшер икән ул аңа? Чирек гасыр вакыт узганнан соң ничек итеп чит-ят кешегә «әни» дип әйтергә?..
Уйлана-уйлана үзенә кирәкле авылга килеп җиткәнен сизми дә калды Гүзәл. Кечкенә генә ташландык авыл иде ул. Төзек йортлар берән-сәрән генә күзгә ташлана. Таякка таянып юл читеннән баручы карчыктан әнисенең йортын күрсәтүен сорады. «Син кем соң, кызым? – диде әби күзләрен кысып. Гүзәлне танырга тырышкандай. – Гөлшатның беркеме дә юк бит аның. Ялгыз карчык ул. Әйе..»
Гөлшатның йорты авыл читендә урнашкан булып чыкты. Җиргә сеңгән түшәм, терәү белән терәтелгән дивар... Беренче карашка ук ниндидер шом уятты бу күренешләр кызның күңелендә. Сагаеп кына ишеккә шакыды ул. Йорт хуҗасы шунда ук йөгереп диярлек ишекне ачты.
– Кем бар?
– Бу мин... Гүзәл...
– Гүзәл??? Кызым, синме? – хатын кызны кочагына алды. Гүзәл ни эшләргә белмичә бер урында катып калды.
– Әйдә, өйгә керәбез, кызым, – диде хуҗа аның тирәли бөтерелеп. – Хәзер чәй куеп җибәрәм. Сине сыйларга тәмле әйберләрем дә юк ичмасам. Белгән булсам, кибеткә төшкән булыр идем...
Хатын ашыга-кабалана өстәлгә чынаяклар төзде. Өйнең эче тыштагыдан да мескенрәк иде. Иске карават, җәймәсез өстәл, ике артсыз урындык... Аның да берсенең аягы җимерек... Бар җиһаз шуннан гыйбарәт. Өйгә җылылык, су кертелмәгән. Өй читендә торучы чиләк-чиләк су, кырыйга өелгән утын пүләннәре шул хакта сөйли. Мондый ярлы тормышны Гүзәл иске фильмнарда, сугыш чорын күрсәткәндә генә була дип уйлый торган иде. Баксаң, аны якты дөньяга тудырган кеше дә көнен-көнгә ялгап яши икән.
– Менә шулай яшәп ятам инде мин, – диде әнисе оялыбрак. – Пинсә акчам тамак туйдырырга гына җитә шул. Өйне матурлату минем хәлдән килми инде хәзер. Син зарлана дип уйлама, кызым. Барысына да үзем гаепле. Үзем генә...
– Сез... мине ни өчен ташлап киттегез? – тырышса да «әни» дип әйтә алмады Гүзәл.
– И кызым, ничек дип аңлатыйм икән инде... Әгәр хәзер ул көннәрне кайтарып булса... Тормышым бөтенләй башкача булыр иде. Хәзер ничек кенә теләсәм дә, кичерә алмассың шул инде син мине. Хәзер барысын да сөйлим мин сиңа, кызым. Ялганламый-нитми чын дөресен сөйлим. Аңлый алмасаң да, бәхилләргә тырышып кара, зинһар. Озак гомерем калмагандыр инде минем. Табиблар йөрәк чире тапты. Дәваланып, тыныч тормышта яшәргә кирәк диләр. Физик эш эшләмәскә кушалар. Кая инде монда...
...Әтиең белән яратышып кавыштык без, кызым. Әхәт исемле иде. Икебез дә авылда эшләдек. Ул трактор йөртә, мин сыер савучы идем. Эштән курыкмадык. Менә бу кечкенә өйне атаң үз куллары белән төзеде. Сиңа авырлы икәнемне белгәч, ничек шатланганыбызны күрсәң. Атаң хезмәт хакы алган саен өйгә бала әйберсе ташыды. Карават, коляска, киемнәр – барысын да яңаны алдык. Авылда күбрәк туганнарның балаларыннан калган кием киеп үсә сабыйлар. Кечкенә вакытта ни кисә дә барыбер дип акча әрәм итмиләр. Тик әтиең бу хакта ишетүгә «Минем кызым кеше калдыгы киеп үсмәс. Ничек тә тырышырбыз, карчык», – диде.
Синең туар көннәрең якынлашкач әтиең кичләрен салгалап кайта башлады. «Мин шатлыктан гына бит. Тиздән балам туа», – ди. Ул вакытта әле синең кызмы-малаймы икәнлегеңне дә белмибез. Киемнәрне дә төрле төстәгеләрен җыйдык. «Бала тәпие юарга иртәрәк әле. Минем хәлгә керер идең», дигәч бер-ике көн эчмичә йөри Әхәт. Аннан тагын шул хәл кабатлана.
Мин бала тудыру йортында ятканда тәмам бәйдән ычкынган бу. Белмим инде, кемнәрнең генә күзе тигәндер. Ярты ел эчендә типсә тимер өзәрдәй ирдән эчкечегә әйләнде дә куйды. Мин башта бу турыда уйламаска тырыштым. Синең белән әвәрә килдем. Синең бер елмаюың да бөтен кайгы-хәсрәтләремне оныттыра иде. Көннәрдән бер көнне атаң өйгә кунарга кайтмады. Авылда сер сакланмый бит ул. Иртән үк аның көмешкә куючы ялгыз Сәмәрияләрдә кунуын җиткерделәр. Үзенә бу хакта әйткән идем, «Синең аждаһа кебек ыжгыруыңнан, бала елавыннан туйдым. Мин сезнең өчен эш аты гына», – диде дә, киемнәрен җыеп өйдән чыгып китте.
Шул вакытта дөрес тормыш алып барырга үземдә көч тапмадым мин. Үзем дә хәмергә ябыштым. Әтиеңне бик ярата идем шул. Хыянәт ачысын басарга тырыштым. Юк, сине үз кулым белән балалар йортына илтеп бирмәдем мин, кызым. Салмыш килеш йөрүемне күргәч, күршеләр милитсәгә җиткергән. Алар килгәндә мин йоклаган булганмын. Син ялгызың гына караватыңда елап яткансың. Аларның миңа ни сөйләгәннәрен анык кына хәтерләмим дә. Соңрак суд аша сине тәрбияләү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Бу кайгыдан мин тагын да ныграк эчә башладым...
Әтиең белән икебез дә бер тигез дәрәҗәдә гаепле без, кызым. Хәзер ул да мәрхүм инде. Сәмәриясе куып чыгаргач, урамда туңып үлгән. Анарга күптән үпкә сакламыйм инде мин. Барысына да үзем гаепле. Әгәр шул вакытта үз-үземне кулга алырлык көч тапсам, тормышым күпкә бәхетлерәк булыр иде. Кичер мине, кызым. Беләм, хәзер инде син мине әниең итеп кабул итә алмассың. Мин моңа өметләнмим дә. Сине тәрбияләп үстергән кешеләргә мең рәхмәт. Бары тик үлгәнче бәхиллегеңне алырга телим. Гафу ит мине, кызым! – Гөлшат кызы алдына тезләнде.
– Торыгыз, – Гүзәл аны кулларыннан тотып урынына утыртты. – Мин сезне кичерәм, – диде. Һәм башка бер сүз дә әйтмичә урамга атылды. Аның артыннан әнисенең яшь аралаш әйтелгән сүзләре яңгырап калды.
– Рәхмәт, кызым.
Гүзәл юл буе үзен дөньяга китергән әнисе хакында уйланып кайтты. Күз алдыннан аның җыерчыклы йөзе китмәде. Үз әнисенән күпкә олы түгел ул. Ә беренче карашка әйтерсең лә җир белән күк аермасы.
Шәһәр читендәге ике катлы өенә кайткач та икенче әнисе хакындагы уйлар тынгылык бирмәде аңа. Икенче көнне исә ирен эшкә, улын балалар бакчасына озатканнан соң ул янә үз әнисенә юл тотты.
– Үз әнием буларак кабул итә алмасам да, кызганам мин аны, – диде ул карап үстергән әнисенә. – Сәламәтлеге бик начар аның. Нинди шартларда яшәвен үзегез күргәнсез. Әгәр... Әгәр мин аны үзем янына яшәргә чакырсам, ачуланмассың микән, әни? Әти ни дияр? Ни генә булмасын, минем өчен чын әти-әнием – ул сез. Тик ул хатын кызганыч. Кылган хаталары өчен күптән җавап биргән инде ул. Бөтен язмышы тулы фаҗига. Миннән башка беркеме дә юк бит аның. Мин дә ташласам, үләчәк бит ул...
– Без каршы түгел, кызым, – әнисе Гүзәлне кысып-кысып кочты. – Сине шундый миһербанлы итеп тәрбияли алуыбызга куанабыз гына. Без бит синең аны кабул итүеңнән түгел, дөреслекне яшергәнебез өчен безне кичерә алмавыңнан, бездән ваз кичүеңнән курыктык. Тормыш иптәшең каршы булмаса, алып кил. Тик безне дә онытып бетермә.
– Динар белән бу хакта сөйләштем инде мин. Кыр кадәрле йортыбызга әниең генә сыяр, диде. Буш бүлмәләр күп бит анда.
– Алайса озакламый юлга чык, кызым. Урнашып беткәч, без дә кунакка килербез.
 
...Ике сәгатьтән Гүзәл инде янә җимерек ишек каршында басып тора иде.
– Исәнме, кызым. Берәр әйбереңне онытмагансыңдыр бит, – карчык шатлыгыннан ни уйларга да белмәде.
– Юк, әни, – диде кыз аны кочагына алып. – Мин сине үзебезгә алып китәргә кайттым. Бөтенләйгә!
Карчык куанычыннан ни эшләргә белмичә катып калды. Төннәр буе Аллаһы Тәгаләдән кичерүләрен ялварса да, бу кадәрле үк бәхет хакында хыялланмаган да иде ул...
 

Лилия ЗАКИРОВА

 

Фото: vk.com


 

 

 

 

Комментарийлар