Еллар узгач та....
Хикәя.
Троллейбус кабинасыннан салмак кына җыр агыла:
Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан,
Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым, килеп ал,
Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек...
Инде халык теленә керүенә дә шактый вакытлар үтүенә карамастан, тыңлаган саен әле һаман күңелләрне дулкынландырган, мәхәббәт утында янган-көйгән һәр кеше өчен һаман да яңа булып кала биргән шушы сихерле җыр яңгыраганда, троллейбус, ике мөгезе белән төтен сөременнән зәңгәрләнгән тынчу һаваны сөзә-сөзә, «Акчарлак» рестораны тирәсенә якынлашып килә иде. Җитмеш ел буе тормышның ачысы да, төчесе дә үз тамгаларын аркылы-торкылы сала килгән, шуңа күрә инде җыерчыклар белән ергаланып беткән йөзенә беленер-беленмәс яктылык чыгарып, ирексездән елмаеп куйды Зәйнетдин. Җыр аның күңелен үзенә бертөрле җылылык белән чеметеп алды. Ул тәрәзәгә күз салды. Шунда йөрәгенең күкрәк читлегеннән чыгарга теләгәндәй еш-еш тибә башлавын сизде. Хәер, шушы тирәдән узганда аның белән һәрвакыт шулай була, шушында үткәннең бер хатирәсе кылт итеп исенә төшә. Үзенең яшьлек мәхәббәте белән дә бәйләнмәгән югыйсә, ләкин барыбер шушы җирдә һәрвакыт ирексездән исенә төшеп, күңелен аңлаешсыз бер хис - үкенечме ул, әллә инде бик еракта калган үткәннәрен сагынумы - тырнап ала...
...Заманында бу урам тормыш кайнап торган аэропортка алып бара иде. Хәер, кайчандыр шау-гөр килгән ул җирнең инде Иске аэропорт дигән исеме дә юкка чыкты - ипподром анда хәзер. Урамның ресторан ягында ике катлы кечкенә генә берничә йорт тора. Шуларның берсен трамвай-троллейбус идарәсе эшчеләре өчен Зәйнетдин салдырган иде. Әйе, ул чакта хәзерге шикелле ап-ак чәчле җитмеш яшьлек карт түгел, ә кап-кара чәчле, бар хәрәкәтеннән дә дәрт-дәрман ташып торган егерме яшьлек егет иде ул.
Йорт проектында шунда яшәргә тиешле гаиләләр өчен сарайлар төзү дә каралган иде. Инде эшләр тәмамлануга таба барганда, бер дә бер көнне, төрле эштә эшләргә дип, аларга яшь кенә бер кызны җибәрделәр. Борын очына, битләренә берничә бөртек сипкел кунган тәбәнәк кенә буйлы, ләкин шактый тулы гәүдәле, кап-кара күзле, озын чәчле тыйнак бу кызның авылдан икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Үзе яшь. Беренче күргәндә, Зәйнетдин: «Бу баланы ничек эшкә алдылар икән?!» - дип гаҗәпләнеп куйды.
Җибәргәннәр икән җибәргәннәр, эшли бирсен. Хәзер Зәйнетдин аның исемен дә хәтерләми инде! Хәер, ялгышмаса, Наҗия исемле иде бугай ул. Кыз, чыннан да, авыл балаларына хас булганча, үзен беренче көненнән үк бик тырыш итеп күрсәтте.
Ул кызның үз кул астында эшләвенә ай-ай ярым чамасы вакыт узгач, Зәйнетдин анда ниндидер үзгәрешләр сизә башлады: болай да сүзгә саран булган Наҗия кинәт бөтенләй үз эченә бикләнеп, уйчанланып калды, әйтерсең кинәт кенә үз яшеннән күпкә олыгаеп киткәндәй булды. Кайчак дәшәсең, ә ул сине ишетми, әйтерсең уе белән әллә кайларда йөри, чит-ят җирләрне гизә.
Зәйнетдинне тагын шунысы гаҗәпләндерде: ул күзләрен тутырып-тутырып карый, ә алар төбендә, кайдадыр тирәндә, аңа билгеле булмаган ниндидер сагыш яшеренгән сыман. Ул сагыш исә менә хәзер тулып ташыр да күз яшьләре булып ага башлар сыман. Күзләре Зәйнетдиннеке белән очрашканда, кыз аларны тиз генә читкә бора, башын аска ия.
Кыз эшкә дә башка эшчеләрдән алда килә башлады, эштән соң тулай торагына ашыкканы да сизелми. Хәер, бу очракта алда килә дип әйтү генә дә аз бугай әле...
Зәйнетдин еш кына ишегалдындагы үзе төзеткән сарайларның берсендә, шушы йорттан фатир алачак балта остасы Василий дәдәйгә тиешлесендә, кунгалап та калгалый иде. Дөресен генә әйткәндә, яшь чак бит, кайвакытларда шунда йөргән кызы белән төн дә үткәрә. Ни әйтсәң дә, монда тулай торак түгел, тыныч, ягъни кеше-кара күзеннән ерак. Әлбәттә, сөйгән кызы белән шунда калган көннәрдә алар иртә торырга тырыша, чөнки эшчеләр килә башлаганчы юынып, тамагына да капкалап аласы, кеше-кара күргәнче чәчбиен озатып та җибәрәсе бар.
Ләкин менә шундый көннәрдә йокыларыннан уянып чыгулары була, ә Наҗия инде йорт янында... алар сараена таба карап утыра! Уңайсызланып калалар, әлбәттә, һәм шуның белән бетә иде. Шулай иртә килергә атлыгып тора икән, кешене тыеп булмый бит. Ник төн уртасыннан ук килеп утырмый шунда!
Кыскасы, тора-бара Зәйнетдин бу кызның сәерлегенә дә, эшкә шулай бик иртә килүенә дә әллә ни игътибар итмәде. Ә көннәр үтә торды. Көзен йорт төзелеп бетте, фатир хуҗалары өй туйлары үткәрде. Ул башка объектта эшли башлады. Ә Наҗия, әллә бүтән җиргә күчерделәрме, әллә моннан башка оешмага ук китеп бардымы, күз уңыннан югалды...
Ул аны өч елдан соң бер дә көтмәгәндә Бауман урамында очратты. Дөресрәге, Наҗия, шатлыгыннан нишләргә белмичә, үзе аның янына килеп сарылды. Әйтерсең дөньяда иң якын туганын очраткан! Күзләре ялтырый, алардагы шатлыкның очы-кырые юк сыман. Зәйнетдин аның бу халәтенә гаҗәпләнеп тә калды: нигә шулкадәр шатланырга әле?! Харап булган, берничә ай бер оешмада эшләгәннәр!..
- Инде мин сезне беркайчан да күрә алмам дип уйлаган идем... - диде Наҗия кыю гына, шомырттай кара күзләре белән аңа карап. - Бәхетем бар икән...
- Нәрсә, инде мине үлгән дип белгән идеңме әллә, Наҗия? - дип көлеп куйды Зәйнетдин.
- Белмәдем дә... Очрамыйсыз бит...
Сөйләшеп киттеләр. Ул хәзер Дәрвишләр бистәсендә яши, шундагы оптика заводында эшли, читтән торып Казан дәүләт университетында укый икән. Кияүгә чыгарга да өлгергән инде.
- Гаилә бәхете телим сиңа, - диде Зәйнетдин.
- Бәхет... - дип, теләр-теләмәс кенә елмайды Наҗия. - Бәхет бит ул бик киң төшенчә... Аның иң беренче шарты - яраткан кешең белән кавышу...
- Әллә яратмаган кешеңә чыктыңмы?
- Сөйләшмик бу турыда, Зәйнетдин абый. - Кинәт аның тавышы карлыгып чыкты. - Өзелеп яраткан кешем ятларга калды шул...
Кинәт Зәйнетдиннең күңел төбендә кызгану хисе барлыкка килгәндәй булды, тискәре җавап алынган соравы өчен уңайсызланып калды - үзен саксыз гына аның авырткан ярасына кагылып алгандай хис итте.
- Бәлки, кинога кереп чыгарбыз, ә, Наҗия? - диде ул киеренкелекне бераз йомшарту уе белән.
- Мин рәхәтләнеп риза, Зәйнетдин абый! - дип, яшь бала сыман сөенде Наҗия һәм шундук кинәт кенә тынып калды. Аннары, кычкырып әйтсә, сүзләренең мәгънәләре кинәт кенә юкка чыгуларыннан курыккан сыман, акрын гына тавыш белән өстәп куйды: - Бу, чыннан да, тормышка ашардай нәрсәме икән соң, Ходаем?!
- Монысы бездән тора инде...
Инде күпләр хәтерләми дә торгандыр, хәзер Вахитов һәйкәле басып торган тау астында «Вузовец» дигән кинотеатр бар иде. Шунда киттеләр, кино башланганчы буфетта капкалап алырга булдылар.
- Әгәр кызыл шәраб белән чак кына тамакны чылатып алсак, син моңа ничек карыйсың, Наҗия? - дип сорады Зәйнетдин.
- Мин бүгенге шатлыгымнан шәраб түгел, хәтта агу эчәргә дә риза, Зәйнетдин абый... Бүген дөньяда миннән бәхетле кеше юк!
- Әллә ничек сәер сөйләшәсең әле син. Нинди шатлыгың бар соң синең шулхәтле?
- Әйтмим. Ничә еллар буе саклап йөргән серем ул минем...
Бераздан, залга кереп, урыннарына утырдылар. Шунда кыз аны үзенең бер үтенече белән гаҗәпләндереп алды:
- Сезнең кулны учыма алып утырыйм әле, Зәйнетдин абый, - дип пышылдады ул, залда ут сүнеп, кино башлангач. - Мин сезне тагын әллә күрәм, әллә юк...
- Сәер кеше син, Наҗия. Бик сәер! - диде Зәйнетдин акрын гына аның колагына. - Кая, үзем синең кулыңны тотып утырыйм, алайса...
Менә шулай, кулга-кул тотынышып, сеанс беткәнче утырдылар. Алар кинодан чыкканда, караңгы төшкән иде инде. Зәйнетдин тиз генә такси тотты да аны Дәрвишләр бистәсенә озата китте. Кыз таксида барганда да сүз арасында әледән-әле аның кулларына кагылып-кагылып алгалады. Әйтерсең ул алардан үзенә ниндидер җылылык, көч ала иде.
- Беләсезме, дөньяда иң авыры нәрсә, Зәйнетдин абый? - дип сорады Наҗия, йортлары янында таксидан төшкәч, һәм, аның җавабын да көтеп тормыйча, үз соравына үзе үк җавап бирде: - Нәкъ җырдагыча: «Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...» Ә минем җан сөйгәнем ул сез идегез... Әйе, әйе, сез идегез! Ниһаять, бүген сезне очраттым. Менә ни өчен миннән дә бәхетле кеше юк бүген! Ярый, хушыгыз, Зәйнетдин абый! Бәхетле булыгыз!
Аның бу сүзләреннән соң Зәйнетдин, беравык ни әйтергә дә белмичә, баскан җирендә сүзсез катып калды. Хәер, нәрсәдер мыгырданды бугай. Ләкин Наҗия инде аны тыңлап тормады, берничә ел буе күңелендә йөрткән яшерен серен чишүенә оялып бугай, йөгереп диярлек подъездларына кереп югалды.
Алар башка беркайчан да очрашмады.
Ул төндә Зәйнетдин, йоклый алмыйча, шактый вакыт бер яктан икенче якка әйләнгәләп ятты. Бүген Наҗия авызыннан ишеткән сүзләр турында уйланды, аның халәтен аңларга тырышты. Ләкин кеше кайгысы кайгымыни? Берничә көннән ул бу турыда онытты да инде...
Наҗиянең шул очрашуда әйткән сүзләренең чын мәгънәсен, халәтен, аның эшләгән вакыттагы сәер тотышын ул бары тик берничә дистә еллардан соң, үзе бер кызга үлеп гашыйк булгач кына, бөтен барлыгы, бөтен җаны-тәне белән аңлады, еш кына күз алдына китереп, сүзләрен кат-кат кабатлап, алардан үзенә дәва эзләде...
Кайчандыр үзе төзеткән шушы гап-гади йорт та аның күңеленә якын булып калды. Баксаң, анда Наҗия атлы менә шушы кыз мәхәббәт трагедиясе кичергән икән. Аны сөйгән, аны яраткан. Ә ул үзе бу турыда сизмәде дә... Ул моны берничә елдан соң гына белде, ә асылын дистә еллардан соң, үзе мәхәббәт ялкынында янып-көеп йөргәндә генә аңлады...
Тормыш дәвам итә. Троллейбус кабинасыннан, күңелләрне айкап, үткәннәрне искә төшереп, салмак кына җыр яңгырый:
Яшьлек бит күңелдә,
Иң матур җирендә
Вакытлыча туктаган бер җыр кебек...
Бер караганда, дөрес тә инде. Яшьлек ул һаман кеше күңелендә. Хәтта еллар узгач та. Соңгы сулышына хәтле…
Әхәт САФИУЛЛИН
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар